Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.
классный час (11 класс) на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurenekle_shheslr.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Баулы районы ТАТАР КАНДЫЗЫ АВЫЛЫННАН ЧЫККАН КҮРЕНЕКЛЕ ШӘХЕСЛӘР

 Безнең авылда танылган артист Илдус абый Әхмәтҗан туып үскән.

Ул 2000 елда , 50 яшьлек юбилеен каршылаганда республикабызның Г.Тукай исемендәге югары бүләгенә лаек булды.

      Илдус Әхмәтҗанны Тукайга алып килгән, шундый биеклеккә алып менгән юл башына күз салыйкчы. Халкыбызның милләтпәрвәр йөрәкле, шөһрәтле шагыйре, мәрхүм Рәшит Әхмәтҗан белән Илдус Әхмәтҗанның бер гаиләдә туып – үскәнен белүче аларга бу талантның ата – анадан, нәселдән килүен төшенәдер.Чыннан да аларның әтиләре Хәниф абзый бик тә артист җанлы, ә  әниләре Саҗидә апа моңлы, шигъри күңелле була. Илдус абый башта шигърият дигән тылсым барлыгын абыйсы шигырьләреннән белә. Мәктәп кичәләрендә, концертларда шигырь укыганда аның нәфис сүзгә сәләте, артистлык таланты да күренә башлый. Шунда ул Тукай шигырьләре белән дуслаша һәм алар аның гомер юлдашына әйләнәләр.Башлангыч сыйныфларда укыганда ук ул Тукай шигырьләреннән аңлатмалар аша бик күп гарәп сүзләре өйрәнә.Тарих белән, әдәбият, сәнгать белән кызыксына башлый.

     1968 елда Ленинград театр, музыка, кинематография институтына татар театры өчен талантлы яшьләр кабул итәләр.Имтихан алучы Питер театр әһелләренә кап – кара чәчле, янып торган кара күзле, төз гәүдәле чын татар егете бик ошый.Ә көчле тавышы, матур аһәңе, ачык дикцияле дөрес сөйләме Илдус абыйга карата шул чакта ук өметләр багларга мөмкинлек бирә.

      Г. Камал театрында эшли башлагач, төрле рольләр уйнап кына канәгатьләнми ул, үзенең шигырь сөйләү осталыгын һаман үстерә, чарлый, концертларда катнаша, радио, телевидение тапшыруларында чыгыш ясый.Тукай шигырьләрен сөйләүче оста булып таныла. Һәм Тукай турындагы телевизион фильмда төп рольгә аны чакырулары һич тә гаҗәп тоелмый.Язучы М.Мәһдиев 1976 елда ук, “Яз сулышы” дигән бу фильмны карагач, Илдус абый турында : “Татар сәхнәсендә Тукайны уйнарга туган артист ул, “ – ди. Нәкъ шулай булып чыга да. Шагыйрьнең 100 еллыгына багышлап, театр Т. Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” драмасын куярга ниятләгәч, режиссер М. Сәлимҗанов Тукай ролен И. Әхмәтҗанга тапшыра.Таланты, рухы, шигъри күңеле, белеме, табигате, бөтен килеш – килбәте белән бөек шагыйребезне гәүдәләндерергә яратылган бу артист яше белән дә әле ул чакта әсәр өчен бик туры килә. Кыскасы, язмыш аңа бу зур мәртәбәле эшне, миссияне бик вакытлы тапшыра. Тамашачыларны да, театр белгечләрен, тәнкыйтьчеләрне дә дулкынландыра аның Тукае. Сәхнәдә гүя шагыйрь үзе. Җыйнак, тыйнак, пөхтә, аз сүзле, ә әйткән сүзе ук кебек кирәк җиренә, кирәк кешесенә туры атыла. Аның Тукаена моң, уңайсызлану, оялчанлык та хас, бер үк вакытта сәхнәдән шагыйрьнең горурлыгы, бәйсезлеге, ораторлыгы да күренә, һәрчак җитди, киеренке фикерләр, уйлар баскан халәте дә сизелә. . . Театр тарихында әнә шулай югалмас эз калдырды Илдус Әхмәтҗан бу роль белән.

