Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кызның урыны.
статья на тему

Сибгатуллина Альмира Фаритовна

Р. Фәхреддинов милләт хатын-кызларын беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin_srlrend_hatyn-kyznyn_uryny.docx23.1 КБ

Предварительный просмотр:

Сибгатуллина  Альмира  Фәрит кызы,

 Кукмара муниципаль районы “ Ч. Т. Айтматов

 исемендәге Кукмара №1 гимназия ”нең югары

 квалификацион категорияле татар теле һәм

 әдәбияты укытучысы.

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә хатын-кызның урыны.

Матур әдәбият -  яңа идеяләрне, фикерләрне кеше күңеленә һәм аңына сеңдерүдә үтемле чара. 19 йөз ахырларында барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәте аны үзенә көчле корал итеп ала. Бу чорда татар халкын уяту, милләтне аң-белемле, тәрбияле итү, алга киткән милләтләр белән бер сафка чыгару идеясе алга чыгарыла. Р.Фәхреддин дә бу юнәлештә күп эшләгән. Аның мәгърифәтчелек карашлары “Сәлимә, яки Гыйффәт” һәм “Әсма, яки Гамәл вә җәза” кебек проза әсәрләрендә киӊ чагыла.

Автор укыган кызныӊ өстенлекләре турында сөйли. Хатыннар да ирләрдән ким түгел, тиешле тәрбия алсалар һәм мәктәпләрдә укысалар, ирләр белән бер дәрәҗәдә белемле була алалар, дигән карашны расларга омтыла. Әсәрдә язучы, тормыш өчен дин белемен өйрәтү генә җитми, фәнни белемнәрне дә үзләштерергә кирәк, дигән фикерне әйтә. Моныӊ өчен мәдрәсәләрдәге укыту – тәрбия ысулларын да үзгәртеп корырга кирәклеген  исбатлый.

Р. Фәхреддинов милләт хатын-кызларын беренче чиратта булачак аналар буларак күзаллый. Ул бигрәк тә яшьли бирелгән тәрбиягә аерым игътибар итә, аның кешегә тәэсиренең искиткеч зур икәнлеген билгели. Ә беренчел тәрбия бирүче — ул ана кеше. Сәлимә туташ исеменнән автор үзенең хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен ничек күзаллавын болай тасвир итә: “Ирләрнең күңелләренә йортка бәйләп куймак, нә кадәр җан иясе улса да, барысының мәхәббәтләрене өй эченә җыеп тотмак - шул өйдә булган хатын вазыйфасыдыр. Йорт анасы илә корт анасы бер мисалдадыр”.

Р.Фәхреддин «Сәлимә» романына өстәмә исем итеп «яки Гыйффәт» дип тә куйган. Гыйффәт – кызлык намусы, сафлык, абруй дигән мәгънәне белдерә. Р.Фәхреддин үзе “гыйффәт” сүзенә Сәлимә образы аша әсәр ахырында мондый аңлатма бирә: “гыйффәт – падишаһлыктан да зур камиллектер. Гыйффәттән өстен дөньяда бер кәмаләт булмас...” Бу сүзне автор Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәте белән бәйли. “Гыйффәт” сүзе Казанга укырга киткән вакытта шәкертнең әнисе әйткәннәрдә дә кабатлана: “Гүзәл холык – әдәп, гыйффәт, сабырлык, түземлектән гыйбарәт. Әдәпле бул – халык сөяр, гыйффәтле бул – Аллаһы Тәгалә сөяр, сабырлы бул – үкенмәссең, түземле бул – картаймассың”. Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтен яулар өчен адәм балалары гөнаһтан сакланырлар, ягъни диндар булырлар. “Диндарлык – һәр яхшылыкның нигезедер, диндарлык белән өйрәнгән гыйлемнең файдасы да кадерле булыр”, дип,  Р.Фәхреддин диндарлык аша гыйффәтле булуның нидән гыйбарәт икәнен күрсәтә.

Адәм баласының рухи яктан бай булуын тели Ризаэддин Фәхреддин. Автор фикеренчә, гыйлемле булып та, күркәм холыклары булмаган адәмнәр булыр, алар алган белемнәрен дөрес юнәлештә куллана алмаслар һәм күркәм холыклы булып та, гыйлемнәре булмаган кешеләр җәмгыятькә файда китерә белмәсләр. Шуңа күрә гыйлем белән күркәм холыкны бер-берсеннән аеру һич тә дөрес булмас.

“Әсма, яки гамәл вә җәза” романында, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, Р.Фәхреддин хатын–кыз мәсъәләсен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсенә күтәрә. Автор “Тәрбияле ана” хезмәтендә язганнарына тугры кала: “Ана укымышлы, югары әхлаклы булса, баласы бәхеткә ирешер”. Романнарның һәр икесенең дә хатын-кыз исемнәре белән аталуының сәбәпләре дә ачылды: мәгърифәтче язучы милләтебезнең киләчәк язмышын турыдан-туры хатын-кызларыбыз белән бәйләп караган. Алар тирән белемле һәм тәрбияле булсалар, ирләренә дә акыллы киңәшләр белән ярдәм итәрләр,  балаларына да  дөрес тәрбия бирерләр. Ә милләтебезнең киләчәге гаиләләребезнең ныклы һәм тәрбияле, югары әхлаклы булуыннан тора. Бу урында галимнеӊ кыз балаларга мөрәҗәгать итеп язган сүзләре дә бик әһәмиятле: “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг бәхеттер, укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, мондый кызлар карендәш кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә  бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр” (“Тәрбияле бала”дан).

