Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)
методическая разработка (7 класс) по теме

Газизова Альфия Ильсуровна

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "сингапурской методики" и учение великого татарского просветителя Ризы Фахреддина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bezg_nindi_kyz_kirk.docx25 КБ

Предварительный просмотр:

               

    БЕЗГӘ НИНДИ

     КЫЗ КИРӘК?

(Р.Фәхреддиннең “Ялгыз кыз балалар өчен” дигән хезмәтенә нигезләнеп,    

           Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе)

                                                     

           

                                    2013-2014 нче уку елы

                                                                                                Югары категорияле

                                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                          Газизова Әлфия Илсур кызы

                                                                                                                                Алабуга шәһәре

                                                                                                                                   4нче гимназия

Тема: Безгә нинди кыз кирәк?  (Р.Фәхреддиннең “Ялгыз кыз балалар өчен” дигән хезмәтенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: рус төркемендәге балаларны күренекле татар мәгърифәтчесе Риза Фәхреддин  белән таныштыру; тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү һәм ныгыту; әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: диск, компьютер, видеопроектор; Р.Фәхреддин китапларыннан һәм аның турында язылган газета – журнал материалларыннан күргәзмә.

(дәреслек авторы– Р.З.Хәйдәрова, 2008)

“Сингапур методикасы”н кулланган очракта, алдан хәзерлек эшләре:

  1. Өстәлләр төркемнәрдә 4әр укучы эшләрлек итеп борып куела;
  2. Өстәлдә МЭНЭДЖ МЭТ таблицасы куела: ул 4 өлешкә бүленгән – 1А, 2Б, 3А,4Б. Бер-берсенә карап утыручы (1нче һәм 2нче, 3нче һәм 4нче) укучылар – кара-каршы партнер (партнер по лицу) дип, ә рәттән утыручы  (1нче  һәм 4нче,  2нче һәм 3нче санга туры килгән) укучылар – иңбашы партнеры (партнер по плечу) дип атала.
  3. Әлеге МЭНЭДЖ МЭТ инструменты белән укучыларны эшләргә өйрәтү өчен ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (торырга – утырырга) структурасын куллану отышлы, чөнки ул балаларга кем белән кара-каршы утыруын, кем белән иңбашы партнеры булуын истә калдырырга ярдәм итә. М-н, А-укучылар баса, утыра, аннары Б-укучылар баса, утыра.

                                    Дәреснең барышы:

  1. Оештыру.
  2. Актуальләштерү.

Кабатлау, өй эшен тикшерү.

А) нәрсә ул аергыч? сораулары?

Б)57 бит, 5нче күнегүдәге сүзләрне дөрес укырга, әйтергә өйрәнергә, тәрҗемә итәргә.

ИНСАЙД – АУТСАЙД СЕКЛ структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерү:

В санына туры килгән барлык укучылар эчке әйләнә ясап баса, ә Ага туры килгән укучылар үзләренең өстәлләрендәге кара-каршы партнерларының каршысына, тышкы әйләнә ясап басалар. Эчке әйләнә укучылары 5нче күнегүдәге 7 сүзне чиратлап кычкырып әйтә, аларның кара-каршы партнерлары сүзнең тәрҗемәсен кычкырып әйтә. Калган 6 сүзне тышкы әйләнә укучылары чиратлап кычкырып әйтә, эчке әйләнә укучылары тәрҗемәсен әйтергә тиеш.

Җавап бирә алмаган укучы аергычның нәрсә икәнен, нинди сорауларга җавап биргәнен әйтергә тиеш була.

  1. Яңа белемнәр үзләштерү.

   Укытучы: Ребята, мы с вами сегодня будем читать письмо одного мальчика по имени Разиль. Письмо свое он написал девушкам. (с58, упр.№6) Читаем по цепочке и переводим по предложению. В этом нам помогут слова из домашнего задания.

(укучылар текстны чылбырлап укый, җөмләләрне татарчага тәрҗемә итә).

Укытучы: Ребята, вы согласны с автором письма? Он правильно написал о девушках?

Ответ: Да, мы с ним согласны. Разиль очень красиво написал о девушках.

