Африканың табигый зоналары
методическая разработка по географии (7 класс) по теме

 

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табигате турындагы белемнәрен баету; терек табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Африканың табигый зоналарыdoc64 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

I.        Оештыру моменты.

  1. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

                                   а) Карточкалар белән эш.

- Укучылар, мин хәзер сезгә карточкалар таратам. Ә сез аңа карап, мөстәкыйль рәвештә географик диктант язарсыз. Анда географик атамалар һәм аларга аңлатмалар язылган. Сез аларны үзара туры китереп парларга тиешсез. (Балалар эшлиләр, соңыннан эшләр җыеп алына).

                                        б) Контурлы карталар белән эш.

     - Ә хәзер, балалар, контурлы карталарга Африканың иң эре елгаларын һәм күлләрен төшерәбез, аларның исемнәрен тиешле урыннарына язып куябыз.

(Балалар эшлиләр, соңыннан эшләр җыеп алына).

                                         в) Телдән тикшерү.

    - Балалар, мин сезнең язма эшләрегезне соңрак тикшерермен. Шулай да белемнәрегезне телдән дә тикшереп алыйк әле.

  • Африка территориясендә агучы иң зур елгалар ниндиләр? (Нил, Конго, Замбези, Нигер)
  • Алар нинди океан бассейннарына керәләр?

(Нил – транзит елга /барлык климат поясларында да ята/

Конго –Атлантик океан бассейнына керә

Нигер - Атлантик океан бассейнына керә

Замбези – Һинд океаны бассейнына керә)

  • Кайсы елгада шарлавыклар күбрәк? ( Замбезида. Анда иң зур шарлавык Виктория бар).
  • Елгаларның географиясенә нинди тышкы фактор йогынты ясый? (климат)
  • Африкада нинди климат пояслары бар? (экваториаль, субэкваториаль, тропик, субтропик).
  • Барлык климат поясларында да ятучының исеме ничек? (Нил)
  • Аны без нинди елга дип атыйбыз? (транзит)
  • Африкадагы нинди күлләрне беләсез? (Виктория, Ньяса, Танганьика,Чад)
  • Аларны картадан танып, мәгълумат бирегез әле.

Виктория –тирәнлеге 80 м., мәйданы – 68000 квадрат км.,суы төче, ясалу ысулы – тектоник, аңа агучы елганың исеме – Кагера, аннан агучылар – Виктория, Нил., яр буйлары Кения, Танзания,Уганда илләренә туры килә.

Ньяса – тирәнлеге – 706м, мәйданы – 30800 квадрат км, суы төче, ясалу ысулы – тектоник, аңа агучы елгалар: Рукуру, Двангва, Бва,аннан агып чыгучы елга: Шире, яр буйлары Малави, Мозамбик, Танзания илләренә туры килә.

Танганьика - тирәнлеге – 1407м, мәйданы – 34000 квадрат км, суы төче, ясалу ысулы – тектоник, аңа агучы елгалар: Малагараси  Рузизи, ,аннан агып чыгучы елга: Лукуга, яр буйлары Бурунди, Заир, Замбия, Танзания илләренә туры килә.

Чад -  тирәнлеге – 4 - 11м, мәйданы – 10000 - 26000 квадрат км, , ясалу ысулы – калдык сулар, аңа агучы елга: Шари ,аннан агып чыгучы елга: юк, яр буйлары Камерун, Нигер, Нигерия, Чад илләренә туры килә.

    - Булдырдыгыз, укучылар, бу белемнәрегез сезгә алга таба да кирәк булачак.

  1. Яңа тема.

                                             а) - Балалар, нәрсә ул табигый зона? Ул нинди табигый комплексларның бергәлеген тәшкил итә?

Температура

Дымлылык        

Үсемлекләр дөньясы                Табигый зона

Хайваннар дөньясы

Туфрак төре

(Тактага таблица эләм)

                                       б) Атласлар белән эш.

     - Африка территориясе нинди табигый зоналарда урнашкан? Шуны атлас карталары буенча карап әйтегез әле. ( Экваториаль урманнар, алмаш дымлы урманнар,саванналар,тропик чүлләр, ярымчүлләр, каты яфраклы яшел урманнар)

                                     в) Табигый зоналар турында видеофрагмент карау.

                                     г) Табигый зоналарга аңлатма бирү.

Экваториаль урманнар – экваториаль поясның табигый зонасы. Ул Конго елгасы бассейнында экваторның ике ягында да һәм экватордан төньякка таба Гвинея култыгы буйлап урнашканнар. (картада күрсәтү) Монда табигый процессларның сезонлы ритмлылыгы бөтенләй юк диярлек. Дымлылык бик югары, температура да һәрвакыт диярлек югары, уртача ул – +26 -+28 градусны тәшкил итә. Дымлылык һәрвакыт югары булганга күрә, елгалар тулы сулы. Урманнар куе, мәңге яшел, төрләргә гаять бай. Агачларның төре генә дә 1000гә якын. Туфрагы тимер кушылмаларына бай, шуңа күрә ул кызгылт төстә була. Аларны аларны кызгылт-сары ферралит туфраклар дип аталалар. ( «феррум» - тимер, «алюминиум» - алюминий)

