Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану
статья на тему

Вафина Гулия Илдусовна

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша милли-интеллектуаль элита формалаштыру. Милләтләр берлеге проблемасы мәктәптә дә яшәп килә. Төрле милләтттән булган укучыларның бер гаилә булып яши алуын укытучылар укыту-тәрбия процессы аша тәэмин итәргә тиеш.

Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия дигәндә, иң беренче урынга әхлак тәрбиясен куярга кирәк, чөнки баланың киләчәк бәхете аның әхлак төзеклегенә бәйле. Бу гасырлар дәвамында тикшерелгән һәм сыналган фикер. Безне дә бит өлкән буын: “Тәүфикълы бул, ата-анаңа миһербан күрсәт, игелекле бала бәхетле була”,- дип аңлатып үстерделәр.  Буыннардан күчә килгән мондый үгет-нәсихәтләр һәр галәдә еш кабатлансын иде, чөнки әхлак тәрбиясенең беренче орлыклары гаиләдә салынса, икенчеләре мәктәптә, тел һәм әдәбият дәресләрендә үзләштерелә.

        Татар теле һәм әдәбияты  укытучысына фәнне укытуда һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр, милли үзаң булдыруда күренекле татар галимнәренең хезмәтләреннән файдалану уңышлы эш итәргә мөмкинлек бирә. Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхреддин һәм якташларыбыз Хәсәнгата Гәбәши,  Садри Максуди   кебек  галимнәрнең милләтебезнең мәшһүр вәкилләре һәм тарихы турында язылган хезмәтләре бик күп. Шулар арасыннан Ризаэтдин Фәхретдинне аерата билгеләп үтәсем килә.

Ризаэддин аганың фәнни эшчәнлеге гаять күпкырлы. Ул – тарих, әдәбият, философия, тел гыйлеме, география һәм фәннең башка күп тармаклары буенча тирән эчтәлекле фәнни хезмәтләр иҗат иткән галим. Борынгы Болгар заманыннан алып ХХ йөз башына кадәр булган шәхесләр турында бай мәгълүматлар тупланган  “Асар”, “Болгар вә Казан төрекләре”,  “Казан ханнары”, “Алтын Урда ханнары” һәм башка хезмәтләре әлегә кадәр тарихчылар һәм тел укытучылары өчен кыйммәтле белешмә чыганак ролен уйный.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

National  self-awareness and moral upbringing using the scientific works of Rizajetdin Fahretdin.

                                               Вафина Гөлия Илдус кызы,                

                                        Россия, Татарстан Республикасы Биектау районы                    

                                                  Дөбъяз урта гомуми белем мәктәбе”нең

                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                                                                     Vafina Guliya Ildusovna,

                                              Tatar and Tatar Literature teacher of Dubjazsckaya

                                             Secondary school, district Visokaya Gora of the              

                                                                 Republic of Tatarstan,  Russia

                                                     

Россия – күпмилләтле дәүләт. Узган гасырның 90 нчы елларында илебезнең  уку йортларында поликультуралы белем һәм тәрбия бирү ихтыяҗы туды, чөнки Конституция нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм  рус телләре - дәүләт телләре  дип билгеләнде. Башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә поликультуралы белем бирү турындагы карар кабул ителде.  Уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле  дәүләттә яшәргә өйрәтү – поликультуралы уку-укытуның нигезе

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша милли-интеллектуаль элита формалаштыру. Милләтләр берлеге проблемасы мәктәптә дә яшәп килә. Төрле милләтттән булган укучыларның бер гаилә булып яши алуын укытучылар укыту-тәрбия процессы аша тәэмин итәргә тиеш.

Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия дигәндә, иң беренче урынга әхлак тәрбиясен куярга кирәк, чөнки баланың киләчәк бәхете аның әхлак төзеклегенә бәйле. Бу гасырлар дәвамында тикшерелгән һәм сыналган фикер. Безне дә бит өлкән буын: “Тәүфикълы бул, ата-анаңа миһербан күрсәт, игелекле бала бәхетле була”,- дип аңлатып үстерделәр.  Буыннардан күчә килгән мондый үгет-нәсихәтләр һәр галәдә еш кабатлансын иде, чөнки әхлак тәрбиясенең беренче орлыклары гаиләдә салынса, икенчеләре мәктәптә, тел һәм әдәбият дәресләрендә үзләштерелә.

