Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе
учебно-методический материал на тему

Шакирова Дильбар Сагитовна

    Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin_hezmtlrend_hlak_trbiyase.docx21.24 КБ

Предварительный просмотр:

Шакирова Д.С.

Татарстан Республикасы

                                                                    Мамадыш  муниципаль районының

                                                                  «Тау Иле урта  гомуми белем мәктәбе»

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ

Эчтәлек

1.Кереш өлеш   _______________________________________________ 3 -4                                                                              

2.Төп өлеш:                                                                                                                                                                                                                                                                

    - Ризаэддин Фәхреддин  - мәгърифәтче, гыйлем иясе__________________5                                                                        

    - Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре ____________________________6-7                                                        

   

3.Йомгак _____________________________________________________8

4.Кулланылган әдәбият исемлеге ________________________________ 9

                                   

Кереш

     “Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе” дип исемләнгән эшнең чыганагы -  Р.Фәхреддиннең бар гомерен белемгә, яхшылыкка, тәрбиягә, дин өчен көрәшкә багышлавында.

    Эшнең максаты:

     - балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм шәхес буларак тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

    Бурычлары:

1. Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты белән танышу, аның әсәрләрендәге рухи-әхлакый тәрбия алымнары белән таныштыру.

2. Хезмәтләрендә рухи-әхлакый сыйфатларны күрә белергә өйрәтү.

3. Мөгаллимнең тәрбия-әхлак кануннарын өйрәнү, укучыларга әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлтү.

Әхлак тәрбиясе бирү дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерүне күз алдында тотабыз. Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә. Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянып алып барсаң үтемле була. Ризаэддин Фәхреддин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ныклы тәрбия бирү һәм гүзәл холык формалаштыру бик зарур.

Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә-якта әхлаксызлык, бозыклык, алдау, акча хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?

Һәр халыкның, шул исәптән татар халкының да иң изге, һәрвакыт нык ымсындырып торган хыялы – һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләү белән бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм бу рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып буыннан-буынга тапшырылган.

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.

Төп өлеш

Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче, гыйлем иясе.

Әхлакый тәрбиягә ныклы нигез гаиләдә салына. Ләкин шәхес гомер буе ата-ана канаты астында гына яши алмый. Шунлыктан энциклопедик гыйлем иясе Р. Фәхреддин "Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буе җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", – дип яза.

Шәкертләргә әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне. Р. Фәхреддин бу хакта: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, – дип язды.

1859нчы елның 17нче гыйнварында хәзерге Әлмәт районының Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэддин Фәхреддин мәдрәсәдә үк гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Р.Фәхретдин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән мавыга. Аның нәкъ менә шушы шөгыле булачак галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән ул акрынлап үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә.


Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре.

Ризаэддин Фәхреддиннен әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Аның кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуна күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла.

Төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазыйфаларын башкару – чын мәгънәсендә үз эшенең белгече итә. Шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә. Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: 'Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" һ. б. Бу китаплар кат – кат басылып чыга һәм мәдрәсәләрдә дәреслек буларак кулланыла.

Ризаэддин Фәхреддиннең "Шәкертлек әдәбе" хезмәте бүгенге укучыга таныш. Бу хезмәт мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэддин Фәхреддин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә

«Шәкертлек әдәбендә» бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле белемнәр урын алган. «Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», – ди Ризаэддин Фәхреддин.

Казанда 1908 елда бастырган «Адабе тәгълим» китабының исеме астына Р. Фәхретдин гарәп телендә Гали хәлифәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хикмәтле сүзләрен китергән.

Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхреддин бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең мөгаллим дип аталуын күрсәтә һәм аның иң беренче эше – шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм аларга гадәтләндерү икәнлеген аңлатып бирә.               Хезмәтләре – саваплы, вазифалары авыр һәм мактаулы булган укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән шәкертләре хакында дөньяда һәм ахирәттә бирәчәк җаваплары да җиңел булмавын искәртә Р.Фәхреддин. Аның фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җиренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр.

Р.Фәхреддиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез.

Йомгаклау

Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Гасырлар дәвамында буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре булып, илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, игелекле булып яшәү һ.б. санала. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.

Әхлак нигезендә иман ята. Иман сабаклары Коръәндә тәфсир ителгән. Димәк, без үз-үзебезне ничек кенә тынычландырырга тырышсак та, дингә, иманга кайтмый торып, бер генә мәсьәләне дә уңай хәл итә алмаячакбыз. Диннең төп бурычы — баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең  ачкычы булып Аллаһны тану тора.  Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар, фаҗигаләр аша, авырлык белән килергә мәҗбүр булачак, бәлки, моңа гомере дә җитмәс.

Дини тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга,  эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

 Әдәбият

  1. Мәгариф, №1, 2005. -58 - 60 б.
  2. Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы урта махсус уку йортлары, педагогоя училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф, 1994. -273-277б.

3.Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “

   нәшрияте, 2002. -3 – 5 б.

4.Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман”

нәшр., 1995.

5.Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан, 2007.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...