«Җил тамырын кисәр кылыч юк!» “Вакыт кына мәңгелек тантанада”.
статья по теме

Билалова Гульназ Мазитовна

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл чыгыш25.84 КБ

Предварительный просмотр:

Билалова Гөлназ Мәҗит кызы

Бөгелмә  муниципаль  районы  

муниципаль  бюджет белем бирү учреждениесе

9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

«Җил тамырын кисәр кылыч юк!»

“Вакыт кына мәңгелек тантанада”.

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )

        “Үзгәртеп кору” дигән чор башланып, “демократия” мәхшәренә килеп керүебездән соң да шактый вакыт узып, өстебездән төрле җилләр исеп үтте. Күрәсең, киләчәкнең нинди буласын күптән аңлаган Равил Фәйзуллин 1994 елда “Бу көн” дүртьюллыгында түбәндәгечә язды:

Еланнар терелгән көн...

Сират күперен чыкмый гына

Акчалыларга җәннәткә

Юллама бирелгән көн.

        Безнең көннәрнең гомуми күренеше бу. Бу хакта үз фикерен үтемле итеп әйтү өчен шагыйрь дөнья мифологиясенең иң популяр һәм серле, нигездә явызлык символы булган елан, дөресрәге еланнар, ислам мифологиясеннән килгән һәм кешенең бу дөньядагы яшәү рәвешен һәм теге дөньядагы язмышын билгеләүче сират күпере белән җәннәт образларына мөрәҗәгать итә. Күренүенчә, җил – җиһанның аерылгысыз атрибуты. Мифологик персонаж буларак ул бик күп төрле. Еш кына капма-каршы вазифалар да үти. Җил образы безнең шигърияттә дә шул ук сыйфатларга ия. Тик шунысы бар:борынгы һәм бик борынгы мифологиядә сүз нигездә җиһан, күк, җир , кешелек һәм табигать дөньялары, аларның барлыкка килүе, һәм юкка чыгуы кебек эре фәлсәфи мифологик категорияләр турында сүз барса, шигърияттә сүз барыннан да элек шушы дөньядагы Кеше язмышы хакында бара. Барыннан да элек аның шигъриятендә җил – шатлык, яз символы булып килә. Әйтик “Язгы халәт” шигырендә:

Күктә күренеп алды сөйгәненең зәңгәр яулыгы!

Килеп җитте җилдә җир җиләге исе!

...Үзләренә бакмасам да, шәүләләреннән күренә

Яшь  җаннарның яз теләгән дәртле көче.

        Яз җиле белән бергә яшьләргә яңа мәхәббәт тә килә. Аны инде нәкъ менә шул яз җиле алып киләдер сыман:

Өметләндек: җырыбыздан

Илләр куныр диеп.

Комга рәсемен ясадым –

Җилләр юаныр инде!

        Шул ук яз җиле – мәхәббәт, шатлык комплексы “Ачык тәрәзәле яз көне” шигырендә тормышның гүзәл бер мизгелен чагылдыра һәм аеруча тирән, чыннан да серле символик мәгънәгә ия:

Җилфер-җилфер язгы җил искәндә,

Болыт булып очып китәр сыман,

Туй күлмәге кебек ак пәрдә!

Зәңгәр күктә – Кояш тәхетендә

Минем күзләр өчен пәйда булыр

Фәрештәдәй сылу – сын гәүдәң.

        Кайвакыт Равил Фәйзуллин шигырьләрендә җил битарафлык символы булып килсә, аның ниндидер моңсулыкка, күңелсезлеккә дәшүе дә сизелеп куя. Мәсәлән, “Көз, көз инде...” шигыре:

Җилләр ни тарафка иссәләр дә,

Һаваларда ташкын – бер якка:

Китә кошлар янә көньякка.

        Гомумән, җилнең моңсулык, күңелсезлек символы булып та килүе халык җырларында да, безнең хәзерге шигърияттә дә шактый киң таралган күренеш. Шагыйрь шигъриятендә дә бу шулай. Аның аерым шигырьләрендә җил искиткеч көдрәт  көченә ия булып, билгеле бер мәгънәдә мәҗүси табыну дәрәҗәсенә җитә. “Җилне җигеп буладыр да, тик җилне җиңеп булмый.””Туктаргамы?” шигырендә дә шуңа охшаш фикер уздырыла.

