Кирәкми безгә сугыш
методическая разработка на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын, 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kirkmi_bezg_sugysh.docx20.65 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңүгә – 70 ел!

Кирәкми безгә сугыш

Гөлсөя  НАСРУЛЛИНА,

Балтач районы Сосна төп  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Вакыт безне хәвефле вакыйгалардан, тирән кайгылардан, күз яшьләреннән, кан коюлардан – Бөек Ватан сугышы дип аталган фаҗигадән торган саен ераккарак алып китә. Әлеге вакыйгаларны үз күзләре белән күргән, үз башыннан кичергән кешеләр арабызда елдан-ел кими бара. Әмма аларның бөек батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге саклана. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көненең кешелек дөньясы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын һәркем белә. Безне фашизм коллыгыннан коткарган изге көн бу!  

 Сугыш кырында ятып калучылар исемлегендә минем дәү бабамның да исеме бар. Ул – Ситдиков Халик. Халик бабай 1910 нчы елның 12 нче маенда Салавыч авылында туа. Ул сугышка кадәр Шәмәрдәннән Балтачка почта ташыган. Халик бабайга 1941 нче елда сугышка китәргә повестка килә. Ул 1942 нче елда пленга эләгә. Пленнан азат ителгәч, бабам шахтада эшли башлый. Анда эшләгәндә бабам өстенә зур таш төшә һәм ул госпитальгә эләгә. Аның бер иптәше бабамның госпитальгә керүе турында әбиемә хат яза. Ә сугышның соңгы көнендә бабаемның үлүе турында хәбәр килә. Шулай итеп әбиебез биш бала белән тол кала.    

Быел сугыш беткәнгә 70 ел була. Сугышта үлеп калган һәм сугыш чорында зур батырлыклар эшләгән дәү бабаларыбызны искә алып, без һәйкәл тирәсен һәрвакыт чистартып торабыз.

Алия ХӘБИБРАХМАНОВА,  Балтач районы Сосна төп   мәктәбенең III сыйныф укучысы

Минем дәү бабам – Бөек Ватан сугышында

Бабайлар көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә күпләре кайталмыйча,

Сугыш кырында калган.

Тиздән Җиңү бәйрәме,

Бәйрәм итәр бар халык,

Кайберләре сагышланып,

Кайберләре шатланып.

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Сугышка безнең Балтач районыннан 11210 кеше киткән, аларның 5981 енә туган якларын кабат күрү насыйп булмаган, ил азатлыгы өчен яу кырларында батырларча һәлак булганнар.  Аннан соң да меңләгән райондашларыбыз алган яраларыннан, сызлану-газаплардан савыга алмыйча вакытыннан алда безнед арадан китеп бардылар.

Минем сезгә үземнең дәү бабам - Зәйнуллин Лотфулла Зәйнулла улы турында сөйләп үтәсем килә.

Бабам 1910 нчы елда Балтач районы Сосна авылында туа. Аны 1930 нчы елда колхозга кабул итәләр. Ул туган колхозын үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә.

1932-1935 нче елларда бабаем Кызыл Армия сафында хезмәт итә, укчылар курсын тәмамлап, кече командир исемен алып авылга кайта.

Гитлер Германиясе 1939 нчы елның октябрь аенда Совет иленең Финляндия чигенә килеп җитеп сугыш башлый. Бабамны 1940 нчы елның январь башында ак финнарга каршы сугышка алалар. Ул Хельсинкига  (Финляндия башкаласы)  кадәр барып җитә. Литва, Латвия, Эстония  Бессарабия илләрен Совет иленә кушуда катнаша.

Туган авылына кайтып җитү белән, тыныч тормышны бозып, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 нче елның июнь азагында ул сугышка керә. Дошманны үзебезнең якка уздырмас өчен көрәшә. Великие Луки (Харьков өлкәсе) тирәсендә зур бәрелешләрдә бабай каты яралана, хәрби госпитальгә озатыла. Анда ул алты ай дәвалана. 1942 нче елда инвалид булып авылга кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә.

1985 нче елның январь аенда бабам вафат була.    

Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.

Алия ФӘЙЗРАХМАНОВА, Балтач районы Сосна төп  мәктәбенең III сыйныф укучысы

Беркем дә, беркайчан да онытылмый

Сугыш елларында яшәгән, аның бөтен кайгы-хәсрәтен кичергән кешеләрнең , бүген дә хәтерен биләп торган,  озын  кичләр утырып та сөйләп бетерә алмаслык ачы хатирәләре, йөрәгенә уелып калган моң-зары бар. Әйе, газап чиккән кеше барысын да хәтерли. Сугыш чоры балаларының балачак хатирәләре гел әрнүгә кайтып кала. Без – укучылар, Бөек  Ватан сугышы елларының михнәтләрен арабызда яшәгән сугыш һәм тыл батырлары үзләре сөйләгәннән күзаллап кына беләбез. Шул чор баласы – бабам Исмәгыйль турында бу язмам.  

