Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану.
статья на тему

Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна

 Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү системасын үстерү буенча максатчан эш алып бара. Лицей үз эшен республиканың югары уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәләр нигезендә урнаштыра. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zinnurova_elvira_rifkatovna_statya.docx24.81 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

   Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле  сөйләм үстерү дәресләрендә   куллану.

                                                             беренче  категорияле татар  теле һәм                

                                                       әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Р.А. ,  

                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы    

                                                   Зиннурова Э.Р.

                                                    Яшел Үзән шәһәре, 1нче Лицей

           

                                    Аңлатма язуы                                

     

 Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү системасын үстерү буенча максатчан эш алып бара. Лицей үз эшен республиканың югары уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәләр нигезендә урнаштыра. Милли белем бирүнең структурасын һәм эчтәлеген камилләштерү, яңа эшчәнлек төрләрен эзләү эшләре алып барыла. Россия Федерациясе Мәгарифне үстерү институты галимнәре төзегән, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган милли мәгарифне үстерү концепциясе мәгариф системасы алдына зур бурычлар куйды.  Шуларның берсе –  мәгарифне  поликультура нигезендә үстерү. Лицейда милли мәгариф үсеше уку-укыту процессында  үз халкың белән, милли үзаңның югары дәрәҗәсе, гражданлык культурасы һәм гуманлы чынбарлыкны аңлау белән бәйләп алып барыла. Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халыкка хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда күренекле мәгърифәтчеләрнең, әдипләрнең, шагыйрьләрнең, композиторларның  әсәрләре зур әһәмияткә ия. Лицей укытучылары тарафыннан дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин мирасы файдаланыла. Аларның иҗаты аша яшь буын  милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормалары белән  таныштырыла, балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләнә. Лицейда укыту – тәрбия процессы 1-11 сыйныф укучыларында рухи-әхлакый сыйфатлар, һәр укучыда гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә, укучыларның сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Лицей укучыларына белем бирү мәгълүмати технологияләргә нигезләнеп алып барыла, шуның белән беррәттән “ТР ның электрон белем бирү” системасы да актив кертелә. Әйдәп баручы инновацион үсеш максатында – коммуникатив технологияләрне актив куллану нигезендә мәктәптә электрон журналлар, электрон көндәлекләр формалаштырыла, интернет ресурслар кулланыла. Мәктәп сайты ике дәүләт телендә алып барыла. Укытучыларның челтәрле белем бирү берләшмәләрендәге эшчәнлеге, “Веlem. ru” үзәге белән хезмәттәшлек итүе аларның тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм уртаклашуына мәгълүмати киңлекләр ача, һәм аларның эш тәҗрибәсе, укучыларның иҗади эшләре интернет-порталларда чагылыш таба. Милли белем бирү тармагында сәләтле балалар белән эшләү системасы яшьләр арасында фәнни белем тарату һәм популярлаштыруга, киләчәк һөнәрләрен татар халкының теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән бәйләүгә этәрә.

    Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү-гаилә, мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.Әлеге мөһим бурычны тормышка ашыруда Р.Фәхретдиннең тәрбия темасына язылган хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану кирәкле нәтиҗәне бирер дип уйлыйбыз.  Ләкин аларны системалы рәвештә алып барырга кирәк.

    Бәйләнешле сөйләм дәресләрендә балаларда  әхлаклылык сыйфатлары, яхшы гадәтләр, кешеләр арасында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү төп бурыч итеп куела.

   Әхлаклылык сыйфатлары, әлеге бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләреннән тыш көндәлек эшчәнлектә ( гаиләдә, урамда, җәмәгать  урыннарында, ата-ана, башка кешеләр үрнәгендә, тәнәфестә, мәктәптән тыш эшләрдә) тәрбияләнә. Бу дәресләрдәге кебек, әхлакый сыйфатларның эчтәлеген аңлатып, кагыйдәләрне ничек һәм ни өчен үтәргә кирәклегенә төшендереп, мисаллар ярдәмендә аларны гадәтләр дәрәҗәсенә җиткерүне башка бернинди дәрестә дә эшләп булмый. Әхлаклылык тәрбияләүдә бу дәресләрнең кирәклеге шуның белән аңлатыла да. Аларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан- буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелә.        

                                              Максат.

        Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддиннең тәрбия турындагы хезмәтләренең хәзерге көндә дә актуаль булуын, аларның үлемсез булуларын ассызыклау;тәрбия буенча алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү; балаларда үзләренең өйрәнгәннәре белән табигый канәгатьләнү шатлыгы булдыру; аларны уйларга, фикерләргә өйрәтү.                                                

                                                Бурычлар:

- әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяну;

- милләтара аралашу культурасы тәрбияләү;

- белем  һәм күнекмәләре  буенча башкалар белән  ярышырлык    шәхес формалаштыру;

- әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;

- көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.

                                               Методик эш.

