Кирәкми безгә сугыш
материал (6 класс)

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sts._kirekmi_bezge_sugysh.docx16.21 КБ

Предварительный просмотр:

Кирәкми безгә сугыш”

исемле музыкаль композиция планы

Катнашучылар: әби, аның оныгы, балалар.

        

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә (Ф. Әхмәдиевнең “Солдатлар” җырын яки башка бер җырны сайларга мөмкин).

        Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.        

        Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

        Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

        Оныгы. Әбием, сөйлә әле шул еллар турында.

        Әби. Ярый, балам, тыңла. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый)

        Әби. 1941 елның матур җәе иде. Авыл халкы Сабантуйга әзерләнә. Чишмә буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы.

Фонограмма: Левитан тавышы, сугыш башлануы хәбәр ителә.  

“Изге сугыш” (“Священная война”) көе.

   Әби. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калды. Күк йөзен канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды. Бабаң да минем белән саубуллашты. Кочагыма кечкенә баламны – синең әтиеңне алып, мин басу капкасына чаклы аны озата бардым.

Жыр. “Вокзаллар”

Әби. Шулай итеп, бабаң илебезнең башка ир-егетләре белән яуга китте. Авыр, бик авыр булды ул еллар. Сугыштагыларга җиңел булсын дип, көнне төнгә ялгап эшләде халык.        Әйе, балам, баһадирдай күпме ир-егетне харап итте ул сугыш. Күпме аналар яшь түкте ул көннәрдә, күпме яшь киленнәр тол калды, күпме балалар ятим үстеләр.

Җыр________________

Әби. Сугыш бетәр алдыннан бабаңның соңгы хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Мин аның һәр сүзен отып алдым. Син дә тыңлап кара, балам, язылганнарны күңелеңә сеңдер.

Cәхнә артыннан егет тавышы белән хат укыла

“Сөекле Кадриям, балам! Сезгә сагынычла cәлам. Шулай ук мине сораганнарга cәлам. Үзем исән-сау. Тик язарга гына вакыт аз. Сагынам сезне, сагынам, халык җырында әйтелгәнчә, “Төнлә төшләремдә күрәм, көндез әллә кайда сез.”

Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды.

Моң өләшеп тал-ян гармун белән

Җырлы итә идең өйләрне...

Улыңа да мин өйрәттем хәзер

Сыздырырга синең көйләрне.

Гомер уза, гармун туза инде,

Уйный-уйный йөрәк моңнарын.

Тальян моңы хәтерләтә көн дә

Мәңге көтәр кешем – син барын.

Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда ил халкы тантана итте. Исән калган солдатлар авылга кайтты. Шатлыкның иге-чиге булмады.

Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!

Кулларына чәчәкләр, күгәрченнәр тоткан балалар.

  1. Һәр көн алсу таңнар атсын,

        Күңелне куандырып.

        Таңнарда кошлар сайрасын,

        Бар җиһанга кушылып.

  1. Сугыш уты җирдә кабынмасын,

        Гөрләп үссен игеннәр.

        Матур тормыш өчен көрәш барсын,

        Ишәймәсен гарип – ятимнәр.

  1. Безнең теләк- төзү илдә

        Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,

Без - иң тыныч халык җирдә, -

Кирәкми безгә сугыш!

  1. Яшибез без шулай кояшлы,

        Һәм тыныч көннәргә сөенеп,

        Һәркемнең күңлендә бер теләк,

        Тынычлык, саулык, иминлек!

  1. Әти — әни, бар туганнар

        Яшәсен тынычлыкта.

        Килмәсен илгә афәтләр,

        Безнең бәхет бит шунда.

  1. Җирдә булсын гел татулык.

        Булмасын ла сугышлар.

        Кайгысыз үтсен балачак,

        Якты булсын язмышлар.

  1. Ятимлекне белмәсеннәр

        Дөньядагы сабыйлар.

        Тынычлыкны яклагыз сез,

        Кыю, батыр абыйлар!

Жыр_____________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

"Безгә куркыныч яный" дәрес

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы каг...

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында...

Кирәкми безгә сугыш

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын,...