""Язучылар биографиясен өйрәнгәндә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"
методическая разработка по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Методик берләшмә утырышлары, педогогик советлар өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kmoda_chygysh.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБУ "Икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе"

"Язучылар биографиясен өйрәнгәндә

сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"

(Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

"Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең бөтен төрләрен комплекслы файдалану" темасына уздырылган  куст методик берләшмәсе утырышында   чыгыш - тәҗрибә уртаклашу)

   

                                                              Әзерләде:

                                                                                        татар теле һәм әдәбияты  

                                                                                                 укытучысы  Шәйдуллина Л.К    

 

 

 

  "Язучылар биографиясен өйрәнгәндә

сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"

(Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

"Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең бөтен төрләрен комплекслы файдалану" темасына уздырылган  куст методик берләшмәсе утырышында   чыгыш - тәҗрибә уртаклашу)

    Әдәбият дәресләрендә язучының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү зур әһәмияткә ия. Бу аеруча  югары сыйныфларда  аеруча мөһим. Язучы биографиясе әдәби-тарихи җирлектә, үз чоры әдәби тормышының бер өлеше кебек бирелә. Аның замандашлары, көрәштәш-дуслары, остазлары һәм эшен дәвам итүчеләр турында сөйләү дә биографиягә ялганып китә. Бу уңайдан бөек рус тәнкыйтьчесе В.Г. Белинскийның фикере кызыклы: "Бөек кешенең тормыш тамашасы һәрвакытта гүзәл тамаша. Ул рухны югары күтәрә, эшчәнлекне уята". Бер шикләнмичә шуны әйтеп була: укучылар күренекле сүз осталарының әсәрләре белән генә түгел, ә аларның бай, кабатланмас һәм үзенчәлекле шәхси тормышы белән дә даими кызыксынып киләләр.

   Язучыларның биографиясен өйрәнү яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә, шул исәптән аларның әдәбият фәне буенча белемнәрен тирәнәйтүдә, үстерүдә, камилләштерүдә ярдәм итә. Һәр әдәби әсәрдә аны тудыручы – язучының шәхесе, әдипнең тормышны аңлау-аңлатуы чагылыш таба. Шуңа төшенмичә торып әдәби текстны бөтен тулылыгында аңлап, дөрес тикшерүгә ирешеп булмый. Язучы шәхесенең үзенчәлекләрен, холык-фигылен, язмышын, тарихи һәм эстетик карашларын ачыклау аның био-графиясен өйрәнү аркылы тормышка ашырыла.

   Дөнья кешедә төрлечә чагыла. Язучылар, шагыйрьләр бер-берсеннән темалар сайланышы, укучы белән сөйләшү сукмаклары, ягъни иҗат юнәлеше, агымнарга мөрәҗәгать итү, әдәби осталык, иҗади алымнар куллану ягыннан бик нык аерылып тора. Ни өчен шулай, аларның иҗат үзенчәлеге нәрсәгә нигезләнә? Биография мәктәптә нәкъ менә шушы сорауга җавап табу, әдипнең дөньяга карашына, эсте-тик кыйбласына аңлатма бирү өчен өйрәнелә.

   Мондый дәресләр уздырыр алдыннан күп кенә чыганакларга: язучының замандашларының истә-лекләренә, хатлар, көндәлекләр, биографик һәи автобиографик төстәге китапларга, фәнни-популяр әдәбиятка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хәзер, Аллага шөкер, мондый әдәбиятка кытлык юк, алар күп һәм төсле итеп чыгарыла. (Китап күргәзмәсе белән таныштыру). Мондый дәресләргә әзерләнгәндә кул астындагы дәреслек материалы белән генә чикләнмичә, укучы өчен кызык һәм файдалы булырлык өстәмә чыганакларны күздән кичерү шарт. ("Мин сине ничек яраттым" китабына күзәтү). Алар үзләренең фактик чынлыгы белән укучыларга хисси тәэсир ясый. Истәлекләр язучының аерым әсәрләрен дөрес аңларга да юнәлеш күрсәтә. Мәсәлән, Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ында Искәндәр образы хатыны Галимә истәлекләре белән танышканнан, әдипнең икенче кисәкне ничек язарга җыенуын белгәннән соң бөтенләй башкача аңлашыла башлый. Галимә ханым бу әсәрнең үз тормышларында әче-төче хәлдән соң дөньяга килүе, анда Гадел Кутуйның гаилә тормышыннан алынган өлешләр булуын искәртә. Ә язучы әсәрнең икенче кисәгендә Искәндәр белән Галияне очраштырырга,  мәхәббәтнең сүнмәгән-сынмаган булуын исбатларга тели. Бу хыяллар тормышка гына ашмый кала.

    Әдипнең иҗтимагый-сәяси карашлары мәсьәләсе бүген – иң өйрәнелмәгән өлкәләрнең берсе. Монда да истәлекләр, ләкин алардан да бигрәк көндәлекләр, хатлар дөреслекне торгызырга ярдәм итә ала. Шул чорның вакытлы матбугаты да зур ярдәмче булып тора. Шуңа да газета-журнал  материалларын җыеп бару бик мөһим. Әдипләрнең автобиографиясеннән дә тулы файдаланырга кирәк.

