Горурланырлык шәхесләребез бар!
классный час (10 класс) на тему

Гайсина Гульфия Габделзуфаровна

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gorurlanyrlyk_shheslrebez_bar.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

Горурланырлык шәхесләребез бар!

    Балык Бистәм- туган ягым

                                                                                  Йөрәгем син дип дәшә.

                                                                                   Җырласам да, еласам да

                                                                            Йөртәм сине янәшә.

Вазыйх Фатыйхов

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган.

  Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

        Балык Бистәсе төбәге - хисапсыз талантлар ягы. Шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин исемнәре поэзия сөючеләргә таныш. Кемнәр генә гаҗәеп повестьлар авторы  В.Нуруллин, Ә.Гадел иҗатларына гашыйк түгел икән. Театр артистлары Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов, Р. Хәйретдинова иҗатларына сокланмый мөмкинмени? Яшь каләм осталарыннан - Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Әхмәдуллина, Дания Галәми, Нурулла Гариф. Җырчыларыбыз, композиторларыбыз, журналистларыбыз, тагын бик күп талантларыбыз белән без горурланабыз. Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнүне татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән, сыйныфтан тыш чаралардан, әдәби түгәрәк эшчәнлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый.  

I. Р.Фәйзуллин -  шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, сәяхәтнамәләр  остасы да...

Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Р.Фәйзуллин авылыбызның Юлсубино авылында туа. Әмма аның балачагы, яшьлек еллары нәкъ менә безнең мәктәптә укыган чорга туры килә. Ул 1958-1960 елларда Котлы Бүкәш мәктәбендә укый. Авылыбыз мәктәбендә укыганда ул тел, әдәбият һәм тарих фәннәрен бик ярата. Аның Казан университетының татар теле һәм әдәбиятына укырга керүе дә очраклылык булмый. Бу мәһабәт уку йортында югары белем алып чыгуга ук аны Язучылар берлегенә кабул итәләр. Димәк, аның шагыйрь булып җитлегүен рәсми рәвештә дә таныйлар. Кырык едан артык туктаусыз иҗат дәверендә шагыйрьнең төрле телләрдә кырыктан артык китабы дөнья күргән. Бүгенге татар шагыйрьләреннән беренче булып 1992-2001 нче елларда Татарстан китап нәшриятында биш томлык сайланма әсәрләре чыгуы да табигый булды.

Матур әдәбиятта ата-аналлар турында бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ә якташыбыз әти-әнисен үзенчә бәяли, үзенчә иркәли һәм олылый алган. “Минем әти”, “Менә без дә үсеп җиттек әни!”, “Төш” кебек шигырьләрендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Шагыйрь әнисен тормыш биргән, күкрәк сөтен имезгән, беренче адымын атларга, тәүге сүзен әйтергә өйрәткән олы тормышка әзерләүче изге җан итеп бирә.

Р.Фәйзуллин иҗатында Туган ил, Туган тел, Туган җир турында уйланулар тулы бер циклны тәшкил итә. Бу теманы әдип халыкның фаҗигале тарихы, бөек шәхесләре, бүгенгесе һәм киләчәге, туган тел, табигатне саклау мәсьәләләре белән бәйләп үстерә.

Аның иҗаты ифрат киң тармаклы. Ул Заман, Тарих төшенчәләре турында уйлана, аларның эчке мәгънәсенә, фәлсәфәсенә үтеп керергә омтыла. Кеше - бу дөньяда вакытның куныгы. Шуңа күрә кеше Вакыт эчендә югалып калмаска, үз юлын, үз кыйбласын таба белергә тиеш ди ул “Онытма син” дигән шигырендә .

     Һәр нигезнең, һәр авылның,

        Һәр каланың үткәне бар... 
        Гыйбрәт алырлык мирасның 
        Калганы бар, киткәне бар. 


