Белем һәм тәрбия
методическая разработка по теме

Исрафилова Алфия Рафаеловна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төп юнәлешем – укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү һәм аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә яңа технологияләргә нигезләнеп уздырылган дәресләр һәм дәрестән тыш чараларның да әһәмияте чиксез зур. Билгеле, күренекле шәхесләр һәм гаилә белән мәктәптә үткәрелгән очрашулар, бәйрәмнәр, юбилейларга багышланган кичәләр, экскурсияләр, укучыларга шатлык кына биреп калмый, аларның белемнәрен дә арттыра, фәнгә, сәнгатькә кызыксыну да уята.

Җыентык ике бүлектән тора.

I бүлектә төрле типтагы дәрес үрнәкләре, дәрестә алып барыла торган эшләр, укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү һәм аларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен биремнәр тупланган.

II бүлектә дәрестән тыш уздырыла торган кичә эшкәртмәләре тупланган.

Укытучы дәрестән тыш та укучылардан аерылмый. Алар белән төрле чаралар: әдәби кичәләр, очрашулар, ярышлар, түгәрәкләр оештыра. Әлеге бирелгән язмалар шул эшләрне оештыруга ярдәм итәрләр дип ышанам.

Сезнең кулыгыздагы җыентык укыту-тәрбия эшендә азмы-күпме ярдәм итәр, укучылар белән күпкырлы хезмәтегезне җанландырып җибәрер дигән фикердә калам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_hm_trbiya.doc345 КБ

Предварительный просмотр:

Әлфия Исрафилова

Яр Чаллы

“  ” нәшрият йорты

2013

Рецензент:

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр

һәм ресурслар институты өлкән укытучысы,

филология фәннәре кандидаты: _______ /Зифа Фаил кызы Сәләхетдинова/

Автор төзүче:  

Актаныш районы Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:_______ /Ә.Р.Исрафилова/

Бу җыентык яшь укытучыларга да, гомумән, укыту-тәрбия эше белән бәйле булган хезмәткәрләргә дә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

Типография   (исемен үзегез язасыз )

Кереш сүз.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төп юнәлешем – укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү һәм аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә яңа технологияләргә нигезләнеп уздырылган дәресләр һәм дәрестән тыш чараларның да әһәмияте чиксез зур. Билгеле, күренекле шәхесләр һәм гаилә белән мәктәптә үткәрелгән очрашулар, бәйрәмнәр, юбилейларга багышланган кичәләр, экскурсияләр, укучыларга шатлык кына биреп калмый, аларның белемнәрен дә арттыра, фәнгә, сәнгатькә кызыксыну да уята.

Җыентык ике бүлектән тора.

I бүлектә төрле типтагы дәрес үрнәкләре, дәрестә алып барыла торган эшләр, укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү һәм аларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен биремнәр тупланган.

II бүлектә дәрестән тыш уздырыла торган кичә эшкәртмәләре тупланган.

Укытучы дәрестән тыш та укучылардан аерылмый. Алар белән төрле чаралар: әдәби кичәләр, очрашулар, ярышлар, түгәрәкләр оештыра. Әлеге бирелгән язмалар шул эшләрне оештыруга ярдәм итәрләр дип ышанам.

Сезнең кулыгыздагы җыентык укыту-тәрбия эшендә азмы-күпме ярдәм итәр, укучылар белән күпкырлы хезмәтегезне җанландырып җибәрер дигән фикердә калам.

Сүз ясалышын кабатлау

V сыйныф

Максат:  Укучыларның сүз ясалышы темасы буенча алган белемнәрен  гомумиләштерү,                          

            сүзтезмә һәм шартлы кыскартылмаларны тезмә, кыскартылма сүзләрдән аеру

            күнекмәләрен ныгыту. Бәйләнешле сөйләм телләрен һәм дөрес яза белүләрен

            үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре:    Дәрес- уен.

Җиһазлау:      Картиналар

                        Сигнал карточкалары

                        Таблица. Перфокарта

                        Карточкалар

                        “ Чәчәк җыю”

                         “ Балык тоту” уеннары.

                           Шардалар.

                           Иҗади эшләре.

                           Йолдызлар. М/Ф татар халык көе.

                                                          “ Мин кырларга гашыйк җыры”.

Дәрес барышы.

    (М/Ф  нан татар халык көе ишетелә)

   Исәнмесез, укучылар. Хәерле эш сәгате сезгә. Бүгенге дәрестә сүзнең ясалышы темасын кабатлыйбыз. Дәресебездә “Иң күп белүче” (М/ф туктый)   укучыны билгеләрбез. Сынатмаска тырышыгыз.

  Укучылар, үзенең матур көннәре, җылы кояшы, сарар кошлары  белән табигатькә яз килә. Язгы кояш нурларындагы сүзләрне укып, ясалышыларын әйтү белән дәресебезнең беренче күнегүен башлыйбыз.

                                                                              (Йолдызлар биреп  бару)

Ашъяулык, ял итү, аш, ашлык, аш-су, ай, хәзер-әзер, карт, БДБ

Димәк, сүзләр нинди юллар белән ясала?

- ясагыч кушылма ялгап (Эшче)

               - 2 сүзне кушып (Сабантуй) иза булу

               - аваз составын үзгәртү (көн-төн)

               - сүзләрнең мәгьнәсен үзгәртү (йомгак)

               - бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү( буяу)

               - сүзләрне кыскарту (КамАЗ)

3. Язның беренче чәчәкләре умырзаялары безгә төрле башваткычлар, табышмаклар чишәргә кушканнар.

 Шарада- табышмакның бер төре.

Табышмак итеп алынган сүзнең бер кисәге мөстәкыйль сүз була ала.

    Бер иҗеге төс белдерә,

    Калганнары белгән кеше.

    Үзе район үзәге ул,

    Таң калырлык күргән кеше.  (Актаныш)

       (сигнал карточкалары ярдәмендә әйтәләр, йолдыз бирелә.)

24/III.- Татарстан Президентын сайлау көне. 29/II.дә М.Ш.Шәймиев сайлаучылар белән очрашу өчен районга килгән иде

                        Бер иҗеге – уй чүлмәге,

                        Калганнары  гел вата.

                        Барысы да бергә булса,

                        Барыбызны уйлата

                                                         (Башваткыч)

 Сүзтезмә, шартлы кыскартылмаларны искә төшерү

Безнең авыл                                      Җ.(җөмлә)

Авылым урамы                                         һ.б

Яшел урман

Ясалышы буенча сүзләрнең төркемнәрен  әйтеп чыгу.

         Тамыр                        кушма                    парлы

         Ясалма                       тезмә                      кыскартылма

Перфокарточкалар белән эш.

               Җир                      саубуллашу                       тирә-юнь

               Яшеллек               җир җиләге                        суүсем.  (Йолдызлар)

7. Яраткан ел вакытлары турында картиналрадан файдаланып, төрле ясалыштагы сүзләр кертеп, кыска гына сочинение язарга кушкан идем.

         (һәр сочинениедән аерым сүзләрнең ясалышын әйтү һәм дәфтәргә язып бару)

Укучылар, сез барыгыз да җәйне яратасыздыр , мөгаен. Су коену, балык каптыру, җиләккә йөрү үзе нинди рәхәт!

“Балык тоту” ярышына чыгабыз. (ясалышын әйтә һәм җөмлә төзиләр)

Җәй сайраучы кошлары белән дә матур. Шул кошларның берсе- кызылтүш турында текс уку, яздыру ( аерым сүзләрне язу, ясалышын әйтү).

    Кызылтүш- иң матур сайраучы кош.

Аның чут-чут итеп сайравын урман аланында да, шәһәр паркында да, бакчада да ишетергә мөмкин.

  Алар кышкы айларны  Төньяк Африканың җылы яр буйларында яки Европаның көньягында үткәрәләр.

             (Умырзаяларның  анаграммаларын чишү.)

Анаграмма- хәрефләрнең урыннарын  алыштырып кую аша берничә сүз барлыкка килергә мөмкин.

    Уңга таба мин һәркемнең

    Иң яраткан кешесе;

    Сулга таба- тегү тегә

    Олысы һәм кечесе. (әни – инә)

   Язның беренче бәйрәме- 8 Март җитә. Әниләрегезгә бүләк хәзерләгәнсездер инде. Аларга чәчәк тә бүләк итәсегез киләдер. Бүген кардан чәчәк табып җыйыйк та, кайткач тагын да күбәйтерсез.

                   (М/ф. Татар халык көе яңгырый) (көй беткәнче тизрәк “җыярга”)

                тамыр    парлы    ясалма  кушма     кыскартылма  тезмә

     -“Дәвам ит” уены .

     - Кабинеттан 1 әр мисал язу.

     - Карточкалар  белән эш.           (эшнең дөреслеген тикшерү)

            М/ф “Мин кырларга гашыйк”җыры ишетелә.

      Укучылар, дәресебезнең эпиграфы:

 Табигатьне ярату, саклау - безнең бурычыбыз ул. Әти-әниләр булса гына, тирә-ягыбыз матур, чиста, яшәве күңелле була.

