Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"
методическая разработка по географии (8 класс) на тему

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chishm_telen_anlyy_torgan_saf_yorklr_kirk_bezg.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә

Үз телендә нидер сөйли безгә

Зәңгәр күзле, моңсу, сихри чишмә

Нигәдер әйтәсем килә аңа

-Серләреңне зинхар, ятка чишмә

Нечкә хисле каеннарга эндәш

Саф йөрәкләр белән генә серләш

Шатлык-кайгыларың дуска өләш,

Йөгерек сулы, салкын, чишмә-сердәш

Ә кайгыңны һичкемгә күрсәтмә,

Сала күрмә яралы йөрәккә

          Шаян җилбәзәк җилләргә сөйлә,

Тапшырсыннар тизрәк өйдән-әйгә.

-Көмеш сулы кизләү-чишмә кибә,

Моңсуланып әкрен генә үлә,

Зәңгәр күзкәй чишмә-сеңел сүнә

Нидер сөйли, әллә ниләр көйли

Тау астында, терекөмеш чишмә

Зәңгәр күзләр үтенеп безгә карый

Серле телен безгә аңлата алмый

Арый

Эх, аңларгаиде изге җанлы

Чишмәкәйнең серле үтенеч – сүзен

Мәңгелекнең тере суы белән

Юарга иде моңсу зәңгәр күзен.

Укытучы сөйли.

Тау башында салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр

кемгә генә кадерле түгел икән ? Безнең балачагыбыз , гуя, шуннан башлана, яшел  чирәмле чишмә юлы олы тормышка юл күрсәтә.

Челтер-челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Тау астында чишмәбез

Су алырга төшәбез

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. Идел, Кама, Агыйдел кебек елгалар да кайчандыр кечкенә генә бала да атлап чыгарлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр.

Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Шул үлемсезлеккә юл тоткан җир-әнкәнең зәңгәр күзләре кору күңелне рәнҗетә.Республикабызда ага торган зур һәм кечкенә елгалар ярындагы меңләгән чишмәләребез ваемсызлык һәм битарафлык аркасында мәңгегә юкка чыктылар

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар.Бер ишесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә акрын гына тавыш белән агалар.Өченчеләре җир куеныннан кайнап ургылып чыга.Ә җырлары, көйләре.

Җыр.

“Су кызы” киеменнән бер кыз керә, ул авыр ыңгыраша, уфылдый.

Су кызы.  Уф-уф..үләм бугай.

Алып баручы. Кем син, чибәр кыз кыз, нигә уфылдыйсың? Ни булды , сөйлә тизрәк.

Су кызы. Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр.Мин сулыш бирдем, сусауны бастым, сулы иттем. Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем.Назла-

дым сезне, хушландырдым. Агым суларда агуларыгызны агыздым.

Инде хәзер, Су була торып,

Үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым.

Ишетәсезме?

Мин-су,

Су-кранып яшим,

Су-кылдап елыйм.

Су-садым чисталыкка-

Ничек чистарыныйм?!

Мин-су, тончыгам,

Су-лышым кысыла

Су-кыр булмасагыз, коткарыгыз!

Су кызы егыла.

Алып баручы. Чынлап та. Балалар, суны тизрәк котгарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә нәрсәләр ябышып беткән. Менә агу савыты, бусы консервы банкасы, чери башлаган агач кисәкләре.(берничә бала чүп-чардан арындыра).

Су кызы (торып баса). Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз.

Хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле, шул шатлыктан бер биеп алыгыз әле.

Укучылыр бии.

Алып баручы.Су кызы, син ял ит, ә безнең мәктәп укучылары үзләре язган шигырьләрен сөйләрләр.

Алып баручы.Шулай балалар, суны .җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.

Су кызы.Әйе- суны пычрату-бик тә зарарлы. Агулы, пычрак суны эчеп,

кеше үзе дә авырый башлый. Су үлсә, кеше үзе дә үлә, бар тереклек тә үләргә мөмкин.

Алып баручы. Ә хәзер бергәләшеп, “чишмәне кем тизрәк чистарта” уены уйнап алырбыз.

Уен.

Алып баручы.Безнең Югары Мактама авылында чишмәләрне чиста тоту буенча эш башланды.”Татнефть” акционерлык җәмгыятенең экологик үзәге Баһман һәм Яман кое чишмәләрен төзәтте. Без, 8 сыйныф укучылары, олылардан һәм кечеләрдән үтенеп сорыйбыз, чишмәне чиста тотыйк, чүп-чар ташламыйк.

Шигырь.Алия.

Тургайлар очмаса биектә

Тозланса саф сулы чишмәләр

Саекса илемдә елгалар

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Хор.Кешеләр саклыйк саф сулы чишмәләрне!

Җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безгә куркыныч яный" дәрес

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы каг...

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында...

Кирәкми безгә сугыш

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын,...

Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә....

Кирәкми безгә сугыш

Әдәби-музыкаль кичә....