        Горур сүз әйт, сорасалар: 
        Ни кавемнән? Нинди җирдән? 
        Киләчәккә аек карар 
        Үз тарихын анык белгән! 

        Хәтерләүдән курыкма син! 
        Ил үткәнен онытма син! 

Әйе, Равил Фәйзуллин шигырьләрендә сурәт белән бергә җан яши. Шагыйрь борчыла, яна, көя, сөя,сагына, көнләшә, хушлаша, горурлана, тантана итә, дан җырлый, әмма үкенми.

Туфрак җибәрде мине:

“Хәрәкәт иясенең –

Яшә!- диде-

Йөгер! Җырла!

Озат! Көнләш! Көт!

Сөеп! Сыен! Оч хет!...” («Туфрак җибәрде мине»)

Кешегә генә хас булган бай, каршылыклы хисләрне тасвирлау өчен, шагыйрь күпме сүз сайлаган, иң кирәклесен сайлап, иң кирәкле урынга куярга омтылган.  Икенче бер шигырендә шагыйрь сүзләрнең халыктан икәнен күрсәтеп болай дип яза:

Тир тәмен тойган халыктан

Хикмәтле сүзләр сөзәм,

Күңелемдә кайнатам да

Аларга тылсым өрәм.(“Карт һәм шагыйрь”)

    Шигырьләреннән күренгәчә, Р.Фәйзуллин халыкның тел байлыгыннан бик иркен файдалана. Шагыйрь халыктагы аерым сүзләрне генә түгел, җанлы сөйләм теленең бөтен байлыгын эшкә җигәргә омтыла. Шигырьләрдә халыкның җанлы сөйләмендә генә табыла торган төзелмәләрне куллану интонацион төрлелек, байлык, эмоциональлек кертеп җибәрә:

Әй, кызларның язгы кичтә

тәүге җилкенүләре! (“Бай көз яхшы...”)

 Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага  тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.

II. Кадыйр Сибгатуллин – кыю фәлсәфи фикер йөртүче шагыйрь.

Була шундый кешеләр халык күңеленә жыр, моң булып ургылып керәләр дә, ярату, хөрмәт уятып, буыннардан-буыннарга тапшырырлык олы мирас, яхшылык калдырып, фани дөньядан китеп баралар. Якташыбыз Кадыйр Сибгатуллин - әнә шундыйларның берсе. Ул утыз еллап милли поэзиябезне берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр белән баетып торган гамьле, илаһи вә серле шагыйрь иде.

К.Сибгатуллин иҗатының иң бәрәкәтле елларын Балык Бистәсендә чыгып килүче район газетасында эшләп үткәргән. Озак еллар эшләп журналист каләме чарлаган, газетада публицистик жанрга карый торган йөзләрчә иҗат үрнәкләре дөнья күргән.

К. Сибгатуллин гомере буе туган авылы, аның табигате, халкының моңы, авыл кешесенең яшәеше турында язды. Яратып, үз итеп, хөрмәтләп язды. “Җырлый-җырлый ата көн дә таңнар” шигыре моңа мисал.

Җырлый-җырлый ата көн дә таңнар.

Өр-яңа җыр көн дә Кояшы.

Тоя белсәң әгәр,

 бер сулавын

илаһи җыр итеп тоярсың.

Ике гомер безгә насыйп булмас,

Бер яшибез җирдә

Бер туып.

Шушы җирдә бер каласы килә

Бер югалмый торган җыр булып.

Шагыйрьнең күңеле авыл һәм авылдашларына, туган йортына: басулары-болыннарына, чәчәкләре-тигәнәкләренә кадәр ярату хисләре белән тулы булып, сүзләре тел очыннан сибелеп тора.

