Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.
статья (11 класс) на тему

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздән алынган. Борынгы Грециядә балаларны мәктәпкә алып бару, алып кайту һәм карау эше тапшырылган кешеләрне педагоглар дигәннәр. Соңрак тәрбиячеләрне, укытучыларны педагог дип атый башлаганннар. Аларның эше педагогик эшчәнлек дип исемләнән башлаган. Педагогика – тәрбия бирүнең максат һәм бурычлары, эчтәлеге, алымнары һәм аны оештыру турындагы тәгълимат ул. Кешелек җәмгыяте ихтыяҗларыннан мәктәпләр барлыкка килгән. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм аңа белем бирү турындагы фән – педагогика туган. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия балаларның бер-берсенә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәтенә, ал арның уен хәрәкәтләренә, хезмәткә, тулаем бөтен җәмгыятькә карашларына юнәлеш биреп килгән. Тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре күп кенә фикер ияләре, язучылар, галимнәрнең игътибарын – гәрчә аларның кайберләре тәрбия эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнмәсәләр дә – үзенә даими җәлеп итеп килгән. Шундый галимнәрнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин булган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin_hezmtlrenen_hmiyate_2.docx35.65 КБ

Предварительный просмотр:

Шафикова Г.Р.

Татарстан Республикасы

 Алабуга муниципаль районы

“РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге

3нче урта гомуми белем мәктәбе”

 гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Фәнни эшемнең темасы: Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Эшемнең максаты: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә  бүгенге көн уку-укыту процессындагы таләпләрнең чагылышын   ачыклау.

Максатыма ирешер өчен түбәндәге бурычларны куйдым: педагогиканың өйрәнү предметын аңлау; милләте, халкы өчен җан аткан, бөтен көче,таланты белән аның ирекле, мәгърифәтле, зыялы булуы өчен тырышкан мәгърифәтчеләрне барлау; Р.Фәхреддиннең педагогиканы үстерүгә керткән өлешен дәлилләү.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә өйрәнү материалым булып педагогия фәннәре докторы профессор Г.Г.Габдуллин редакциясендәге “Мәктәп педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Педагогика” китабы, Р.Х.Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы”, Ә.Н.Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” китабы, Р.Фәхреддиннең “Асар”, “Балаларга үгет-нәсихәт” китаплары, интернет материаллары булды. Шулай ук Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗаниләргә багышланган укуларның җыентыкларын өйрәндем.

Үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Ислам динен саклап калуга багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, фикер иясе, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин мине сокландырды. Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән зыялыларыбыз – К.Насыйри, Ш.Мәрҗани,М.Корбангалиев, Х.Бәдигыйләр  үзләренең ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатларыннан тайпылмыйча,  дөньядан олы хәзинә эзләүләре белән үзенә тартты.

I. Кереш.

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән

дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр.

Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер,

дөнья байлыгына бирелми,

берни белән дә алыштырылмый.”

Р.Фәхреддин.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздән алынган. Борынгы Грециядә балаларны мәктәпкә алып бару, алып кайту һәм карау эше тапшырылган кешеләрне педагоглар дигәннәр. Соңрак тәрбиячеләрне, укытучыларны педагог дип атый башлаганннар. Аларның эше педагогик эшчәнлек дип исемләнән башлаган. Педагогика – тәрбия бирүнең максат һәм бурычлары, эчтәлеге, алымнары һәм аны оештыру турындагы тәгълимат ул. Кешелек җәмгыяте ихтыяҗларыннан мәктәпләр барлыкка килгән. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм аңа белем бирү турындагы фән – педагогика туган. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия балаларның бер-берсенә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәтенә, ал арның уен хәрәкәтләренә, хезмәткә, тулаем бөтен җәмгыятькә карашларына юнәлеш биреп килгән. Тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре күп кенә фикер ияләре, язучылар, галимнәрнең игътибарын – гәрчә аларның кайберләре тәрбия эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнмәсәләр дә – үзенә даими җәлеп итеп килгән. Шундый галимнәрнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин булган.

