“Белем һәм тәрбия – белем ачкычы” шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә сценарий
методическая разработка

Касимова Алсу Мусиновна

сценарий к празднику

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_konkursa_chtetsov_belem_hm_trbiya.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

“Белем һәм тәрбия – белем ачкычы” шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә сценарий

Катнашалар:

Ике алып баручы- Касимов Александр, Биянова Лиана

Укытучы – Журавлева Розалия

Укучы – Касимов Александр

1 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар!

2 алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзалары һәм кадерле балалар!

1 алып баручы: Без бүген Кистем урта мәктәбенең актлар залында бәйрәмгә җыелдык. Сезне барыгызны да “Белем һәм тәрбия – белем ачкычы” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә күрергә шатбыз.

2 алып баручы:  Быелгы бәйге күренекле татар мәгрифәтчесе Шиһабеддин Мәрҗәнинең 200еллык юбилее һәм атаклы педагог Василий Сухомлинскийның 100еллык юбиллее уңаеннан уку-укыту, тәрбия, әхлак темаларына  багышланган.

1 алып баручы: Әйе, бүгенге бәйге балаларның күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остазларга, газизләрдән – газиз әниләр белән бер дәрәҗәгә куярлык изге затларга багышланган.

2 алып баручы: Тәрбияче!

1 алып баручы Укытучы!

2 алып баручы Остаз!

1 алып баручы Мөгаллим!

Ә кем соң ул? Ул  - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче , барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә , уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.

1 алып баручы:  Әйе, “укытучы, тәрбияче” сүзләре  изге. Һәр кеше бу сүзне тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Бу һөнәр ияләре бөтен көчен биреп балалар күңеленә яхшылыкны  сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

 2 алып баручы:   Бу залда утыручы һәр кеше минем белән килешер дип уйлыйм.   Мөгаллим хезмәте - авыр да, жаваплы да,шул ук вакытта кызыклы да.Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала. 

1 алып баручы: Ә  минемчә,  мөгаллим ул  укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап киләбез. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша

2 алып баручы: Укытучы булу җиңел түгел.  Беренче чиратта, әлеге һөнәр  балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Икенчедән, сабырлык,түземлек сорый.

“Кайда хаклык, кайда дөреслек?”

1 алып баручы: Хәзер барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүз Кистем урта мәктәбенең директоры Камил Шамильевичка бирелә.

2 алып баручы: Хәзер эш тәртибе белән танышып үтик. Биредә Балезино, Юкамен, Игра, Глазов районнарында эшләп килгән балалар бакчалары һәм мәктәпләре укучылары катнашалар.

1 алып баручы: Конкурста шигырьләр тематик яктан өч төркемгә бүленгән: укытучым – иң якын киңәшчем, тәрбияче – беренче укытучы, әхлак турындагы шигырләр . Шигырьләр рус һәм татар телендә яңгырар.

2 алып баручы: Бәйгебез ике залда узар. Балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен конкурс татар теле бүлмәсендә үтәр. 5-11 сыйныф укучылары шигырьләрен актлар залында укырлар.

1 алып баручы: Бәйгене башлап җибәргәнче жюри әгъзалары белән таныштырырга рөхсәт итегез.

2 алып баручы: Бәяләү 5 группа буенча, 10 баллык система буенча булачак:

Балалар бакчасы

1-4 сыйныфлар

5-8 сыйныфлар

9-11 сыйныфлар

Рус телендә сөйләүчеләр

1 алып баручы: Ә хәзер балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучыларын татар теле бүлмәсенә чаырабыз.

Конкурсны башлап җибәрәбез. Беренче булып ____________________________________ чыгыш ясый. ________________________________________әзерләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

Белем һәм тәрбия

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төп юнәлешем – укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү һәм аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәр...

выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте"

Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...