Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре
статья по теме

Хузина Гульназ Рафисовна

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rizaeddindokument_microsoft_word_7.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Г. Р. Хуҗина, Әгерҗе районы районы

Исәнбай гомуми урта белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Җәмгыятьнең төп бурычы -  яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү. Яшь буынны, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р. Фәхреддин дә бөтен җәмгыятьнең иң мөһим эше дип карый. Галимнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”,- дигән киңәшен  истә тотып, укыту-тәрбия процессында  Р.Фәхреддин мирасы киң куллануга игътибар бирәбез.                                                                        

    Р.Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, ”Тәрбияле ана”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт” кебек хезмәтләре сыйныф сәгатьләре, класстан тыш чаралар, әти-әниләр җыелышлары, конференцияләрендә алыштыргысыз материал булып тора. Ата-аналар белән берлектә үткәрелгән “Рамазан”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” бәйрәмнәрендә дә мәгърифәтче галимнең үгет-нәсыйхәтләре киң урын ала. Тәрбияле бала”, Ата-ана”, “Туганнар”, “Дини йолаларыбыз” һ.б бүлекләр буенча  укулар, ” Әсма, яки гамәл вә җәза”, “Сәлимә яки гыйффәт” әсәрләре буенча әңгәмә-бәхәсләр оештырыла.

   Тел, әдәбият дәресләрендә ата-анага мәхәббәт, ихтирам, олылау, хөрмәт күрсәтү, бала бурычы, ата-ана хакы мәсьәләләре күтәрелә һәм Риза казый нәсыйхәтләре мисал итеп  китерелә. “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабыннан исә Г.Ибраһимовның  “Кызыл чәчәкләр” әсәрен укыгач - дуслык, М. Акъегетнең “Хисаметдин менла” әсәре - гыйлемле булу, А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” - күршелек, карендәшлек, Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”- ата-ана кебек темаларга шәрехләрләрдән өзекләр укыла, куен дәфтәренә теркәп куела. Әйе, әдәбият –тәрбия фәне. Ризаэддин Фәхреддин дә бу хакта ”Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”,- дигән. Фән буларак әдәбият курсын укытуда галим хезмәтләрен куллану – киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара. Р.Фәхреддин мирасын балаларга җиткерүдә югары класс (9 нчы сыйныф) укучылары өчен “К.Насыйри, Р.Фәхреддин мирасы” дигән электив курс программасының ярдәме зур булды. Бу курс  укучыларда зур кызыксыну уятты, аларны мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенә тартты. Программаның үзенчәлеге– аның информацион-технологик профильгә- компьютер технологиясенә нигезләнгән булуында. Word, Excel,  Power Point һ.б. компьютер программаларын кулланып, укучылар күпкырлы галим Р.Фәхреддиннең тормыш һәм иҗади мирасы турында мәгълүматлар тупладылар,  күрсәтмә материаллар, әсәрләренә визит карточкалары, презентацияләр эшләделәр, рефератлар якладылар. Төркемнәргә бүленеп эшләү, Р. Фәхреддин мирасын өйрәнүдә укучыларны кызыксындырган юнәлештә - “Р. Фәхреддин -тарихчы”, “Р.Фәхреддиннең әдәби эшчәнлеге”, “Р.Фәхреддин –мәгърифәтче һәм педагог”, “Р. Фәхреддиннең дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге” юнәлешләрендә  тирәнрәк, киңрәк планда эш алып барырга мөмкинлек бирде. Укучылар үзләренә ошаган үгет-нәсыйхәт, киңәш, канатлы сүзләрне “Куен дәфтәре”нә туплап бардылар һәм дәресләрдә, фикер алышуларда кулландылар. Иң мөһиме: Р.Фәхреддиннең хезмәтләре аларның өстәл китабына әйләнде, галимнең тәрбияви һәм әхлакый хезмәтләренә, үгет-нәсыйхәтләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып барырга мөмкинлек тудырды.

    Р.Фәхреддиннең кыз балалар тәрбиясенә багышланган хезмәтләре белән танышу  авылыбызда эшләп килүче “Кызлар мәктәбе” клубында дәвам иттерелә. Бу клубка  өлкән сыйныф кызлары бик яратып йөриләр. Һәр утырышның нигезендә ”Холкы гүзәл кыз бала –гаиләсе өчен олуг байлык” дигән төшенчә ята. Клуб, түгәрәк өстәл, диспут, анкета, тематик кичәләр, тормыш мисаларына таянып, яшьләргә гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне аңларга, аларны шәхес, ана итеп тәрбияләргә ярдәм итә. “Гүзәл холык – бик файдалы бер камиллектер..., бәхеткә илтүче сәбәпләрнең берседер”.

    “Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләргезгә барыгыз...”, ди Р. Фәхреддин. Үз нәселең белән горурлану, әби-бабайларыңны барлау, буыннар бәйләнешен югалтмау, саклау – бүгенге көндә һәр гаиләнең изге бурычы ул. Шул максаттан без мәктәбебездә эшләп килүче “Тамчылар” әдәби иҗат һәм “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр арасында “Җиде буын бабаңны бел” дигән конкурс оештырып җибәрдек. Нәтиҗә үзебезне дә гаҗәпләндерде: укучылар чын-чынлап эзләнү эшенә чумдылар, бу эшкә барлык гаилә әгъзалары да тартылды. Әти-әниләр белән бергәләшеп нәсел агачын төзеделәр, гаилә ядкарьләрен барладылар, гаилә туграсын ясадылар.  “Мәгариф журналы үткәргән “Син шәҗәрә төзи беләсеңме?” бәйгесендә  Хабиров Ранис Гран –при яулады, ә Гыйльфанов Нияз һәм Сөмбел III дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

    Укучыларда бу күтәрелешне сүндермәс һәм генеалогия фәне турында тулырак мәгълүмат бирү максатыннан без, әдәбият, тарих, география укытучылары Хуҗина Г.Р., Зәйнуллина Г.З.,Латыйпова А.Р., “Нәсел – ыру, халык - милләт, ил – Ватан бердәмлеге”дигән факультатив курс өчен авторлык программасы  һәм, шул программага кулланма итеп, иҗади эшләр дәфтәре төзедек. Шунысы әһәмиятле: кулланманы төзегәндә, без бик еш Р.Фәхреддин хезмәтләренә мөрәҗәгать иттек. “Нәсыйхәт”, “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китапларыннан үгет-нәсыйхәтләргә, шәрехләргә таяндык, иҗади эшләр өчен мисаллар итеп кулландык.  Бу хезмәтебез «Ватан» фонды призына I Бөтенроссия “Учитель XXI века о гражданственности и патриотизме” конкурсында лауреат исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Бүгенге көндә исә шул программа нигезләнеп, тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә эш алып барабыз, укучыларыбызны эзләнү тикшеренү эшләренә тартабыз. Р.Фәхреддиннең 150 еллык юбилее уңаеннан “Мәгариф” журналы үткәргән конкурс-викторинада катнашып, түгәрәк әгъзалары җиңү яулады һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

   “Укытуның нигезе –тәрбия... Тәрбия булмаган җирдә..гүзәл кеше дә җитешмәс”-, ди Риза казый. Ризаэддин Фәхреддиннең күпкырлы иҗатын,мирасын өйрәнү укыту-тәрбия процессында тиешле урын алырга тиеш. Аның хезмәтләре җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Ул дәвамлы булсын һәм илкүләм югарылыкка күтәрелсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану.

Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү с...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...