Синең мирас –безгә хәзинә ( А. Гыйләҗевкә)
материал (7, 9, 10, 11 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

 Аяз Гыйләҗевкә багышлап язылган шигырем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sinen_miras_-bezg_hzin_2.docx13.94 КБ

Предварительный просмотр:

Синең мирас –безгә хәзинә

( Аяз  Гыйләҗевкә багышлыйм)

Ачысын да төчесен дә күреп,

Күпме сынауларны үткәнсең.

Язмышыңның  һәрбер борылышын

Сыкрамыйча кабул иткәнсең.

Усал көчләр синең пакь җаныңны

Зинданнарга илтеп ташлаган.

Тик милләткә, телгә мәхәббәттән

Ваз кичерер көчне тапмаган.

Алтын бәһаседәй әсәрләрең -

Бик күпләрнең өстәл китабы.

Өч аршын  җир өчен кемнәр генә

Туган җиргә кире кайтмады.

Читәннәргә менгән әтәчләрең

Сәхнәләрдән төшми бүген дә.

Бибинурдай язмыш карчыклары,

Ни кызганыч, бар шул бүген дә.

Син калдырган саллы мирас - хәзер

Милләт өчен алтын хәзинә.

Халкың синең белән горурлана,

Бөек иҗат өчен баш ия.

Җиз кыңгырау булып чыңлый бүген

Син җан өргән  һәрбер әсәрең.

Синең кебек әдипләре барда

Татар яши, яшәр, яшәде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

"Безгә куркыныч яный" дәрес

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы каг...

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында...

Кирәкми безгә сугыш

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын,...