“Күренекле шәхесләр.” КВН-дәрес.
план-конспект занятия (9 класс) по теме

Зайнутдинова Руния Насиховна


КВН - дәрес.7-9 нчы сыйныфларда үткәрелә.Дәрестә үзебезнең районнан чыккан күренекле шәхесләр турында да сөйләнелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn-dres_-_kurenekle_shheslr.docx91.28 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Лаеш районы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбе

“Күренекле шәхесләр”

(7-9 сыйныфлар белән КВН-дәрес)

                                                      Эшләде:  Зәйнетдинова Руния Нәсих кызы,

 I квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Урта Девятово, 2012

Күренекле шәхесләр.

( 9нчы сыйныфта КВН-дәрес)

КВН-дәреснең барышы

      Максат:  1) Укучыларның алдагы дәресләрдә тема  буенча алган    

                        белемнәрен  ныгыту;         

                       2)Сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле  сөйләм телен үстерү;

                      3) Рус телле укучыларда күренекле  татар кешеләренә  ихтирамлы

                      караш     тәрбияләүне дәвам иттерү.

  Җиһазлау:  командаларның исемнәре язылган эмблемалар, аудиоязмалар, интерактив такта, 6 “бәхетле” билет.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

      Бик күп еллар эшләү дәверендә минем методик темам “ Уен моментлары кулланып, сөйләм телен үстерү” иде, ә бүгенгесе көндә замана таләпләренә туры китереп, балалар ихтыяҗын искә алып, методик темамны “ Уен моментлары кулланып, заманча укыту технологияләре нигезендә татар теле дәресләренең практик юнәлеше” дип алдым. Һәм шушы уен моментлары белән яңа технологияләр куллану чараларының нәтиҗәсен әлеге дәресемдә кәрсәтәсем килә.

        Бүген дәрестә Татарстанның күренекле кешеләре  турында алган белемнәрне ныгытырбыз. Дәресебез КВН  уены  рәвешендә үтәчәк һәм төрле  ярышлардан торачак. Ярыш икән, жюри да булырга тиеш.

( жюри әгъзалары белән таныштыру)

Укытучы:

Бүген була КВН,

Бик күңелле бу уен.

Тугызынчы “А”, тугызынчы “Б”

Сыйныфлары ярыша, --

Менә булыр тамаша!

I тур.

II. Төп өлеш. Белемлеләр бәйгесе.

( Күңелле көй яңгырый, командалар тезелә)

  1. Танышу, сәламләшү.

1 нче команда. Командабызның исеме – “Чәчәкләр”. Девизыбыз – “Без – илнең  гөл чәчәге һәм гүзәл киләчәге”. 2 нче командага дусларча сәлам!

2 нче команда. Без – “Йолдызлар”. Девизыбыз – “Без уңганнар, тырышлар – һавадагы йолдызлар”. 1 нче командага дусларча сәлам!

Укытучы. Ярышыбызны башлыйбыз! Уңыш юлдаш булсын сезгә!

II тур.

2. Җитез уйла, тиз бавап бир!( Уенда катнашучыларга сораулар бирелә. Беренче булып кул күтәрүче җавап бирә. Җаваплар тулы һәм төгәл булырга тиеш.)

Сораулар.

1)Легендар        герой-шагыйрь. Ул кем? Кайчан һәм кайда туган? (Муса Җәлил, 1906 елда Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа.)

2)Татарстанның  беренче президенты кем? ( Минтимер Шәймиев)

3)Танылган татар композиторы, Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)

4) “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы кем ? (Кол Гали)

5) Дәреслекләр, сүзлекләр төзегән, балалар укыткан галим,күренекле мәгърифәтче(просветитель) кем була? (Каюм Насыйри)

6) Күренекле режиссер, театр артисты. «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән дан казанган (прославился) драматург.( Кәрим Тинчурин)

7) Беренче татар профессиональ композиторы кем? (Салих Сәйдәшев)

8) XIX гасырда яшәгән кайсы галим башлангыч белемне (начальное образование) мәдрәсәдә алган, аннары Бохарада һәм Сәмәркандта укыган? (Шиһабедтин Мәрҗани)

9) Рус кешесе, ә үзе – танылган татар композиторы. Кем ул? (Александр Ключаров)

10) “Әбүгалисина” әсәренең авторы кем? (Каюм Насыйри.)

( Жюрига сүз бирелә)

III тур.