        Татар теле һәм әдәбияты  укытучысына фәнне укытуда һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр, милли үзаң булдыруда күренекле татар галимнәренең хезмәтләреннән файдалану уңышлы эш итәргә мөмкинлек бирә. Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхреддин һәм якташларыбыз Хәсәнгата Гәбәши,  Садри Максуди   кебек  галимнәрнең милләтебезнең мәшһүр вәкилләре һәм тарихы турында язылган хезмәтләре бик күп. Шулар арасыннан Ризаэтдин Фәхретдинне аерата билгеләп үтәсем килә.

Ризаэддин аганың фәнни эшчәнлеге гаять күпкырлы. Ул – тарих, әдәбият, философия, тел гыйлеме, география һәм фәннең башка күп тармаклары буенча тирән эчтәлекле фәнни хезмәтләр иҗат иткән галим. Борынгы Болгар заманыннан алып ХХ йөз башына кадәр булган шәхесләр турында бай мәгълүматлар тупланган  “Асар”, “Болгар вә Казан төрекләре”,  “Казан ханнары”, “Алтын Урда ханнары” һәм башка хезмәтләре әлегә кадәр тарихчылар һәм тел укытучылары өчен кыйммәтле белешмә чыганак ролен уйный.

Ризаэтдин Фәхреддин аеруча рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаиләнең зур роль уйнавын ассызыклый.   Бу урында күпкырлы талант иясенең   акыллы сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: “Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп, вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, “гаилә” дип аталган кечкенә дәүләтне идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән, азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать эчендә булса да, рәхәт үтәр, санаулы булган сәгатьләре дә бәрәкәтле булыр”. Шул вакытта галим безне кисәтеп куя: “Гаилә – кагыйдәсез булса, яки булган кагыйдәсе бозылса, аның яман тәэсире бөтен милләткә таралыр, вә шул сәбәпле өстенлек урынына- түбәнлек, алгарыш урынына – артта калу нигез корыр”.  Әйе, гаиләдәге әхлаклы мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек эз салып калдыралар; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими булалар; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләнең нигез ташына әвереләләр.  

 Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Ата-ана – гаилә тоткасы, балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы.   Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек күркәм гадәтләр хөкем сөрергә тиеш. Ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, милләткә карата ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Шулай ук гаилә әхлагы иманга корылган булуын онытмаска кирәк. Иң мөһиме: балалар иманлы булып үссеннәр иде. Иманлы бала беркайчан да начарлык кылмас, якыннарына авырлык китермәс.

      Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән.   Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.  Кеше җәмгыятьтә яши һәм тәрбияләнә. Җәмгыятьнең үзеннән, андагы шартларга бәйле ихтыяҗлардан, билгеле бер коллективтагы һәм җәмгыятьнең үзендәге иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән башка гына кеше шәхесе һич тә тәрбияләнә һәм формалаша алмый.  Ә менә бала тәрбияләнүче мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычы – балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны яши-яши, тормышында очраган вакыйгалар, процесслар аша я дөрес юлдан китә, я җәмгыятьнең әхлак нормаларына туры килмәгән юлын сайлый. Әхлакый тәрбиянең төп бурычы – балаларга гомумкешелек кагыйдәләрен, әхлак нормаларын, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту тәртипләрен төшендерүгә төбәлгән. Безнең күпмилләтле җәмгыятебездә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү тагын башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү белән дә үрелеп алып барыла. Безнең мәктәбебездә төрле милләт балалары укый :  үзбәкләр, татарлар һәм руслар. Бу укучыларда үзләренең милләтләренә карат горурлык хисе тәрбияләү дә укытучыларның изге бурычы. Укучыларда милли үзаң тәрбияләнергә тиеш. Үзенең рус милләтеннән булмавы өчен кимсенмичә,  бала үзенең теге яки бу милләттән булуы белән горурлансын   өчен, мәктәпләрдә шулай ук милли культурага игътибар итү кирәк.

