Тәрбиялелек орлыклары
статья на тему

Шавалиев Ленар Зуфакович

“Тамчы тама- тама таш яра” ди, татар  халык мәкале. Үткәрелгән һәрбер чара, оештырылган һәр бәйрәм укучылар өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да булсын дигән максатны күздә тотып башкарыла. Киләчәк буынны үз иленең патриоты, тәрбияле, милләт җанлы, өлкәннәргә ихтирамлы, лаеклы алмашчы итеп үстерү ата-аналарның да, укытучыларның да, гомумән җәмгыятьнең мөһим бурычы. Әлбәттә, тәрбиялелекне көнендә генә төгәл бәяләп тә, билге куеп та булмый. Мәгърифәтчеләр сүзе белән әйтсәк, тәрбия ул – ата-ана, укытучы, тәрбиячеләр тарафыннан бала күңеленә салынган орлыктыр. Әгәр еллар үткәч бу орлык күркәм  бер холык булып шытып чыга икән тәрбиялелек тә шунда күренә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл terbiyalelek_orlyklary.docx15.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбиялелек орлыклары

Гуманитар гимназия-интернат тәрбиячесе

Шәвәлиев  Ленар Зөфәк улы

Мәктәп еллары кешенең күңелендә иң тирән буразналар калдыра торган еллардыр мөгаен. Чөнки, нәкъ менә мәктәптә, бала, тормыш каланчасының беренче баскычына атлый, җәмгыять кануннары белән таныша, киләчәктә үзенә кулай булырлык юлны сайлый, шәхес буларак үсә, формалаша. Әлбәттә, әлеге чорда, баласының дөрес тәрбия алуы, яхшы мохиткә эләгүе, сыйфатлы белемгә ия булуы – һәр әти-әнинең дә иң зур теләге булып тора. Мәктәп исә, үз чиратында, гаилә белән берлектә, киләчәктә җәмгыятькә, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертердәй, тормышта үз урынын табарга сәләтле булган укучылар тәрбияләргә бурычлы.  Бу бурыч мәктәп чорында, төрле иҗади конкурс-бәйгеләр, дәрестән тыш түгәрәкләр, халыкның үткәнен чагылдырган гореф-гадәт, йолалар, традицион бәйрәмнәр  ярдәмендә тормышка ашырыла.  Әлеге чараларда  укучы киләчәк тормышка өйрәнә, шәхес буларак формалаша.

Гимназиядә иҗади сәнгатькә зур игътибар бирелә. Мәктәп  ачылган көннән алып төрле яшьтәге укучылар өчен бию коллективлары  яшәп килә. “Хәзинә” бию ансамбле – гимназиябез горурлыгы. Балалар әлеге түгәрәктә заманча эстрада,  төрле милләт биюләрен өйрәнәләр.  Узган уку елында әлеге ансамбль “Чаллы дусларын җыя” Халыкара фестиваль-конкурсында 3нче дәрәҗә лауреат, “Шома бас” Республикакүләм  бию конкурсында 2нче дәрәҗә диплом,  Кәрим Тинчурин һәм Татар театры тууына багышланган Республика конкурсында гран-при иясе булды.  

Җыр сәнгатен яратучы укучыларыбыз “Ак нур” вокал ансамблендә шөгылләнә. Әлеге ансамбль район, республика сәхнәләрендә еш чыгыш ясый. “Бикафест”, “Йолдызлык”  фестивальләренең  даими җиңүчесе булып тора.

Моннан тыш, драматургия, сәхнә тормышы белән кызыксынучылар өчен “Милли җәүһәрләр” театр коллективы эшләп килә. Укучыларыбыз әкиятләрдән башлап, татар халкының классик әсәрләрен дә яратып сәхнәләштерәләр. “Сәйяр” театр фестивале, Кәрим Тинчурин исемендәге Республика конкурсларында чыгыш ясап, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Укучылар, әти-әниләр теләкләрен искә алып, баян һәм фортепиано класслары ачылды. Гомумән,  сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә үз-үзеңне сынап карау  өчен мөмкинлекләр зур.

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән гыйбәрә һәр гимназия укучысының күңелендә яши. Шуңа күрә, алар кечкенәдән үз сәламәтлекләренә битараф булмаска, спорт белән даими шөгылләнергә өйрәнеп үсәләр. Физик тәрбия дәресләреннән тыш, атнаның һәр көнендә, өстәмә дәресләр расписаниесендә бер яки берничә спорт түгәрәкләре куелган.  Чаңгы, футбол, бадминтон, волейбол, баскетбол кебек спорт төрләренә укучылар аеруча яратып йөриләр. Хоккей, тимераякта шууны үз иткән балалар өчен  якында гына “Лачын” боз-спорт сарае урнашкан. Шулай ук, шахмат, шашка уеннарына өйрәнергә теләүчеләргә дә шартлар бар. Әлбәттә, бу түгәрәкләрдә әлеге уку йортының һәм район спорт мәктәбеннән китертелгән югары квалификацияле укытучы-тренерлар җитәкчелек итә.  Күптән түгел, йомшак өслекле мини-футбол һәм баскетбол мәйданчыклары төзелеп, куллануга тапшырылды.

