“Гаилә ул – бәхет ачкычы”
план-конспект урока (5 класс)

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы

5 нче сыйныфта татар һәм инглиз телләре буенча интеграль дәрес

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”

5 нче сыйныфта татар һәм инглиз телләре буенча интеграль дәрес

Тема: “Гаилә ул – бәхет ачкычы”

                                                                  Укытучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нигъматуллина Ләйсән Сәүбән кызы;

                                                                    инглиз теле укытучысы

                                                                                 Хәйруллина Ләйсән Әхәт кызы

                                     

                                                     2019

Дәреснең темасы: “Гаилә ул – бәхет ачкычы”.

         Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 Максат: 1. “Гаилә” темасы буенча үтелгән лексиканы (татар һәм инглиз телләрендә) сөйләмдә активлаштыру, белемнәрне ныгыту, системалаштыру. 2. “Гаилә” темасы буенча өйрәнелгән лексиканы татар һәм инглиз телләрендә сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү эшчәнлеген, сәхнә культурасын, аралашу күнекмәләрен үстерү. 3.Гаилә әгъзаларына ихтирамлы булырга өйрәтү, укучыларда үз гаиләләре белән горурлану хисләре уяту; игътибарлылык, ярдәмчеллек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, татар һәм инглиз телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәресне җиһазлау: проектор, “Гаилә” темасына рәсемнәр, фотосурәтләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

– Исәнмесез, хәерле иртә, балалар. (Укучыларның җаваплары: Хәерле иртә!)  

  • Хәерле иртә, хөрмәтле кунаклар.

Greeting.

– Good morning, boys and girls!

  • Good morning our teacher.

 – I’m glad to see you! Sit down, please.

– Who is on duty today? – Who is absent today? – What day of the week is it today? – What date is it today?

2. Теманы ачу (видеоролик карау)

- Укучылар, хәзер игътибарны экраннарга юнәлтәбез. Видеороликны карыйбыз һәм дәреснең темасын билгеләргә тырышабыз.

-Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез? (Гаилә)

- Дәресебезнең темасын төгәлрәк итеп әйтеп карыйк әле: Гаилә ул – бәхет ачкычы.

Children you know in tatar  language what is a family. In English a  family is where life begins and love never ends.  (Тема ачыла, тактага языла.)

-Укучылар, гаилә сүзе инглизчә ничек була соң? ( A family )

-What kind of words do you know about family?( a mother, a father, sister brother……)

2. Балалар, нәрсә соң ул гаилә? Гаилә сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Гаилә ул – минем туган йортым, әти –әнием, туганнарым...)

-Чыннан да, балалар, гаилә ул –сезнең иң якыннарыгыз, ул  бәхет ачкычы. Ә кеше бу дөньяга бәхет өчен туа. Бәхет кешегә фәкать гаилә аша гына килә.

- Әйдәгез әле, укучылар, гаилә  белән янәшә сез нинди сүзләрне  куяр идегез? Нинди сүзләр сезнең күңелегезгә бик якын булып тоела? Бу эшне без сезнең белән “Ыргытылган таш” алымы аша башкарырбыз. Беренче төркемгә “гаилә”, икенче төркемгә “family” сүзе бирелә. Сүзнең һәрбер хәрефенә гаилә темасына туры килгән сүзләр язасыз.

Г – газиз, гадел

А – алтын, акыл, апа

И – иминлек, игелек, игътибарлы

Л -  лаеклы, ләззәт

Ә – әти, әни, әби, әхлак, әдәпле

- Молодцы, балалар, булдырдыгыз.

- Ә хәзер шушы уйлаган сүзләрегезне кулланып, һәрберегез гаилә темасына берәр җөмлә төзик. Шигырь юллары белән әйтеп бирсәгез бигрәк тә яхшы. (Укучыларның мөстәкыйль эшләре) Гаилә минем өчен газиз. Гаилә – алтын багана. Гаиләбез имин булса иде. Гаиләм өчен мин лаеклы булып үсәргә телим. Гаилә ул минем әти-әнием, әбием. Гаиләдә әдәплелеккә өйрәтәләр. 

- Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.

3. – Укучылар, алдагы биремне өй эше буенча үтәрбез. Сез, гаилә архивындагы фотолар буенча безне таныштырыр өчен, сөйләргә әзерләнеп килергә тиеш идегез. Әйдәгез, берничәгезне тыңлап китик әле. (Укучылар өйләреннән алып килгән гаилә фотолары буенча үз гаиләләре белән таныштыралар. 2-3 укучы сөйли).

Минем гаиләм Минем гаиләм зур. Әти, әни, апа, абый, бабай, әби һәм мин. Без гаиләдә җиде кеше яшибез.. Әтиемнең исеме – ... . Әниемнең исеме – ... . Әти машина йөртә. Әни банкта эшли. Апам һәм абыем мәктәптә укыйлар. Апам 5 нче сыйныфта укый. Абыем 7 нче сыйныфта укый. Әбиемә алтмыш яшь. Аның исеме –...Бабама 65 яшь. Без тату, дус яшибез. (Фотолар төрле булырга мөмкин. Нинди сүрәт булуына карап, монологның эчтәлеге үзгәрә).

