Дәрес эшкәртмәсе "Африканың табигый зоналары"
план-конспект урока по географии (7 класс) по теме

Вагизова Фарида Гибадулловна

7 сыйныф өчен география фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл afrikanyn_tabigyy_zonalary_dres_eshkrtmse.docx25.23 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы

Зирекле лицее

 АЧЫК  ДӘРЕС

       «А Ф Р И К А Н Ы Ң      Т А Б И Г Ы Й   З О Н А Л А Р Ы »

Вагизова Ф.Г. – югары категорияле

 биология, география укытучысы

  • Максат:  «Табигый зоналар» турындагы белемнәрен тирәнәйтү: Африка материгындагы зоналарының үзенчәлекле төрлелеге, бу төрлелекнең климатка бәйлелеген аңлату; экваториаль урманнарның, саванна һәм Африка чүлләренә генә хас булган билгеләре белән таныштыру;
  • Бурычлар: Укучыларда кызыксыну активлыгын арттыру, күзаллауларын баету, үзлектән белем ала белү,  уен аша карта белән эшләү, анализлау, нәтиҗә чыгара булү күнекмәләрен үстерү;
  • Укуга карата  җаваплылык хисләре тәрбияләү, география фәненә карата кызыксыну уяту;

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, биремнәр белән карточкалар, атласлар, Африка материгының физик картасы;

ДӘРЕС  БАРЫШЫ

1. Исәнләшү.

Хәерле көн укучылар!

Исәнмесез, диеп башлыйбыз

Һәр көнне, һәр дәресне.

Бер-беребезгә елмаешып

Күтәрик тә кәефне –

Яңа белем, яңа үрләр яулар өчен

сызганыйк без җиңнәрне.

Ничек сез минем белән килешәсезме? Әзерме яңадан-яңа кызыклар дөньясын ачарга?  Шулай булса әйдәгез, эшкә керешик.

2 - Өй эшләрен тикшерү.

  • Иң беренче итеп искә төшерик әле – без сезнең белән нәрсә турында сөйләшә идек соң әле?(Африка  материгын өйрәнәбез)
  • Ниди үзенчәлекләргә ия материк соң ул? (Иң эссе, экватор урталай кисеп үтә һ.б., һ.б.)
  • Африка материгын өйрәнгәндә нинди юнәлешләр буенча, нинди өлешләргә бүлеп өйрәндек? (географик урынын, тектоникасын, климатын,эчке суларын)

Молодцы, булдырдыгыз!

Ә хәзер без сезнең белән үтелгән темаларны тагын бер кат искә төшереп үтәр өчен төркемнәргә бүленеп сорауларга җавап бирербез. Безнең гадәттә 4 төркем оеша, бүген дә шулай ук эшләрбез. Һәр парта бер төркем. Номерларны алдык.(номерлар тарата,  һәр номер бер эш төре буенча җавап бирә)

1 – географлар

Сораулар:

- Ноленче меридиан, экватор, тропиклар кайдан үтәләр?

 - иң кырый нокталары ?

- башка материкларга карата ничек урнашкан?

 - төньяктан көньякка, көнбатыштан көнчыгышка таба нинди градуслар  аралыгында яталар?

   - төньяк һәм көньяк өлешләре берсеннән-берсе ничек аерылып торалар?

- рельеф үзенчәлекләре нинди?

2 – геологлар

Сораулар:

-Ниди плитәләр өстендә ята?

- плитә кайсы якка, нинди тизлек белән хәрәкәт итә?

- Нинди тектоник үзгәрешләр күзәтелергә мөмкин?

- файдалы казылмалар үзенчәлеге, аларның урнашуы?

- геологик төзелешнең рельефка йогынтысы нинди?

- ни өчен рельефның тигезлекле өлешләрендә дә магматик, метаморфик тау токымнарын табарга була?

3- климатологлар

Сораулар:

-Нинди кимат поясларында ята?

-Ни өчен шундый климат пояслары барлыкка килгән?

- Поясларның нинди үзенчәлеге бар?

- Өстенлек итүче җилләр?

 - Иң эссе урын кая урнашкан?

-Климат үзенчәлегенә тагын нинди факторлар йогынты ясарга мөмкин?

4- гидрологлар

Сораулар:

- Нинди гидрологик объектлар бар Африкада?

-Елгалар нинди океан бассейннарына карыйлар?

-Елга агымы юнәлеше нәрсәгә бәйле?

-Күлләр барлыкка килү сәбәпләре?

- Күлләрнең формалары ни турында сөйли?

- Африкада бозлыклар бармы?

3 – Актуальләштерү.

        Укучылар, сез молодецлар, Африка материгы турында бик күп мәгълүмат туплагансыз. Тагын нәрсә турында белергә теләр идегез? (үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы турында)  Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзенчәлеләре нинди факторларга бәйле булырга мөмкин соң?