Җил исүеннән туктармы,

Җилкән корганга карап?

Чирәм үсүдән туктармы,

Очы корганга карап?

Су хәрәкәтеннән туктармы,

Буып куйганга карап?

Адәм көрәштән туктармы,

Иреген тыйганга карап?..

        Тулысынча сорау җөмләләрдән торган бу шигырь җилнең төп сыйфатларын атап үтүдән башлап, чирәмгә, суга күчә һәм кыю адәм баласының иң әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсен күрсәтү белән тәмамлана.  Шигырьнең эмоциональ яңгырашы, искән җил көче кебек, көчәйгәннән – көчәя бара һәм әсәрнең ахырында иң  югары ноктага күтәрелеп туктый.

        Шулай да җилнең иң җитди сыйфаты – аның бернәрсә белән дә чикләнмәгән җимерү көче. Нәкъ менә шуңа күрә шагыйрь әсәрләрендә еш кына җил фаҗига янәшәлеге барлыкка килә. Мәсәлән, “Гомеремнең кырыгында”шигыре:

Җәйге урман кебек

Рәхәт, рәхәт!

Һәм ямансу

Тиздән җилләр

Ала башлар

Яшәү төсен...

        “Җил – вакыт ул” гыйбарәсе дә тирән мәгънәгә ия. Яхшы вакыт-тормыш, начар вакыт – үлем белән бәйләнгән, диелә халык мифологиясендә. Аерым очракларда вакыт кеше өчен бик куркыныч бер категориягә әйләнә. Равил Фәйзуллин гыйбарәсенә мөрәҗәгать  итсәк, мәңгелек “Вакыт эчендәге вакыт”ның кеше өчен иң афәтле, фаҗигале мизгелләре төн уртасыннан, таң атканчыга, яисә кыш уртасыннан, яз башланганчыга кадәрге дәвам иткән вакыт.

        Шигъриятнең асыл “китабы” – табигать белән борынгы мифологиягә һәм философиягә бик тә якын торган Равил Фәйзуллин вакытның тирән мәгънәсен бик яхшы аңлый һәм шуңа бәйле рәвештәдер, аның шигырьләрендә вакытның бик күп үзенчәлекләре чагылыш таба.

        Күрүебезчә, үзләренең шигъри эстетик һәм вазифалары ягыннан җил һәм вакыт категорияләре бер-берсенә ярыйсы  ук якын торалар. Җил кебек ук аерым очракларда вакытка якынаеп килгән фаҗига символы булырга мөмкин, мәсәлән, “Гомеремнең җәйге ягында” шигыре:

Ник вакытсыз, язмыш,

Ташлыйсың җанга

Мәхәббәтнең утлы канатын?

        Шагыйрьнең 1972 елда язылган бер әсәрендә шул ук хис – фикер тагын да көчлерәк, тәэсирлерәк яңгырый:

Бер вакыты җиткәч, кай җирдә дә

Пәрәвез җепләрен җил өзә.

Әй авыр, кайтмаска киткәнгә –

“Озак йөрмә, тиз кайт!” – дип кул изәү...

        Аерым очракларда, борынгы мифологик карашларны турыдан – туры кабатлангандай, шагыйрь Вакыт – Алла тәгъбирен кулланудан да баш тартмый:

“Бу юлларны сагынырбыз әле!”

Тик кайтылмас бүтән менә...”

Әйе, сагынырбыз. Вакыт – Алла.

Ә без бары кеше генә...

        Фатих Урманчиев фикеренчә, биредә “Алла” сүзен шагыйрь баш хәрефтән язса да, бу очракта сүз ислам тәгълиматыннан килгән Аллаһы Тәгалә турында түгел, ә сүз мәҗүси яки борынгы грек мифологиясе белән бәйле алла хакында бара. Чыннан да, вакыт – бик борынгыдан килгән ифрат та катлаулы да мәгънәгә ия категория. Аның төп сыйфаты: вакыт – ул мәңгелек. Димәк, аңа бу җиһанның барлык атрибутлары сыеп бетә. Шатлык, бәхет кенә түгел. Кайгы-хәсрәт тә, бихисап фаҗигаләр дә сыя. Шагыйрь Равил Фәйзуллин мәсьәләнең бу кырыс ягын да читләтеп үтми. Әйтик, шагыйрьнең менә бу шигырендә үлем турында сүз дә юк кебек, ләкин яшерен мәгънә аша аны сиземләп тоеп була.