     Әти-әниегезне яраткан кебек табигатьне дә яратыгыз, саклагыз. Ә аның өчен әдәпле, тыйнак булырга, матур итеп сөйләшергә кирәк.

Әдәпле булган кеше генә һәрвакыт дөрес язар, күп белер, белемле булыр.

  Белемле булу өчен тырышлык кирәк. Бу сүзләрне бервакытта да онытмагыз.

                   Кроссворд чишү (ялкаулык - хурлык, тырышлык зурлык)

Йомгаклау.

                    Сүзләр ясалышы буенча ничә төргә бүленә?

                    Билгеләр кую.(“Иң күп белүчене билгеләү ”)

              Өй эше. Зачетка хәзерләнергә.

                                              171 бит,8 сорау.

Ирен-ирен IWI һәм ирен-теш IВI  тартыклары.

V сыйныф

            Максат.1. Бу авазларның мөстәкыйль авазлар булуын һәм аларның

        ясалыш үзенчәлекләрен төшендерү.

          2. Ирен-ирен һәм ирен-теш авазлары кергән сүзләрне дөрес уку һәм

        язу күнекмәләре булдыру; авазларга характеристика бирә алу                                  

        күнекмәләрен ныгыту.

              3. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

                     Җиһазлау. Дәреслек.

         Таблица

                Схема

        Тест сораулары

        Карточкалар

        Метод. Эзләнү-тикшеренү, аңлату.

        Тип. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        Дәрес барышы.

  I.   1. Сорауларга җаваплар тыңлау юлы белән үткәннәрне кабатлау.

А) Тартык авазлар сузыклардан кайсы яклары белән аерыла?

     (Тартык авазларны әйткәндә һава агымы тоткарлыкка очрый.)

           Б) Тоткарлык кайсы урыннарда барлыкка килә?

     (Иреннәрдә, тел очы һәм тешләрдә, тел артында...)

         В) IкъI һәм IгъI тартыклары нинди тартык авазларга керә?

     (Кече тел тартыкларына)

        IһI-йоткылык, IңI һәм IхI- кече тел, IнI- тел-теш тартыкларына керә.

        2. Карточкадагы сүзләрне дөресләп язу.( Мәгнә, иглан, нәк, гөмөр, кәләм, әңкәй,

        яхшылык,        хәйкәл, һат). (Эшләрен үзара тикшерәләр.)

    II. 1. Х. Халиков шигыреннән өзек уку.(Тактада.)

        Яхшылык шул

        Бар дарудан яхшырак:

        Ярсып тибә башлаган, ди,

        Таш йөрәк.

               Нишләргә дә белми икән

              Явызлык.

                                     Яхшылык ул -

                                     Явызлыкка авызлык.

              2. Шигырьнең идеясен ачу.

             3. Явызлык, авызлык сүзләрен әйткәндә  “В” хәрефе  ничек ишетелә? IWI авазын

әйткәндә тоткарлык кайда барлыкка килә?

 (Иреннәр очлаеп алга таба килә, бер-берсенә якыная, һава өрелеп чыга.)

 4. Вагон, вышка сүзләрендә?

( Тоткарлык өске тешләр аскы иреннәргә тияр-тимәс барлыкка килә.)

             5. Димәк, болар охшаш аваз булалармы?(Юк)

Алар икесе ике аваз, ике төрле ясалалар, берсе ирен-ирен авазы, икенчесе ирен-теш авазы, ә язуда алар бер хәреф ”В”  белән күрсәтелә. Сөйләгәндә аларныы берсе белән икенчесен бутарга ярамый. Ирен-ирен IWI авазы алынма сүзләрдә генә була.

        6. Кагыйдәне укыту.

  1. 1. Таблицадагы сүзләрне дөрес итеп укыту, телдән  2шәр җөмлә төзетү.

         2. Авыл сүзенең аваз составын билгеләү һәм 3 авазга характеристика бирү.

Авыл- IаI, IWI, IыI, IлI.

        IаI- арткы рәт, калын, иренләшмәгән, түбән күтәрелешле сузык аваз.

                   IWI- яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы.

        IыI-арткы рәт, калын, иренләшмәгән, урта күтәрелешле сузык аваз.

          3. “В”хәрефе кергән сүзләр  иярүче сүз булырлык итеп, сүз булырлык итеп,

    сүзтезмәләр  төзергә. (Кайту, ярата, ризык, вата.)

           4. Сүзлек диктанты яздыру, эшләрен үзара тикшертү.

Галимов, автобус сүзләренең аваз составын билгеләү һәм IфI авазы ишетелү

   кагыйдәсе белән таныштыру. Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзетү.

IV.1 . Тест эшләтү.

        1). Кече тел тартыкларын билгеләгез.

        А). Къ, гъ, ң, х

        Ә) . Къ, гъ, х

        2). Ирен-ирен тартыкларын билгелщгез.

        А). Б, п, м, w.

        Ә). П, м.

        3). Хаталы сүзне табыгыз.

        А).Таувы, елмаюы, күңел, давыл.

        Б). Тавы, елмаюы, күңел, давыл.

      2. Группага бүленеп, карточкада язылган сүзләрне тактага язу.

      3. Белемнәрен бәяләү.

V. Өй эше. 19нчы параграф, 85 нче күнегү. Көчле укучыларга 5авазга характеристика

        бирергә.

                                                                 

                   

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исемгә әйләнүе.

VI сыйныф

 Максат. 1.Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; исем

             фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлек ләре турында мәгълүмат бирү,

             аларны тексттан табарга өйрәтү.

              2. Фикерләү сәләтләрен үстерү.

              3. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

 Җиһазлау.  Карточкалар, текст, терәк схема, морфологик анализ ясау

                     үрнәге, дәреслек, тест, м/ф, М.Мирза. “Тере су” китабыннан

 Метод. Эзләнү-тикшеренү.

 Тип.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

  1. а) психологик уңай халәт тудыру.

            ә) белемнәрне тигезләү:        

(Нинди уку мәсьәләсен чишкән идек? Хәл фигыль турында искә төшерү)

- Хәл фигыльгә нинди билгеләмә биргән идек?

           (Үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан б/н төрләнми торган фигыль төркемчәсе)

- Фигыльгә охшаш билгеләрен әйтергә.

           (Эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә башка сүзләр ияртә ала)

- Рәвешкә хас билгеләре?

           (Икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый һәм җөмләдә хәл булып килә. Ничек? Кайчан? сорауларына җавап бирә)

                                                                                           Килешәсезме? Үзбәя

  2. Өй эшенең иҗади, ярымиҗади төрләрен карау.

             (.......язарга бирелгән була.)              

   3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

-Укучылар, без бер-беребезнең хәлен сорашканда, таныш-белешкә теләк теләгәндә, эш кушканда, нинди сүз төркемнәрен күбрәк кулланабыз?          

                                                                                          (Фигыльләрне)

- Әлбәттә. Фигыль – безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без сезнең белән берничә фигыль төркемчәсен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек. Бүген тагын бер төркемчәсен өйрәнербез, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.  

    - Карточкалар буенча мөстәкыйль эш. Бирелгән җыр текстыннан фигыльләрне табыгыз, төркемчәсен билгеләгез. (төркемнәрдә карыйлар)

                                                                                  (м/ф көй яңгырый)

                      1) Ташлама, әнкәй, ташлама 

                         Мине изге догаңнан.

                         Ташласаң изге догаңнан,

                         Мин бәхетле була алмам.

                     2) Саклый мине, яклый мине

                         Әнкәмнең догалары.

                      3)  Бишек җырын җырлап төннәр буе,

                           Без үскәнне көткән тилмереп.

- Эш нәтиҗәләре белән танышу.                                 Килешәсезме? Үзбәя

- Укучылар, бу юлларның авторы кем?

   (Р.Миңнуллин. “Әнкәйнең догалары”, “Әнкәй безне Сөннән   алып      

    кайткан” һ.б. шигырьләренә райондашыбыз Илгиз Закиров көй язган.)

- “Әни кирәк” җырын башкару.   

- Димәк, укучылар, без фигыльнең нинди төркемчәләрен беләбез?

     (Боерык, хикәя, шарт, хәл, сыйфат фигыль)

- Сыйфат  фигыльгә нинди билгеләмә биргән идек?

         (Үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан б/н төрләнми торган фигыль төркемчәсе)

 - Ә фигыльгә хас билгеләре?

              (Нигезе эш-хәлне белдерә, барлык-юклык, юнәлеш, заман

          кушымчалары ала, сыйфатланмышы төшеп калганда, исемләшә, килеш, сан, тартым белән төрләнә)    

- Сыйфатка охшаш билгеләрен әйтергә.

                   (Эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, сыйфатланмышы

                     була, исемләшә ала, нинди? дигән сорауга җавап бирә)

- Астына сызылган сүзләргә сораулар кую, төркемчәсен билгеләү.

Әни! Бу сүзне әйтүгә күз алдына иң кадерле, иң якын кеше килеп баса. Тууың, яшәвең, бүгенге көнгә сөенә алуларың белән иң беренче син әниең алдында бурычлы. Сөю, ярату, хөрмәт итү кебек төшенчәләр сиңа ана сөте белән керә. Начар эшләрең белән бу изге кешеңнең күз яшьләрен түктерү, әйткән сүзләрен тыңламау, олыламау – зур гөнаһ.

