"Шәхесләрдә - ил тарихы" электив курс
элективный курс (10, 11 класс) на тему

Мухаметшина Разиня Минвалиевна

     “Шәхесләрдә -  ил тарихы” электив курсы материалы Борынгы һәм Урта гасырларны үз эченә ала. Бу программада Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм милләтебезнең шул чорда яшәгән зыялы, укымышлы вәкилләренең күпкырлы эшчәнлеге һәм бай мирасы, аларның татар дөньясына керткән өлешләре турында мәгълүмат бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el.kurs_.docx22.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы Лаеш муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе

                     (татар әдәбиятыннан электив курс)

                                                     

                                                Төзүче: Мөхәммәтшина Рәзинә Минвәли кызы

                                                 югары квалификацион категорияле

                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нармонка, 2013

Аңлатма язуы

     “Шәхесләрдә -  ил тарихы” электив курсы материалы Борынгы һәм Урта гасырларны үз эченә ала. Бу программада Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм милләтебезнең шул чорда яшәгән зыялы, укымышлы вәкилләренең күпкырлы эшчәнлеге һәм бай мирасы, аларның татар дөньясына керткән өлешләре турында мәгълүмат бирелә.

Бүгенге көндә кешелек алдында торган проблемаларның берсе – мәдәни һәм әхлакый хәзинәләрне торгызу. Тарихыбызны, күренекле шәхесләребезнең эшчәнлеген өйрәнү укучыларда гражданлык хисе, милләтебез өчен горурлык,  толерант шәхес тәрбияләүдә, милли үзаң формалаштыруда зур әһәмияткә ия булып тора.

Курсны өйрәнү стандарт булмаган дәрес төрләрен һәм методларын куллануны күздә тота. Эшлекле уен, “акыл штурмы”, семинар, лекция, практикум, викторина, чыганаклар белән эш, түгәрәк өстәл кебек дәрес төрләрен куллану укучыларда белем алуга кызыксыну уятыр дигән теләктә калам.

Электив курс 10-11 классларда 17 сәгатькә исәпләнгән. Милли төбәк компоненты укучыларның белемен тирәнәйтүдә чыганак булып тора. Татар тарихын, әдәбиятын өйрәнүдә бу курсның әһәмияте зур.

     Электив курсның максаты – күренекле тарихи шәхесләребез эшчәнлеге үрнәгендә укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру, милли җанлы балалар тәрбияләү.

     Электив курсның бурычлары.

  • Укучыларга тарихи шәхесләр үрнәгендә татар милли менталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтү.
  • Татар әдәбиятын өйрәнүдә укучыларның интеллектуаль һәм гамәли белем-күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.
  • Яшь буынны милли җанлы, үз халкын хөрмәт итүче шәхес итеп тәрбияләү.
  • Милләтебезнең күренекле шәхесләренең күпкырлы эшчәнлеге турында белем бирү.

     “Шәхесләрдә - ил тарихы” электив курсы буенча укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә тиеш:

  • Тарихи шәхесләр яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни үзенчәлекләрен аера белү;
  • Бу чорның татар дөньясына керткән өлеше турында күзаллау булдыру;
  • Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикә - ханбикә турында мәгълүматлы булу;
  • Әсәрләргә анализ ясый белү;
  • Тарихи шәхесләрнең татар мәдәнияте, әдәбияты һәм тарихына керткән өлешләре һәм әһәмиятен аңлата белү;
  • Тарихи, тәрбияви, әхлакый хезмәтләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып бару;
  • Татар халкының тарихи шәхесләре иҗаты буенча үзләштерелгән белемне гамәлдә куллана алу.

Электив курс программасының эчтәлеге

Кереш . Электив курс эчтәлеге белән танышу(1 сәг.)

Тарихи шәхесләр турында өйрәнүнең кирәклеге һәм актуальлеге. Татар милләтеннән булган күренекле шәхесләренең тарихи процесстагы һәм җәмгыятьтәге роле.