Орден медальләргә, йолдызларга

Сау тән кирәк!Таза күкрәк!

Колакларны иркәләтеп чыңлар өчен вакыт кирәк

Бәрхет мендәрләргә күчкәнче...

        Орден-медальләр бәрхет мендәрләргә тик кеше үлгәч кенә күчә. Моны һәркем белә. Димәк, шигырьдә сүз, һичшиксез үлем турында бара.

        Дөньяда төрле вакыйгалар, хәлләр, шатлыклар, фаҗигаләр булырга мөмкин. Тик вакыт кына беркайчан да үзгәрми. Шагыйрьнең берьюллык шигырендә әйтелгәнчә, “Вакыт кына мәңге тантанада”. Димәк, ул – изге Вакыт – безнең хәзерге язмышның да кодрәтле хуҗасы. Хәзерге барлык фаҗигаләр ахыр чиктә шул ук вакыт – чор – заман кодрәтеннән килә... Илдә  башланган коточкыч вакыйгалар уңаеннан 1993 елның 18 сентябрендә   шагыйрь үзенең иң көчле шигырьләреннән берсен язып, безнең илнең, халыкның йөрәкләрен туктаусыз әрнетеп торган бик күп сорауларга җавап бирде:

Көтмәдекме безне баскан

Басымның басылуын?

Җанга, рухка, хөр фикергә

Юлларның ачылуын?

        Әйе, бу юлларда татар халкының дүрт ярым гасырга сузылган фаҗигасе,

Михнәте, хәсрәте, моң-сагышы, шул ук вакытта якты хыяллары, зур өметләре чагыла.

        Без яшәгән чор үзенчәлекләрен, каршылыкларын кырыс, кискен сүзләр белән сөйләп чыкканнан соң, шагыйрь  үз шигъриятенә төп төшенчәләреннән берсе булган вакыт категориясенә  әйләнеп кайта һәм тирән мәгънәле йомгак ясый:

Ә вакыт ашыктыра...

        Бу тәгъбирнең чын мәгънәсен аңлау өчен Равил Фәйзуллиннның бөтен иҗатын, бүгенге татар поэзиясен әнә шул күзлектән җентекләп өйрәнеп чыгарга кирәк. Соңгы елларда шагыйрь  милләт тарихы мәсьәләләренә яңа караш нигезендә якын килә һәм аның элегрәк тыелган проблемаларын күтәреп, шуларны шигырьләрендә яктырта. Мәсәлән, аның “Казан алды” шигырен алсак, моңа чыннан да инанырга мөмкин. Равил Фәйзуллин Казан  ханлыгының һәм Казанның коточкыч тарихи фаҗига корбаны булуы, тик шуңа карамастан, татар халкының милли азатлык өчен яңадан күтәрелүе хакында яза:

Теге чакта, Казан аугач,

Дошман әйткәндер: “Бетте!..”

...Таш ярып гөлләр шикелле

Яшь  буын үсеп чыгасын

Шаһитләр белми китте...

        Колониаль  держава хакимлеге татар халкына санап бетергесез фаҗигаләр алып килгән: татарларны туган җирләреннән “җәһәннәмгә” куганнар, “тавык тәпи” чиркәүләр берөзлексез халыкны көчләп чукындыру белән шөгыльләнгән:

...Җирләр киткән. Геннар киткән

Боз утырган бәгырьгә.

Тик илбасар “дуслыгы”да

Түгел икән мәңгегә.        

        Басып алучылар күпме генә тырышсалар да, халыкның ифрат та тирәнгә яшеренгән гүзәл сыйфатларын юкка чыгара алмаганнар:

Малым түгел гомерем әрәм,

Читтә үткән яшьлек җәл!

Калган нәселемә килсен

Туган җиремә әҗәл!

        Ватылган чор, җимерелгән заман – безнең көннәр мәхшәре турында шагырь еш һәм күп яза. “Әлмәттә җир тетрәү” әсәрендә ул әлеге вакыганың сәбәбен ачыкламакчы була һәм изге җирнең тынычсызлануын түбәндәгечә аңлата:  җир таланган, көчләнгән, чирле булып калган, өслеге шешә ватыклары белән капланган, чишмәләр тозда эреп, дегетләнеп беткән, тәненә меңәрләгән скважиналар үткән...