Яшь буынга өлкәннәрнең йогынтысы искиткеч әһәмияткә ия. Кеше буларак К.Сибгатуллин сабый чактан ук үзен дөрес юнәлештә тәрбия кылуда, чыныктыруда “үз догасы белән намазлыкта җаны чыккан”, илаһи кодрәткә ия иманнан бер генә мизгелгә дә аермаган әбисенә рәхмәт укый. Хәтта бер шигыре “Рәхмәт әби!” дип исемләнгән.

Туган ягыңны ярату - кешегә хас сыйфатлар, әдәбиятта да ул шулай булып кала. Һ.Такташ “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңарта”, дип әйтеп киткән иде. Кадыйр исә, Такташны кабатламый гына, “Кама ярларыннан эзлим сине” дигән шигырендә бу канатлы шигырьнең дәвамын әйтеп бирде.

Кама буйларыннан эзлим сине,

дулкыннарга карап юксынам.

Шушы ярда сине тапкан идем,

озатып калдым сине шушыннан.

Тормыш кырыслыгы шагыйрьнең канына сеңгән, ләкин иманын, шигърияткә булган мәхәббәтен сындырмаган. Шагыйрьнең шигырьләре үзгә. Композиторларыбыз бик күп шигырьләренә көй язганнар. Яраткан җырчыларыбыз Дания Сибгатуллина, Нүрия Хәйруллина, Фирдания Гисмәтуллина, Илгиз Закиров, Азат Хөсәенов, Альберт Салихов һ.б. тарафыннан шагыйрьнең җырларын һәрдаим ишетеп торабыз.

Якташыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән “Авыл офыклары” район газетасы редакциясе коллективы Кадыйр Сибгатуллинның музеен һәм аның исемендәге премия булдырган иде. Марсилә Садыйкова, Габдрахман Фәйзуллин, Фәнүзә Галимуллина, Илгиз Галиев, Рәмзил Гыймлеханов кебек лауреатлар арасында күп еллар буе мәктәбебездә тарих фәне укыткан, бүгенге көндә мәктәптә эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәрим Гыйльфанович та бар. Кәрим Гыйльфанович Кадыйр Сибгатуллинны исән чакта белгән, аның белән аралашкан кеше.

Мәктәбебездә Кадыйр Сибгатуллинны белгән, аның белән еш аралашкан тагын бер ветеран укытучыбыз бар. Ул -  география укытучысы Адиуллина Хәтимә Вагизовна. Мөгаллимлек хезмәтенә керешкәнче, ул районыбызның газета редакциясендә Кадыйр абый белән бергә эшләгән. Хәтимә Вагизовна  Кадыйр абыйның  шигырьләрен төнлә язуына игътибар итә. Иртән торуга ул инде шигырь язган була, яңа китабы чыккан саен бүләк итеп алып килә иде, дип искә ала ул аны. Барыбызга да  мәгълүм булган Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган “Сагыш” шигыре дә  Котлы Бүкәш мәктәбендә герой белән очрашканнан соң туа. Мәктәп коллективы герой белән очрашу оештыра, анда Кадыйр абый да катнаша.

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премиягә 2007 нче елда, укучылардан беренче булып, мәктәбебез укучысы Ләйсән Фәтхетдинова лаек булды. Ул Кадыйр Сибгатуллинга багышлап шигырь дә иҗат итте. “Кадыйр Сибгатуллинга” дип атала ул.

Тормыш арбасының тәгәрмәчен

Үзең кирәк төзеп сүтәргә.        

Гомер юлың тарихларга сеңеп ,

Исемең сакланырлык итәргә...

Көчле, гадел кеше – Кадыйр Сибгат!

Сокланамын укып юлларын!

Үстерсәче күбрәк татар халкы

Нәкъ шушындый батыр улларын...

 Кадыйр Сибгатуллин – кыю фәлсәфи фикер йөртүче шагыйрь. Ул кешеләрне табигатьнең аерылгысыз өлеше, җир балалары итеп күзаллый. Шагыйрь туган як табигатенең теләсә нинди күренешендә илһам чыганагы таба, бер үк вакытта туган ягына чиксез мәхәббәте аша дөньяны, гүзәллекне аңлавы рухи халәтенең катлаулы чагылышларын тулырак ачу максатына буйсындырыла.