1 нче тема. Татар әдәбияты тарихы.(1 сәг.)

Лекция. Татар әдәбияты тарихы.

Семинар. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше. Борынгы төркиләр һәм аларда язу.

2 нче тема. Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте  (1 сәг.)

3 нче тема. Кол Гали.(1сәг.)

Семинар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы

4 нче тема. Алтын Урда чоры. (2сәг.)

Лекция. Алтын Урданың тарихы һәм мәдәнияте.

Семинар. Алтын Урда чорында тарихи шәхесләр.

5 нче тема. Казан ханлыгы (1 сәг)

Лекция. Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм мәдәнияте.

6 нчы тема. Кол Шәриф (3 сәг.)

Семинар. Кол Шәрифнең тормыш юлы һәм иҗаты

Гамәли – дәрес. Кол Шәриф – шагыйрь, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче – дипломат.

Түгәрәк өстәл. “Кол Шәриф безнең белән”

7 нче тема. Сөембикә – ханбикә (3сәг.)

Лекция. Татар халкының горурлыгы.

Гамәли дәрес. Нугайлар. Сөембикәнең яшьлеге. Сөембикә һәм Җангали. Сөембикә һәм Сафа Гәрәй. Сөембикә һәм Шаһгали. Сөембикәне сагыну.

Дәрес – диспут. Фаҗигале елларда

Викторина.  Интеллектуаль лабиринт.

Дәрес – экскурсия. “Тарих белән очрашканда”

Йомгаклау дәресе. Шәхесләрдә – ил тарихы.

Электив курсның укыту тематик планы

Тема

сәг.

саны

Дәрес тибы

Эш төре

Контроль формасы

лекция

гамәли эш

семинар

1

Кереш

1

Дәрес - лекция

1

2.

3.

Татар әдәбияты тарихы.

Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше.

2

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

1

Семинар-

да катнашу

4.

5.

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы

2

Дәрес – лекция,

Дәрес - конференция

1

1

Конферен

циядә  катнашу

6.

7

 Алтын Урда чоры.

 Аның тарихы һәм мәдәнияте.

2

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

1

Семинар-

да катнашу

8

Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм мәдәнияте

1

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

9.

10.

11.

Кол Шәриф – шагыйрь, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче – дипломат

3

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум, түгәрәк өстәл

2

1

Язма эш

12.

13.

14

Сөембикә – ханбикә

3

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум,

дәрес - диспут

2

1

Язма эш

15.

Викторина.  Интеллектуаль уен

1

Контроль - дәрес

1

Виктори-

нада катнашу

16.

“Тарих белән очрашканда”

1

Дәрес-экскурсия

1

17.

Йомгаклау ”Шәхесләрдә ил тарихы”

1

Йомгак

лау дәрес

1

Реферат яклау

Кулланылган әдәбият

1.Нурулла Гариф “Казан ханлыгы чоры”. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.

2. Фаяз Хуҗин “Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә.” – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

3. Мәңгелеккә аяк басканда: сәйед Кол Шәриф. – Казан: Идел-Пресс. 2006.

4. Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы (Тарихи әсәрләр). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992

5. Идегәй: Татар халык дастаны. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1988.

6. Кол Гали. Йосыф китабы / Ә.Исхак  күчермәсе. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.

7. Хисамов Нурмөхәммәт. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.

8. Р.Г. Фәхретдинов. Татар халкы һәм Татарстан тарихы (Борынгы заман һәм Урта гасырлар). Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1996


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Горурланырлык шәхесләребез бар!

Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган....

Туган ягым шәхесләренең эзләре буйлап

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Милләтебезнең күренекле шәхесләре

Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре...

”Халкымның күренекле шәхесләре”

В рамках акции  "Музейная весна-2016"  23 апреля 2016 года в актовом зале  прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...