3. “БӘХЕТЛЕ БИЛЕТ” ( Командалар бәхетле билет тартып ала һәм андагы сорауларга җавап бирә)

1 нче билет:

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...

Сорау: Бу юлларны язган  бөек татар шагыйренең исеме ничек? ( Г.Тукай)

2 нче билет:

Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның

               тавышы:

Кәк-күк, кәк-күк,

Кәк-күк, кәк-күк!

 Сорау: Бу юлларның авторы кем?(М.Җәлил)

3 нче билет. (И.Шакиров башкаруында җыр тыңлана)

Сорау: Җырны кем башкара?

4 нче билет.( Ә.Авзалова башкаруында җыр яңгырый)

Сорау: Җырны кем җырлый?

5 нче билет.( С.Сәйдәшев “ Совет Армиясе маршы” яңгырый)

Сорау: Әсәрнең исемен һәм авторын  әйтегез.

6 нчы билет. ( Татарстан Республикасы гимны  (Р.Яхин) яңгырый. Барыбыз да торып  басабыз.)

Сорау: Әсәрнең исемен һәм авторын әйтегез.

IV тур.

4. “ Истә калдыр.”( Укучылар экранда күрсәтелгән сурәтләрне истә калдырып баралар. Аннары шул рәсемнәр буенча сораулар бирелә.) 

Чәчәкләр командасына сораулар:

   1)3 нче рәсемдә ничә буре башы сурәтләнгән?  

2) 2 нче рәсемдә малай кайда утыра?
3) 4 нче рәсемдә балта кайда тора ?

         Йолдызлар командасына сораулар:

  1. 1 нче рәсемдә ничә татар кызы бар?

2) 5 нче рәсемдә су анасы кайда утыра?

3) 6 нчы рәсемдә  ничә каз оча?

( Жюрига сүз бирелә)

V тур.

5. “ Капитаннар алга!” (Капитаннар ярышы. Ребус чишү.)

http://t1.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcTPx4t6QvMNChXgJ4NI-L5aYymSLg4IRhNTQvgQ-H7Pg7mPTIjV,http://how2.com.ua/wp-content/uploads/2010/02/k.jpghttp://www.omsk-design.ru/uploads/images/Igrushki/0066.gif

VI тур.

6. “ Болар кемнәр?” (  Интерактив тактада портретлар чыга. Бу танылган шәхесләрнең исемен һәм нинди һөнәр иясе булуын ( яки башкарган вазифасын) әйтергә кирәк. Һәр командага 30 секунд вакыт бирелә.)

1 нче төркемгә:

А.Алиш(язучы)

С.Сәдәшев (композитор)

Г.Тукай ( шагыйрь)

Һ.Такташ (шагыйрь)

М.Габдуллин ( артист)

М.Сыртланова (Советлар Союзы герое)

Кол Гали (шагыйрь)

Бакый Урманче (рәссам)

Каюм Насыйри (галим)

Г.Ибраһимов (язучы)

Ә.Авзалова (җырчы)

2 нче төркемгә:

Р. Миңнеханов ( президент)

Г.Камал (драматург)

Р.Яхин ( композитор)

М.Җәлил (шагыйрь)

Р.Миңнуллин (шагыйрь)

Асылъяр (җырчы)

Х. Якупов ( рәссам)

Ш.Мәрҗани (галим)

Ш.Галиев (шагыйрь)

Р.Батулла (язучы)

И.Шакиров (җырчы)

VII тур.

7.”Зирәкләр” ( Командалар танылган шәхесләрнең фамилияләрен дәфтәр битенә язып, жюрига тапшыралар.)

Шагыйрьләр:………..
Композиторлар:……….
Рәссамнар:………
Язучылар:…………
Артистлар(җырчылар):…...
Галимнәр:………..

8. Бәйгегә нәтиҗә ясау. Җиңүче команданы котлау.

9. Йомгаклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Горурланырлык шәхесләребез бар!

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган....

Туган ягым шәхесләренең эзләре буйлап

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

”Халкымның күренекле шәхесләре”

В рамках акции  "Музейная весна-2016"  23 апреля 2016 года в актовом зале  прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...

"Шәхесләрдә - ил тарихы" электив курс

   “Шәхесләрдә -  ил тарихы” электив курсы материалы Борынгы һәм Урта гасырларны үз эченә ала. Бу программада Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм милләтебезнең шу...

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...