Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.
статья (8 класс) на тему

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Алабуга муниципаль районы

муниципаль бюджет  

гомуми белем  учреждениесе

”Россия Федерациясе Герое

А.Н.Епанешников исемендәге

 3 нче урта гомуми белем  мәктәбе” нең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы.

Ризаэддин Фәхреддин

әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

     

     Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы, журналист һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин 1859 нчы елның 17 нче январенда Татарстанның Әлмәт районы Кичү Чаты авылында рухани семьясында туа. Белем серләрен өендә төшенә башлый. Иң беренче дәресләрен әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала. 7 яшенә җиткәч, аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Кичү Чаты кечкенә авыл булганлыктан, аны тирә-як авыллар арасында зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр. Анда ул 10 елга якын белем ала.

     Инде мәдрәсәнең  өлкән сыйныфында укыганда ук, ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. 1888 нче елда, мәдрәсәне тәмамлап эшли башлагач,  аның “Китабел игътибар” исемле китабы басылып чыга. Бу китап тәрбия, әхлак мәсьәләләре турындагы китап. Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин :  ”Яшь буынны тәрбияләү эше - ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, - дигән фикер үткәрә. Ул тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган 11 исемдәге  70 тән артык китап яза. Бу китаплар : “Гаилә”, “Нәсыйхәт-1(малайлар өчен), Нәсыйхәт -2(кызлар өчен), Нәсыйхәт-3”(зурлар өчен), “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана” кебек исемле китаплар. Октябрь революциясенә кадәрге барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Р.Фәхреддиннең китаплары шул дәресләрдә кулланылган. Р.Фәхреддин үзенең “Әдәбе тәгълим” исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен әйтеп болай яза: ”Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру дигән сүз.” - ди ул. “Беренче тәрбия - ана кеше кулында”, икенче тәрбия - укытучылар кулында, 3 нче тәрбия - укытучылар һәм укылачак китаплар, газеталар, дуслар белән мөгамәләдә.”

     Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә. ”Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес һәм гүзәл тәрбияләтүдер.” Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасына белем бирү генә түгел, ә  “тәрбия орлыкларын чәчү дә керә”. Һәм Р.Фәхреддин әхлакка өйрәтүче укытучы коры сүз белән генә тәрбияләргә тиеш түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләргә тиеш ди. “Күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, фигыленә иярерләр,” - ди ул. “Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса, мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте  -куәте булуы тагын да артыграк тиештер”. Бу китабында галим гүзәл холык тәрбияләүнең нигезендә гаделлек ятуын аңлата. Р.Фәхреддин бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный.

     Ул шулай ук динне зурлый. ”Балаларның иң төп вазифасы - Аллаһыны сөю  һәм аңа коллык итәргә өйрәнү. Аллаһыны сөйгән өйдә тәртип сакланыр, тормыш төзек корылыр, гомерләр бәрәкәтле һәм файдалы узар” – дип саный ул.

     Р.Фәхреддин хәзерге көндә афәткә  әйләнгән  эчүчелек турында үзенең “Юаныч” исемле зур күләмле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтеп, болай дип яза: ”7 белән 20 яшь арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен,  үпкәләренең сыйфатларын куеп тору кирәк. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күреп җирәнсеннәр “.

     Ул “ Болгар вә Казан төрекләре” исемле китабында милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, гаилә кануннары, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары, этика, эстетика кебек халык педагогикасына караган мөһим мәсьәләләр турында яза. Нәкъ менә шушы китапка нигезләнеп, ”Халык педагогикасы”,  “Педагогик мирасыбыз”, “Тәрбия дәресләре” кебек китаплар языла. Р.Фәхреддин “Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш. Буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала.” -  дип саный. Һәм ул гомере буе тәрбия эше белән шөгыльләнә һәм шушы мәсьәләгә караган 77 китап бастырып калдыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кызның урыны.

Р. Фәхреддинов милләт хатын-кызларын беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...