”Халкымның күренекле шәхесләре”
план-конспект занятия (5, 6, 7 класс) на тему

Низамбиева Раушания Ринатовна

В рамках акции  "Музейная весна-2016"  23 апреля 2016 года в актовом зале  прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики 3 класса под руководством Ипоевой Альбины Семёновны презентовали свою исследовательскую работу” Чингиз Мусин-певец родного края." Преданность и бесконечная любовь к природе родного края не может никого оставить равнодушным. А поэтическое творчество Чингиза Мулламухаметовича не может не получить продолжения, поэтому появились в Терсинской школе юные дарования- начинающие поэты.И на этом вечере ученики 5 классов ЗамиловРинас, МухаметдиноваАдила прочитали свои стихотворения, посвящённые Г. Тукаю.  Ученики 2,3. 4 классов прочитали стихотворения Чингиза Мусина, Анисы Каримовой.  Также на празднике  в честь 130 летия Г. Тукая прозвучали стихи о Тукае.  К 110 летию поэта М. Джалиля дипломанты республиканской конференции Хамидуллин Ильхам, Пекшикова Александра исполнили стихотворения М. Джалиля. Библиотекарь Валентина Аркадьевна познакомила с  выставкой книг, посвященной творчеству писателям нашего края .В. конце весь зал спел песню Г. Тукая “ Туган тел”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzey_aktsiyase-2016.docx21.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:“ Татарстан музейлары- 2016” акциясе уңаеннан”Халкымның күренекле шәхесләре” темасына мәктәп күләмендә ачык сыйныфтан тыш чара. Ч. Мусин белән читтән торып очрашу.

 Максат:Укучыларны 2015- 2016 нчы уку елында истәлекле даталарын билгеләп үтүче күренекле шәхесләр белән таныштыру;күренекле якташлар, аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү; Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү. Күренекле шәхесләр үрнәгендә кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Кичә  барышы Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты,акция логотибы, презентация, якташ язучылар иҗаты буенча китаплар күргәзмәсе!

 А.Б Хәерле көн, кадерле укучылар! 21 апрельдән Татарстанда “ Татарстан музейлары- 2016” акциясе игълан ителде.( Әлеге акция уңаеннан оештырылган чаралар турында белешмә бирү)

А.Б Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае да.Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел  Бүген бездә бәйрәм! Кичәбезне ачып жибәрергә рөхсәт итегез.

 А.Б.Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,

 Җылы якка кошлар кайтканда

Туган көнең синең бөек Тукай,

Олысы да, кечесе дә итә тантана.

А.Б.Шигырь “Тукай көне” ( М.Әгъләмов)

Илдә кояш, Җирдә кояш,

Йөздә кояш,күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

 Әмма бүген үзгә кояш,

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне! Тукай көне!( бергә)

 А.Б. Килә  язлар,китә  язлар, Һәр ел саен үзгәрелә… Үзгәрелә…

 Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Киңлекләрдә язгы аваз-

Чыр-чү килә кошлар иле,

Чеңләп тора аһәңнәре:

 Тукай көне! Тукай көне! ( бергә)

А.Б.Илдә кояш, Җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

 Түкай көне- Безнең бәйрәм!

Жыр“Бәйрәм бүген”(3 б сыйныфы укучылары. Җитәкчесе Набиуллина Л. З)

А.Б.Аның« Туган телен» жырлап буген,

 Куана да татар моңлана.

Тукай.- дисәм,кояш нуры белән

Тирә-якка моңнар тарала

  • Тукай – өлкәннәрнең дә,балаларның да иң яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен кайчандыр бабаларыбыз  ятлаган ,әти-әниләребез укып үскән, Хәзер без аларны өйрәнәбез.Алар жанны жылыта ,күңелне яктырта ,туган Туган телгә мәхәббәт тәрбияли. А.Б. Тукай әсәрләре безне туган көннән алып, гомеребезнең ахырына кадәр озата килә.Сабый вакытта күңелләргә Шүрәлесе  кытыклап теңкәгә тия ,чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләге күңелләрне күтәрә. “Бала белән күбәләк “.( 4б сыйныфы укучылары.Җитәкчесе Тухватуллина Ә. Ә)

А.Б. Бүгенге бәйрәмебезгә мәктәбебезнең иң талантлы укучылары үзләренең күчтәнәчләре белән килделәр .( 5 нче сыйныф укучылары Замилов Ринас, Мухаметдинова Адилә Г. Тукайга багышлап язылган шигырьләрен укыйлар) 

А.Б.Бу уку елында юбилейларын билгеләп үтүче бөек шәхесләребезне атап китик:

- Муса Җәлил тууына 110 ел.

- Якташ  язучыларыбыз Ч. Мусинга 80 яшь, Шагыйрә- мөгаллимә Әнисә Кәримовага 75 яшь, драматург Ю. Әминевка 85 яшь. , Заһира Байчуринага   яшь.  

А.Б Сүзне  3а һәм 4 а сыйныф укучыларына бирәбез. Хамидуллин Илһам , Саша        конкурста катнаштылар һәм республикакүләм бәйгедә дипломга лаек булдылар.( Укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен укыйлар)

А.БЯкташ шагыйребез Чыңгыз ага Мусин да быел үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа С. Сөләйманова исемендәге мәртәбәле премия бирелде. Альбина Семеновна җитәкчелегендә бер төркем 3 б сыйныфы укучылары Менделеевскида үткәрелгән республикакүләм бәйгедә катнаштылар. Сүз 3 б сыйныф укучыларына һәм сыйныф җитәкчесе Альбина Семёновнага бирелә ( презентация)

АБ. Ә хәзер татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Зөфәр кызы сезне Әгерҗе төбәге, аның күренекле шәхесләре белән таныштырыр( Китаплар күргәзмәсе буенча)

Йомгаклау.Әлеге шәхесләр турында күбрәк беләсегез килсә, музейларга ешрак йөрегез. Якташлар турында Әгерҗе туган як музеенда, безнең мәктәп музеенда таныша аласыз. Музейларга рәхим итегез. (“ Музей эше” түгәрәге членнары логотиплар тараталар. )

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкымның иҗат хәзинәләре.

Халкымның иҗат хәзинәләре...

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

"Халкымның үткәне һәм киләчәге" исемле түгәрәкнең эшен 2016-2020 нче елларга перспектив планлаштыру.

"Халкымның үткәне һәм киләчәге" исемле түгәрәкнең эшчәнлеген биш елга перспектив планлаштыру....

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...

“Күренекле шәхесләр.” КВН-дәрес.

КВН - дәрес.7-9 нчы сыйныфларда үткәрелә.Дәрестә үзебезнең районнан чыккан күренекле шәхесләр турында да сөйләнелә....