И туган тел, и матур тел.
методическая разработка (5 класс) на тему

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн, кадерле балалар!

Хәерле көн, хезмәттәшләр!

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay.khbibullina.doc253.5 КБ

Предварительный просмотр:

И туган тел, и матур тел.

Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.

Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

 Эшчәнлек барышы 

Китапханә  бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр.

А.Б.:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн, кадерле балалар!

Хәерле көн, хезмәттәшләр!

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм!

 

А.Б.:

Добрый день, дорогие дети!

Добрый день, уважаемые гости!

Добрый день, коллеги!

Сегодня мы собрались все вместе, чтобы отметить день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихотворения, вспомнить сказки.

1 нче сыйныф укучыларының  чыгышы:

 Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым кил.

Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

 

Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм “Туган телемне” –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Бу зур бәхет түгелме?

 Илдә – кояш, җирдә кояш.

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

Тукай көне – безнең бәйрәм!

 

Туган телне яттан сөйләп

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык балалар да

Ярата сине Тукай.

 

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?

Су анасы әкият сөйли,

Серле җәй көннәрен дә.

 

Мысли о Тукае не дают покоя

Как не справедлива с ним была судьба!

Маленького Тукая по земле гоняя,

Гения народного потерять могла.

 

        

Горестей немало видел Габдулла,

Оттого добрейшей была его душа.

Только всё прекрасное он в сердце пускал,

Ну, а злобу, ненависть напрочь отгонял.

    

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!

 

А.Б.:

Әкиятләр сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шурәлеләр

Безнең дуслар барсы да.

И туган тел, и матур тел.

(1 нче сыйныф укучысы “И туган ел, и матур тел” көен скрипкада башкара)

А.Б.:

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз.Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

А.Б.:

А сейчас проведем конкурс чтецов.

(1 – 6 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сөйлиләр)

А.Б.:

  А сейчас пока жюри подводит  итоги  конкурса “И туган тел, и матур тел”,  мы споём песню «И туган тел, и матур тел».

(“Туган тел” җыры  башкарыла)

А.Б.:

 Рәхмәт барыгызга да килгәнегез һәм катнашканыгыз өчен.

А.Б.:

 Вот и  завершаем наше мероприятие. Спасибо вам за участие. До новых встреч!

Хәбибуллина Резеда Алик кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Иң матур тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел.

Без, Мәскәү районы 87 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 21 нче февральне һәр ел саен  Туган тел көне итеп  уздырабыз. Бәйрәмгә язучыларны, артистларны чакырабыз. Бу очрашула...

И туган тел, и матур тел!

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе....

Иң матур тел- минем туган телем

laquo;Иң матур тел- минем туган телем»Максат һәм бурычларАна телен ярату, ихтирам иту тойгылары тэрбиялэу.Туган жир, туган ил, туган телне ярату, ойрэну, белу, татар халкынын йолаларын,гореф-га...

И туган тел, и матур тел! сценарие

сценарий внеклассного мероприятия...