        Әлеге уку йорты гимназия-интернат статусында чагыштырмача әз вакыт яшәвенә дә карамастан, аның үзенә генә хас кыйбласы, традицияләре формалашты. Әйтик, уку елы башында гимназия классларына кабул ителүчеләр өчен “Мин – гимназист” көне, уку елы тәмамланганда алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы, 15 май – гаилә  көнендә гимназиякүләм Сабантуй бәйрәме, “Татар халык ашлары”, Татар егете”, “Гимназия гүзәле” кебек чаралар укучыларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган бәйрәмнәренә әверелде.

        Тәртипнең башы – әдәп дип халык тикмәгә генә әйтми. Гыйлемле, укымышлы балалар, иң беренче  чиратта, әдәпле һәм дөрес әхлаклы да булырга тиеш. Әлеге нисбәттән чыгып, гимназия-интернат базасында, өстәмә дәресләр вакытында, балаларга әхлак дәресләре укытыла. Дәресләр, дини һәм дөньяви белемнәре югары булган мәчет әһелләре тарафыннан, махсус расланган программалар нигезендә алып барыла. Кичләрен исә интернатта, җирлегебездә яшәп, гомер кичергән аксакал бабайлар, акъәбиләр белән очрашулар үткәрелә.

        Гимназиянең интернаты -  укучылар өчен икенче өй, ә анда хезмәт куючы тәрбияче абый-апалар балаларга икенче әти-әни ролен башкара. Биредә яшәү һәм уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Укучылар, кызлар һәм егетләр корпусында  ике яки өч кешелек бүлмәләрдә яши.          Көндәлек режим биредә яшәүчеләрнең һәр минутын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен төзелгән. Саф һавада уеннар, дәрес әзерләү өчен этюд вакыты, тәрбияви әңгәмәләр, җомга саен интеллектуаль-мавыктыргыч квестлар, нәфис фильмнар карау – болар барысы да укучыларның күпкырлы, интеллектуаль һәм иҗади яктан зур үсешкә ия булган шәхес итеп тәрбияләү максатын күздә тотып оештырыла. Егетләр өчен “Җитмеш төрле һөнәр”, кызларга “Татар халык ашлары” түгәрәкләре балаларны киләчәк тормышка әзерләү чаралары булып тора.

        Укучыларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, ел буена бара торган тәрбияви эшчәнлекнең аерылгысыз, мөһим бер өлешен тәшкил итә. Шушы максатны күздә тотып, “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” базасында, Бүләк аланында төрле профильгә юнәлдерелгән агымнар (сменалар) нәтиҗәле эшләп килә. Укучыларның җәйге ялы Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән татар милләтеннән булган балалар һәм татар теленә, мәдәниятенә битараф булмаган башка милләт вәкилләре белән берлектә бара.

Җәйге лагерь балаларны тулы әзерлеге белән каршы ала. Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен булдыру, милләтебезгә карата ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияләү өчен барлык шартлар да уйланылган монда. Үткәрелгән һәрбер чара үз милләтебез белән горурлану, аның тарихы белән кызыксыну теләген арттыру максатын күздә тотып оештырыла.  
           Балаларның ирешкән уңышларына, тәрбиялелегенә гимназия коллективы белән ата-аналарның бердәм эшләве саллы йогынты ясый. Гимназия тормышында ата-аналарның роле зур. Укыту-тәрбия процессында бер генә чара да алардан  башка үтми, проблемалар уртага салып хәл ителә. Ел фасылына бәйле рәвештә, һәр чирек саен үткәрелгән спорт ярышлары, күмәк экскурсияләр, әниләр көне, әтиләр бәйрәме һ.б. чараларга ата-аналар теләп катнаша. Болардан тыш, төрле һөнәргә ия булган  әтиләр һәм әниләр укучыларга мастер-класслар үткәреп, үзләре хезмәт куйган профессия үзенчәлекләре турында әңгәмәләр оештырып, балаларга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтәләр.

“Тамчы тама- тама таш яра” ди, татар  халык мәкале. Үткәрелгән һәрбер чара, оештырылган һәр бәйрәм укучылар өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да булсын дигән максатны күздә тотып башкарыла. Киләчәк буынны үз иленең патриоты, тәрбияле, милләт җанлы, өлкәннәргә ихтирамлы, лаеклы алмашчы итеп үстерү ата-аналарның да, укытучыларның да, гомумән җәмгыятьнең мөһим бурычы. Әлбәттә, тәрбиялелекне көнендә генә төгәл бәяләп тә, билге куеп та булмый. Мәгърифәтчеләр сүзе белән әйтсәк, тәрбия ул – ата-ана, укытучы, тәрбиячеләр тарафыннан бала күңеленә салынган орлыктыр. Әгәр еллар үткәч бу орлык күркәм  бер холык булып шытып чыга икән тәрбиялелек тә шунда күренә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

“Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре...

“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре.XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында катнашу өчен...