- Р.Фәхреддин юбилейларына багышланган методик материал әзерләү,
туплау, папкалар булдыру.

- төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, әзерләнгән материалларны газета-журналларда бастыру.

- Р.Фәхреддин тәрбия темасына язылган хезмәтләре буенча эзләнү-тикшеренү эшен дәвам итү.

                                     Көтелгән нәтиҗә.

- балаларда   Ватанга,   халыкка,   туган   телебезгә   мәхәббәт,   горурлык   хисе уяту;

- әхлаклылык сыйфатларын гаиләдә, урамда, җәмәгать  урыннарында, ата-ана, башка кешеләр үрнәгендә тәрбияләү;

- Р.Фәхреддиннең тәрбиягә багышланган нәсыйхәтләре аша балаларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тормышка әзерләү.

Дәрес темасы

Сәг. саны

Укучы нәрсә белергә тиеш

Өй эше

1

Бөек галим Р.Фәхреддин иҗаты

    1

Р.Фәхреддин күпкырлы педагог, бөек укытучы булуын, аның “Гыйлем әхлак”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле бала”, “Өй җәмәгате” китаплары белән танышу.

     2

Р.Фәхреддин

”Ата-ана әдәпләре”

 хезмәте

    2

Ата-ананы чын күңелдән яратырга, васыятьләрен үтәргә, ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга, мәрхәмәтле булырга кирәклеген белү.

“Гаиләдә ата-ананың урыны”.

Мәкалә язып килергә.

  3

Р.Фәхреддин “Тәрбияле бала”хезмәте

   2

Тәрбияле бала үзен һәрвакыт җәмгыятьнең бер өлеше  итеп  тою һәм үз-үзен тотышы белән дә әйләнә-тирәдәге кешеләргә, иптәшләренә. остазларына уңайсызлыклар тудырмау, урамда, җәмәгать  урыннарында тәртипле йөрү, әти-әнисе һәм якыннары белән мөлаем, җылы мөнәсәбәттә булу, аларга хөрмәт күрсәтү.

Тәрбияле бала нинди була? Тезислар формасында язып килергә.

     4

Р.Фәхреддин “Милли әдәп сагында” хезмәте

   2

Милләтне ярату, аңа хезмәт итү, дусларга карата  тугры  булу,  бер-беребезгә хөрмәт күрсәтү, мөгамәләләрдә инсафлы булу, бәхетле булуның төп сәбәбе – гыйлем булу, күркәм холыклы булу.

Яшел Үзәндә яшәүче төрле милләт вәкилләре. Презентация.

      5

Күршеләр әдәбе

    1

Күршеләр белән дус тору, авырганда булышу, сәламәтлекләрен белеп  тору,  алар өчен изге эшләр эшләү, рәнҗетмәү, аларга карата киң күңелле булу.

“Минем күршем”  Хикәя язарга.

      6

Кием әдәпләре

    1

Кием турысында беркем  белән дә ярышмау, модага әсир булмау,  дәрәҗәгезгә туры килмәгән кием кимәү, киемне чиста, пакъ йөртү, иркен киемнәр кию, әдәпсез хатыннар кебек кызыл буяулар сөртмәү.

Реферат.       ”Халкыбыз

ның милли киемнәре”

      7

Өй әдәпләре

    1

Өйдәгеләр, туганнар белән тату тору, аларга карата ачык  йөзле булу, югары урыннарга  чыкмау, биек җирләрдән сикереп төшмәү, кояшта озак йөрмәү.

Өйдә. кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен туплаган тестлар эшләп килергә.  

      8

Гыйлемлелек

    2

Гыйлемлелек  – кеше өчен бер бизәк, һәрбер өстенлекнең гүзәледер, гыйлем бетми торган хәзинә, гыйлем – һәр авырлыктан котылуның сәбәпчесе, гыйлем-олуг дәрәҗә булуын.

Ток-шоуга әзерләнергә.

      9

Милли әдәп сагында – ток-шоу

     1

1. Ата-аналарга хөрмәт.

2. Ашау һәм эчү әдәпләре.

3. Тәрбияле бала сыйфатлары.

4. Туганнар һәм кардәшләр әдәбе.

5. Кием, бизәнү әдәпләре.

6. Мәктәп әдәпләре.

7. Өй әдәпләре.

                              Әдәбият исемлеге

1. Мәрданов Р.Ф. Ризаэтдин Фәхретдин: Библиографик күрсәткеч.- Казан: Милли китап, 2003.-30-35 б.

2. Балаларга үгет- нәсыйхәт.- Казан:”Дом печати”нәшрияты,-2002.-175б.

3. Фәхреддин Р. Нәсыйхәт.- Казан: Мәгариф, 2004.-104б.

4. Габделмәҗит Х.Х. Исламда балалар тәрбиясе.- Казан, 2004.

5. Ризаэддин бине Фәхреддин.Тәрбияле бала // Тәрбия.- 1999.-№7.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...