II. Төп өлеш.

1.Халкыбызның зур тарихы, горурланырлык үткәне һәм бүгенгесе, бөек шагыйрь һәм язучылары, сәнгать осталары,  Р.Фәхреддин кебек зур галимнәре, фикер ияләре бар.    

           Ризаэддин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, - ди ул. Галим тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия юлын кайгырткан. Моның өчен ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.
Галимнең кайсы хезмәтен генә алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәр заманда да тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр, ә тәрбиясездән йөз чөерәләр.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук, Ризаэддин Фәхреддин укыту- тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Тәрбия, әдәп- әхлак мәсьәләләренә багышлап, бик күп китаплар бастыра. Менә шушы юнәлештә аның “Гыйльме әхләк" (“Әхлак гыйлеме”) сериясе барлыкка килә. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган 77 ләп китабын һәм үзе 1908- 1918 елларда Оренбургта нәшер иткән “Шура” журналында һәм башка басмаларда бихисап күп фәнни хезмәтләрен бастыра.

Педагогика фәне алдына куелган таләпләр Р.Фәхреддиновның хезмәтләрендә йөз еллар элек үк чагылыш тапкан булган. Хәзер кайберләренә күзәтү ясап үтәсем килә. Педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтовның “Педагогика. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслеге”ндә һәм Р.Фәхреддиннең хезмәтләрендә ничек бирелгән соң?

Ә.Хуҗиәхмәтов  “Хезмәт – куәтле тәрбия көче” бүлегендә болай дип яза: “Хезмәт, - чыннан да, куәтле тәрбия чарасы. Әгәр балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык, иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган эшләреннән канәгатьлек хисләре уятса, аларда тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирәдә яңадан-яңа матурлыклар ачса, беренче гражданлык хисе – кеше тормышы өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге булдырса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде. Кеше дөньяны хезмәт ярдәмендә белгән вакытта матурлык иҗат итүгә омтыла, шуның белән хезмәт, иҗат, танып белү матурлыгы хисен үстерә”.

Р.Фәхреддин дә балаларга яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирергә өнди. Ялкаулыкка, тормышта бары тик рәхәтлек һәм уен-көлке генә эзләп йөрүчеләргә тискәре карашта була. "Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнәгать тугрыларында милләтенең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле”,-  дип яза ул.

Ә.Хуҗиәхмәтов “Әхлак тәрбиясенең эчтәлеге” бүлегендә кешеләргә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында : “Гуманлылык – дөньяны, әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә үз янәшәңдәгеләргә тигез хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү, хакыйкатьне үз вакытында яклый белү дигән сүз. Игътибарлылык, сабырлык, киң күңеллелек кебек төшенчәләрнең дә гуманлылыкның бер чагылышы ди. Р.Фәхретдиннең “Балалаларга үгет-нәсихәт” китабында да “Яхшы хәлләр – күркәм холыклар” бүлегендә шушы ук төшенчәләр турында сүз алып барыла.

Әдипне йөз елга якын элек борчыган яшь буынга экологик тәрбия бирү проблемасы бүгенге көндә үзенә аеруча зур игътибар сорый. Галимнең түбәндәге фикерләре яшь буынны табигый байлыклардан киң һәм дөрес файдаланырга өнди: ”ата-бабаларыбыздан калган бик бәрәкәтле туфракларыбыз, урманнарыбыз булса да, болардан файдалана белмибез. Бу җиребез вә урманнарыбыз башкаларга китеп торалар”.  Бүгенге педагогикада  да экология тәрбиясенә бик зур урын бирелә.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора, шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Баланы. гаилә белән беррәттән, мәктәп тә тәрбияли. Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Яшәү ничек, аң шундый. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләү авыр, чөнки алар мәктәпкә килгәндә, гаиләдә салынган тәҗрибә белән киләләр.