Минем әбиемнең әтисе - Исмәгыйлев Мөхәммәтҗан Исмәгыйль улы 1904 нче елның март аенда туа. Балалык еллары авыл мәдрәсәсендә үтә. Колхозлашу елларында аларның гаиләләре дә колхозга керә. Бабам 1926 нчы елда Донбасс шахтёрлары янына эшләргә китә. Аннан 1933 нче елда әйләнеп кайта. Сугыш башланганчы, “Правда” колхозында эшли.

1941 нче елның 22 нче июнендә фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керәләр. Бар халык илне сакларга күтәрелә. Карт бабам да  илен сакларга китә. Алар 1941 нче елның 1 нче сентябрендә Казаннан көнбатышка юнәләләр. Бер атна үткәч, Белорусиянең Вязьма шәһәренә килеп җитәләр. Берничә көннән соң, бу шәһәрне немецлар чолгап алалар. Ә сугышчыларның кораллары булмый һәм алар 7 нче октябрьдә пленга төшәләр. Фашистлар бабамнарны төяп Смоленскийга, Смоленскийдан Литвага алып китәләр, Шавлей шәһәрендә поезддан төшереп концлагерьга илтеп ябалар. Бик күп газаплар чигәргә туры килә, ләкин сугышчылар бирешмиләр. Ул турыда бабам менә нәрсәләр сөйли: “Миңа кулыма  корал тотып, илемне сакларга туры килмәде, ләкин без тоткынлыкта булсак та, рухыбызны төшермәдек”.

Бабамнарны 1945 нче елның 10 нчы мартында тоткынлыктан азат итәләр һәм алар сугышчылар белән беррәттән сугышка кушылалар.

Бабам сугыш юлын Польшада тәмамлый, 1945 нче елның августында туган авылына  кайтып, колхозда эшли башлый. 1982 нче елда вафат була.

Мин беркайчан да сугыш уты кабынмавын телим.

Исламия ШАМИЛОВА, Балтач районы Сосна төп мәктәбенең III сыйныф укучысы

Каһарман бабам турында

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Ирләр китте, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп:

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше – карты барысы өзелеп...

Менә шулай башланып китә Бөек Ватан сугышы. Бу – 1941 нче елның 22 нче июнь таңы була. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде.

Әлеге канкойгыч сугышта минем  карт бабам Шәрипов Габдрахман Мөхәммәтҗан улы да катнашкан. Сезгә аның турында сөйләп үтәсем килә.

Бабам 1914 нче елның 19 нчы сентябрендә дөньяга килә. Аңа яшәүләре бик җиңелләрдән булмый, ишле гаиләдә үсә ул. Гомере буе колхозда эшли. Зәкия әби белән матур гаилә корып җибәреп, тату тормыш белән яшиләр алар. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Харис кына (минем әниемнең әтисе)  кыска гомерле була.

Менә Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам үзе теләп сугышка китә. Суслонгер лагерьларын үтеп, Белоруссия сазлыкларына кадәр килеп җиткән бабамның ут эчендә үзен ничек хис иткәне шаккатырлык. Көчле  сугыш башлана. Дошман ныгытмалары юк ителә, ләкин көтмәгәндә бер пулемёт бабамның уң аягын өзеп үк ала. Ату тынып кала. Бабамның иптәшләре бу искиткеч батырлыкны күреп, алга ташланалар һәм дошманны юк итәләр.

Бабам 1944 нче елның 10 нчы сентябрендә каты яралана. Аны госпитальгә җибәрәләр. Алты ай буе дәвалангач, тагын үзе хезмәт иткән частька кайта. Утны-суны кичеп, Җиңү көнен Германиядә каршы ала бабам.

Бабамның орден – медальләре бик күп. Аның хатларының күбесе  окопларда – ут эчендә, снарядлар шартлаганда язылган. Хатларда  бары дошманны тар-мар итү, җиңеп кайту турындагы теләкләр, матур тормыш турындагы уйлар, хыяллар чагылган.

1945 нче елның 15 нче августында гаиләсе янына исән – имин кайтып кергән солдат тыныч тормышта, 1990 нчы елның 12 нче апреленә кадәр улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.

Бабамны без беркайчан да  истән чыгармыйбыз. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!

Самат  Галләмов, Балтач районы Сосна төп мәктәбенең III сыйныф укучысы

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

"Безгә куркыныч яный" дәрес

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы каг...

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында...

Кирәкми безгә сугыш

Әдәби-музыкаль кичә....


 

Комментарии

Яковлева Маргарита Сергеевна

Гульсия Рашидовна! Все работы на Вахту памяти принимаются на РУССКОМ языке ,это прописано в Положении о проведении Вахты памяти