авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"
элективный курс (9 класс) на тему

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utyz_imshchni.docx26.28 КБ

Предварительный просмотр:

Утыз Имәни мирасын укыту – тәрбия процессында куллану

Аңлатма язуы

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.  Укыту-тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә тәрбияләү, әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергә кирәк.

Хәзерге вакытта балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи яктан бай булган шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе. Бу проблемаларны чишүдә татар халкының күренекле шагыйре, энциклопедик белемле укымышлысы, галиме Утыз Имәни әсәрләрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Мәктәп дәреслекләрендә аның әсәрләрен өйрәнүгә урын аз бирелә. Ләкин ике гасырдан артык  элек яшәгән, күпкырлы эшчәнлек башкарган кешенең әдәби мирасын өйрәнү безнең көннәрдә дә актуаль.

Аның актуальлеге.

Һәр әсәрендә ул әдәп-әхлак тәрбиясенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә күңел сафлыгы, олыларны олы итү, кечеләргә үрнәк күрсәтү кебек сыйфатлар югалып барганда, мәңге искермәс мәрхәмәтлелек, изгелек, кешелеклелек, олы йөрәклелек сыйфатларын тәрбияләүне пропагандалый икән аның әсәрләре, димәк, алар бүген дә безгә кирәк.

Шуны истә тотып,  өлкән класс укучыларына Утыз Имәни иҗатын өйрәтү буенча электив курслар үткәрү өчен программа төзелә..

Программа укучыларның сәләтләрен ачыкларга, төрле традицион булмаган дәрес формалары аша дөрес сөйли, аралаша, фикерләрен аңлаешлы, эзлекле итеп әйтә белүнең киләчәк тормышта кирәк булуына инандыру өчен укытучыга зур ярдәмлек булып тора.

Программада төрле эш формалары бирелде:  конференцияләр, диспутлар, әдәби кичәләр, очрашулар, лекцияләр. Күләмле, кирәкле мәгълүматлар сыйдырган дисклар, төрле презентацияләр куллану курсның эчтәлеген тагын да баета.

Әлеге электив курс, профиль алды укыту өчен, 9 нчы сыйныфларга 34 сәгать хисабыннан төзелде.

Программаның максаты: .

1.Утыз Имәни мирасын укыту – тәрбия процессында кулланып, укучыларның әхлак сыйфатларын үстерү.

2. Укучыларның белемнәрен арттыру, тирәнәйтү, күзаллауларын киңәйтү.

3. Балаларда туган якка, туган төбәккә мәхәббәт уяту, төбәкнең билгеле     шәхесләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисе булдыру.

Төп бурычлар:

  • Утыз Имәни иҗатының татар әдәбияты тарихындагы урынын билгеләү;

- гыйлем-мәгърифәт темасына караган әсәрләренә бәя бирү һәм тәрбия процессында куллану;

         - аралашу культурасы, зәвыклылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхесара нәтиҗәләр:

-  Үз халкыңның , ата-бабаларыңның дине, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында өйрәнү;

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  Утыз Имәни мирасын  кулланырга уңай караш булдыру;

- әдәби әсәрләрнең асылына төшеп, әңгәмә-дискуссияләрдә катнаша белү;

- укучыларда милли үзаң формалашу, төпле белем алып, туган төбәктә хезмәт итү, халкыбызның кыйммәтле мирасын саклап калу теләге уяну.

- дулкынландырган прблеманы билгеләргә, чишү юлларын табарга өйрәтү.

Предметара нәтиҗәләр:

- гомуми уку күнекмәләрен, үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту, бәяли белү;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан файдалану белү;

- мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Предмет нәтиҗәләре:

- Күренекле шәхес Утыз Имәни  турында мәгълүмат алу. Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни мирасын файдаланып, укучыларны татар халкының мәгарифе, милли алгарышы, дине һәм фәне белән таныштыру.

  • укучыларның алган белемнәрен системалаштыру;

- әдип иҗатының төп проблемаларын ачыкларга өйрәтү, шигырьләрнең телен, стилен, поэтикасын билгеләү;

-Утыз Имәнинең татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү;

-шигъри әсәргә анализ ясарга өйрәтү.

                                 Программаның эчтәлеге

Утыз Имәнинең биографиясе, күпкырлы эшчәнлеге. 2сәг.

Шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте. " Утыз Имәнинең мәсләге»-4сәг

Утыз Имәни әсәрләрендә белем, мәгърифәт темасының чагылышы.-8сәг

Утыз Имәни әсәрләрендә әдәп-әхлак бирелеше- 8сәг.