  - Нәрсә турында сөйләшәбез?  

  - Исем фигыль турында сөйләшәбез?     Дәфтәргә тема язу.   Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     4. Уку мәсьәләсен чишү.

- Морфологик анализ ясау. (әйтүгә, яшәвең)            Үзбәя.

- Исем фигыль кагыйдәсен әйтү.

  (Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә, җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була, фигыль кебек юнәлеш һәм юклык кушымчалары ала, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала, исемнең нинди дә булса килештә килүен сорый икән)

- Мисаллар китерү.          (Төркемнәрдә эшлиләр)  (Килешәсезме? Үзбәя)

- Күнегү 173 (карточкаларга языла һәм дөреслеген тикшерергә)  

         Сизү, ныгу, куу, юу, шуу, сөю, картаю, баю, тию, яву, аву, тагу, сибү, түбәнәю.                                                                         (Килешәсезме? Үзбәя)

- Дәреслектәге (105 нче бит)җөмләләрне чагыштыру. Исемгә әйләнүен билгеләү.                               (Төркемнәрдә эшлиләр)  (Килешәсезме? Үзбәя)

-Күнегү 176 (телдән) (1 әр сүз) (Төркемнәрдә эшлиләр)  (---“”---)

-Сайланма диктант. Исем фигыльләрне генә язу.

         Ризыкка табынуда гөнаһ юк.

         Ризыкны өлешкә бүлү, һәркемгә тигез өлеш чыгару – мактаулы күренеш. Кеше өлешенә, кеше ризыгына керү – иң олы хаталык һәм гөнаһ.

           (М.Мирза. “Тере су” китабыннан)

                                                                                         (Килешәсезме? Үзбәя)

III. Рефлекция, бәяләү этабы

5. -Тест эшләтү.

                                      Җавап: 1(а), 2(ә), 3(б), 4(б), 5(в)        

                                                                                         Бәяләү.  Модель төзү.

6. Без бүген нәрсә б/н шөгыльләндек? (уку мәсьәләсен куйдык, адымлап чиштек,  исем фигыль кагыйдәсен әйттек)

                                                                      Дәрескә үзбәя. Гомуми билге кую.

7. Өй эше.  I вариант. §.38, 39. 175 күнегү.  3 исем фиг., 1 хик.фиг.,

                                                       1 исемгә морф. Анализ ясарга.

               II вариант. (Исем фигыль кергән 4-5 табышмак, яисә мәкаль табып

                                  язарга, исем фиг.астына сызарга)

               III  вариант. (176 нчы күнегүдәге сүзләр белән бер очракта исем,

                                           икенче очракта фигыль булырлык итеп

                                           шигырь чыгарырга )

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр темасы.

VIсыйныф

Максат. 1. Укучыларда әхлакый сыйфатлар: әниләрне хөрмәт итү, ярдәм

                  итү, авыр сүз әйтмәскә кирәклеген аңлау сыйфатлары тәрбияләү.

               2. Шигырь уку белән кызыксынуларын, сәнгатьле һәм аңлап уку

                        күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

               3. Әти-әниләре алдында гомер буе бурычлы булып калуларын

                        аңлап калуларына ирешү.                                                  

Җиһазлау.1. Плакатлар

                  2. Мәкальләр.

                  3. Иҗат эшләре.

                  4. Йолдызлар.

                  5. Биографик плакат..

                  6. Китаплар күргәзмәсе.

                  7. Магнитофон. “Әнкәй” җыры.

 Дәрес тибы. Концерт-дәрес формасында класстан тыш уку.

 Методлар һәм алымнар. Әңгәмә.

 

                                                          Дәрес барышы.

1. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар. Әйе, бүген безнең мәктәпкә кунак булып һәр мәктәпнең иң яхшы класс җитәкчеләре җыелды. Бүген класстан тыш уку дәресендә иң кадерле кешеләребезнең берсе булган әниләребез турында сөйләшербез. 2008 нче ел – Гаилә елы. Сез иң үрнәк гаиләләрдә яшәвегез белән бәхетле, укучылар. Ә гаиләнең иң зур хөрмәткә лаек булган кешеләрнең берсе - әниләр. Ул  җирдә иң зур кеше.    

 “Әнкәй җирдә иң зур кеше” җырын  м/ф язмасында тыңлау. Җыр тыңлау барышында үз әниләрегезне күз алдыгызга китерегез һәм татар әдәбиятында әниләр турында иң күп әсәрләр язучы әдипләрнең берсе булган Р.Миңнуллинның әниләр турында язган шигырьләрен искә төшерегез.

2. “Әни кирәк”, “Әнкәмнең догалары”, “Әнкәй”, “Минем кадерлеләрем” “Исән-сау бул, әни”, “Сөн буенда әнкәй басып тора””һ.б. шигырьләренә көйләр язылган.

“Әнием” шигырен укып күрсәтү.

-Күзләре – гел җәүһәр,                Һәр сүзе – мең җәүһәр!

 Йөзләре – гел җәүһәр.                Ә үзе – Гөлҗәүһәр, - ул әнисе турында.

- Җәүһәр сүзенә аңлатма:

А) энҗе, зөбәрҗәт, якут кебек кыйммәтле ташларның гомуми атамасы.

Б)  иң кыйммәтле, иң кадерле нәрсәләр.

3. - Бу шигырьдә сүз кем турында бара?

   - Әнисенең күзләрен, йөзләрен нәрсәгә тиңли? (кыйммәтле ташларга)

   - Бу сурәтләү чарасы ничек атала? (чагыштыру)

4. “Әнкәмнең догалары” җырын башкару.

- Дога сүзенә аңлатма бирү: теләк, үгет-нәсихәт, киңәш дигән сүз.

- Җырның идеясен ачу.

5.- “Сөн буенда әнкәй басып тора” шигырен уку. (1 укучы)

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Лирик герой үзе кай тарафта?

     - Ничек уйлыйсыз, лирик геройның әнисе генә сагынамы, әллә башкачамы?

Шигырьдә чагыштыру табып буламы?

             (балалар кошлар б/н чагыштырыла)

   - “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырен уку. (1 укучы)

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

              (әнкәйләр бөеклеге, әнисенең яшьлеген сагынуы хакында)

- Нур бөркелә, нур чәчелә юлларының мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

              (чәчләре нур б/н чагыштырыла, ак нур – ак юл ул, әнисенең

                балаларына юл күрсәтүе, ярдәме хакында)

- Лирик герой үзе тагын нәрсә турында уйлый?

       (әнисен борчыган чакларын искә төшерә, үкенү хисләре дә чагыла)

  • Шагыйрь әсәрләрендә нинди хисләр чагыла?

   Әниләрне ярату, аларны сагыну, юксыну, аларның хезмәтләренә соклану, сәламәтлек, озын гомер теләү, әти-әниләрне тыңлау, хөрмәт итү. Әниләрнең киң күңелле булулары, балалары өчен һәртөрле авырлыкка да түзүче, олы йөрәкле кеше икәнлекләре чагыла.

6. Әниләрегез турында язган иҗат эшләрегез белән танышып китик. Әниләрегезне яратуыгызны нинди сүзләр белән бирдегез икән?

                       (Укучыларның иҗат эшләре б/н танышу)  

 7.   “Минем кадерлеләрем” җырын  м/ф язмасында тыңлау.

 - Яраткан шагыйребез әсәрләрендә нинди проблема күтәрә? Шул сорауга җавап уйлап тыңлагыз.

      - Проблема сүзенә аңлатма бирү (Әсәр материалында куелган үткен каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр. )

 - Әниләренең кадерен белмәүчеләргә кисәтү булып яңгырый. Аларны уйланырга чакыра, изгелеген дәлилли, балаларның әти-әниләре алдындагы бурычларын дөрес аңлауларын һәм онытмаска тиеш булуларын искәртә.

  1. Тактадагы сүзләрне, мәкальләрне уку, фикер алышу.

 -Ата-анаңны тәрбия ит, үзең дә тәрбия күрерсең.

 - Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр.

 - Бала шатлыгы – ана шатлыгы.

 - Өебезгә нурлар иңә -                                     Әни бер көлсә,

   Әнием килсә,                                                  Күңелемдә гөлләр үсә -

   Йөрәкләргә наз өстәлә -                                 Әнием килсә.

  1. Шигырьне уку.

     Гомер җиле шаулап искән чакта,

Форсат табып уйлап кара син,

Ап-ак биләүдәме, ак чәчлеме,

Әнкәң өчен барыбер бала син...

Ул бердәнбер якты таң йолдызың,

Кабатланмас татлы төшең ул.

Күпме җәфа чиккән, кан-яшь түккән,

Синең кеше булуың өчен ул.

10. Ата-ана өчен иң зур бәхет- синең чын Кеше булуың. Әдәпле, тыйнак, ярдәмчел булып үсүең.

11. Әти-әниләрегезне саклагыз, гафу үтенә белегез. Аларны онытмау, тәрбияләү-безнең төп бурычыбыз. Алар безгә һәрвакыт кирәк.

    12.“Әни кирәк” җыры башкарыла.

    13. Белемнәрен бәяләү.