(таблица күрсәтү)

     Саванналар – тропик үсемлекле зона, ләкин үсемлекләр япмасы тоташ түгел. Субэкваториаль пояста, тропик һәм субтропик поясларда урнашкан. Африканың 40% территориясен били. Климаты сезонга карап дымлы һәм коры була. Экваториаль пояска якын урнашкан урыннарында яңгырлы сезон 8-9 ай, монда туфрак – кызыл ферралит, тропиклар янында 2-3 ай, туфрак – кызыл-көрән. Яңгырлы сезонда елгалар тулы сулы. Коры сезонда (кыш) явым-төшем күләме 2000мм.дан 250мм.га кадәр кими. Үсемлекләр дөньясы да төрле: экваторга якын урнашкан урыннарда биек үләнле, тропиклар янында сирәк, чәнечкеле.

 

(таблица күрсәтү)

     Тропик чүлләр – Африканың 30%ын билиләр. Төньяк ярымшарда зуррак мәйданны билиләр. Сахара чүлендң эчкәрге районнарында явым-төшем берничә ел буена булмаска мөмкин. Монда температураның тәүлеклек тирбәлеше зур. Тропик чүлләрдә черемәсез тропик туфрак формалаша. Күпчелек мәйданнар туфрак катламыннан бөтенләй мәхрүм.

(видеофрагмент карау)

                              д) Дәреслек белән эш. Дәфтәрләрдә таблица   тутыру.

     - Ә хәзер балалар дәреслектәге материал белән танышыйк. Укыйбыз һәм шул ук вакытта таблицага мәгълуматларны тутыра барабыз.

Табигый

     зона

Климат поясы

Үсемлекләр        дөньясы

Хайваннар         дөньясы    

Туфрак

Экваториаль урманнар

Экваториаль

1000гә якын агач төре:

Фикус

Пальма

Банан

Агачсыман абага

Лианалар һ.б.

  • Кошлар
  • Кимерүчеләр
  • Бөҗәкләр
  • Маймыллар

ферралит

Саванналар

Субэкваториаль, тропик, субтропик

Үләнчел үсемлекләр, сирәк агачлыклар, чәнечкеле үсемлекләр

  • Эре хайваннар
  • Күптөрле кошлар (страус, марабу, секретарь-кош һ.б.)
  • Ерткычлар
  • Крокодиллар

 

Кызыл ферралит

Кызыл-көрән туфрак

Тропик чүлләр

Тропик

Чәнечкеле үсемлекләр

Үсемлекләр дөньясы ярлы

Ярлы (дөяләр, сөйрәлүчеләр)

Тропик туфрак,

 

Күпчелек урында бөтенләй юк.

  1. Ныгыту.

Картадан һәр табигый зонада нинди билгеле географик объект булганны табу.

Экваториаль урманнар – Конго елгасы

Саванналар – Замбези елгасы, күлләр

Тропик чүлләр – Каир шәһәре

  1. Йомгаклау

     Табигый зоналар турында гомумиләштерү сүзе.

  1. Өй эше.

 §28не өйрәнергә, контурлы карталарда табигый зоналарны билгеләргә.

Тукай районы

Калмаш урта мәктәбе

       ( VII класста география дәресе)

     Тукай районы Калмаш урта мәктәбенең II квалификацон категорияле укытучысы

Кашапова Роза Дамировнаның эш тәҗрибәсеннән.

2008-2009нчы уку елы

        Максат: Укучыларны Африканың табигый зоналары белән  

                         таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табигате турындагы белемнәрен баету; терек табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.

   Җиһазлау: Африканың физик картасы, дөньяның табигый    

                        зоналар   картасы, телевизор, DVD диск, елганы  

                        сурәтләү планы, табигый зоналарны сурәтләү планы,  

                       табигый зоналар сурәтләнгән таблицалар, схемалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Урок географии в 7 классе Африка в стихах Н. С. Гумилева Обобщение по теме Африка (интегрированный урок география+литература)

Тема раздела  Южные материкиТема урока  Обобщение знаний о природных зонах АфрикиНомер урока в теме раздела 9Цель урока: обобщение знаний по материку Африка через  литературный образ ма...

Разработка урока географии в 7 классе по ФГОС по теме РЕГИОНЫ АФРИКИ. ВОСТОЧНАЯ, ЦЕНТРАЛЬНАЯ И ЮЖНАЯ АФРИКА.

Автор УМК_Е.М. Домогацких, Н.И. Алексеевский, "География. Материки и океаны" в двух частях, М., "Русское слово", 2012 г. ПрезентацияТема урока Регионы Африки. Восточная, центральная и южная Африка.Тип...

Разработка урока географии по ФГОС в 7 классе по теме "Регионы Африки. Восточная, центральная, южная Африка.

Автор УМК_Е.М. Домогацких, Н.И. Алексеевский, "География. Материки и океаны" в двух частях, М., "Русское слово", 2012 г. ПрезентацияТема урока Регионы Африки. Восточная, центральная и южная Африка.Тип...

Дәрес эшкәртмәсе "Африканың табигый зоналары"

7 сыйныф өчен география фәненнән дәрес эшкәртмәсе...