Cтихияле табигый күренешләр дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по географии (8 класс) по теме

Мухаметшина Гульфия Равиловна

Табигатьтә бара торган табигый күренешләр турында  белешмә дәрес. Алардан саклану чаралары турында белү.  Табигый шартларның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире турында аңлатма бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_stihiyale_tabigyy_kureneshlre.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1) Укучыларны стихияле табигый күренешләр белән таныштыру, аларның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен ачыклау. Саклану чараларын өйрәнү.

2) Танып - белү активлыгын үстерү.

3) Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһаз: телевизор, DVD, катастрофалар дискы, Россиянең физик картасы, тестлар.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Дежур рапорты, һава торышын әйтү.
  3. Рәхмәт. Тышта ямьле язның бер көне хәкимлек итә. Безнең бүгенге дәресебез дә гади генә түгел, ә бәйрәм дәрес. Бәйрәм кунакларсыз гына булмый инде ул. Күреп торасыз безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Без, яхшы хуҗалар кебек ачык йөз белән, белемнәребезне күрсәтеп кунак итеп, ә алар кабат киләселәре килеп китсеннәр иде.
  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Укучылар китапларыбызны ябып куйыйк әле. Хәзер без өй эшенең беренче өлеше – сорауларга җавап биреп китәрбез. Ә терминнарга кагылышлы өлешен дәрес барышында тикшерербез.

Димәк, “Табигый шартларның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тәэсире” темасын кабатлыйбыз һәм беренче сорау:

  1. Табигый шартлар дип нәрсәгә әйтәбез?
  2. Табигый мохит нәрсә ул?
  3. Табигый ресурсларга нәрсәләр керә?
  4. Кеше тормышы өчен уңайлы шартлар нинди була?
  5. Яшәү өчен экстрималь шартлар нинди була?
  6. Табигый шартларның кеше сәламәтлегенә тәэсире.
  1. Молодцы. Укучылар, бүген без әлеге теманы дәвам итеп стихияле табигый күренешләр турында өйрәнербез.
  1. Яңа тема өйрәнү.
  1. - Әйдәгез, искә төшерик әле: табигый шартларга нәрсәләр керә? (Яңгыр яву, җил исү, кояш чыгу, су агу, һ.б.)

- Дөрес. Әгәр бу табигый күренешләр кеше файдалана торган территориядән читтә булса, яки нормадан тайпылмаса – бу гадәти күренеш буларак кабул ителә.Әмма кайчакта алар стихиялегә дә әверелергә мөмкин.

(Мисаллар ярдәмендә табигый күренешләрнең стихияле табигый күренешләргә әверелүен күрсәтү.)

- Димәк, стихияле табигый күренешләр дип кеше өчен куркыныч тудыручы, көтелмәгән, табигый күренешләрнең дөрес барышының бозылуын әйтәләр. Ә табигый бәла – каза – һәлакәтле табигый күренешләр һәм процесслар, аларның кеше корбаннарына һәм материаль югалтуларга китерә торган нәтиҗәләре. Гадәттә табигый бәла- каза өч шарт бергә туры килгәндә барлыкка килә: гадәттән тыш, көтмәгәндә, нәтиҗәсе алдан билгесез.

- Балалар, сезнең “акча күктән яумый” дигән әйтемне ишеткәнегез бармы? Ә менә мин “ява” дип әйтә алам. Чөнки стихияле табигый күренешләр арасында шактый кызыклылары да була.(Мисаллар китерү).

2. - Ә хәзер, укучылар, стихияле табигый күренешләрнең төрләре белән танышып, аңлатма биреп китик. Сезгә өй эшенә терминнар бирелде, шуларга сүзлектән карап аңлатма һәм тәрҗемә ясап килергә иде.  

Лавина, смерч, оползни, обвалы, җир тетрәү, вулкан, наводнения, цунами, ураган, ливень, кырау, засуха.

3.Физкультминутка.

4. – Без бүген стихияле табигый күренешләрнең шактый төрләрен карап киттек. Шулар арасыннан лавина һәм смерч турында ныклабрак сөйләшик әле.

(DVD дан лавина күренешен карау)

  1. Димәк, лавина – текә һәм биек урыннардан  ишелеп төшкән кар массасы. Ул авырлык көче нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә безнең якларда мондый күренешләр булганы бармы? (Бөгелмә, Минзәләдә текә авышлыклардан кар ишелү нәтиҗәсендә балалар үлүен, Казанда шундый хәл булуын мисалга китерү).
  2. Смерч – атмосферадагы вертикаль өермә. Яңгыр болыты астында барлыкка килә.1-1,5км. Биеклектә, 5-20 м/с тизлектә күчә, 50-100 м/с тизлектә бөтерелә.

(DVD дан сюжет карау).

  1. Безнең авылда да көчле җилләр булганы бармы? Сезгә зыян килдеме? (Укучылардан сөйләтү).

5. Техноген катастрофалар – кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан бәла – казалар. Сез ОБЖ фәненнән Чернобыль авариясе турында өйрәнгәнсездер. Берәрегез шул хакта чыгыш ясап, искә төшереп китсәгез иде.

6. Стихияле күренешләр географиясе.Стихияле күренешләрнең кайларда һәм ни сәбәпле булуын ачыклау һәм картадан күрсәтү.

7. Стихияле бәла – казалардан саклану чаралары.

Өйрәнү – сөйләү - әзер булып тору.

Саклану чаралары:

  1. Техник (Сөн елгасын бору, һ.б. мисаллар китерү)
  2. Оештыру (объектларны дөрес урнаштыру,һ.б.)

3)Информацион (телевидение, радио, сотовый телефон, мәтбугат аша алдан хәбәр итү)

IV. Ныгыту.

Тест эшләү.

  1. Кеше өчен куркыныч тудыручы, көтелмәгән, табигый күренешләрнең дөрес барышының бозылуын ничек атыйлар?

А) стихияле табигый күренешләр.

Б) гадәти табигый күренешләр.

  1. Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан бәла – каза ничек атала?

А) антропоген катастрофалар.

Б) техноген катастрофалар.

  1. Табигый күренеш стихиялегә әйләнә аламы?

А) әйе.

Б) юк.

  1. Илебез территориясендә күп кенә стихияле процесслар Камчаткада, Курилда, Кавказда, Көньяк Себер тауларында була. Ни өчен? Чөнки:

А) бу территорияләр илебезнең кырый өлешендә.

Б) актив тау ясалу районнары.

  1. Янгыннарны стихияле табигый күренешкә кертергә буламы?

А) әйе.

Б) юк.

Дәрескә әзерлегең һәм катнашуың өчен үзеңә нинди билге куяр идең? – “....” ле

  1. Йомгаклау.
  1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
  2. Билгеләр кую.
  3. Өй эшен  ике уровеньдә бирү: “5” ле өчен һәм “4” ле өчен.

Татарстан Республикасы Балык бистәсе районы Олы Солтан урта  гомуми белем бирү мәктәбе

Стихияле  табигый күренешләр

(Россиянең физик географиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

        

Төзеде: Iкв. категорияле география

укытучысы Мөхәммәтшина Гөлфия Равил  кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

“Электр күренешләре”

Галимнәр турында нәрсәләр беләсез?...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)

Эчтәлек: 1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3.     Йола һәм...