    14.  Өй эше. Т.Миңнуллин. “Авыл эте Акбай ” әсәре.

                                                      (алдагы класстан уку дәресенә)

Ак әбиләр догасы.

IX сыйныф

Максат. 1. Ф.Яхинның иҗат үзенчәлеге белән таныштыру.

              2. Хикәянең идея-эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту.

              3. Укучыларда өлкәннәргә карата кече күңеллелек, шәфкатьлелек сыйфатлары    

            тәрбияләү.

Җиһазлау. Ф.Яхин. “Ак әбиләр догасы”.

                   Магнитофон. “Әнкәмнең догалары” җыры.

                   Иҗат эшләре.

                   Компьютер

Метод. Әңгәмә.

Тип. Класстан тыш уку.

Дәрес барышы.

    1. Компьютерда бирелгән сорауларга җавап бирү. (Казан ханлыгы чоры әдәбиятын кабатлау.)

            1) Казан ханлыгы чоры кайсы вакытны үз эченә алган?

                       А)  XV йөзнең урталары – 1550 еллар

                       Ә) XIII йөзнең урталарыннан XV йөзнең урталарына кадәр.

                       Б) XVII йөз әдәбияты

            2) Кайсы шагыйрь Казан ханлыгы чорыныкы түгел?

                       А) Сәйф Сараи

                       Ә) Мөхәммәд Әмин

                       Б) Колшәриф

                       В) Мөхәммәдьяр

            3) Күренекле рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, үз халкының фидакарь улы гына түгел, ул – шагыйрь дә.

                      А) Өмми Камал

                      Ә) Шәрифи

                      Б) Колшәриф

                      В) Сайяди

            4) “Нуры содур”, “Төхфәи мәрдан” поэмаларының авторы.

                     А) Сайяди

                     Ә) Мөхәммәдьяр

                     Б) Шәрифи

                     В) Колшәриф

           5) Кулыңнан килгәнчә ит син яхшылык

               Үзеңә дә килер бер көн яхшылык. Бу юлларның авторы кем?

                      А) Колшәриф

                      Ә) Сәйф Сараи

                      Б) Мөхәммәдьяр

                      В) Шәрифи

    2. Дөньяда һәркем өчен дә кадерле, изге булган кешеләр бар. Ул кадерле затлар - әти һәм әни. Алар турында без бик күп җырлар, шигырьләр сөйлибез. Ә менә аларның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, тәрбияләп үстергән әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. “Әбием”, “Әбекәй”. Нинди матур сүз! Әби гаиләдә кадерле, хөрмәткә лаек кеше. Әбисе булган кеше тагын да бәхетлерәк. Күпне күргән, күпне кичергән әбиләр газиз ирләрен, улларын яуга озатканнар. Гомере буе аларны көтеп яшәгәннәр. Ятып калганнар рухына да, исән калганнарның иминлегенә дә дога укыганнар.

   3. В.Казыйхановның “Әбием догалар укый” шигырен бер укучы укый.

   4. Дога сүзенең эчтәлеген ачу. (Аллаһы Тәгаләдән кирәк хаҗәтеңне сорау)

   5. Әнә шундый ак яулыклы, изге күңелле әбиләребез турында Фәрит Яхин “Ак әбиләр догасы” дигән хикәя язган. Сез хикәянең эчтәлеген беләсез инде.

    6. Ф.Яхинның тормышы һәм иҗат үзенчәлеген бер укучы сөйләп чыга.

Язучы, шагыйрь һәм мөгаллим Ф.Яхин 1961 нче елда Сарман районы Дүсем авылында туган. КДУны тәмамлагач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эшчәнлек алып бара. Соңрак Г.Тукай музее директоры булып эшли. Бүгенге көндә Татар дәүләт гуманитар институтында укыта, филология фәннәре докторы.

   Ул - әдәбият фәне, рухи мирас, әдәбият белеме өлкәләренә караган күп кенә хезмәтләр авторы да. “Пәйгамбәрләр тарихы”, “Олуг пәйгамбәр”, “Иман”, “Ак әбиләр догасы” һәм башка хезмәтләре бар.

    Хикәяләрендә балаларга үз итеп, тормыш, кичерешләр, тәэсирләр турында сөйләшергә омтыла. Геройлары көчле, кызыксынучан. Авыл тормышы, балачак, табигать, дин – төп темалары.

   7. Хикәянең эчтәлеген искә төшерү.

   8. - Әсәрнең жанры нинди?

       - Нинди әсәрне хикәя дип атыйлар?

       - Кечкенә күләмле әсәрдә ак әбиләрнең барлык сыйфатлары да ачыла. Алар нинди сыйфатлар?

      - Түземлелек, сабырлык, ышану, доганың көчен күрсәтү, халык турында кайгырту.

   9. Әүлия зираты, әүлия чишмәсе, зекер әйтү сүзләренең мәгънәсен ачу.

      - әүлия – изге кеше, иң яхшы, гадел, кешелекле кеше; зекер – искә алу, искә төшереп әйтү, әйтеп үтү, аллаһны зурлап һәм мактап укыла торган доганың бер төре.

   10. Соңгы кызыл юлны уку, идеясен ачу. Укучыларның фикерләрен тыңлау. Әсәр ни өчен шулай аталган?

   11. Укучыларның әбиләре хакында язган миниатюр сочинениеләре белән танышу. (теләк буенча 2-3 укучының иҗат эшен тыңлау)

   12. Өлкәннәр ункөнлеге, Хәйрия елы турында искә төшерү.

   13. Йомгаклау. Магнитофон язмасында “Әнкәмнең догалары” җырын тыңлау.

   14. Өй эше. Киләсе класстан тыш уку дәресенә Ф.Садриевның “Таң җиле” романын укырга.

Сез әдәбиятны беләсезме?

IX сыйныф

Максат. 1. Белем һәм күнекмәләрен системалаштыру.

              2. Белемнәрен бәяләү.

              3. Үткәнебез белән кызыксынуларын үстерү.

Җиһазлау.   Сораулар.

Метод.  Сорауларга җавап бирү формасы

Тип.  “Көчсез звено” уены формасында ел буе үткәннәрне

           гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес барышы.

I.

I раунд.

1) Ул әдәбиятның үзеннән һәм әдәбият турындагы карашлар системасыннан тора. (әдәбият тарихы)

2) Борынгы төрки әдәбият чоры. (XII-XIII гасыр)

3) Болгар-татар әдәбияты (XIII гасыр I ярт.)

4) Алтын Урда чоры (XIII гасыр II ярт. - XV гасыр I ярт.)

5) Казан ханлыгы (XV гасыр II ярт. – 1550 нче ел)

6) Борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә дөнья хакында тудырган образлы күзаллавы. (мифология)

7) Рун язма истәлегенең төп китабы. (Юрау)

8) Уйгур язма истәлегенең төп китабы. (Алтын ярук) (легенда)

9) М. Кашгарыйның китабы. (“Диване лөгатет төрк”)

10) Й.Баласагунлының “Котадгу белек” әсәренең жанры. (лиро-эпик характердагы поэма)

11)  Коръән ничә сүрәдән тора? (114)

12) “Кол Гали” пьесасын кем язган? (1973 нче ел. Н.Фәттах)

13) “Кыйссаи Йосыф” жанры. (поэма)

14) Ярлык, каберташ язмалары, фән, сәяхәтнамә, сүзлекләр кайсы чорның төп китаплары? (Алтын Урда)

15) Ислам дине белән бәйләнешле катлаулы, каршылыклы күренеш. (суфичылык)

16) Суфи шагыйрьләр кешегә ни рәвешле тәэсир итүне өстен куялар? (хис, тойгы, эмоция аркылы)

17) “Кыйссасел - әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) жанры, чоры. (чәчмә әсәр, А.Урда, XIV гасыр)

18) “Нәһҗел – фәрадис” әсәренең (“Оҗмахларның ачык юлы”) авторы, жанры. (дини-дидактик характердагы чәчмә әсәр, М.Болгари)

                                                  (1 укучы төшеп кала)

II раунд.

1) Түбәндәге төп фикер А.Урда шагыйре С.Сараиның кайсы әсәрендә чагыла?

