Эссе. Мин укытучы.
материал на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Эссе. Мин укытучы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_min_ukytuchy.docx17.51 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Мин-Укытучы.

Укытучы! Синең бурыч-күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Энҗе Мөэминова.

           Укытучы...Нинди бөек исем! Күпме мәгънә ята бу сүздә! Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне эшкәртә, ашлый. Шулай зур хезмәт куеп, иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы  да нәни баланың күңеленә изгелек, яхшылык орлыклары чәчә, белем бирә, тәрбияли.

         Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш  нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

         Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддин укытучы һөнәренә бик югары таләпләр куя: “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиеш. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр-файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Балаларны үзегезнекеннән башка заманда яшәү өчен укытыгыз”. Никадәр дөреслек, алдан күрүчәнлек ята бу фикерләрдә! Бары тик үзе аз гына булса да заманнан алдарак булган укытучы гына  баланы киләчәк кешесе итеп тәрбияли ала. Бу максатка ирешүнең юлы авыр һәм катлаулы. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килә.

      Укытучы алдына заманыбыз да зур таләпләр куя. Бары тик үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Чыннан да,  гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

       Мин дә, укытучы буларак, һәрдаим үз белемемне күтәрү, һөнәри осталыгымны арттыру өстендә эшлим, туктаусыз эзләнәм.  Бу өлкәдә минем беренче ярдәмчем, остазым –Зөһрә апа, икенчесе интернет булды. Укытучылар өчен оештырылган “Сообщество”, “Полезные ссылки” сайтларыннан татар теле һәм әдәбияты дәресләренә  кирәкле күп кенә  материаллар алам, аларны дәресләремдә нәтиҗәле итеп  кулланырга тырышам. Шулай ук  укучылар белән берлектә төрле  презентацияләр ясыйбыз, аларны дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда уңышлы кулланабыз.

           Һәр көн, һәр эштә яңа методик алымнар табыла, бу табышларым яңара, ә булганнары шомара бара. Көн ахырында көндәлек эшемә  нәтиҗә ясыйм: уңышларыма сөенәм, нәрсәгәдер ирешмәсәм, борчылам, методик алымнарымны  үзгәртү юлларын эзлим.

            Үземнең фикерләвемчә, укытучы һөнәрен сайлап мин бик дөрес эшләгәнмен.  Башка һөнәр иясе итеп мин үземне күз алдына да китерә алмыйм. Бу һөнәрне сайлавыма  беренче укытучым Рузия апа этәргеч булгандыр. Мәктәптә укыган вакытта үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. 

           Шушы теләк мине башта Чистай педагогия училищесына, аннан Алабуга  дәүләт педагогия  институтына китерде. Менә егерме тугыз елдан артык гомеремне  укучыларыма багышладым. Мин мәктәптә балаларны тел белеменең нигезләренә төшендерәм, туган телебезнең бөеклеген, матур яңгырашын, аһәңен, халкыбызның рухи-әхлакый мирасын укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган ягыбызга мәхәббәт, бөек шәхесләребезгә карата горурлык хисләре, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим. Туган телем, халкымның тарихы, зыялылары, гореф-гадәтләре, татар дөньясына караган  милли традицияләребез, халык педагогикасы нигезләре аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну уятам.

         Шул максаттан мәктәбебездә “Энҗе бөртекләре” театр коллективы  оештырдык. Ул күбесенчә 8 нче сыйныф укучыларыннан тора. Алар белән Т. Миңнуллинның”Аерылабыз, хуш инде”,  Г.Тукайның “Су анасы” К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәрләрен куеп зур уңышларга ирештек. Баулы, Әлмәт шәһәрләре театр сәхнәләрендә чыгышлар ясадык, әле  март аенда Казанга барырга хыялланабыз. Нәтиҗәдә балаларның драматургия, театр сәнгате белән кызыксынулары артты. Укучылар үзләре үк сайлап алу өчен әсәрләр тәкъдим итә башладылар.

      Әйе, мин-бәхетле  бала, мин-бәхетле ана, мин-бәхетле хатын, мин-бәхетле “Укытучы апа”. Чөнки мин гаиләмне дә, хезмәтемне дә бик яратам. Канатланып сөйгән мәктәбемә эшкә киләм, җаныма ямь һәм  тәм табам, эштән җылы гаилә учагыма кайтам. Ләкин тормыш  борчу-мәшәкатьләрсез генә  үтми. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен , аларның күзләрендә ялтыраган  очкын нурларын күрүгә, бөтен авырлыклар минут эчендә томан сыман таралып   юкка чыга, күңелләрендәге  энҗе бөртекләре  миңа бетмәс-төкәнмәс  көч-куәт, энергия  бирә. 

      Минем хезмәтем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай. Мин дә балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы  кешеләрнең берсе.

      Дөресен генә әйткәндә, мәктәп - минем икенче йортым инде ул.  Ул минем яраткан һәм һәр көн  ашкынып  бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, яраткан коллективым, укучыларымның май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр  минем яшәешем, тормышым, минем дөньям икәнен мин көннән-көн ныграк аңлый барам. Әгәр хезмәт юлымны яңадан башларга туры килсә, мин һичшиксез, шушы авыр, искиткеч җаваплы, ләкин бик тә кирәкле укытучы һөнәрен сайлар идем.

Хезмәтем ул-белем өчен көрәш,

Мәктәбем ул-көрәш мәйданы.

Илен,телен белгән һәм яраткан

Укучылар-мөгаллим даны.

       Вөҗдан һәрчак уяу,ул кисәтә:

      “ Туры юлыңнан һич авышма!”

        Йөрәк ашкындыра күңелемне;

       “Алдыгылардан , -дип,- калышма!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....

Эссе "Мин укытучы"

Эссе " Мин укытучы"...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...

эссе мин укытучы

эссе мин укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

  ЭссеМин – укытучы...

Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"...