    Биография өйрәнү алымнары төрле сыйныфларда төрлечә. Программа 5-8 нче сыйныфларда аерым әсәрләре өйрәнелә торган язучыларның тормыш юлы турында укучыларга кыскача белешмә бирүне максат итеп куя. Биредә мин әңгәмә алымын еш кулланам, укучыларның булган белемнәренә таянам яки әсәр авторының шәхси сыйфатлары хакында күбрәк үзем сөйлим. 9-11 нче сыйныфларда әңгәмә, әңгәмә-лекция, лекция алымын кулланам. Язучы, әдип яшәгән, булган һәм иҗат иткән урыннарга читтән торып үткәрелгән экскурсияләр, походлар белем һәм тәрбия бирү ягыннан бик файдалы. Теге яки бу язучы турында замандашлары әйткән фикерләрне куллану отышлы.

  Тагын картиналар, иллюстрацияләр, картиналар, музыкаль әсәрләр, кино, театр, телевидение, радио материаллары ярдәмгә килә.

   Мәсәлән, портрет сәнгате кешенең тышкы кыяфәтен, йөзен дөрес, төгәл тасвирларга, аның асылына үтеп керергә, катлаулы эчке дөньясын тулырак чагылдырырга булыша. Иҗатының төрле чорында язучының тышкы һәм эчке кыяфәте төрлечә була. Бу балаларга әдип тормышы турында күбрәк мәгьлүмат истә калдырырга мөмкинлек тудыра. Шулай ук картиналарны күрсәтү дә уңышлы. Мәсәлән, рус рәссамнарыннан В.Куделькинның "Тукай Кырлайда", Г.Житковның  "Тәрбиягә кем бала ала?", А.Соколовскийның "Авыру Тукай янында" һ.б. Бу язучы портретларын, аерым картиналарны  әдип биографиясен өйрәнү дәресләреннән тыш, кереш дәресләрдә, әдәби әсәрне анализлау дәресләрендә, йомгаклау дәресләрендә дә файдаланам.   "Ачык дәрес" газетасы битләрендә чыккан материалларны бик теләп кулланам. Бу газетада татар әдипләренең бюстлары, сыннары, һәйкәлләре турында материаллар бирелгәли. Аларны бөртекләп җыеп барам.

     Татар әдипләренә багышлап иҗат ителгән музыкаль әсәрләр дә шактый. Соңгы елларда CD һәм CDR дискларында чыккан язмалар кулланырга бик уңайлы. Бу юнәлештә әле иҗат лабораториясен тулыландырасы бар, материаллар мактанырлык түгел. Кино, театр сәнгатен дә еш кулланып булмый, мөмкинлекләребез чикләнгән. Балаларны кинотеатрда күрсәтелү оештырылса гына алып бара алабыз.

  Укучылардан телевизор экраннарыннан күрсәтелгән спектакль, "Замандашлар" циклыннан булган тапшыруларны карап баруларын сорыйм, дәресләрдә шулар буенча сөйләшүләр оештырам. DVD дисклардагы фильмнарны, презентация материалларын куллану дәресләрне кызыклы һәм эчтәлекле итә. Өлкән сыйныф укучылары мондый   презентацияләрне, Интернет материалларын файдаланып,  үзләре дә яхшы ясый хәзер.

    Радиодан да файдаланам.    Чулпан Камил кызы һәм музыка укытучысы Ильмира Салих кызы белән берлектә, мәсәлән,  Ш.Галиевның   юбилеена радиотапшыру эшләгән идек. Анда 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итәсем килә. Укучыларны бу яңа төр эшчәнлек бик кызыксыну уятты һәм бу уку елында укытучыларны бәйрәм белән котлауны оештырдык. (Өзек тыңлана).

    Укучыларны әдипнең үзе белән очраштыру, яңа чыккан китапларны  презентацияләү - бик нәтиҗәле алым. Мәктәптә мондый төр чаралар еш үткәрелә. Әдәбият дәреслеге авторы, якташыбыз Х.Й.Миннеголов, рус телле укучылар өчен язылган татар теле дәреслегенең авторы Роза Зәкиевна Хәйдарова, якташ шагыйрә К.Булатова, язучы М.Маликова,  академик Д.Гарифуллин, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашулар шуның ачык мисалы. Менә бүгенге очрашуның  да укучылар күңелендә озак сакланачагына шигем юк.

  Йомгаклап шуны әйтәсем килә, ничек кенә оештырылса да,  бу   төр дәресләр укучыны язучы белән таныштыра һәм әдәби әсәрне тикшерергә әзерли, без әйтеп бетерә алмаган белешмәләр, фактлар, эмоциональ тойгылар белән баета, әдип шәхесен укучыга тулырак, үзенчәлерәк итеп җиткерегә булыша.