“Кешеләрнең төп вазифалары һәм яшәү мәгънәләре – игелекле хезмәттә һәм бер-берсенә, башкаларга бәхет, шатлык китерүдә”. (“Гөлстан бит төрки”)

2) Урта гасыр Шәрык, татар әдәбиятының киң таралган иҗат ысулы, поэтик формасы, башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр. (нәзыйрә)

3) Язма әдәбиятның, фольклорның акыл-тәҗрибә, белем-тәрбия бирүне үзәккә куйган бер төре. (дидактик әдәбият)

4) “Идегәй”, “Кыйссаи Сәйфелмөлек”, “Бабахан дастаны” кайсы чор әсәрләре? (Казан ханлыгы)

5) Казан ханлыгының кайсы шагыйре сүзгә, аның дөреслегенә, тәэсир көченә игътибар итә, ул кешенең асылын күрсәтүче төп билгесе итеп саный? (Мөхәммәдьяр)

6) Кем үз әсәрләрен хикмәтләр дип атый? (М.Колый)

7) XVII гасыр шагыйрьләреннән кем тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын иактый? (М.Колый)

8) Шигырь юлларының бер үк сүзгә башлануы. (анафора)

9) Гадәти булмаган сүз тәртибе. (инверсия)

10) Строфаларны бәйләү өчен, бер үк сүзнең кабатлануы (ялгау)

11) Сәяхәтнамә, Батырша хаты кайсы чор әсәрләре? (XVIII гасыр)

12) XVIII гасырда яшәгән табиб, шагыйрь, педагог, галим, “Рисаләи Газизә” китабының авторы. (Т.Ялчыгол)

13) Наданлык, ялган суфиларны, комсызлыкны кискен тәнкыйтьләгән автор һәм аның әсәре. (Т.Ялчыгол“Рисаләи Газизә”)

14) XVIII гасырда кем төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсьәләләренә юнәлтә? (Г.У.Имәни)

15. Хикәя, кыйсса, сәяхәтнамә, әкият, мәсәл, дастан, риваятъ кайсы жанрга карый? (эпик)

16) Газәл, касыйдә, мәдхия, илаһи бәет, робагый, мөнәҗәт, хикмәт кайсы жанрга карый? (лирик)

(2 укучы төшеп кала)

III раунд.

1) XIX гасырның I яртысында татар әдәбиятының төп үзенчәлеге. (әсәрләрдә шәхес язмышы яктыртыла башлый, әдәбият басма әдәбият буларак үсә)

2) КДУ ачылган ел. (1804)

3) Казанда Азия типографиясе ачылган ел. (1800)

4) Төрки-татар телендә басылган беренче матур әдәбият әсәре. (“Сәйфелмөлек кыйссасы”)

5) “Әдәпләргә өйрәтү җыентыгы” ның (“Мәҗмәгыл адаб”) авторы. (Һ.Салихов)

6) Ул – мәхәббәт җырчысы. Кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы турында яза. (Г.Кандалый)

7) Мәгърифәтчелек реализмы формалаша башлаган чор. (XIX г. II ярт.) 

8) 30 дан артык хезмәт авторы, мәгърифәтче галим, педагог, тарихчы, философ. (Ш.Мәрҗәни)

9) Тел галиме, өстәл календарьлары чыгаручы, дәреслек авторы, халык авыз иҗаты әсәрләрен туплаучы. (К.Насыйри)

10) “Хисаметдин менла” әсәренең авторы, жанры. (М.Акъегет, роман)

11) Милләтне аң-белемле, һөнәрле итү б/н бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә игътибар бирүче, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле. (Р.Фәхреддин)

12) Әдәби әсәрнең барлык өлешләрен сәнгатьчә оештыру, вакыйгаларның урнашу тәртибе. (композиция)  

IV раунд.

1) I детектив роман язучы автор. (З.Бигиев)

2) Мәсәл жанрына нигез салучыларның берсе. (С.Сараи)

3) Муса, Габденнасыйр кайсы әсәрнең төп герое? (З.Бигиев. “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романы).

4) Маһруй, Габденнасыйр кайсы әсәрнең төп герое? (З.Бигиев. “Зур гөнаһлар” романы).

5) Кеше аның өчен иң беренче чиратта кешелеклелеге, әхлагы б/н кыйммәт. (М.Акмулла)

6) Ул ярлылыкка, бәхетсезлеккә игътибар итә, ярдәм итүгә теләктәшлек белдерә. (Я.Емельянов).

7) “Белемле кеше б/н яшәү бәхет китерә” дигән фикер кемнең кайсы әсәрендә уздырыла? (Г.Ильяси. “Бичара кыз” комедиясе)

8) Бай кеше б/н яшәү бәхет китерә” дигән фикер кемнең кайсы әсәрендә уздырыла? (Ф.Халиди. “Рәдде бичара кыз” комедиясе)

9) Ул – мөселман Шәрык поэзиясендә киң таралган лирик жанр атамасы.(газәл).

10) Исемнәрне символлаштыруга иҗат итүче. (Мөхәммәдьяр). 

(Җиңүче укучы билгеләнә)

II. Йомгаклау. Белемнәрен бәяләү.

III. Өй эше.  Үзегез теләгән темага реферат язарга

           

С. Сараиның «Сөһәйл һәм Гөлдерсен» дастанында күтәрелгән мәсьәләләр.

IX сыйныф

Максат. Дастанның идея - эчтәлеген ачу.

               Укучыларның сөйләм телен, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен

              үстерү; хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер презентациясе

Метод. Әңгәмә

Тип. Яңа белем һәм күнекмәләр тәрбияләү.

Дәрес барышы.

- Дастанга хас үзенчәлекләр (реаль җирлек, тарихи вакыйга, танылган шәхесләр, аларга дан җырлау)

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы. (1 нче кадр)

1. а) психологик уңай халәт тудыру ә) белемнәрен тигезләү.

(Нинди уку мәсьәләсен чишкән идек?  Сәйф Сараи турында белгәннәрен искә төшерү.)

Тест эшләтү. (2-6 нчы кадрлар)

1) Алтын Урда чоры төрки татар әдәбиятының кульминациясе булып кемнең иҗаты санала?

     А) Сәйф Сараи   Ә) Мәхмүд Болгари.   Б) Кол Гали    В) Әхмәд Үргәнчи

2) Сәйф Сараи иҗат иткән әсәрләр безнең заманга ничә кулъязмада килеп җиткән?

     А) 1  Ә) 2   Б) 3    В) 4

3) Сәйф Сараиның 3 робагые, 2 икеюллыгы, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны кайсы кулъязмада  урнаштырылган?

    А)”Китабе Гөлестан бит-төрки”    Ә) “Ядгярнамә”

4) - ”Гөлестан бит-төрки” нең үзәгендә төрле табигатьле һәм төрле социаль хәлле кешеләр, аларның эш-гамәлләре, уй-теләкләре, фикер-кичерешләре бирелә.

     - Кешеләрнең төп вазифалары һәм яшәү мәгънәләре – игелекле хезмәттә һәм бер-берсенә, башкаларга бәхет, шатлык китерүдә.

      Бу фикерләрнең ничәсе ”Гөлестан бит-төрки” нең үзәгендә?

      А) Беренчесе    Ә) Икенчесе    Б) Икесе дә.

5) Сәйф Сараи язган иң күренекле оригиналь әсәрен билгеләгез.

       А) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”  Ә)  ”Гөлестан бит-төрки”  

- Эшләрен тикшерү. Үзбәя. (7 нче кадр)

- Бишекләр турында әйтү. (8 нче кадр)

2. Өй эшенең иҗади, ярымиҗади төрләрен карау. (9 нчы кадр)

           - Мәхәббәт турында мәкальләр  - Шигырь чыгарырга иде.

  - Килешәсезме? Үзбәя. (10 нчы кадр)

    3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. (11 нче кадр)

 -“Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанының эчтәлеге. (12 нче кадр)  

Дәфтәргә тема язу.  Үзбәя. (13 нче кадр)  

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. (14 - 15 нче кадрлар)   - Бүген без өйрәнәсе дастан Алтын Урда чорында иҗат ителгән, 1394 елда язылган дип фараз кылына. «Идегәй» татар халык иҗатының таҗы булса, “Сөһәил һәм Гөлдерсен” дастанының  авторы Алтын Урда чорының бөек шагыйрьләреннән берсе Сәиф Сараи.

      - Дастанда төп сюжет сызыгы - мәхәббәт тарихы.

      - Әсәрнең темасы - мәхәббәткә дан җырлау.

      - Авторның идеясе: ярату сокландыра, кешене  хөрлеккә илтә торган хис, ул фаҗигале төгәлләнергә тиеш түгел.

С. Сараи бөтен күңеле белән укучыны әсәрдә тасвирланган күренешләрнең чын  ышандырырга омтыла. Шагыйрьнең бу омтылышы аның дастанны иҗат итү максаты һәм принциплары белән билгеләнә.

       Авторның игътибары иң беренче чиратта нәрсәгә юнәлгән?

- Дәвер җәфасына. Ә инде С. Сараи яшәгән чорда җәфа хәттән ашкан. Хөкемдарлар арасында власть, байлык өчен барган канкоюлы өзлексез сугышта иң беренче халык җәфа күрә, моны шагыйрь дә үз җилкәсендә татый, үз илен калдырып чит илгә - Мисырга китәргә мәҗбүр була.

- XIV йөзнең соңгы чирегендә туган җәфаларның күпчелеге Аксак Тимернең ерткыч политикасы нәтиҗәсе булып  тора. 80-90 еллар Тимер походларының иң активлашкан еллары. Төньяк һәм Үзәк Иран, Кавказ арты яулап алына.

- 1391 елда Алтын Урда армиясе Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителә. Бу сугышта Туктамыш ягыннан 100 мең кеше һәлак була. Аксак Тимер гаскәрләре 26 көн буе болгар һәм Урта Идел районнарын талыйлар. Хисапсыз байлык җыялар.

   Ләкин шагыйрь дәвер җәфасын гомуми планда гына тасвирламый. Аның максаты нинди?

- Дәвер җәфасын ул кеше язмышы аркылы бирә. Гадәттә Урта гасырлар чоры Шәрык поэзиясе турында сүз барганда, сюжет итеп легендаларга нигезләнгән билгеле бер вакыйгаларны алуга һәм эшкәртүгә басым ясала.

