И туган тел, и матур тел!
методическая разработка на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби - музыкаль кичә17.65 КБ

Предварительный просмотр:

И ТУГАН ТЕЛ, И МАТУР ТЕЛ!

Максат: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

                 телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

                туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар ("Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз", "Туган телне өйрәнү - бөек эш ул", "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш."); Халыкара туган тел көненә слайд-шоу, рәсемнәр, Г.Тукай, М. Җәлил портретлары.

1 а.б. Хәерле көн димен барчагызга,

          Кояшлы көн телим гөлләргә,

          Сөйкемлелек телим яшь кызларга

          Ә батырлык сезгә - егетләргә!

2 а.б. Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля - Международный день родного языка. Сегодня большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык - великий, необъятный, «живой, как жизнь».

1 а.б. 21 февраль - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.

2 а.б. Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государ-ственные языки - русский, татарский, а для других национальностей - это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости

1 а.б. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

2 а.б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти","әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил - җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

- Ә хәзер  5 нче сыйныфларның чыгышын карарбыз.

1 а.б. Укучылар, туган тел турында кемнәр нинди шигырьләр иҗат иткән?

Анам теле миңа - халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк.

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк, -дип язды Башкортстанда яшәп иҗат итүче Фәннур Гарипов.

2 а.б. Ә Атнабаев туган тел турында:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердем мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә, - диде.

1 а.б. Ә менә Вил Казыйханов, Г.Тукайның "Туган тел" шигыренә ияреп, менә мондый шигырь юллары тезгән. "И родной тел" дип атала.

2 а.б. Бүген бу залда туган  телен яратучы укучылар җыелган. Алар төрле телләрдә шигырьләр сөйләрләр.  Хәзер сүзне аларга бирәбез.

  • Ананьева Марина Г.Тукайның “Туган тел” шигырен  инглиз телендә башкара.

-    Инглиз телендә  Саида җыр башкара.

  • Ә хәзер сүзне Долгова Мариягә бирәбез. Ул мордва телендә шигырь укыячак.

1а.б. Укучылар, туган телебез  турында нинди   мәкальләр беләсез?

Теле барның - халкы бар.

Иң татлы тел –туган тел, анам сөйләп торган тел

Тел - белемнең баскычы, акылның - ачкычы.

Тел сөйли, баш эшли.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Туган тел – үзем өчен, башка тел – көнем өчен.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Матур телдә сөйләшү – югары культуралылык билгесе.

2 а.б. Бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләре.

"Сүз - бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга мөмкин", дигән  (ЛевТолстой)

"Языку мы учимся и должны учиться непрерывно, до последних дней" (К. Паустовский)

"Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә" (Константин Ушинский)

1 а.б."Величайшее богатство народа - его язык. Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта» (Михаил Шолохов)

2 а.б.  "Туган ил", "Туган тел" сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр" дип язган  (Сибгат Хәким)

 «Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш, дигән (Галимҗан Ибраһимов)

2 а.б. Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский.Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү -безнең бурычыбыз.

1 а.б. Родные языки множества наций, проживающих у нас в Татарстане «Нанизаны словно на нитку одну». Их цель одна - передать мудрость, на-копленную веками - своим потомкам.

2а.б. Тукай һәм туган тел! Бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз. Күптән түгел Республикабыз Тукай елын йомгаклады. Шул уңайдан хәзер презентация карап үтәрбез. "Яратыгыз" җыры белән без кичәбезне тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

И туган тел, и матур тел.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!Хәерле көн, кадерле балалар!Хәерле көн, хезмәттәшләр!Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм...

Иң матур тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел.

Без, Мәскәү районы 87 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 21 нче февральне һәр ел саен  Туган тел көне итеп  уздырабыз. Бәйрәмгә язучыларны, артистларны чакырабыз. Бу очрашула...

Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе....

Иң матур тел- минем туган телем

laquo;Иң матур тел- минем туган телем»Максат һәм бурычларАна телен ярату, ихтирам иту тойгылары тэрбиялэу.Туган жир, туган ил, туган телне ярату, ойрэну, белу, татар халкынын йолаларын,гореф-га...

И туган тел, и матур тел! сценарие

сценарий внеклассного мероприятия...