Бәйрәмнәр кирәк безгә!
классный час (6 класс) на тему

Галина Фаразина Миннефановна

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_nche_mktp.docx16.59 КБ

Предварительный просмотр:

Совет районы 174нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

        Бәйрәмнәр кирәк безгә!

(6 нчы Б сыйныфында татар һәм инглиз телләрендә үткәрелгән ачык чараны тәкъдим итү)

        татар теле укытучы-

                                                                   сы Галина Ф.М.,

                                                                         инглиз теле укыту-

        чысы Зайнутдинова З.А..

        Казан, 2014

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән күңелгә якын булган бәйрәмнәр турында сөйләшербез. Халык шагыйре Роберт    Миңнуллин бәйрәмнәр турында болай дип яза:

        Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

        Күңелсездер сезгә дә.

        Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

        Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

        Кирәк һәммәбезгә дә!

Әйе, бәйрәмнәр безгә бик кирәк! Укучылар, БӘЙРӘМ дигәндә сезнең күз алдына нәрсә килә?

Җаваплар.(Бәйрәм ул – якын кешеләрең белән нинди дә булса вакыйганы билгеләп үтү.Мәсәлән, туган көн бәйрәме).

Әлбәттә, туган көн! Ә бүген кемнең туган көне?

Аяз. Бүген минем туган көнем.

Аяз, ә синең туган көнеңне ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?

Аяз. Бүген кич белән без гаиләбездә җыелышып , әнием белән әтием әзерләгән табын артында утырырга телибез.Минем әнием туган көн торты , гөбәдия,пирог пешерә.Аның ашлары телеңне йотарлык була!Шуннан инде бәйрәмнең иң дулкынландыргыч вакыты –бүләкләр бирү башлана.Миңа туган көнемдә алган һәрбер бүләк кадерле!

Рәхмәт,Аяз. Укучылар, Аязны котлап нинди дә булса теләкләр әйтик.(Инсарның шигыре).

Хәзер инде кемнәр кайсы айда туган икән,барлап карыйк әле(гыйнвар, февраль,март….)

Укучылар, гаилә бәйрәме булган Туган көннән тыш,безнең әле милли бәйрәмнәребез дә бар,шулай бит? Ул –Сабан туе бәйрәме.Сабантуй нинди бәйрәм соң ул?

Тимур.  Сабантуй – яз,хезмәт, дуслык бәйрәме. Ул русчага сабан бәйрәме (праздник плуга) дип тәрҗемә ителә. Ул һәр авылда, шәһәр, район үзәгендә кыр - эшләре тәмамлангач уздырыла.

Руслан.  Сабан туе – бөтен халык бәйрәме.Анда милли көрәш, капчык киеп йөгерү, ат чабышлары,җыр-бию, төрле уеннар була.

Мансур.Сабан туеның игътибар үзәге – милли көрәш.Аны малайлар башлый, егетләр, ирләр дәвам итә.Җиңүче  Сабантуй батыры дип игълан ителә. Аңа иң зур бүләк – тәкә һәм башка кыйммәтле әйбер бирелә.

Укучылар,сабантуй турында нинди шигырьләр беләсез?

Әнвәр шигырь укый.Ф.Яруллин «Сабантуй»

Сабан туе җыр- биюләрсез генә үтмәгән.Сәхнәләрдә халкыбызның уңган кызлары, егетләре биегәннәр.Ә хәзер безгә “Сабантуй” җырын Мансур җырлап күрсәтер.

Мансур (җыр “Сабан туе”).

Укучылар, милли бәйрәмнәр белән янәшә дини бәйрәмнәр дә яшәп килә.Иң көтеп алынган дини бәйрәмнәрнең берсе – Пасха.Аның турында без ниләр беләбез соң?

Укучыларның чыгышлары.(Перов Артем, Макаров Дима).

Безнең чит илдә яшәүче дусларыбыз өчен иң күңелле, иң кадерле бәйрәм бар.Аны Англиядә генә түгел,Россиядә дә бәйрәм итәләр.Бу бәйрәм  Хэллоуин дип атала.

Укучыларның чыгышлары инглиз телендә (җыр, Кутузов Матвей, Чупин Артем шигырь).

Менә инде без сезнең белән чараның йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек.Бәйрәмнәр турында сөйләгәндә иң күңелле, иң зур бәйрәм –спорт бәйрәме турында да әйтмичә үтә алмыйбыз.Спорт –ул үзе бәйрәм , шулай бит? Сез, яшь спортчылар,булачак хоккейчылар!Вакытыгызның күп өлеше тренировкалар, спорт уеннары белән турыдан –туры бәйләнгән.Монысы –бер. Икенчедән,2013 нче елны Бөтендөнья Җәйге Универсиада Казан шәһәрендә узуы.

Укучылар, бу спорт бәйрәменең Казанда узуы нинди әһәмияткә ия соң,сез ничек уйлыйсыз?

Тимур.Мин уйлыйм, мондый зур спорт бәйрәме безнең республиканың барлык матурлыгын, бөеклеген күрсәтү, үзенчәлекле татар мәдәнияте белән дөньяны таныштыру өчен зур мөмкинлекләр ача.

Рәхмәт, Тимур.Без синең фикерең белән тулысынча килешәбез.Чынлап та, Универсиада Татарстаныбызда спортның,студентлар фәненең тагын да  алга китүенә мөмкинлекләр бирә.Милли чикләрне үтеп, ул Россия, бөтен җир шары өчен олы тантанага әвереләчәк.

Бүгенге чарабыз шушының  белән тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

"Безгә куркыныч яный" дәрес

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы каг...

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Кирәкми безгә сугыш

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын,...

Кирәкми безгә сугыш

Әдәби-музыкаль кичә....