Физика - табигать серләре ачкычы
методическая разработка по естествознанию (8 класс) на тему

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе

Кичә:  Кечкенәләр өчен физика кызыклары.

Физика укытучысы Нуриева Р.Р.

Максат:

  1. 1-6 класс укучыларын физика фәне белән кызыксындыру
  2. Гади тәҗрибәләр ярдәмендә көнкүрешнең кайбер мизгелләрен аңлату
  3. 7 класс укучыларында физик төшенчәләрне аңлата белү ихтыяҗы булдыру

Кереш сүз

Исәнмесез, кадерле 1-6 класс укучылары. Сез әлегә физика фәнен өйрәнмисез. Ләкин табигать белеме һәм тирә-юньне өйрәнү дәресләрендә сез инде табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәсез, әйләнә-тирә дөньяның серләренә төшенергә тырышасыз. Бүген без тормышта үзен еш сиздерә торган физик күренеш- атмосфера басымы турында сөйләшербез.

7 класс укучысы Абдуллина Лилия чыгышы. “Атмосфера нәрсә ул?” (Күрсәтмәлек-глобус).

Дуслар! Менә бу глобус һәркайсыбызга таныш. Анда җир шары сурәтләнгән. Без кай өлешендә яшибез? Менә шул Җир шарын һәва әйләндереп алган. Һава барын сизү өчен безгә тиз-тиз кул селкү дә җитә. (Балалар кулларын селкеп һаваны тоярга тырышалар). Атмосфера ул бик калын юрган кебек. Ул җир өстенә басым ясый. Бу басым атмосфера басымы дип атала.

Физика укытучысы.

Ә хәзер 7 класс укучылары сезгә бер фокус күрсәтерләр.

Фокус. Тәлинкәгә су салынган һәм су эченә акча төшерелгән. Акчаны кулны чылатмыйча гына алырга тәкъдим ителә.

Укучылар төрле вариантлар әйтәләр, ләкин кулны чылатмыйча акчаны ала алмыйлар. Укучы стакан алып, аны спиртовкада җылыта һәм тәлинкәгә каплый. Бераздан су стакан эченә кереп бетә һәм акчаны кулны чылатмыйча гына алырга мөмкин була.

Физика укытучысы 7 класс укучыларыннан аңлатуларын сорый: Су ни өчен стакан эченә кереп бетте соң?

Укучы тәҗрибәнең серен  аңлата.

 7 класс укучылары кечкенәләргә кызыклы тәҗрибәләр күрсәтәләр, һәр тәҗрибә аңлатыла.

Тәҗрибәләр:

  1. Чебигә су эчертү.
  2. Тоташкан савытларда суның тигез урнашуы.

 

  1.  Пыяла көпшә белән су алу.                                
  2.                                                
  3. Сулы стаканга кәгазь каплап, аның астын өскә әйләндерү.
  4. Вакуум калфагы астында Комовский насосы ярдәмендә һаваны суыртып, шар кабарту.
  5. Шприц ярдәмендә су суырту.
  6. Магдебург ярымшарлары ярдәмендә атмосфера басымының көчен бәяләү.

Йомгаклау

Атмосфера басымының әһәмияте турында укучы чыгышы.

    Атмосфера басымы кеше организмы өчен бик әһәмиятле. Атмосфера басымы булмаса, чәй эчә алмас идек. Без чәйгә иренне тидерәбез дә, эчкә таба суырабыз. Ә атмосфера басымы чәйне эчкә этеп кертә. Без гомер буе атмосфера ярдәмендә сулыйбыз. Авырган чакта врач безгә укол кадаса да атмосфера басымы ярдәмгә килә. Өйдә дә чебиләргә су эчертү җайланмасы ясарга ярдәм итә ул безгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел белемнең ачкычы...

Тел белемнең ачкычы......

Сыйныфтан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.

Гаилә - бәхет ачкычы.  Сыйныфтан тыш чара....

Белем — бәхет ачкычы.

Татар халкының мәгърифәтлелеге, белемгә омтылышы турында мәгълүмат бирү...

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф.Ачкыч.

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф.Ачкыч....

“Гаилә ул – бәхет ачкычы”

5 нче сыйныфта татар һәм инглиз телләре буенча интеграль дәрес...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...