“ФИЗИК КУЛЬТУРА, СПОРТ,ТУРИЗМНЫҢ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА НАРКОМАНИЯ, ТӘМӘКЕ ТАРТУ, ЭЧКЕЧЕЛЕК ҺӘМ БАШКА СОЦИАЛЬ КҮРЕНЕШЛӘР ПРОФИЛАКТИКАСЫ.”
статья по теме

Гайнуллина Гюзель Харуновна

Район сыйныф җитәкчеләре семинарында ясаган чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ”

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Доклад

Тема: “Физик культура, спорт,туризмның сәламәт яшәү     рәвешен формалаштыруда наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек һәм башка социаль күренешләр профилактикасы.”

 Докладны әзерләде М.Х.Гайнуллин ис.

                                                                                               Кызылтау урта гомуми белем бирү

                                                                                                        мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме

                                                                                               укытучысы 9 нчы сыйныф җитәкчесе

                                                                                    Гайнуллина Гүзәл Харун кызы.  

Кызыл Тау

2011  ел

«Балалар сәламәтлеге турында кайгырту- тәрбияченең иң төп бурычларыннан берсе”,-дигән В.А.Сухомлинский. Мәгълүм ки ,баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә, укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен , дөрес тукланырга., көндәлек режимны сакларга, яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә беләбез.

Сәламәтлек саклау технологияләре – педагогик технологияләрнең бер төре. Фәнни-методик әдәбиятта “педагогик технология”  терминына  “...алдан проектланган укыту-тәрбия эше барышын системалы һәм эзлекле гамәлгә кертү” дип аңлатма бирелә. Педагогик технологиянең нигезен нәкъ менә система тәшкил итә. Система дигәндә, без балаларны шәхес буларак формалаштыруда югары нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә торган һәм оешкан төстә, максатчан,  эзлекле алып барыла торган укыту методлары, алымнары, тәрбия чаралары җыелмасын күзаллыйбыз.

  Укучылар сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда мондый чаралар нәтиҗәле дип санала:

  1. Ел саен сәламәтлек саклау учреждениеләре (диспансерлаштыру) аша укучыларның сәламәтлеген тикшереп, күзәтеп тору;
  2. Дәресләр һәм класстан тыш чаралар расписаниесен төзегәндә, санитария-гигиена таләпләрен искә алу;
  3. Дәресләрдә даими рәвештә  физкультминуткалар үткәрү;
  4. Уку-укыту нагрузкасын нормада тоту;
  5. Белем бирүдә сәламәтлеккә зыян китерми торган технологияләр куллану.

  Чынлап та , сәламәтлек , нигездә, кешенең аңына , психологиясенә, тормыш фәлсәфәсенә бәйле.

Бу - Россия һәм чит илләр галимнәре тикшеренүләре белән раслана.Алар сәламәтлеккә  яшәү рәвеше (50-55процент), әйләнә-тирәнең торышы (20-25процент),  нәселдәнлек (20процент), сәламәтлек саклау эше (10 процент)  йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

  Димәк, кешенең сәламәтлеге,  нигездә, аның үзенә бәйле. Борынгы греклар, мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр. Моның сере дә бик гади: алар үсемлек ризыкларын ашаган, итне аз кулланган, тәмәке тартмаган, шәрабны 30 яшьтән соң гына авызына алган. Ләкин иң мөһиме – кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар. Борынгы грекларның балалары гимназияләрдә гимнастика белән шөгылләнгән, ә төрле фәннәрне һәм сәнгатьне аларга муза мәктәпләрендә укытканнар. Көннең беренче яртысында фәннәрне өйрәнгәннәр, икенче яртысында физкультура белән шөгыльләнгәннәр.