Без тарихта эзлебез- 6сәг

Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте -2сәг

Мәдхияләр, мәрсияләр-4сәг

Тематик планлаштыру

Темалар

Сәгать

саны

Үткәрү формасы

1.

Утыз Имәнинең биографиясе, күпкырлы эшчәнлеге

1

Әңгәмә, лекция

2.

 Утыз Имәнинең төрбәсенә ( мавзолеена) сәяхәт.

1

Экскурсия ,күзәтү, әңгәмә

3-4.

Шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте.

2

Әңгәмә, лекция, уфо утырышы,

5.

" Утыз Имәнинең мәсләге»-

 

1

Әңгәмә, фикер алышу

6.

Имам белән очрашу-дәрес “

1

Әңгәмә, очрашу

Утыз Имәни әсәрләрендә белем, мәгърифәт темасының чагылышы 8сәг

7.

«Гаварифез-заман» ("Замана укымышлылары"),

1

Әңгәмә,анализлау

8-9.

«Әбъяте төрки фи фазыйләте гыйлем» ("Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр")

2

Әңгәмә, анализлау,тәрҗемә

10-11.

«Төнзиһел-эфкяр фи нәсаихел-әхъяр» (''Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр")

2

Әңгәмә, лекция, , анализлау

12-13.

 «Фасыл фи фазыйләтел-гыйлем вә гакыл» ("Гыйлем һәм гакылның өстенлеге турында"гы бүлек)

2

Лекция, әңгәмә, анализлау

14.

 Утыз Имәни-тәрҗемәче. Суфи Аллаһиярнең “Сөбател  гаҗизин”; “Укымышларның  максаты”шигырьләре

1

Лекция, диспут, видеодәрес

                                            Мәдхияләр, мәрсияләр-4сәг

15.

Мәрсияләр, мәдхияләр

1

виртуаль сәяхәт,уку, анализлау

16.

 “Габдерәхим Болгари хатыны Хәмидә мәрсиясе”. “Габдерәхим улы Габденнасыйр мәрсиясе”. “Хәмид Йосыф углы”, “Габдерәшид бине мәрсиясе”.

1

Әңгәмә, лекция, уку, мәрсияләргә анализ ясау.

17.

 “ Хәмидәгә мәдхия” Сәнгатьчә сурәтләү алымнары.

1

Әңгәмә, күзәтү,

18.

 “Габденасыйрга мәдхия”.чагыштырулар, антитеза, иҗек калыплары    

1

Лекция, әңгәмә мәдхияләргә анализ ясау.

                   Утыз Имәни әсәрләрендә әдәп-әхлак бирелеше-8сәг

19-20.

“Заманга иярү турында,”  “Байлар турында”

2

Лекция,   китапларына күзәтү ясау, әңгәмә үткәрү, фикер алышу

21.

“Хәйләкәр булмау турында”, “Сый-хөрмәт турында” һ. б. әсәрләре буенча сәхнәләштерү.

1

Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә кору, фикер алышу сәхнәләштерү.

22-24.

Ходаның мәрхәмәте турында Киңәш. Нәзмы дәр мәдхе чәй-каймак. Турында.Егет булу турында.Татулык турында.Сату итү турында.Сабыр итү турында. Гомер итү турында. Үгет турында. шигырьләре

3

Экран аша сәяхәт,лекция, китапларына күзәтү ясау, әңгәмә,

25-26.

 “Бурыч – дуслыкны кисү кайчысы” поэмасы

2

Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә, сәнгатьле уку.

                                             Без тарихта эзлебез- 6сәг

27

“Җиде бабаңны беләсеңме?”. Бәйрәм-дәрес

1

 Лекция, әңгәмә, шәҗәрә төзү,проект эше яклау

28.

«Һәр сүзнең аслы бардыр, фаслы бар...»

1

Әдәби кичә, әңгәмә кору, шигырьләрен уку,  китапларга реклама ясау телдән журнал, диспут.

29.

Без тарихта эзлебез. Утыз  Имәни иҗатын өйрәнүче галимнәр.

1

Лекция, әңгәмә кору, китапларга реклама ясау, сәнгатьле уку, фикер алышулар

30

Ә.М. Шәрипов-галим, укытучы.

1

Очрашу, диспут, интервью, эзләнү эше, проект эше

31.

 Р.Батулла“Тузга язмаганнардан”.Бәйләнешле сөйләм үстерү
 

1

 әңгәмә кору, сәнгатьле уку

32.

Утыз Имәни һәм тарих.

1

Түгәрәк өстәл, фикер алышу тикшеренү эше (проектлар яклау)

                   Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте -2сәг

33

Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте

1

Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә кору, фикер алышу

34.

Йомгаклау. 

1

Рефератлар

Яклау

                                           

                                                                                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле б...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....