ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ
статья на тему

Александрова Лидия Николаевна

 

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ

 РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halyk_pedagogikasy_nigezende.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Александрова Л.Н.

Питрәч икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе,

Питрәч районы  

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ

 РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

“Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга

һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз”

Р. Фәхреддин

Халык педагогикасында игътибарны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык уңай тәҗрибәләр һәм халыкларның гади әхлак нормалары хәзерге мәктәпләрдә дә яшь буынны тәрбияләү процессында мөһим роль уйный.

Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне хөрмәт иткәннәр, алардан үрнәк алганнар. Татар халкында китапка игътибар аеруча зур булган. Халкыбыз аң-белемгә багышлап күп санлы әйтемнәр, мәкальләр иҗат иткән.

Башка халыклар педагогикасында киң чагылыш тапкан кебек, татар халык педагогикасында да яшь буынга патриотик тәрбия бирү әхлак тәрбиясе өлкәсендә мөһим чара булып тора.

Укытучы – иҗади шәхес ул. Аның хезмәте белемне, педагогик осталыкны арттыруны, эзләнүне таләп итә. Хәзерге заман укытучысы тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барырга, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын үз эшчәнлегендә кулланырга бурычлы. Минем дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, эйләнә-тирәгә игътибарлылык, исафлылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.  

Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе килгән һәм киләчәктә дә чишелерлек мәңгелек мәсьәлә.

Мин белем һәм тәрбия бирүнең кайбер катлаулы мәсьәләләрен чишү өчен бөек мәгърифәтчеләребезнең хезмәтләренә таянып эш итәм.

Һәр халыкның тарихи үсешендә эз калдырган данлы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдипләре була. Ризаэддин Фәхреддин – татар халкының әнә шундый олы хөрмәтенә лаек булган күренекле мәгърифәтче галиме. Татар мәгърифәтчелеге тарихында тәрбия - әхлак, шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде.

Үз хезмәт юлымда, балаларны алык педагогикасы һәм мәгърифәтче мирасы аша тәрбияләүгә зур урын бирәм. Мәшһүр педагогыбыз мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллануны мөмкин кадә системалаштырам. Халык традицияләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яңа буынга тапшыру зур әһәмият биргән: “Һәр милләт кешесе үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”, - ди  Ризаэддин Фәхреддин. Шул уңайдан укучылар белән “Шәҗәрә - милләт тамыры, тәрбиянең асыл ташы” дигән исем астында авыл, гаилә шәҗәрәләрен төзү буенча эш алып барам. Күп кенә укучыларым нәсел агачларын төзеде һәм ерак туганнары белән тагын да тыгызрак элемтә урнаштырды. Авыл мәктәп, районыбызның күренекле кешеләре, аларныә тарихынөйрәнү буенча күпкырлы эзләнү эше алып барабыз һәм аларны әдәби альбомнар, презентацияләр, язма материаллар аша гомумиләштерәбез.

Әдәбият дәресләренә килгәндә, әсәрләрне анализлаганда Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен куллану, шулай ук нәтиҗәле. Чөнки аның хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм ул югары әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак.

“Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәле була” ди Ризаэддин Фәхреддин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрер өчен укучыларым белән чыгарылыш сыйныфка кадәр, мәгърифәтче – педагог хезмәтләреннән файдаланып эшләү максатын куйдым.

Шулай итеп, шәхес тәрбияләүдә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көндә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен, татар халкының әхлакый кыйммәтләрен үз эченә алган  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре педагогик эшчәнленең иң кирәкле, иң файдалы мирасы булып тора.

Вакытлар, еллар үткән саен Ризаэддин Фәхреддиннең тарихи урыны, халыкка күрсәткән хезмәте, мәгърифәткә керткән өлеше тагын да ачыла бара.

Киң эрудицияле мәгърифәтче –галим Ризаэддин Фәхреддиннең мәгарифнең төрле тармакларындагы күпьяклы гыйльми хезмәтләре татар халкының кадерле, кыйммәтле хәзинәсе булып тора.    

 

Кулланылган әдәбият

  1. Ибраһимов Н. Балаларга үгет-нәсыйхәт/ Н. Ибраһимов. – Казан: “Дом печати”, 2001. – 192 б .
  2. Миңнегулов Х. Әдәбият 9 нчы сыйныф/ Х. Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 336 б .
  3. Миңнегулов Х. Гасырлар өнен тыңлап.../ Х. Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 336 б .
  4. Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия / Төз.: Р.Ш.Шаһиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005. – 272 б.
  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия теориясе һәм методикасы./ Ә. Хуҗиәхмәтов. - Казан: Мәгариф, 2006. – 287 б .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Халык педагогикасы-тәрбия чыганагы.

Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, х...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану.

Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү с...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....