  Озак һәм шул ук вакытта сәламәт тормышта ничек яшәргә? Әйтик ,Кавказда 120 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бар. Галимнәр раслаганча, Абхазиядә башка төбәкләргә караганда акрынрак картаялар. Моны ничек аңлатырга соң?Абхазлылар - бик тыныч , тормышны фәлсәфи кабул итүче халык. Тагын шунысы әһәмияткә ия: Кавказда өлкән кешеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр. Авыр чакларда алар белән киңәш-табыш итәләр. Әлбәттә, башкаларга кирәклеген тойган өлкән кеше яшәү дәрте белән яна.

  Барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган тагын бер факт: Россиядә гомер озынлыгы Европа илләре арасында иң кыскасы. Статистика буенча ирләр хатын-кызларга караганда 14 елга азрак яши. Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл күзәтелми.

  Хәзерге чор кешенең сәламәтлегенә һәм физик формасына таләпләрне нык арттырды. Бүген без бер нәрсәне ачык аңлыйбыз: сәламәтлек , физик форма- ул кешенең матур һәм бәхетле тормышының төп нигезе. Кеше хәрәкәттән, хезмәттән башка хәлсезләнә. Көндәлек спорт күнегүләре организмның картаюын акрынайта һәм гомумән уртача 6-9 елга әзынайта. Моны хәтта борынгы Мисырда да белгәннәр. Фиргавеннәр өчен гимнастик күнегү үрнәкләре ясалган папируслар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Әлеге физик күнкгүләр комплексы үзенең физиологик яктан нигезле булуы белән бүгенге галимнәрне дә сокландыра.

  Физик күнегүләр чын мәгънәсендә яшьлек эликсиры. Әмма физик күнегүләр даими – атнаның алты көнендә 1әр сәгать үтәлгәндә генә тулы файда китерә.Танылган француз табиблары XVIII гасырда: »Хәрәкәт үзенең иәэсире буенча теләсә нинди даруны алыштыра, әмма дөньяның барлык дәвалау чаралары да хәрәкәт тәэсирен алыштыра алмый»,-дип әйткән.

  Физик нагрузка актив дөрес режим белән туры килергә тиеш . Акыллы,  белемле кешеләр озаграк яши, азрак авырый. Сәламәтлек һәм гомер озынлыгының наркотиклар,алкоголь һәм никотин куллануга бәйле булуын күптән дәлилләнде инде.

  Күп авыру тәмәке тартуның зыянлы тәэсиреннән килеп чыга. Никотин тамырлардагы кан әйләнешенә һәм сулыш юлларының үзеннән-үзе чистартуына комачаулый. Үпкә чире белән интегүче 10 хатын-кызның  9ы - тәмәке тартучы. Авыз куышлыгы, тел, бугаз, ашказанында яман шеш барлыкка килүнең дә төп сәбәбе тәмәке тарту булырга мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Агулы төтен суыручыларның гомере тартмаучылпрныкыннан 4-8елга кыскарак була.

  Үзең тәмәке пыскыту гына түгел, тарткан кеше янында тору да үтә зыянлы. Җилләтелми торган бинада 8 сәгать буе төтен иснәп утыру көненә  5-8 сигарет тартуга тиң, ди белгечләр.

  Күп кенә илләрдә тәмәке тарту заманнан артта калу билгесе булып санала. Спорт белән шөгыльләнү, яман гадәтләрне кире кагу үз-үзеңне хөрмәт итүне күрсәтә. Гомумән, тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китерә һәм, шуның белән бергә, тормыштагы уңышларга юлны бикли.

  Сыра, шәраб- иң борынгы исерткеч эчемлекләрдер , мөгаен. Мисырда һәм Кытайда аларны инде биш мең еллар элек үк кулланганнар. Руслар элек бал әчетеп эчкәннәр,Россиянең төньягында сыра кайнатканнар. Аракы көньяк шәһәрләрдә XIV гасырда гына барлыкка килгән. Ул безгә чит илдән кергән. Ә менә Коръән исерткеч эчемлекләр куллануны бөтенләй тыя, мөселманнар өчен әлеге яман гадәт гөнаһ санала. Борынгы алга киткән илләрдә дә 30 яшь тулганчы эчүне дә, тартуны да тыйганнар. Организм шул яшькә җиткәч кенә ныгый,чыныга дип исәпләгәннәр. Эчүчелек- җәмгыять тормышындагы күп афәтнең башы. Икътисадның зыян күрүе, иҗади көчләрнең юкка чыгуы, кеше гомере вакытсыз өзелү, җинаятьчелек, гаиләләр таркалу- нигездә барысының да төп сәбәпчесе-исерткеч эчемлекләр.