III.  Р.Әхмәтҗанов  татар лирикасын аерым бер баскычка күтәрде.

Талантларыбыз арасында халык шагыйре Роберт Әхмәтҗанов иҗаты да игътибарга лаек.

  Роберт Вәли улы Әхмәтҗан 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Р.Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Беренче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Институтны тәмамлагач, Р.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1966 елдан алып ул – профессиональ язучы.

Роберт Әхмәтҗанов, татар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән бай традицияләренә таянып, шигъри форма һәм сурәтләү чараларын баету юнәлешендә кыю эзләнүләр алып бара. Ул татар совет поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертте. («Таш елады», «Фидаи», «Соңгы танк» һ. б.) Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле көтелмәгән тапкыр чагыштырулар, кызыклы, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Шагыйрь ритм нечкәлеген оста тоя, әсәрнең музыкаль яңгырашына зур игътибар бирә. Бу сыйфатлар композиторларга да илһам чыганагы булып хезмәт итә. Халык арасында киң таралган җырлардан «Саумы, кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», «Ак болытлар» (Ф. Әхмәдиев музыкасы), «Тәңкә карлар», «Кояшларың белән кил син миңа» (А. Монасыйпов музыкасы), «Синең эзләр» (Р. Еникиев музыкасы), «Өмет җыры» (Р. Яхин музыкасы), «Минутларны ник саныйсың?», «Якты елга» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Җырың кайтты» (Р. Хәсәнов музыкасы) һ. б. әнә шуның ачык мисаллары.

К.Сибгатуллинның әдәбитятның үсешенә этәргеч ясаганлыгын аңлар өчен “Җәяүле күбәләк” исемле шигырен укып карарга кирәк. Чынбарлыкка гаҗәп тирән үтеп кергән романтик реализм ята шигырьнең нигезендә:

Безнең сагынуыбыз шундый-

Ашкынабыз җир үзәге булган төбәккә.

Шулай башланып китә шигырь. Сагыну һәм моң татарда гына була торганча  көчле. Туган туфракны сагыну, даими шуңа ашкыну тойгысын да автор укучының йөрәгендә уята, җанландыра алырлык метафора таба.

Зур талант сүзендәге тылсым ул шуннан гыйбарәт: Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен укыганда, андагы җөмләләрдән һәр укучы үз язмышын таба, җанын сыкраткан сорауларга җавап ишетә.

1958-2000 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрде. «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь 2001 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ул “ Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән исем йөртә.

 Ярты гасырлык иҗат гомерендә Р.Әхмәтҗанов һәрвакыт шигърияткә тугрылыклы булды һәм үзеннән бай шигъри мирас калдырды.

IV. Ф.Әхмәдиевның исеме халкыбыз күңелендә.

Якташыбыз композитор Ф.Әхмәдиевның исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән хөрмәт белән саклана. Берсеннән - берсе популяр җырлар иҗат иткән бу композиторны Татарстаннан читтә дә беләләр. Аның 1950-1970 нче елларда язылган тирән хисле, ялкынлы җырлары бүген дә сәхнәләрдә, концерт залларында, мәҗлесләрдә яңгырый. Ф.Әхмәдиев иҗаты җыр яратучыларның йөрәкләренә үтеп керүе, аларның кайгы-шатлыкларын, өмет-хыялларын, тойгы-кичкрешләрен тирән чагылдыруы белән аерылып тора. Аның иҗат җимешләрен халык үзенең күңел дәвасы, рухын яктыртучы нур итеп тоя.