Егет белән кыз - үзара дошман, сугыш хәлендәге ике тараф вәкиле. Аларны кавыштырып, автор нәрсәгә ишарә ясый?

- Ызгыш- талашларның гайре табигый күренеш икәнлегенә, кешеләр, халыклар арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләре урнаштырырга мөмкин булуын күрсәтә.

Автор геройларын бик яратып, гадәттән тыш киеренке хәлләрдә тасвирлый. Сөһәил һәм Гөлдерсенне сурәтләгәндә нинди алымнар куллана? Образларга бәя бирәбез.

     Сөһәйл бик чибәр. Каһарманның исеме дә зур мәгънәгә ия. Аның исеме күктәге якты йолдызларның берсенең Шәрыктагы атамасы. Сөһәйлнең гадәттән тыш матурлыгы тасвирлау өчен, халык иҗатындагы һәм язма әдәбияттагы сурәтләрдән иркен файдалана. Сөһәйлне ул Йосыфтан өстен итеп күрсәтә.

                       Йосыфтан да егет матур чырайлы,            

                        Йөзендә балкыйдыр алманың алы.

Шагыйрь егетне гөл белән дә тиңли.

                       Ни күрсен күзләре:  туфракта шулчак.      

                       Ята аунап Сөһәил, ал гөлгә охшап.

- Гөлдерсен - гөл кебек матур дигәнне аңлата. Кыз шундый гүзәл ки, хәтта аның сыйфатларын әйтергә телең әйләнмәс. Ул сокландыргыч, гүзәл, ай кебек, матурлыгы гөл йөзеннән дә артык. Фарсы поэзиясендә  хатын-кызлардагы гадәттән тыш матурлыкны пәри (фея) образы аркылы бирү киң таралган. С.Сараи да Гөлдесенгә карата бу сурәтне  иркен файдалана.

              Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,  

              Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да

              Утлы кызыл гөлләр тотып нечкә кулларыңа,      

               Ник яшерендең, төренеп таң нурларына.   «Таң кызы»

Автор геройларга турыдан туры үзе бәя бирү белән генә канәгатьләнми, ә бәлки аларны бер-берсе аркылы тасвирлау алымын да куллана. Менә Сөһәйл төшендә бакчада йөрүче бер “пәрине” күрә:

                  Сөһәйл әйтте:« Нигә гөлләр жыясың?        

                  Үзең гөл, кайсы гөл тиңдәш сиңа соң?»

Шушындый ук алым белән Сөһәйлгә дә,  Гөлдерсен тарафыннан сыйфатлама бирелә.

Үз геройларының торышын, рухи халәтен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен ачуга шагыйрь иң беренче чиратта, метафора, чагыштыру кебек тасвир чараларын куллана.

Геройларның эчке дөньяларан ачуда С.Сараи антитеза алымына еш мөрәҗәгать итә. Әсәрнең керешендә Сөһәйлнең матурлыгы, батырлыгы тасвир ителә дә, әдип әлеге юлларны яза:

                Ләкин язмыш ташы төшеп башына

                Башын салган егет гаме кашына...

Шундый матур сыйфатларга ия булган егетнең бу газаплы хәлгә төшүе  бездә геройга карата теләктәшлек хисләрен уята.

- Геройларны чиктән тыш бизәп-арттырып тасвирлау, аларны шартлы  символик образ итеп карарга юл ача. Нәтиҗәдә әсәргә салынган эчке фәлсәфи мәгънә, ягъни яшәеш хакындагы фәлсәфә ачыклана. Кыз – матурлык, егет – батырлык символы булса, алар мәхәббәтенә төшүче золым-явызлык символы.

Гашыйк булу яшьләр күңелендә хөрлеккә омтылышны көчәйтә. Батырлык һәм матурлык азатлык-хөрлеккә омтыла, явызлык шушы хөрлекне буарга, үзенә буйсындырырга тели. Автор, әйтерсең яшәешне шушы өч сыйфат, көчләр мөнәсәбәте итеп күзаллый. Хөрлеккә каршы төшү үлемгә китерә, мәхәббәт исә кешене дә, яшәешне  үзгәртү, камилләштерү мөмкинлегенә ия.

Бер-берсенә гашыйк ике яшь кешенең бергә булу омтылышы тирә яктагылар күзаллавы белән каршылыкка керә. Нәтиҗәдә мәхәббәт үлем белән өзелә.

Кешене без табигать баласы, дип әйтәбез.

   Автор үз каһарманнарын иҗтимагый социаль мохиттә генә түгел, табигать белән багланышта да тасвирлый. Ни әйтергә тели?

   Оҗмахтай матур табигать, сугышның аянычлы нәтижәләренә, Сөһәйлнең авыр язмышына капма-каршы куела, егетнең хәле никадәр газаплы булуын тагын да калкурак куз алдына китереп бастыра.

  Дастанның табигать белән бәйле өлешендә фәнни яктан да мөһим бер эпизод бар.

- Иптәш кызлары белән күңел ачып йөрүче Гөлдерсен, әсир төшкән, богаулы Сөһәйлне күреп, аңа таба борыла. Кызның бу хәрәкәтен автор Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе белән чагыштыра.

Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Николай Коперникка һәм Джордано Брунога нисбәт итәләр. Әмма галәмдәге бу күренеш Шәрык дөньясында күптәннән мәгълүм була. С. Сараи әйткән бу фикер фәнни фикер буларак түгел, ә гәҗәеп көчле поэтик образ буларак кулланылган.

(16нчы кадр)- Егет белән кыз былбыл һәм гөл белән чагыштырыла. Болар матурлык, мәхәббәт, ирек символлары да. Былбыл читлектә була алмаган кебек, егет тә зинданда тора алмый. Бу гайре табигый хәл, бу - хаксызлык.

Каһарманнар һәлак булгач, давыл куба, димәк, егет белән кызның үлеменә табигать тә риза түгел: ул да тетрәнә, тирән кайгысын белдерә.

 (17 нче кадр) - Әсәрдә гуманлылыкны нәрсәдә күрәбез?

- Гөлдерсен үзенең гомерен куркыныч астына куеп, авыр хәлдә калган егетне коткара. Бу аның зур батырлыгы. Кыз- олы җанлы, фидакарь зат.

Автор, гомумән, хатын-кызны зурларга, аңа хөрмәт белән карарга чакыра.  - Гөлдерсен үлгәч, Сөһәилнең дә үз-үзен үтерүе капма-каршы тарафтагы ике яшь йөрәкнең тормыш рәхимсезлегеннән һәлак булуы Сараи чорында гаделсезлекләргә каршы ризасызлык, нәфрәт булып яңгырый.

Безне имин яшәеш, кешечә мөнәсәбәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итә. Аксак Тимер явызлыкларын күрсәтү аша, сугышларны, кан- коешларны гаепли.

                               Хатын-дустыр, газиз ир, син сөеп дәм,              

                                          Дусы бул син аның, күңел биреп сөй,

                                          Авыр чакларда бергә ул, чын иптәш.                        

                                          Акыл-киңәшләрен, җәүһәрләрен җый.

Бу юллар афоризмдай яңгыравы белән түгел, ә авторның гуманлылыгын белдерү ягыннан да мөһим. Автор бу юлларда безне нәрсәгә чакыра?

Хатын-кызларны олыларга, хөрмәт итәргә, киңәшләрен тыңларга чакыра?

- Шагыйрьнең игенчелеккә дан җырлаган юллары да бик мәгънәле. Игенчелекнең күчмәлектән өстенлеген күрсәтү, утрак тормышка чакыру . Әдип тормыштагы төп мәсьәлә буенча прогрессив позициядә торуын күрсәтә.

Гомумән бу дастан чынбарлык белән тыгыз бәйләнешле. Гуманистик асылы, дөньяви мотивларны һәм тормышчан мотивларны гәүдәләлдерүе белән Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында күренекле урынны били.

III. Рефлекция, бәяләү этабы. (18 нче кадр)

     5  Модель

     6. Без бүген нәрсә б/н шөгыльләндек? (19 нчы кадр)

 (мәкальләр б/н бәйләп, шигырь аша уку мәсьәләсен куйдык, адымлап чиштек)

      Дәрескә үзбәя. Гомуми билге кую.

  7. Өй эше.  130-133 бит

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Шәрык классикасы.

IX сыйныф

Максат.     1. Коръәннең барлыкка килүе һәм үзенчәлеге белән таныштыру.

                    2.  Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән      

               сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире,

               алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.

              3. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау.  

            -Коръән

            -Компьютер презентациясе

            -Р.Миңнуллинның “Әнкәйнең догалары” шигыреннән алынган юллар.

            -Сәламәтлеккә багышланган рәсем, фотолар

            -М.Мирзаның “Коръән – кяферлеккә киртә, тәүбә иттереп,  

                      оҗмахка илтә”сүзләре һәм шигыре., портреты.

             -Күренекле кешеләрнең сүзләре

             -Дәреслек.

             -Магнитофон Р.Миңнуллинның “Әнкәйнең догалары” җырына

                       караоке.