  Яшьләр , гадәттә, хәмердән дуслары белән җыелышкач авыз итә. Күбесенең әти-әнисе моңа рөхсәт бирә. Кайберәүләр исерткеч эчемлек белән чыгарылыш кичәсендә, укытучылар яки әти-әниләр “ярдәме” белән таныша.

  Исереклек чиренең барлыкка килү һәм көчәюен дүрт чорга бүләргә мөмкин.

  1. Исерткеч белән танышу. Аның тәмен татып карагач кәеф күтәрелү,канәгатьлек хисе туа.
  2. Даими рәвештә куллану. Җыелышып, кәеф –сафа кору. Эчкәч ни буласын алдан белеп моңа сәбәп табу. Әлегә үз-үзеңне контрольдә тотарга мөмкин.
  3. Эчәсе килү теләге уяну. Яшүсмер “ләззәт алу” өчен генә түгел, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә килеп чыккан күңелсезлектән  “качу” нияте белән эчә. Андый хәлләр күбрәк булган саен , ул шешәгә күбрәк үрелә башлый. Мондый кеше күпме эчсә дә исермәве белән горурлана. Исерткеч эчемлек тәэсиренә тиз генә бирешмәүчәнлек халәте барлыкка килә. Алкоголизм чире ныгый.
  4. Химик бәйлелек. Үз-үзеңне контрольдә тоту юкка чыга. Сәрхүш эчүдән канәгатьлек хисе алмый башлый. Эчүнең иң зур куанычы-кыска вакытка гына булса да, физик һәм хисси газаплардан котылып тору.

Алкоголизм чире,наркомания афәте күп кенә яшьләрне упкынга сөйри. Гомумән , җәмгыятебездә рухи тәрбиянең аксавы, Көнбатыш идеологиясенә табыну яшьләрне наркомания,эчкечелек сукмагына бастыра. Америка стратегы Даллес менә шуңа ирешергә омтылган да инде. 1945 елда ул: ”сугыш бетәр...һәм без бөтен көчне, булган бар матди куәтебезне совет халыкларының башын әйләндерүгә, аларны җүләргә сабыштыруга багышлаячакбыз...

  Ерткычлык, оятсызлык, алдашу һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, халыклар арасында дошманлык- боларның барысын да без оста һәм шома гына чәчәчәкбез һәм болар барысы да гөрләп чәчәк атачак.

  Без кешеләрне балачактан, үсмер чактан тотынып эшкәртәчәкбез, аларны таркатачакбыз”,- дип язган. Нинди куркыныч сүзләр.

  Наркоманлык- котычкыч авыру һәм ул Россиядә зур тизлек белән тарала.. Хәзерге вакытта аны һәр илдә дә кулланалар, һәм ул җәмгыятьнең һәр катлавына үтеп керде, хәтта 7-8 яшьлек балалар да әфьюннан миңгерәп йөри. Соңгы ун елда наркоманнар саны 10 мәртәбәгә арткан һәм, рәсми мәгүлүматларга караганда , хәзер илдә наркоманнар саны миллионнарча исәпләнә. Чынбарлыкта бу сан артыграк. Наркоманнарның шактые наркология диспансерында исәптә тормый. Аларны физик һәм әхлакый яктан да гарип кешеләр дип атарга була.