        Әнә шундый коточкыч мәхшәрдә калган гади халык, бигрәк тә яшьләр арасында битарафлык, җинаятьчелек тамыр җәя:

“Уятмакчы булсаң халык күңелләрең”-

Барып кайт син Салмач ягына...

        Илдәге шундый шартлар үзләреннән-үзләре барлыкка килми, әлбәттә. Бик борынгы мифологиядәге “тәүге хаос” кемнәр өчен кирәк, файдалы, төшемле. Әлегә очы күренмәгән “тәүге тәртипсезлек” барыннан да элек өстен, хаким даирәләр өчен кирәк. Кирәк кенә түгел, бик тә файдалы! Шагыйрь дә моны яхшы аңлый:

Яшь Тукайлар!

Тамагыгыз туяр иде – хет башкортча иҗат итсәгез!

Җиңү бәйрәмнәрен үткәрәбез! Җиңелгәннәр акча бирсәләр...

Урак-чүкеч берлегендә хәзер урак кына һаман ура шул...

Ике-өч катлы коттеджлар витражында –

Юксылларның, сабыйларның күз яше...

        Биредәге шигырьдәге урак-чүкеч, күз яше киләчәккә өмет булып торалар. Мәсәлән, шундый өмет чаткылары белән сугарылган “Борчылуда туган ышаныч” шигыре:

Бүген без дә – үзгәрештә,

Яңарышта һәр күңел!

Гасыр ахыры булса да,

Заман ахыры түгел!

        Әйе, без ватылган чор, җимерелгән заман дәверенә килеп кердек. Өстән, астан һәм тирә-яктан  рәхимсез Җилләр генә исә...

Ә Вакыт һаман тантанада!..

        Әлбәттә, шагыйрьнең дөньяга карашына, аның форма өлкәсендәге эзләнүләренә әйләнә-тирә, социаль җирлек һәм башка сәбәпләр тәэсир итә. сайлап алган детальләрнең фрагментарлыгы,шәхси язмышның аерым моментларыннан бөтендөнья масштабындагы вакыйгаларга игътибарны күчерү, предметлар белән абстракт күренешләр арасында бәйләнеш эзләү Равил Фәйзуллинга, лириклылык белән эпиклыкны берләштереп, шигырь өлкәсендә мәгълүм ачышларын ясарга стимул булгандыр.

        Тукайлар, Дәрдмәндләр, Туфаннар аша безгә килеп җиткән традицияләргә тугры калган хәлдә, Равил Фәйзуллин форма өлкәсендә генә түгел, эчтәлек, тасвир чаралары нисбәтеннән дә эзләнеп, үзенең иҗаты белән татар поэзиясенең  алгы сафларына чыкты, гомумән, татар шигъриятенә яхшы йогынты ясый алды. Поэзия монотонлы булмаска тиеш. Равил Фәйзуллин иҗатының башлангыч чорында ук шул монотонлылыкка каршы көрәшкә чакырды. Үзенең шигырьләре белән шигъриятебезнең заманыбызга, халкыбызга кирәк һәм лаек икәнлеген исбат итте:

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Беләклеләр җитә,

Йөрәклеләр кирәк!

Куәтлеләр җитә,

Теләклеләр кирәк!

Көрәшчеләр кирәк,

Көрәшчеләр!

Әдәбият исемлеге

  1. Галиуллин Т. Еллар чакырдылар еракка... /Т.Галиуллин//Казан утлары.-1982.-№6.-87-92б.
  2. Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь./Ф.Урманче// - Казан:РИЦ “Школа”, 2002.-260б.
  3. Ф.Урманче. Җил тамырын кисәр кылыч юк.../Ф.Урманче//Шәһри Казан, -1997.-14март

Чыганаклар

  1. Р.Фәйзуллин.Мәрмәр// Казан, -1969.
  2. Р.Фәйзуллин. Якты моң//Казан, -1983.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Калсын җирдә безнең сөю мәңгелек бер җыр булып...

Ф.Яруллинның тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...

"Буш вакыт-ул нинди вакыт?" дәрес эшкәртмәсе.

Бу тема  7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелә. Дәрес укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну  уята, вакытны дөрес үткәрә белергә юнәлеш бирә....