Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.
статья по теме

Бурханова Рамиля Ринатовна

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта, журналистикада, яшь әдипләр үстерүдә – һәр җирлектә ул үзенә генә хас, югалмас эз калдырган шәхес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.r.burkhanova_statya_r._fkhreddin.docx19.23 КБ

Предварительный просмотр:

Р. Р. Бурханова

МБОУ “СОШ № 13”,

г. Альметьевск

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин

 хезмәтләрен  файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта, журналистикада, яшь әдипләр үстерүдә – һәр җирлектә ул үзенә генә хас, югалмас эз калдырган шәхес.

Иң әүвәл ул укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәгълим-тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.

Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый. Гаилә тәрбиясе – беренче, мәктәп тәрбиясе – икенчесе, җәмгыять тәрбиясе – өченчесе, ди галим. Димәк, һәр гаиләнең төп бурычы – балага тәрбия бирү.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р. Фәхреддин.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р. Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрү зур әһәмияткә ия.

  1. “Ата-ана әдәпләре”.
  2. “Ни чәчсәң – шуны урырсың”.
  3. “Гаилә учагы нинди булырга тиеш”.
  4. “Эчкечелек – бозыкларның анасы”.
  5. “Изге балалар күктән төшмиләр”.

Һәр укытучы, нинди фән укытуга карамастан, Р. Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланырга, иң беренче чиратта, “Адәбе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) китабы белән танышырга һәм практикада кулланырга тиеш. Мәгърифәтче фикеренчә: “Хозурында саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы халыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр – файдасыз, укытылган дәресләр нәтиҗәсез калыр”.

Татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, аралашу чарасы, чынбарлык белән танышу, танып белү, фикерләү коралы. Шулай ук белем һәм тәрбия бирү чарасы.

Укытучының төп бурычы – халык йолаларына, традицияләренә, иҗатына, гореф-гадәтләренә, сәнгатенә таянып балаларда туган телгә хөрмәт, халкыбызга хас гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

5 нче сыйныфтан башлап татар теле һәм әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре бирелә. Аларны дөрес бүлеп, ел дәвамында файдалы итеп үткәрү кирәк. Бигрәк тә Р. Фәхреддин хезмәтләрен файдалану дәресләрнең нәтиҗәсен арттыра. Мәсәлән, укучыларга түбәндәге темаларга сочинение язарга тәкъдим итәргә мөмкин “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге”, “Адәм баласының шатлык вә кайгы вакытларында таяначак җире” һ. б.

Мәктәптә әхлак һәм әдәп нигезләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Әхлак тәрбиясе нәтиҗәсен үлчәүгә салып үлчәп булмый. Ул баланың кылган гамәлендә чагыла. Әгәр бала үзенә дөрес бәя бирә, кылган эшләре хакында җаваплылык тоя икән, димәк мәктәптә, сыйныфта үткәрелгән эшнең уңай нәтиҗәсе бар.

Укучылар Р. Фәхреддин кебек олуг шәхесебезнең тормыш юлы белән дә кызыксыналар һәм татар милли хәрәкәте темаларын үткәргәндә рефератлар язалар, презентацияләр төзиләр.

           Укучыларыбызга “Гомернең яхшылык кылыр өчен бирелгәнлеген” аңлата алсак, безнең эшебез уңышлы булыр.

Кулланылган материал

  1.  Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. – Казан, 2007.
  2. Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. - Казан, 2004.
  3.  Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт. - Казан, "Мәгариф", 2005.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....