   Кайбер мәгълүматларга караганда, безнең илдә 4 миллионга якын кеше наркотиклар куллана. Шуларның 76%ы- 14-30 яшьлекләр. Әле генә әфьюн тәмен татып карый башлаган яшьләр наркоманнарның якынча 30 яшькә кадәр генәяшәвен белә микән? Соңгы 10 елда гына да наркотиклардан үлүчеләр саны -12 мәртәбә, ә балалар арасында 42 мәртәбәгә арткан. “Теге дөньяга»юл алучыларның 65%ы – әфьюнны чамадан тыш күп кабул итүчеләр. Белгечләр исәпләвенчә, 1 наркоман бер елда 4-17 кешене тайгак юлга бастыра.

    Күренекле Америка журналисты Род  Христофсен Нью-Йорк, Лондон, Неаполь һ.б шәһәрләрдәге фәхешханәләрдәге хәлләрне өйрәнгәннәр, һәм ул әфьюнчылар арасында 30 яшьтән узган хроник наркоманны очратмавы турында яза. Борынгы заманнарда тау куышларында көн күргән кешеләр нәкъ 30 яшькә кадәр генә яшәгән. Хәзер һәр кеше тормышта үз-үзенә дөрес юлны сайларга,үзенең нәрсәгә сәләтле булуын, мөмкинлекләрен эше, тәртибе белән расларга тиеш. Менә шушы шартларда үзләрендә физик, рухи көч тапмаучылар тайгак юлга басалар да инде. Аларга гаилә җылысы җитеп бетми. Шәхес таркалуның сәбәпләре күптөрле. Ә нәтиҗә бер – рухи һәм физик яктан таркалу.

  Бер наркоман 60лап яшүсмергә әлеге чирне  “йоктыра”. Хәзергә бу агуны кулланучыларны үтә нәтиҗәле дәвалау чаралары юк. Наркоманлыктан котылу өчен авыру кешедән үтә дә зур рухи тырышлык, үзенең психикасын тамырдан үзгәртүе сорала.

  Куллана башлауга 2-3 ай үтүгә, кеше әфьюнга тәмам ияләшеп җитә. Героинны куллана башлаган кеше 7-8 елдан, кайвакыт 10-12 елдан үлемгә дучар була. Бу вакыт- аның үзе өчен дә , ата-анасы, туганнары, якыннары өчен дә кайгы-хәсрәт, күз яшьләре чоры.

  Наркоман агу сатып алырга акча табу өчен төрле җинаять эшләүдән тартынмый, йорттагы әйберләрне сата, кешеләрне талый, хәтта үтерә дә.

  Наркотикның һәр төре үзенә якынча бертөрле бәйлелекне барлыкка китерә. Кислород җитмәү һәм нерв системасының төп үзәкләре арасында үзара көйләнү бозылу – әфьюнның организмга тәэсир итүенең төп механизмы менә шул. Шундый авыру халәтне наркоман “рәхәт тойгысы” дип кабул итә. Үз тәртибеңне, нинди халәттә булуыңны, тирә-юньдәгеләрнең үз-үзләрен ничек тотуларын дөрес кабул итә алмау тормыштагы кыен хәлләрдән чыгу юлы дип исәпләнелә. Менә шулай итеп наркотикка бәйлелек башлана.

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Халыкны наркотизацияләүне профилактикалау республика үзәге эшли. Ул үз эшен түбәндәге төп юнәлешләр буенча башкара:

  1. Наркотизацияләүне профилактикалауның бердәм республика системасын булдыру һәм сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру;
  2. Наркотикларга ихтыяҗны киметүгә юнәлдерелгән саклану чараларының программаларын булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру , яшьләрдә теләсә нинди психоактив матдәләр белән мавыгудан баш тартуны тәэмин итә торган тормыш күнекмәләре булдыру;
  3. Тәмәке, алкоголь, наркотиклар куллануга карата тискәре мөнәсәбәт булдыруга үәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иҗтимагый фикер һ.б.

Әмма  наркомафия әле тиз генә бирешергә уйламый. Анда кешелек сыйфатларын югалткан әхлаксыз бәндәләр тозак кора.