Галим шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый.XXI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп, ул алып бара торган тәрбия эше зур әһәмияткә ия. Бала тәрбияләүдә мәктәпкә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: "...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...”

Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...". Р.Фәхреддин, мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикереңчә: "...Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: "Шулай булыгыз! Болай булыгыз!" дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар.

Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: "...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиешдер.

Хәзерге педагогика укытучыны нинди итеп “күрә” ? “Укытучы...Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эзләр калдыручы” – дип язылган “Педагогика” китабында.

         Балаларны дөрес тәрбияләү ата- аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат- кат искәртеп, мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин үзенең 1917 елда Оренбургта басылган “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә- яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш- ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр...

Хәзерге Мәгариф турындагы Закон да баланы тәрбияләүдә ата-ананың мөһим роль уйнаганын ассызыклый, тәрбиянең гаиләдән башланганын  инкяр итми.

Ул шулай ук динне зурлый.  ”Балаларның иң төп вазифасы - Аллаһыны сөю  һәм аңа коллык итәргә өйрәнү. Аллаһыны сөйгән өйдә тәртип сакланыр, тормыш төзек корылыр, гомерләр бәрәкәтле һәм файдалы узар” – дип саный ул.  Ризаэддин Фәхреддин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мөрәүвәт, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, сафлык, гаделлек, Яхшылык кебек күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Дин гыйлеме өлкәсендә аның төп хезмәте – “Дини һәм социаль мәсьәләләр” дип атала. Монда дин нигезләре, дини мәсьәләләр, мөселман тормышының төрле яклары яктыртыла.

Бүгенге җәмгыятьнең афәтенә әверелгән эчүчелек проблемасын галим инде моннан 100 еллар алдан күргән. Ул  эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә.

     Ул “ Болгар вә Казан төрекләре” исемле китабында милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, гаилә кануннары, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары, этика, эстетика кебек халык педагогикасына караган мөһим мәсьәләләр турында яза. Нәкъ менә шушы китапка нигезләнеп, ”Халык педагогикасы”,  “Педагогик мирасыбыз”, “Тәрбия дәресләре” кебек китаплар языла. Р.Фәхреддин “Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш. Буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала.” -  дип саный. Һәм ул гомере буе тәрбия эше белән шөгыльләнә.  Дингә  карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый  һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге  сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар  онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында  гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

2. Мин, эшемне дәвам итеп, татар мәгърифәтен үстерүдә үзләренең иксез-чиксез өлешләрен керткән башка галимнәребез турында язып китәм. Шундый галимнәрнең берсе – Шиһабетдин Мәрҗани. Ул, беренче булып, Казанда Европа тибында мәктәп төзетә. Анда, парталар куеп, расписание буенча дәресләр бирә башлый. Бу мәктәптә галим тарих, география, геометрия, тригонометрия, астрономия, әдәбият фәннәрен укыта башлый. Ш.Мәрҗани тарих, философия, астрономия һәм башка фәннәр буенча 30 дан артык зур хезмәт язган. Тарихны өйрәнгән. Борынгы кулъязмалар, фәнни китаплар җыйган.