Укучы балаларда милли үзаң тәрбияләүдә  татар теле һәм әдәбияты укытучысына зур җаваплылык йөкләнә, чөнки балага  үз халкының тарихы белән тарих укытучысы таныштырса, ә күп гасырлык иҗаты , милли йолалары  турында мәгълүматны татар теле һәм әдәбияты укытучысы  бирә.

       Әдәбият  дәресләренә әзерләнгәндә,  милли-төбәк компонентына таянып эш итү  яхшы нәтиҗәләр бирә.

        Кечерәк сыйныфлардан ук балаларның матбугат битләреннән, интернет челтәреннән өстәмә чыганаклар белән эшләргә өйрәнүе дә файдасызга түгел. Укучы балаларның зур булмаган чыгышларын дәрестә куллану төп материалны баетырга ярдәм итеп кенә калмый, аларга өстәмә  мәгълүматлар дә бирә.

           Әдәбият дәресләрендә  өлкән сыйныф укучылары,   Ризаэддин Фәхретдин кебек күренекле шәхесләр белән беррәттән, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Утыз Имәни, Курсави кебек шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты турында өстәмә чыгышлар әзерлиләр. Укучыларның мондый эшчәнлеге, беренчедән, дәресләрең нәтиҗәлеген үстерсә, икенчедән, галимебезнең гыйльми хезмәтләре белән танышу аларда милләтебезгә карата горурлык хисләре тудыра.

Милләт тарихын һәм мәдәниятен яшь буынга җиткерүдә әдәбият дәресләренең тәрбияви мөмкинлекләре чиксез.  Үз милләтенең рухи хәзинәсе белән танышу, мәшһүр шәхесләре турында тәэсирле мәгълүмат алу укучы балага көчле милли һәм әхлакый яктан тәрбияли.

Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә, шулай ук реферат язу, проект төзү, презентацияләр ясау эшчәнлеге дә киң җәелдерелә. Мондый эшчәнлектә укучыларга Р. Фәхретдин хезмәтләрен файдалану буенча юнәлешләр бирү отышлы. Болай эшләү укучыга милли компонент белән эшләү күнекмәләре бирә. Аларда милләтебезнең күренекле вәкилләре турында белемнәре киңәя, тарихи күзаллаулары үсә.

Дәрестә, тәрбия сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш эшләрдә (фәнни – гамәли конференцияләрдә) музей материалларын куллану буенча бай тәҗрибәбез бар. Музей чыганакларын файдаланып уздырылган чараларның күбесе укучыларыбызда милли үзаң үсешенә ярдәм итә.

Р. Фәхретдиннең шундый канатлы сүзләре бар: “Балачакта алынган тәрбияне соңрак дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Аның “Әсма яки Гамәл вә җәза” дип исемләнгән романында   әлеге фикер ачык яңгырый. Романның үзәк герое Әсма кечкенәдән тату гаиләдә яхшы тәрбия алып үсә. Әтисе кызын укытуга бик җаваплы карый. Бәхетле ата-ана, Әсманың киләчәгенә зур өметләр баглап, якты хыял белән яшиләр. Әсма  әти-әнисенең өметләрен аклый.  Тормышында төрле әхлаклы кешеләр очраса да, гаиләдә алган тәрбиясенә, кызлык намусына тап төшерми. Димәк, кеше тормышында иң мөһим, иң гүзәл сыйфат булган сыйфатларны – әхлак нигезләрен без кече яшьтән сала башларга тиеш. Шуңа күрә дә тел һәм әдәбият дәресләренең тәрбияви мөмкинлекләреннән оста һәм нәтиҗәле файдалана барырга кирәк.

 Әйткәнемчә, хәзер бер сыйныфта берничә милләт баласы белем ала   Укытучы бу балаларга татар милләте турында мәгълүмат бирә, йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре белән таныштыра. Хәзерге мәктәпләрдә белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татар әдәбияты дәресләре -  рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә.   Әдәбият фәне – иң тормышчан фән. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк.

Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр.

       Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса, чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнү ярдәмендә укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша. Тел -  шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да.  Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шушы шартлар үтәлгәндә генә,     Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәү мөмкин булыр.