      И. Әхмәтҗан үзенең киң кырлы талантын исбатлап, сәхнәдә гаҗәеп төрле, капма-каршы характерлар тудыра. 38 еллык иҗат гомерендә уйналган 7-8 дистә рольләр арасында кемнәр генә юк! Төрле-төрле рольләре белән ул үзенең комик, трагикомик, трагик була алуын һәм хәтта фарс жанрында да кыюлыгын, кыскасы, искиткеч табигыйлеген, сәхнә осталыгын, инде шәп тәҗрибә туплаган зур артист икәнлеген исбатлады.

     Артистның таланты шигъри тәрҗемәләре белән дә кыйммәтле : Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” һәм “Король Лир” трагедияләре И. Әхмәтҗан тәрҗемәләрендә татарча яңгырый.

       Илдус Әхмәтҗан театрда хөрмәтле кеше. Аны яраталар, якын, үз итәләр, чөнки ул кешелекле, тәрбияле, мәгънәле, игътибарлы, тыйнак, гаделлек, дөреслек сөюче.Тукай кебек , чын йөрәге белән халык язмышы, милләт киләчәге турында сызланып яшәүче.

      Тукай сине күрсә әйтер иде :

               “ Шөбһәләрем юкка булган бит!

                  Уяу угыллары милләтемнең

                  Туа тора, яши, булыр!” – дип.

      - Шушы ук гаиләдә икенче күренекле шәхес – шагыйрь Рәшит абый Әхмәтҗан Тәрбияләнгән.

      Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң, 1957-1958 елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961- 1964 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.Армиядән кайткач, В.И. Ульянов – Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга.1970 нче елда СССР Язучылар союзына кабул ителә.1980 елга кадәр башта Татарстан АССР Культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969-1974), аннары  “Яшь ленинчы” һәм  “Татарстан яшьләре” газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан 1995 елга кадәр ул – “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәре.

      Рәшит  Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына илленче елларның ахырларында килә һәм 1959 - 1961 елларда “Азат хатын”,  “Казан утлары” журналларында басылган шигъри цикллары белән әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Х.Туфан, С. Хәким, Г.Хуҗиев кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген, табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр.Авторның 1965 елда басылып чыккан беренче шигъри җыентыгы да (“ Хыялларым үзем белән”) укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, ул поэзиядә производство темасын, хезмәт кешеләре образларын тасвирлауда үзенчәлекле бер уңыш итеп бәяләнә.

      Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов – бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң – сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Р. Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

     1980 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән чираттагы җыентык (“Җан яктысы”) әдипнең үзе тоткан юлдан эзлекле рәвештә алга атлавын, дөньяны шигъри образларда сурәтләү чараларының камилләшә, төрләнә баруын күрсәтә.Автор поэма жанрында да көчен сынап карый. Җыентыкка урнаштырылган “Исәннәр моңы” дигән поэмасында ул сугыш һәм мәхәббәт, кешеләр хәтере һәм заман кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм үз шигъри стиленә хас җыр, легенда, әкият алымнары аралашкан реаль буяулар ярдәмендә туган авылының үткәндәге һәм бүгенге рухи халәтен күз алдына бастыра.

            Рәшит абый Әхмәтҗанның

 “ Хыялларым үзем белән” – 1965;

“Адымнар” – 1969 ;

“Ак канатлар” – 1972 ;

“Гомер чишмәсе” – 1976 ;

“Алмалы җәй” – 1979 ;

“Җан яктысы” – 1980 ;

“Йөрәк бәйрәме” – 1988 ;

“Ачлык мәйданы” – 1993;

“Моңлану” – 1991 ;

“Сайланма әсәрләр” – 1998  дигән шигырь җыентыклары бар.

       Рәшит абый 1995 елның 5 гыйнварында, беркем дә көтмәгәндә, уйламаганда мәңгелеккә күчте.

      Казанның Татар зиратында, гасырның мәртәбәле затлары куелган урында, бөек Тукай янында күмелү бәхете очраклылыкмы? Ике шагыйрьнең янәшә килүе – алдан билгеләнгән тәкъдирме?

  “ Минем гасыр таңындагы шигъриятемне гасыр азагына менә кем ялгар !” – дип Тукай рухы дәшеп китергәндер бәлки ...

.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Горурланырлык шәхесләребез бар!

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган....

Туган ягым шәхесләренең эзләре буйлап

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

”Халкымның күренекле шәхесләре”

В рамках акции  "Музейная весна-2016"  23 апреля 2016 года в актовом зале  прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Баулы районы Татар Кандызы "әфганчылары"

Безнең авылда туып-үскән "әфганчылар" турында...