Бу сорауга җавап табу өчен тиз генә дәреслегебезнең ... параграфына сәяхәт ясыйк әле ... бит. Нинди тема? Табигый зоналар барлыкка килү нинди факторларга бәйле? (рельеф, климат, сулар)

4- Яңа тема.

“ Каждый человек рождён мечтателем и путешественником. Читая книги о новых землях и путешествиях, мы стремимся ступить ногой на неизведанный, но манящий берег. Таинственный мир зовёт нас за собой” – диләр.

Бүген мин дә сезне, Африка материгының табигый зоналарын өйрәнү өчен, виртуаль сәяхәткә чакырам. Безгә  маршрут битләре - дәфтәрләребез, адашмас өчен карталар кирәгер. Ничек уйлыйсыз нинди карталар кул астында булырга тиеш ( физик, климатик,туфрак карталары)

Сәяхәтебезне вертолет ярдәмендә алып барырбыз.

5 – физминутка  

Вертолет ничек, нәрсә ярдәмендә оча. Пропеллер ничек хәрәкәтләнә? (пропеллер хәрәкәте ) Сәяхәткә чыкканда рюкзак алабыз (рюкзак киябез- җилкәдән кулларны әйләндерәбез), атлап, йөгереп вертолетка таба барабыз. Вертолетка утырабыз

Сәяхәткә каян кузгалып китәрбез?

- (Без Евразия материгының Европа өлешеннән сәяхәткә кузгалабыз). Вертолетыбыз безне материкның урта өлешенә алып килде. Вертолеттан  җиргә төшкәнче ачыклыйк әле: монда нинди климат зонасы урнашкан? Нинди басымлы өлкә? Температура, явым-төшем ничек булыр. Туфрагы нинди? Нинди зона ? Тиз генә маршрут битләренә теркәп куйыйк.Ә хәзер әйдәгез урман – гилея белән танышыйк.

 Слайдлар аша бу зонага хас булган үзенчәлекләр үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән таныштырам. ЯРУСЛЫЛЫК, ФЕРРАЛИТ  ТУФАК, ҮЛӘНЧЕЛ  ҮСЕМЛЕКЛӘР булмавына игътибар иттерәм.)

2 - Вертолетыбыз бик озак оча, зур территорияләрне биләп үтә Бу территорияләр САВАННА дип атала.  Нинди климат поясларында саванналар күзәтелә икән ? (субэкватриаль, тропик,субтропик пояслар)

Саванналар. (Слайдлар ярдәмендә саванналарга хас билгеләрне ачыклыйбыз: тышкы кыяфәте-үләнчел үсемлекләр, аерым үскән агачлар өстенлек итә ,картадан туфрагын билгелибез -  кызгылт-көрән)

3 - Я, ничек сәяхәтебез ошыймы? Нигәдер эссе булып китте, сезгә дә шулаймы? Ә ни өчен эссе? Дөрес, тропик пояс буйлап очабыз.  Аңлатыгыз әле - ни өчен соң материкның барлык киңлеге буенча - Атлантик океаннан алып Һинд океанына кадәрге аралыкта тропик пояс сузылган? (пассатлар материк өстеннән исә – коры һава массалары, салкын агымнар тәэсире – һавада су парлары бик аз)

Ә ни өчен материкның менә бу ягы – көньяк өлешендә дә чүлләр барлыкка килгән? (кб өлешендә салкын агым, ә кч. ягыннан килгән пассатлардагы дымның күп өлеше  Дракон тауларында тотылып кала.)

 (Слайдлар ярдәмендә чүл зонасы флора һәм фаунасы белән танышабыз. Комлы, ташлы чүлләр турында беләбез)

4- Киңлек поясы.

 Карагыз әле миңа гына шулай тоеламы, суытып җибәрде бугай..  термометр  - 15 градус күрсәтә. Кая килеп туктады безнең вертолетыбыз? (Килиманджаро тау түбәсенә) Ни өчен монда шулай суык?(1 км биеклеккә күтәрелгән саен һава температурасы  -6 градуска түбәнәя)  

6 - Йомгаклау

Дуслар, без сәяхәтебез башында бер эш эшли башлаган идек,ә аннан соң туктадык... Нинди эш? (маршрут битләрен тутыру) Ул эшне сез өйдә тәмамларсыз диеп уйлыйм.

7- Өй эше бирү

 Параграф ... , таблицаны тәмамларга.

 8 – Рефлексия

Ә  хәзер маршрут битләрегезнең артын әйләндереп карагыз әле. («рожица» күрәләр, ләкин авызы юк)  Сезгә бер кеше карап тора, аның йөзен нинди итеп күрәсегез килә? (авызын ясыйлар) Ә хәзер миңа таба күрсәтегез әле аның йөзен… Мин еелмаюлы битләр күрәм… Димәк дәрес сезгә ошады диеп нәтиҗә ясыйм… Килешәсезме?! Һәм шушы елмаюлы йөзләр белән мин сезне икенче география дәресенә дә көтеп калам. Дәрес тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....