Р.Фәхреддин әсәрләрендәге хатын-кыз образларына салынган җаваплылык  татар әдәбиятының киләчәгенә зур этәргеч бирә. 20 нче йөз башының күренекле язучылары Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Остазбикә”, С.Рәмиевнең “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”, М.Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар, аларның хәл ителеше турыдан-туры  хатын-кыз образлары белән тыгыз бәйләнгән. Гаиләнең тотрыклылыгы хатын-кыздан тора. Юкка гына: “Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә – хатын”, - димиләр бит.

Риза Фәхреддиннең “Әсма” әсәрендә  зур сынаулар кичергән Әсманың киләчәге бәхетле булуының нигезе – аның бала чакта алган тәрбиясендә икәнлегенә басым ясала. Шушы әсәрләрдән күренгәнчә, хатын-кызларыбыз белемле, тәрбияле булган очракта, алар үз артларыннан ирләрен дә, балаларын да ияртергә сәләтле. Милләтнең киләчәге хатын-кызлар кулында, дип нәтиҗә ясарга була.

Галимнең кызы Әсма Шәрәф истәлекләренә караганда, Р. Фәхреддинов шәхес буларак бик гади кеше булган. Урта буйлы, чандыр, жыйнак гәүдәле, кара-кучкыл йөзле, гадәти кыяфәтле булып, урта хәлле авыл агайлары кияргә яраткан кырпулы бүреге, камзулы, кара бәрхет кәләпуше, җиләне табигый гадилекне белгертеп торса да, ул асылда киң карашлы, тирән фикерле кеше булуы белән аерылган. Көндәлек тормышында ул үзен бик гади тоткан, затлы кием-салым белән бер дә мавыкмаган, әмма туганнарының, балаларының Европача киенүенә каршы килмәгән. Дин әһелләренең гел әзерлекләп торуына карамастан, балаларын гимназияләрдә укыткан, төрле кичәләргә барырга рөхсәт иткән. Кешеләр белән мөгамәләдә үтә йомшак, тавышын күтәреп бәхәсләшмәс, кычкыру-җикеренүне белмәс, кызмас. Фикер һәм идеяләр белән мавыгып яшәргә, китап, мәкаләләр язарга һәм күчерергә, сүз көрәштерергә, гыйлемлелек темасына бәхәсләр куертырга яраткан. Бу темаларны ул озак дәвам итәргә сәләтле булган. Бәхәстә ул үзенең тактын, әдәбен югалтмыйча, үзе тугры дип тапкан позициясендә нык тора алган.

Татар җәмәгатьчелеге Ризаэтдин хәзрәтнең балаларын урысча укыту белән      

 Р. Фәхреддинне ачыктан-ачык тәнкыйть итәләр. Моңа карамастан ул фикерен үзгәртмичә урыс телле укытуның тарафдары булып кала. Кызы Әсма Ризаэтдин хәзрәтнең рус теле хакында сүзләрен китерә: “Киләчәк өчен рус телен белү һичшиксез кирәк икәнен яхшы аңлаган идем. Үземнең башымнан үткән хәл булганга, үземнең барча балаларымны рус мәктәпләрендә укыттым, балаларны русча укыту кирәк икәнен һәрвакыт язып килдем”. Ризаэтдин хәзрәтнең бу сүзләре бүген дә безнең өчен актуальлеген җуймаган, хәзер дә халкыбызда тел җәһәтендә бәхәсләр күп. Бүгенге көндә без татар һәм рус телләрен өйрәнү белән генә чикләнеп калмыйча, чит телләрне дә камил итеп өйрәнергә тиешбез.      Туган авылы Кичучатка кайткан вакытларында авыл җәмәгатьчелеге Риза казыйны каршы алырга басу капкасына чыгып, ул авылга якынлашканда, өлкәннәр тәкъбир әйтеп каршылый торган булганнар. Авылдашлары соравы буенча, Р.Фәхреддинов үзенең хаҗ сәфәре турындагы тәэсирләрен калын гына бер дәфтәргә язып биргән. Бу дәфтәр кулдан-кулга йөреп укылган.

       Г.Тукай Ризаэддин Фәхреддин каләменең көченә, язу стиленең матурлыгына игътибар иткән. Ул 1912 нче елны “Ялт-Йолт” журналы мөхәррире Әхмәт Урманчеевка язган хатында: “Риза казый “Әсма”, “Сәлимә” кебек китаплары белән язу көченең матурлыгын һәм камиллеген күрсәткән садә һәм гүзәл язучыдыр”, - дигән.

Кулланылган әдәбият

1. Гимранова Д.Г. Татар педагогик фикере үсеше мәсьәләләре. – Казан: ТИ,

2011. – Б.135-138

2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын

укыту-тәрбия процессында файдалану. IV кисәк.- Казан, 2008.

3. Шәрәф Ә. Әткәем турында истәлекләр // Ризаэтдин Фәхретдин. — Казан, 1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...