Укытучы: Найдите в тексте определения, которые характеризуют девушек. Отвечают с каждой группы ученики под номером 1:

1абзац: иң саф, иң сөйкемле (затлар);

2абзац: тырыш, уңган, чибәр, сөйкемле, тыйнак;

3 абзац: тәмле телле.

Укытучы: в конце текста есть четверостишие, где девушек сравнивают со звездами. Вы согласны с таким сравнением?

Ответ: да, согласны.

Укытучы: Если бы на земле девушек не было, какой была бы жизнь? Найдите в тексте ответные предложения на мой вопрос.

Жавап: Менә без тормышны алардан башка күз алдына китереп карыйк әле. Әйе...Нинди күңелсез, караңгы кебек тоелыр иде ул. Алар булмаса, безгә кемнәр тәмле-тәмле ризыклар пешерер иде, кемнәр матур гөлләр үстерер иде, кемнәр соң безгә җылы шарфлар бәйләр иде.

  1. Белемнәрне ныгыту.

9нчы күнегү, телдән. Тексттан бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табыгыз:

  1. Җир шарын кызларсыз күз алдына китереп булмый.
  2. Кызлар эшчән булырга тиеш.
  3. Кызларның характер сыйфатлары.
  4. Кызлар тәмле телле булсын.
  5. Тәмле телле кызлар булганда, тормыш тагын да ямьләнер.

№12 күнегү. Бирелгән сүзләрнең кайсылары уңай, кайсылары тискәре дип уйлыйсыз?

  1. Ике баганага бүлеп язарга.

   Уңай сыйфатлар

Тискәре сыйфатлар

Тырыш

Чибәр

Тәрбияле

Сөйкемле

Эшчән

Горур

Әдәпле

Тәмле телле

Тыйнак

Ягымлы

Акыллы

Батыр

Җитди

Тупас

Тәрбиясез

Игътибарсыз

Үз-үзеннән артык канәгать

Ялкау

Куркак

Акылсыз

Укытучы: Ребята, на какой вопрос отвечают эти слова? Чем они являются?

Ответ: Эти слова являются прилагательными и отвечают на вопрос нинди?\какой?

Укытучы: Давайте будем составлять  словосочетания по конструкции сыйфат+исем (прилагательное+существительное) и используем структуру РАУНД ТЭЙБЛ (1 кәгазьдә төркемдәге һәр укучы чиратлап үзе төзегән сүзтезмәләрне яза):

         тыйнак кыз; акыллы укучы;

          батыр егет; тырыш кеше;

          тәмле телле бала; ялкау песи;

          куркак куян; тәрбиясез бала.

Укытучы: А теперь составьте предложения с этими словосочетаниями про девочек вашего класса. (РАУНД ТЭЙБЛ-1 кәгазьдә төркемдәге һәр укучы чиратлап үзе төзегән җөмләләрне яза):

Даша – тыйнак кыз.

Ангелина – акыллы укучы.

Настя – батыр кыз.

Ирина – тырыш кеше.

Укытучы: Спасибо, ребята. Действительно, наши девочки очень хорошие. А теперь обратите внимание на слайд.

Слайд №5. Быть человеком - это много, но быть женщиной - еще больше. М.Ларни, финский писатель и журналист.

Слайд №6.  Без женщины заря и вечер жизни были бы беспомощны, а ее полдень-без радости. Пьер Буаст,  автор универсального словаря

французского языка.

Укытучы: как вы понимаете эти слова? Татарчага тәрҗемә итәбез, фикер алышабыз.

Төркемнәрдә фикер алышу.

Укытучы: Ребята, на слайдах вы прочитали знаменитые высказывания известных личностей. А теперь я хочу вас познакомить с одним великим татарским мыслителем, писателем, учителем, который жил  в конце 19-начале 20 века. Зовут его Риза Фахреддин. Давайте посмотрим видеоролик о его жизни.

 Он в своей жизни написал очень много книг на тему воспитания. Вот что он пишет о девушках:

“...холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ...укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр ... Мондый кызлар карендәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр”,- дип яза.( “Ялгыз кыз балалар өчен” дигән хезмәтенең керешендә)

Укытучы: Давайте вместе переведем этот текст и пусть слова этого человека станут для всех вас примером в жизни.

  1. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Өйгә эш бирү: 59 бит №14.Кызларга нинди егетләр ошый? Фикерләрегезне языгыз.

       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...