Татар мәгърифәтчелегенең тагын бер күренекле вәкиле – Каюм Насыйри. Ул ана телендә математика, география, ботаника, табигатьбелеме фәннәре буенча дәреслекләр яза, еллык өстәл календарьлары чыгара.Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланма яза. Татар теленең фәнни грамматикасын төзүгә нигезне дә К.Насыйри сала. Рус телен үзләштерү өчен уку китаплары төзи, рус теленең грамматикасын язып, аларны бастырып тарата. Ул шулай ук рус һәм татар грамматикасында булган охшашлыкларны, аермаларны өйрәнә. Бу яңалык хәзерге көндә дә, балаларга икенче телне өйрәткәндә, уңышлы метод булып санала. Русларга татар теле укытуның фәнни-методик нигезләрен эшләүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе – М.Корбангалиев. Ул шулай ук татар-башкорт мәктәпләре өчен дәреслекләр,программалар төзи. Аның хезмәттәше, Мамадыш төбәгенең күренекле мәгърифәтчесе Хуҗа Бәдигыйгә киңрәк тукталып үтәсем килә. Ул мәктәп, техникумнарда, югары уку йортларында укыту өчен дәреслекләр язган. Аның  мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәп, техникумнарда, югары уку йортларында укыту; тел-әдәбият фольклор фәннәре буенча программалар, дәреслекләр, методик хезмәтләр язу белән бәйле. 1913 нче елда яшь галимнең “Татарский букварь” дигән әлифба-дәреслеге басылып чыга. Ул күп хезмәтләрен озак еллар дәвамында профессор М.Х.Корбангалиев белән иҗади хезмәттәшлектә яза. 1919 елда аларның “Ана теле дәресләре” дигән китабы басыла. Татар теле грамматикасын, морфологиясен, синтаксисын өйрәнү өчен дәреслекләр яза. Бүгенге көндә дә иң авырткан җир – татар булмаган милләтләргә татар телен өйрәтү мәсьәләсе 1923 елда да  бик актуаль була. Татарстан хөкүмәте татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгара. Бу хәл үз чиратында программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар, дидактик материаллар бастыруны таләп итә. Бу эшне Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк Мөхетдин Корбангалиевкә һәм Хуҗа Бәдигыйгә йөкли.Бу галимнәр язган “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге” беренче мәртәбә 1923 нче елда басылып чыга. Х.Бәдигый һәм М.Корбангалиев шул ук елны “Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар теле өйрәтү өчен җанлы сөйләшү сабаклары” дигән кулланманың 1 нче һәм 2 нче китапларын төзеп бастыралар.

III. Йомгаклау.

Мин хезмәтләре белән танышкан бу олуг мәгърифәтчеләрнең барысы да шуны яхшы аңлаганнар: “Татар халкының фәкыйрълеге наданлыктан, культура түбәнлегеннән килә, аны экономик яктан алга җибәрү, мул тормышка чыгару өчен иң элек аны агартырга, аң-белем бирергә, тәрбияләргә кирәк”. Шуның өчен дә аларның бар игътибары мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлтелә, алда торган иң беренче әһәмиятле бурыч итеп,алар уку-укыту эшләрен саныйлар. Алар фикеренчә, мәгърифәт – җәмгыятьне үзгәртеп кору, халыкны мул, бәхетле тормышка чыгару юлы – кешене дөнья көтү өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырып, һөнәр өйрәтеп, ялкаулыктан, бозыклыктан, түбәнлектән саклап, кешеләр арасында дуслык, үзара ярдәмләшү, ихтирам мөнәсәбәтләре урнаштырудан гыйбарәт. Эшемне тәмамлап, мин шундый нәтиҗәләр ясадым:  Ризаэддин Фәхреддин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның педагогик хезмәтләре бүгенге көндәге уку-укыту проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Киләчәк буынның проблемаларын күрә белгән, аларны чишү юлларын аңлаткан галимгә соклануым чиксез. Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре безнең көннәрдә дә зур әһәмияткә ия  кыйммәтле тарихи чыганак булып кала.

Әдәбият

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.
  1. Габдуллин Г.Г. һ.б. Мәктәп педагогикасы: Педагогия институтлары һәм училищелары студентлары өчен уку ярдәмлеге/Г.Г.Габдуллин, Җ.Г.Нигъмәтов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов; Г.Г.Габдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1993. – 479 б.
  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 543 б.
  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001. – 223 б.
  4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан: РИЦ “Школа” 2004. – 124 б.
  5. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану.III кисәк. -  Казан, 2007. – 192.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең ГабдуллаТукай иҗатында чагылышы.

Бүгенге көндә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шәхес тәрбияләүгә тискәре тәэсир ясыйлар. Кешеләрдә мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек хисләре баш калка. Шуңа күрә балалар бакчаларында, гаиләдә, мәктәпләрдә бал...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...