Метод. Әңгәмә, аңлатмалар бирү,

Тип. Темага кыскача күзәтү ясау. Мастер класс.

Дәрес барышы.

        

I. 1. Р.Миңнуллинның “Әнкәйнең догалары” шигыреннән алынган юллар ярдәмендә сорауларга җавап бирү.      (м/ф)    

Ташлама, әнкәй ташлама

                                              Мине изге догаңнан.

                                              Ташласаң изге догаңнан

 Мин бәхетле була алмам.

           Р.Миңнуллин

-Әнкәй нәрсә укый?  (Ул “Коръән” китабы укый. Изге догалар укып, балаларына изге теләк тели.)

- Нәрсә ул дога? (Аллаһы Тәгаләдән кирәк теләгеңне сорау. Догалар безне дөрес яшәргә өйрәтә)

- Нәрсә ул  Коръән? (Мөселманнарның изге китабы. Пәйгамбәр фикерләре тупланган китап. Коръән – гаять катлаулы, символик мәгънәле ядкәр. Аны аңлау, төшенү кешенең рухи хәзерлегенә дә бәйле.)

         2. Бүген “Коръән һәм сәламәтлек” турында сөйләшербез.

      3. Коръәннең барлыкка килүе белән танышу өчен, сорауларга җаваплар тыңлау.

-Мөхәммәт пәйгамбәр ачышлары. (570 нче елда Гарәбстандагы Мәккә каласында туып, яшьли ятим кала. 40 яшьләрдә ялгыз калып уйланырга ярата, төрле ачышлар ясый башлый. Бу ачышларның Алла тарафыннан иңдерелүен күрсәтәләр. Аларны халыкка җиткерү – Мөхәммәднең изге бурычы. Шуңа ул үзен пәйгамбәр дип атый)

-Коръәндә нинди идея үткәрелә? (Бер Аллага ышану идеясе үткәрелә.)

-Изге китапта шәригать кануннары аңлатыла. Аларның иң мөһимнәрен санагыз. (Алланың берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Алла илчесе икәнлегенә ышану, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, мохтаҗларга өлеш чыгару һәм хаҗга бару.)

-Шәригать кануннары Коръәндә нәрсәләр белән тыгыз бәйләнештә бирелгән? (Алар әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән.)

      4. М.Мирзаның  “Коръән – кяферлеккә киртә, тәүбә иттереп, оҗмахка илтә”

сүзләре белән танышу.
       5. Ислам дине дөрес яшәргә өйрәтә. Дөрес яшәү – сәламәтлек ул.

        6. Сәламәтлек минем өчен ул... (Физик күнегүләр. Шәхси гигиена. Организмны чыныктыру. Яхшы кәеф. Көндәлек  режим. Дөрес туклану. Куркынычсызлык  кагыйдәләрен үтәү.)

        7. Рухи байлык нәрсә ул? (ул кешеләргә карата мәхәббәт хисе, кешенең хәленә керә белү, яшәүнең мәгънәсен тою  дигән сүз)

        8. М.Мирза шигыре белән танышу

                              Тәүбә ит, бәндә, бер Ходаң каршында.

                              Туар көн, - җавап тотарсың каршында...

                              Кылган бар гамәлең, хәтта уйларың

Сурәттә күренер үз күз каршыңда...

        9. “Дин нәрсәгә өйрәтә?”                                               

- Исертә торган нәрсәләрдән ерак торырга.

-Отыш уеннары, сыннарга табыну һәм ырым, багучылык шөгыльләнмәскә.

-Тәмәке һәркемгә зыян салуын онытмаска.

-Хәләл юл белән тапкан малыгызга гына хуҗа булырга.

-Тәһарәт – тән тазалыгы, намаз – ачкычы булын өйрәтә.

      10. Татар кешесенә мөрәҗәгать сүзләрен 1 укучыдан укыту.         

      -Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләреңне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләреңне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла!

       -Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә!

       -Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухи, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Халыкның киләчәге ишле, тәрбияле гаиләдә. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма!

       11. XXI гасыр кешесенә мөрәҗәгать сүзләрен уку 

    Без XXI гасырда Исламны яшәү рәвешебез итеп алсак, эчкечелек, наркомания, начар гамәлләр кылу, СПИД безне зур һәлакәтләргә китерә

алмас иде.

  Ислам дине – бу афәтләрдән котылу юлы.

II. Йомгаклау.

III. Өй эше. 47-52 нче бит. 8 сорауга җавап бирергә.

 

Шушы яктан, шушы туфрактан без

 (Вальс башкарыла.)

  1

      Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Без бүген “Шушы яктан, шушы туфрактан без” кичәсен башлыйбыз.

2. Сезне сәламләп җырлый ........

1.

Туган ягым, изге җирем минем,

Нинди сүзләр табыйм зурларга.

Кушып җырлыйк әле исемеңне

Гасырлардан күчкән җырларга.

2.

Еракларга синнән китсәләр дә,

Балаларың кайта сагынып.

Туган көннән алып һәрбер бала

Яши туган җиргә табынып.

1. Һәр төбәк үзенең күренекле шәхесләре белән горурлана. Без, Югары һәм Түбән Гәрәй, Чалманарат, Шәбез, Калмаш авылы укучылары да авылдашларыбыздан үрнәк алып үсәбез.

2. Сез алар белән экран аша таныша аласыз.        

(Җырлый .... “Туган авылыма” )                         

1.

      Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагынгда йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.    

2.  

“Елга башлана инештән,

Иҗат башлана нидән?

Әлбәттә, ул башлана

Үткәрелгән кичәдән.

               Кулларга каләм алып,

               Иҗат итте күпмебез?!

               Иҗатка рухландырган

               Апага рәхмәтле без

Рәхмәт Илфак абыйга

Һәр сүзе – челтер чишмә.

Авырлыклар килсә дә,

Бирешмәгез, бирешмә”,-дип, яза башлаган иде мәктәбебезнең укучысы Калмаш авылы кызы ....

1.

    Туган авылларыбызда күренекле шәхесләребез шактый. Шуларның берсе -

Илфак абый Ибраһимов. Шул исемне ишетүгә, күз алдыбызга, аһәңле тавышлы, чем-кара чәчле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь килеп баса. Ул-авылыбызның горурлыгы.

2.

   Илфак абый быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. Аңа тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә бер шигырен тыңларга тәкъдим итәбез.

(Сөйли ...)

    Авылым үткән сугышта

    Җитмеш ирен югалтты.

    Җитмеш толның мин – соңгысы,

    Тәрәзәмне җил какты.

         Тәрәзәмә кагылма, җил,                                                                          

         Телгәләмә бәгырьләрне;

         Кайтмасын белеп торсам,                              

         Зарыгып көткән хәлемдәмен.

    Тәрәзәмә бәрелмә, җил,

    Сиңа дала беткәнмени;                      

    Җитмеш җиде яшемдә дә

    Беләсең ич ....                                

    Җитмеш толның ....

                                        Зарыгып көтәм кайтканын!..

                                        Тәрәзәмә кагылма, җил,  

                                        Калтыратма капканы?!

2.

      Безнең иҗат өлкәсендә ирешкән уңышларына авылдашыбыз, шагыйрь Илфак Ибраһимовның да йогынтысы зур. Аның укучылар белән очрашуы, шигырьләренә бәя бирүе дә әһәмиятле.  

1.

    Авылдаш шагыйребез Мөхәммәт Мирза быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды. Ул – безнең горурлыгыбыз.

2. Горурланам. Берничә ел элек сыйныфташым  авылдашыбызга багышлап шигырь язган иде. Әлеге иҗат җимеше белән таныштыру өчен, сүзне аның бертуган сеңлесе Язиләгә бирәбез.

                Горурланам

Илфак абый белән горурланам

Авылдашы мин дә шагыйрьнең.

Ә җырларын кабат-кабат укып

Бөеклеген тагын таныйм мин.

                Бәрхет сыман тавышы иркәләп,

               Җанга шифа булып тарала.

               Чыклы үләннәрдән яланаяк чабып

               Малай килеп керә шунда арага.

Яфрак-касәләрен сузып ул да чират ала:

Татлы балдан килә авыз итәсе.

Урман гөлләреннән хуш ис аңкый

Килә шунда авып китәсе...

             Илһамланып шагыйрь белән бергә

             Йөрдем аның малай чакларында.

             Сугыш чоры балаларын күрдем

             Бал кортлары мине чакмады.

1.

          Туган авылым! Бу сүзне әйтү белән, күз алдыма алтын алка таккан сылу ак каеннар, зифа буйлы чыршылар, усаклар, ачы баланнар һәм миләшләр, үлән арасында качышлы уйнаучы кып-кызыл җир һәм каен җиләкләре килә.

Киң ул, матур ул минем туган ягым! Боргаланып-боргаланып агучы елгалар-га, үзенә чакырып торучы түгәрәк күлләргә, яшел хәтфә чирәм белән түшәл-гән аланнарга, куе әрәмәлекләргә бай син. Биек булмаса да матур яссы тавың, алардан агып чыкып, вак ташлар арасыннан үзенә юл салган зәңгәр чишмә-ләр, хуш исле чәчәкләр дә аз түгел синдә.

2.  