  • Рәхмәт, ........
  • Ә хәзер фото буенча сөйләвегезне инглиз телендә дә тыңлап китик инде.

My family Hello! My name is…. I m 10.I m a pupil. I live in Russian. I have got a family. I have got a father, a mother (a sister, a brother). My father’s name is … He is … My mother’s name is … She is … (My brother’s name is … He is … My sister’s name is … She is … ) I love my family.

4. Төркемнәрдә эш (Укучылар ике төркемгә бүленәләр, тема буенча ике телдә диалог төзиләр, уйнап күрсәтәләр).

- Укучылар, әби -бабайлар белән бергә яшәүчеләрегез бармы  арагызда? (Бар)

- Әбиләр белән яшәмәүчеләр, аларга кунакка барырга яратасызмы? (Әйе)

- Әйдәгез алайса, “Әбиләрдә кунакта” дигән күренешне татар һәм инглиз телләрендә сәхнәләштереп карагыз әле.

 

1 нче онык: Хәерле көн, әбием!

2 нче онык: Good day,grandma.

Әби: Исәнме, балакайларым!

1 нче онык: Хәлләрең ничек, әбием?

2 нче онык: How is your life , grandma?

Әби: Сезнең уңышларыгызга сөенеп, бик әйбәт кенә яшәп ятам, балакайларым,.

1 нче онык: Әби, без сезгә күчтәнәчләр алып килдек, тәмләп чәйләр эчәрсең.

2 нче онык: I bring you tea,lemon,sweets,biscuits,bread.

Әби: Абау, улым, бер сүзеңне дә аңламадым бит. Нәрсә дисең соң син? Син бит татарча сөйләшмисең. Әллә үз туган телеңне оныттың инде?

2 нче онык: Юк, әбием, сездән бик еракта яшәсәм дә, әти-әнием, әби-бабам телен мин беркайчан да онытмаячакмын. Син борчылма, әбием.

Әби: Рәхмәт, балакайларым. Рәхәт булып китте бит әле миңа.

- Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Кеше кайларда гына яшәсә дә, үз туган телен онытмаска, кадерләп сакларга тиеш.

5. – Барлык милләтләрнең дә әти-әниләргә багышлап язылган шигырьләре, җырлары бар. Әйдәгез әле, татар һәм инглиз телләрендә язылган шигырьләрне тыңлап китик. 2 укучы сөйли.

Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк! Ш.Галиев

My family

This is daddy,

This is mummy,

This is sister,

This is brother,

 This is me, me, me,

 And my whole family

6. Йомгаклау.

- Без ничәнче гасырда яшибез? (21)

         - Туган җирне, гаиләне, үткәннәрне саклау максатыннан, Арчаның талантлы кешеләре 21 пункттан торган “Арчаларның тормыш кодексы”н төзеделәр һәм күптән түгел генә әле Арчаның үзәк урамнарына плакатларга язып та куйдылар. Шул урамнардан узганда плакатларга сез дә игътибар итәрсез әле. Алар арасында без бүген сөйләшкән гаилә кадере темасына багышланган сүзләр дә бар. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезеңә эзне суытма!” Менә бу матур чәчкәләрдәй алар сезне назлап, яклап үстерәләр, сез дә әти-әниләрегезнең ныклы терәге булыгыз.

- Ә өйдә шушы ике теманың берсен сайлап, А4 дүрт форматында проект (буклет) эшләп килерсез.  

“Рюкзак” алымы.

  • Укучылар, сез минем кулымда нәрсә күрәсез? (йөрәк)
  • Йөрәк -  гаиләнең символы.
  •  Әйдәгез әле дәресебезне йомгаклап, шушы йөрәкне кулдан-кулга йөртеп, минем өчен гаилә нәрсә ул ? дигән сорауга җавап биреп карагыз әле. Җавапларыгызны татар һәм инглиз телләрендә әйтегез.  And  say it in English. (Гаилә ул – минем якыннарым. Гаилщ – бщхет ачкычы. Гаилә ул минем өчен әти-әнине хөрмәт итү.  Балалар – гаиләнең чәчәкләре. Гаилә минем туган нигезем.) (There is по place like home. My house is my castle. Like father, like son. East or West — home is best. Family is a wealth. My family is a happiness.)

-Рәхмәт, балалар, үз гаиләгезнең кадерен белегез. Без сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Тел белемнең ачкычы...

Тел белемнең ачкычы......

Сыйныфтан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.

Гаилә - бәхет ачкычы.  Сыйныфтан тыш чара....

Белем — бәхет ачкычы.

Татар халкының мәгърифәтлелеге, белемгә омтылышы турында мәгълүмат бирү...

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф.Ачкыч.

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф.Ачкыч....