Фәтхерахман Әхмәдиев мәктәбебездә музыка дәресләре укыта, авылыбызның Мәдәният йортында музыка түгәрәге оештырып җибәрә, җитәкчелек итә. Фәтхерахман Әхмәдиев – “Кояш гомере”, “Солдатлар”, “Ромашкалар”, “Җилләр исәләр” кебек җырларның көй, “Чистай вальсы”, “Яшисе килә” кебекләренең көй һәм сүз авторы да.
   Фәтхерахман Әхмәдиевнең җырларын, көйләрен заманында бөтен татар халкы яратып җырлаган, яратып тыңлаган. Үзешчән композиторларга ул вакытларда кысу, тыю кебек мөнәсәбәтләр булса да, Ф.Әхмәдиевнең иҗаты популярлык казана ала.

Бүгенге көндә Балык Бистәсе районында балалар сәнгать мәктәбе               Ф. Әхмәдиев исемен йөртә, Тәберде Чаллысы авылында бер урам аның исеме белән атала, китапларда, әдәбиятта, публицистикада да Фәтхерахман Әхмәдиев исеме зур урын алып тора.
   

Йомгаклау

Безнең Котлы Бүкәш урта мәктәбендә районыбызның шифалы туфрагыннан үсеп чыккан олуг шәхесләребез белән чын күңелдән горурланып, аларның иҗатларын өйрәнү өстендә максатчан эш алып барыла. Әдәби туган як материалларын өйрәнүнең әхлак һәм эстетик зәвык формалаштыруда әһәмияте зур. Шуңа күрә безнең мәктәптә бу эшкә җитди игътибар бирелә. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Якташлар иҗаты” почмагы булдырылды. Анда якташларыбыз турында истәлекләр, фотолар, автогрофлы китаплар, аларга багышлап төзелгән альбомнар тупланган һәм аларны даими тулыландырып торабыз.

 К. Сибгатуллинның юбилее уңаеннан район газетасы битләрәндә “Шагыйрьнең 70 еллыгына”дип аталган рубрика эшләп килде. Шагыйрьне белгән, аның белән эшләгән авылдашлары, якыннарының истәлекләрен туплап, өйрәнеп бардык, бу истәлекләр буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Төбәк әдипләребезгә багышлап үткәрелгән кичәләр бездә бер тематика астында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме белән үтә. Якташларыбызга багышланган “Шушы җирдә бик каласы килә, бер югалмый торган җыр булып” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә аларның туган якка, игенче хезмәтенә, сугышның фаҗигаләрен яктыртуга һәм бөтен кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле чын һәм саф мәхәббәткә багышланган шигырьләре яңгырады, тормыш һәм иҗат юллары яктыртылды.

Эшемне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Ә безнең Балык Бистәсендә андый шәхесләр бар һәм без алар белән чиксез горурланабыз! Шундый шагыйрьләрне бүләк итүче туган ягыбызның шифалы туфрагына без бик рәхмәтлебез

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Акмал Н. Без яратмый җирдә кем яратсын?!: [Шагыйрь К. Сибгатуллинны юксынып] / Н. Акмал // Мәдәни җомга. – 2007. – 23 март.

2. Әхмәтҗанов Р. Гомер тирәге : шигырьләр, поэмалар / Роберт Әхмәт-җанов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1985.

3. Сибгатуллин К. Гомерем дулкыннары: шигырьләр. – Казан, Тат . кит. нәшр., 1993.

4. Сибгатуллин К. Иманга кайту: [публицистика] / К. Сибгатуллин // Мәйдан. – 2002 - № 2.

        5. Сальмушев Р. Яшьлегебез музыкасы. Фәтрахман Әхмәдиевның тормыш һәм иҗат юлына штрихлар.- Казан.-2003.

        6. Фәйзуллин Р. Җырларда – ил гаме : әдәби-публицистик мәкаләләр / Равил Фәйзуллин. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1984.

        7. Фәйзуллин Р. Җил – Вакыт ул : шигырьләр / Равил Фәйзуллин; – Казан : Мәгариф, 1996.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....