1975 елда наркотикларга бәйләнешле зур ачыш ясала: галимнәр кеше организмында “наркотик матдә”ләр барлыкка килүен ачыклый. Аларны энцефалон сүзеннән – энкефалиннар, эндоген (организмда “туучы2)морфин сүзләреннән эндорфиннар дип атыйлар. Бу матдәләр составын аминокислоталар тәшкил итә. Кеше һәм җәмгыять өчен файдалы күнегүләр вакытында нерв эндокрин һәм тукыма күзәнәкләре белән синтезлаша, шуның нәтиҗәсендә организм табигый юл белән ләззәт ала. Наркотиклардан аермалы буларак, алар организм өчен файдалы.

  Ясалма наркотикларны теоретик яктан да, гамәли яктан да үз организмыңдагы наркотиклар белән алыштырырга мөмкин  бу ысул наркотикка бәйле авыруларны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә кулланыла. Мәсәлән акчасы булган пациентлар Швейцария  Альпларында чаңгыда шуа яисә диңгез курортларында дәвалау курсы уза ала. Андый авыруларга парашют белән сикерү, атта йөрү, тирән сулыш алуның махсус алымнарын үтәү кебек чаралар да тәкъдим ителә.

   Кискен тойгылар белән уза торган әлеге күнегүләр вакытында көчле хис барлыкка килә, нерв һәм эндокрин системасы уяна, шуның нәтиҗәсендә  организмның барлык функцияләрен үтәргә ярдәм итүче гормоннар, эндорфиннар һәм башка матдәләр барлыкка килә.

  Морфиннар тибындагы матдәләр синтезын булдырудан тыш, наркомания белән авыручыларда социаль күнекмәләр һәм авыручыларда социаль күнекмәләр һәм хезмәт күнемәләре булдырырга,тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә һәм әхлак нормаларын да үтәргә кирәк, чөнки наркотиклар кулланганда алар үзләрендәге барлык кешелек сыйфатларын югалталар, чынбарлыктан виртуаль дөньяга “күчәләр”.

  Әхлаклы, белемле, файдалы эш белән шөгыльләнүче һәм эштә, укуда уңышка ирешүче кешеләр чын тормыштан рәхәтлек чисе кичерә.  

  Сәламәтлек - бары тик физик, психик, рухи саулык бердәмлеге генә. Физик саулык чыныгу, спорт белән шөгыльләнү,сәламәт яшәү рәвеше бәрабәренә тәэмин ителә.

Рухи саулык- кешеләргә мәхәббәт хисе, кемнеңдер хәленә керә белү, яшәүнең мәгънәсен тою дигән сүз.

“Психик саулык” төшенчәсе үз көчеңә ышану, кискен хәлдә югалып калмау, хисләреңә хуҗа булу, ихтыяр көчен туплау, курку хисен, арыганлыкны, җитди авыруны җиңүне аңлата.  

Тормышта бәхетсез кеше булуга караганда, бәхетле кеше булу җиңелрәк. Кешене күралмауга караганда, ярату җиңелрәкю бары тик тырышлык күрсәтергә, тормышны, сәламәт тән һәм сәламәт рух өчен көрәшергә, күңелеңдә гел яхшы уй-фикерләр генә сакларга  кирәк.

Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Электр күренешләре”

Галимнәр турында нәрсәләр беләсез?...

Статья о межпредметной связи физика- культура бурятского народа

Мы считаем, что курс физики в общеобразовательных учебных заведениях должен быть гуманитарным, призванным решать познавательные и воспитательные задачи обучения. Ведь физика является важнейшей с...

Cтихияле табигый күренешләр дәрес эшкәртмәсе

Табигатьтә бара торган табигый күренешләр турында  белешмә дәрес. Алардан саклану чаралары турында белү.  Табигый шартларның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире турында аңлатма бирү....

Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)

Эчтәлек: 1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3.     Йола һәм...

Социаль дәрес конспекты "Ишетмәүче һәм күрмәүче кешеләр белән танышу".

Разработка классного часа на тему "Знакомимся с людьми, которые не видят и не слышат" (на татарском языке)...

Эчкечелек-заман чире

laquo;Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан» ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып ...

Мәктәптә һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру .

                  Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш.....