Халкымның гореф-гадәтләренең технология дәресендә чагылышы
статья по технологии на тему

Назмиева Флуза Зиннуровна

чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

Республиканская научно-практическая конференция “Татарская традиционная культура в современном общем образовании. Теоретические и практические вопросы содержания”

Халкымның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең технология дәресләрендә чагылышы.

Ф.З.Назмиева, учитель технологии

                                                                       первой квалификационной категории    МБОУ «СОШ им. Р. И. Зарипова  с. Байлянгар»

Кукморского муниципального района РТ

      Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолаларны үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас булган сыйфатлар. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.

        Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәт, йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып тора.   Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша,  һәр буын  кешесе анда катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Һәр кеше, табигый рәвештә, гомумкешелек сыйфатларын үзләштерә, милли тәрбия ала.

    Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар.

     Бик күп башка халыклардагы шикелле үк, татарларда да туку өй һөнәре булып саналган. Һәр йортның хуҗабикәсе җитен, киҗе - мамык, йон җепләрдән тукымалар тукыган. Ир кеше өчен дә, хатын - кызларга да киемне шулардан теккәннәр. Фабрика тукымалары ерак авылларга да килеп җиткәч, киемнәр шулардан тегелә башлаган. Әмма аңа карап өйдә туку тукталмаган. Хуҗабикәләр урын-җир җәймәләре, бизәкле сөлге читләре, савыт - саба тастымаллары тукуларын дәвам иткәннәр. Көнкүреш кирәк -ярагы булып кына түгел, өй эченең кабатланмас бизәге булып та хезмәт иткән бу әйберләр. Берсеннән-берсе матур тастымалларны диварларга элгәч, өй эче тагын да ямьләнеп, нурланып киткән.        Татарларда тутырып туку техникасы иң борынгылардан санала. Татар халкының күп төрле төсләр яратуы әлеге техникага да үзгәрешләр кертә: җепләрнең үрелү рәвеше белән аерылмаса да тукыма төсләр байлыгы белән аерылып тора.

      Тукылган әйберләрне һәр гаиләдә кадерләп саклаганнар, мирас итеп буыннан - буынга күчергәннәр. Һәр кәләшнең бирнәсендә тастымал, ашъяулык, чүпләмле сөлге, урын – җир җәймәләре булган.

    Авыл халкы элек-электән йортларны, капкаларны матур итеп бизәгән. Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы өй эчен гөл итеп куйган.

   Челтәр-челтәр ак пәрдәләрсез, бизәкле-чәчәкле чаршауларсыз, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз ямьле булмас иде бу өй эче.

      Бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң гүзәл бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе.

      Бу бәйрәм - бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган була. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре бетеп, печәнгә төшкәнче була торган бер бушрак вакытта үткәрелә. Монда халыкның бик күп төрле уеннары урын алган.

    Бәйрәмгә кадәр авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган.  Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.

        Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкынландыргыч өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән яисә суккан сөлге бәйләгәннәр. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

    Татар халкында, алтын белән чигү сәнгате аеруча үсеш алган. Осталар түбәтәй һәм калфаклар, хатын-кызлар өчен бәрхет аяк киемнәре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан сөлгеләре чиккән.

       19 гасыр ахыры – 20 гасыр башларында авыл кызлары төсләр, бизәкләр сайлауда искиткеч зәвыклылык күрсәткән. Алъяпкычларның чигүле бизәкләре җиңсәләргә, күлмәккә һәм шәлгә дә ярашып торган. Алъяпкычларны тамбур җөе белән чиккәннәр. Чигүләрдә күбесенчә үсемлек – чәчәк орнаментлары өстенлек итә. Беренчедән, хатын – кызларыбыз табигать гүзәллегенә ихластан сокланып, кул эшләрендә дә шуны чагылдырырга омтылган. Икенчедән, матурлыкны мөселман традицияләре нигезендә үсемлекләр дөньясы образлары аша аңлату да татар мәдәниятенә хас күренеш булган.

     Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга да килеп ирештеләр. Без боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.

     Ә мин үз чиратында технология дәресләрендә, “Оста куллар” түгәрәгендә укучыларның шушы күркәм йолалар, гореф-гадәтләр турындагы белемнәрен тирәнәйтәм.  “Чигү” бүлегендә татар халкының чигү алымнары ,орнаментлары, милли киемнәре белән танышабыз, берсеннән-берсе матур сөлгеләрне , кулъяулыкларны, ашъяулыкларны чигәбез, әбиләребез, әниләребезнең чигү үрнәкләрен яңартабыз; “Тукыма эшкәртү технологиясе” бүлегендә татар кызлары киеменең төп өлешен алъяпкыч тәшкил итүен аңлатам һәм без укучылар белән аның моделен төзеп тегәбез һәм чигәбез; “Кулинария - аш-су әзерләү” бүлегендә татар халкының милли ризыклары белән танышабыз, технологик карталарын төзибез, һәр гаиләнең традицияләре хакында фикер алышабыз; “Өй культурасы”нда татар халкына хас сыйфатлар һәм өй җиһазлары хакында әңгәмә үткәрәм  һәм өйнең эчке бизәлеше буенча макет төзелә. Бу дәресләрдә татар халкына хас булган  кунакчыллык, кешелеклелек, киң күңеллелек, эш сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләнә, татар халкының милли гореф -гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре хәтердә яңартыла, милли хисләр, горурлана белү сыйфатлары үстерелә, яшь буынга халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасы, күңел бизәкләренең матурлыгы җиткерелә, татар халык сәнгатенә ихтирам хисе тәрбияләнә.

    Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкымның иҗат хәзинәләре.

Халкымның иҗат хәзинәләре...

”Халкымның күренекле шәхесләре”

В рамках акции  "Музейная весна-2016"  23 апреля 2016 года в актовом зале  прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...

"Халкымның үткәне һәм киләчәге" исемле түгәрәкнең эшен 2016-2020 нче елларга перспектив планлаштыру.

"Халкымның үткәне һәм киләчәге" исемле түгәрәкнең эшчәнлеген биш елга перспектив планлаштыру....

Әдәбият дәресендә рефлексия алымнары

Заманча дәрес этапларында рефлексия актуаль эш алымы....

Укучыларның этномәдни тәрбиясендә халык гореф-гадәтләренең тәрбияви көчен нәтиҗәле куллану

quot;Укучыларның этномәдәни тәрбиясендә халык-гореф гадәтләренең көчен нәтиҗәле  куллану" темасы буенча  гимназиянең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу....

“Туган халкымның этник мәдәнияте” авторлык программасы

Бүгенге көн укучысында туган халкына, җиренә  хөрмәт, милли горурлык тәрбияләү  иң беренче урында торырга тиеш.Әлеге курсны үтеп, бала  үзенең кайсы милләттән  икәнен, бу милләтнең...

"Халкымның рухи хәзинәсе" кичәсе

Татар халык иҗаты ул әкиятләрдән, бәетләрдән, мәкальләрдән, легендалардан, җырлардан тора. Без бүген үзебезнең чәй табыныбызга халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштырып китәбез...