Актанышым- ак илем.
методическая разработка (8 класс) на тему

Сабирзянова Эльвира Ахнафовна

А.Афзалова ижаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aktanyshym_leylya.docx13.87 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                               Актанышым- ак илем,

                                                                                                Ак илемдә – ак көнем.

                                                                              Илдә-көндә, тирә-юньдә

                                                                              Шөһрәт казанган җирем.

     Әйе, кояш кайдан чыга дисәләр, зур талант ияләре кайда туалар дип сорау бирсәләр, Актаныштан диеп җавап кайтаралар.Әлбәттә, ничек инде, челтер-челтер агып торган чиста, саф чишмә суын эчеп, аллы – гөлле чәчәкле болыннарында йогереп уйнап үскән кешеләр шундый зур талантка ия булмасыннар ди. Актанышта туып – үскән егетләр – кызлар, Актанышның матурлыгын, гүзәллеген, сафлыгын һәм дә инде мәхәббәтен үзләренә сеңдереп, матур гореф - гадәтләрен, күңелле бәйрәмнәрен күңелләренә җыеп үсәләр. Зур талант иясе дәрәҗәсенә күтәреләләр.Берәр вакыт Актанышта туып, талантсыз балалар үскәне бар микән? Әлбәттә юк. Саф сулы, аккошлы Агыйдел буйларын күреп, сандугач  тавышын  тыңлап үскән  кешеләр, ничек иҗади кешесе булмасын ди.  

    Шул зур талант ияләренең берсе Актаныш районында туып үскән бөек шәхебез, Әлфия Авзалова.Ул бик кече яшьтән үк ятим кала. Әнисе, аңа биш яшь булганда бакыйлыкка күчә, ә әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була.Шуңа күрә аны әнисенең апасы тәрбияләп үстерә.Ул бала чагыннан ук җырларга ярата, һәм бик кечкенәдән сәхнәгә чыга. Җырчы булырга хыяллана, һәм дә куйган максатларына ирешеп, хыялларын тормышка ашырып зур уңышларга ирешә.                                                                                                     

             Ятим үскәнгәме, кечкенәдән үк ул бик моңлы бала була. Ачлык – ялангачлык, язмыш ачысын да тоярга туры килә аңа. Әмма тормыш  җибәргән аврырлыкларга, киртәләргә бирешми ул, каршы тора ала, үзендә көч таба. Җырчы, язмышның сынауларында да югалып калмый, әле хәзер картайгач та, чит төбәктәге милләттәшләре белән аралаша бирә. Шушы иҗади тормышында аның ирешкән уңышлары да чутлап бетергесез:

1962 елда – атказанган артист,

1970 елда – ТАССР ның халык артисты,

1983 елда – РСФСР ның атказанган артисты,

1992 елда – Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатына,

2008 елда – “Татар эстрадасының легендасы” исеменә лаек була.

    Үзе бе вакытта да Актанышны онытмый, үз авылына еш кайтырга тырыша. Актаныш та аны онытмый, хөрмәтли. Күптән түгел 2012 елда Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге  җыр бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлаган җырчыларның да сирәк булмавы, Актанышта моңлы халык яшәгәнен тагын бер кат исбатлады.

    Актаныш районы инде бөтен төбәкләрдә танылган район.Аны шушы сандугач телле җырчылар, Агыйделенең аккошлары кебек нәфис биючеләре танытты да инде. Дөрес, Актаныш төбәгеннән чыккан шагыйрь, җырчыларның  исемнәрен ишеткәч, күңелдә горурлану хисе туа. Әлбәттә, алар бит Актанышыбызның тоткасы, көзгесе булып тора.

Актаныштан чыккан танылган кешеләр һәр вакыт үзләренең туган төбәкләрен онытмыйлар, һәрбер бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда туган якларына кайтып, авылдашларын, милләттәшләрен үзләренең уңышлары, моңлы тавышлары белән куандыралар.

   Актаныш халкы өчен мондый зур шәхесләр булуы бик уңай һәм куанычлы хәл.Чөнки шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән җырчы, шагыйрьләр һәрбер төбәктә дә туып тормый. Ә Актанышта нигә шундый зур шәхесләр туа икән соң? Ничек инде тумасын? Агыйдел, Сөн буйларына, аккошлы зәңгәр күлләргә, җиләкле урманнарга, киң кырларга ия булган Туган җирем – Актанышта шундый иҗади, талантлы халык яшәгәч. Әйе, Актанышта туган һәрбер кеше дә монда туганына рәхмәт әйтә. Туган җирең шундый гүзәллеккә ия булып та җырчыларның нигә җырлыйсы, ә шагыйрьләрнең илһамланып язасы килмәсен. Бары тик туган җиреңнең табигатен саклый белү кирәк. Шулай булса Актанышта туган талантларның саны тагы да артыр, Актаныш тагы да яңа үрләр, дәрәҗәләр яулар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Актанышым- ак илем.

А.Афзалова ижаты...

Актаныш - туган ягым

Татарстан  Президенты Рөстәм  Миңнеханов Указы белән 2012 ел “Татарстанның тарихи- мәдәни мирас елы” дип игълан ителгән иде.2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, ми...

Актаныш кызы

Рәмилә Зөфәр кызы – Киров авылында гомер кичергән мөгаллимнәр династиясе дәвамчысы, эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөсәннәдә апа һәм Зөфәр аганың икенче кызлары. Рамиләнең ...

Актанышым-ак илем

Актанышыбызның 300 еллык юбилеена багышлана...

"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....

сообщение о своём прадеде - ветеране Великой Отечественной войны , казаке Илье Севостьяновиче Бибике- ученика 9в класса Косюгина Ильи

История народов складывается тысячелетиями. Мир знает их забвение и возрождение. Л.Н. Толстой отмечал: «Никогда ни один народ не исчезает и не погибает полностью. Народы как волны океана: т...