      Туган ягымның сихри гүзәллегенә төренгән бер почмагына урнашкан үз

авылым! Авылкаем,  синең бар нәрсәң: сызылып аткан алсу таңнарың, челтерәп аккан салкын чишмәләрең, җәй айларында аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән урамың, киң, иркен кырларың, эшчән халкың якын миңа.

      Миңа һәр сукмагың таныш. Мәһабәт агачлар битемнән сөеп кочаклыйлар, арыган чакларымда күләгәләре хәл кертәләр. Тын да алмыйча канатлы дусларым җырын тыңлыйм.

     Миңа җан азыгы, күңел җылысы бирүче һәрбер туачак таңың искиткеч кадерле бит синең.

1.

      Туган авылым! Күңелемә бик якын һәм кадерле бит син! Бик күп ул һәм кызларың  синең саф һаваңны сулап, яланнарыңда уйнап, урманыңдагы татлы җиләкләреңне ашап, елгасында коенып үскәннәр. Мин дә күркәм якташларымның эзләрен саклаган туфракта уйнап үстем. Шуңа күрә үземне бик бәхетле саныйм.

     Авылдашларым белән чиксез горурланам. Татарстаныбызга билгеле булган Фаил һәм Илфак абый Ибраһимовларны үстереп биргәнсең. Үзешчән композитор Илдар абый Шәмсемөхәммәтов та – горурлыгың, туган авылым. Алар аша, туган авылым, димәк, сине  дә беләләр Бүгенге көндә бәхетләрен хезмәттә тапкан данлыклы игенчеләрең, терлекчеләрең ата-бабаларның матур традицияләрен дәвам итәләр.

2. 

      Сез авылдашыгыз .... Нур Баян исемендәге иҗат фестивалендә

II урын  алган “Авылым-горурлыгым” нәсереннән бер өзек тыңладыгыз.

(“Чалманарат” җыры. Башлангыч сыйныф укучылары)

1.

     Ә хәзер .... фестивальдә I урын алган “Җиде могҗиза” хикәясен сезнең игътибарга тәкъдим итә.

2.

     “Актаныш – шагыйрьләр, җырчылар, талантлар иле”, - дигән сүзләре белән якташыбыз Ләбиб Лерон туган ягыбыз белән чын күңеленнән горурлануын безгә җиткерә. Туган ягын яратмаган, үз авылдашлары белән горурланмаганнар иҗат итә дә, җырлый да алмыйдыр ул.

 (Үзе иҗат иткән әкиятен укый... )

(Җырлый... )

1.

    Илфак абый - авылыбызның горурлыгы, әтисе Мирза абыйның эшен дәвам итүче  укытучы, тәрбияче дә.

      Мирза абый... Авылда аны хөрмәт итмәгән кеше булмаган. Ике аяксыз булып кайтса да, үзендә яшәүгә көч тапкан бөек шәхес ул. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаулары, дәресләрен көтеп алулары хакында еш искә алалар. Сугыштан алган яралары һаман сызласа да, районда беренчеләрдән булып, зур таш мәктәп салдырып калдырган ул. Мәктәбебез – аның истәлеге. Ул мәктәптә, безнең күңелләрдә яши, яшәр, яшәячәк.

(Җырлый... )

2.

      Сезнең игътибарга быел Гамил Афзал иҗат фестивалендә II урын алган ...

  иҗат җимешләренең берсен тәкъдим итәбез.

1.

          Язгы уйлану.

Апрель аен алып, язлар килде,

Елгаларда сулар ташыды.

Гөрләвекләр акты, нәни кошлар

Туган якларына ашкынды.

               Ямьле язлар җитте, матур язлар,

               Табигатьтә чәчәкләр исе.

               Алтын кояш сибә җылы нурлар

               Күңелләрдә матурлык хисе.

Кушлавычта туган нәни Апуш,

Авыр булган тормыш юллары,

“Су анасы”, “Акбай”, “Шүрәлеләр”...

Язылалар шигырь юллары.

                           “Туган тел” не җырлый татар халкы,

                            Милләтем онытмас бу моңны.

                            Йөрәк авазы булып яңгырар

               Һич онытмас халкым бу моңны.

2. Кичәбезне “Сәйлән” бию коллективының татар халык биюе белән тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Гаилә бәйрәме

1. Хәерле кич, хөрмәтле ата-аналар һәм Сезнең кадерле балаларыгыз. Бүген без “Гаилә бәйрәме” кичәсенә җыелдык. Гаилә - кешенең рухи бишеге. Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дип атаган. Ә кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсендә.

“Агач – яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык. Алтын Урда чоры шагыйре Котб: “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, - дигән.

Әйе, һәркем иң күркәм сыйфатларга ия булырга, белем һәм һөнәр үзләштерергә, иң мөһиме Кеше булырга тиеш. Зур хәреф белән язарлык кеше булырлык итеп тәрбия бирү гаиләдә башлана.

2. Безнең сыйныф укучылары бары тик уңай сыйфатларга гына ия булган гаиләдә яшәүләре белән бәхетле.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

                Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

                Көнегезне шатлык бизәсен.

                Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

                Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

               Имин булып атсын таң кояшы,

               Йөзегезгә нурлар сибелсен.

               Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

               Һәм гомерлек бәхет китерсен.

3. Укучылар, сез үз гаиләгезнең бер өлешен тәшкил итәсез. Сезнең үрнәк холык-фигылегез, күркәм эш-гамәлләрегез, өлкәннәргә булган уңай мөнәсәбәтегез – һәммәсе дә гаиләгезнең иминлеген саклауда зур әһәмияткә ия.

Игелекле, олы йөрәкле булу хисе кешеләр күңелендә гасырлар буе яшәп килә. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең гаиләгездә һәрвакыт нур балкып торсын иде.

3. Гаилә бәхете - әби-бабайларны да, әти-әниләрне дә, җәмгыятьне дә, тирә-як мохитне дә ихтирам итүче, киләчәкне ышанып тапшырырдай шәхес тәрбияләү, бер-беренә тугрылыклы булып тигез гомер итү.

4. Укучылар, сезнең йортта песи яшиме? Аңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

(Берничә укучының фикерен тыңлау)

5. “Песиләргә үзебез табынга утырганчы ук ашарга бирергә, алар йоклаганда уяту гөнаһ”,- дигән борынгы бабаларыбыз. Яңа йорт салганнан соң, өй эченә иң беренче итеп песине кертеп җибәрү гадәте дә яши. Йортта яши торган үрмәкүчләргә дә тимәскә кушканнар. Гаиләнең тынычлыган саклауда, пәрәвезенең төрле авыруларны дәвалавын әйтеп калдырганнар. Әнә шул рәвешле кечкенә бала күңеленә кешелеклелек орлыклары салганнар.

6. Кеше булып яшәү өчен шәфкатьле булырга да кирәк. Сезнеңчә шәфкатьлелек нәрсә ул?

(Укучыларның җавапларын тыңлау, әти-әниләре алар әйткән сыйфатларны билгеләп баралар һәм күп тапкыр кабатланган җавапларны укыйлар.)

(Командаларның сәламләвен тыңлау)

7. Кеше булып үсү һәм яшәү өчен гаиләңне, туган ягыңны ярату кирәк.

  • “Мозговой штурм” уены. Дәвам итәргә. Гаилә ул...

(Ата-аналарның да, укучыларның да җавапларын тыңлау)

  • Безнең сыйныфның һәр гаиләсе үзара тату, ярдәмчел, намуслы, үз хезмәтләрен яратып башкаралар.

Хәзер сезнең алда чыгыш ясаячак гаилә 1991 нче елда төзелә. Алар 4 бала тәрбиялиләр. ... – беренче бала. Алар спорт сөючеләр, җырга-моңга гашыйклар, бию осталары, чын рәссамнар, 9 нчы дистәсен түгәрәкләүче бабасы белән  9 нчы дистәсен ваклаучы әбисе белән бер гаилә булып яшиләр. Кызларының мәктәп һәм район ярышларында призлы урыннар иясе булуы да алардан килә. Сүз ... гаиләсенә бирелә. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры)

8. Сез балаларыгызны бик яхшы белсәгез дә, шигырь юллары аша аларны таныйсызмы икән? Шуның белән танышып узыйк әле.

1) Үзе пөхтә,                                                            2) Үзе биюче,

Үзе тыйнак,                                                            Үзе шаярырга ярата,

Үзе бик аз сөйләшә,                                               Үзе күп тә сөйләшә,                                                            

Ягез әле әйтегез:                                                     Бәлки ул шулай                                                    

Кайсыгыз белә?                                                      Кем беләндер серләшә.

3) Үзе биюче,                                                           4) Үзе сабыр,

Үзе һәрчак елмая,                                                   Үзе тырыш,

Үзе тыңлый да белә.                                               Үзе бии дә белә.

Я әйтегез инде:                                                        Я әйтегез инде:

Аны кайсыгыз белә?                                               Аны кайсыгыз белә?  

5) Үзе биюче,                                                              6) Үзе тыйнак,

Үзе көләч йөзле,                                                       Үзе ояла белә,

Бераз кыюрак та,                                                       Каршы дәшмәс беркайчан.

Бу шигырь юллары                                                   Ул кем? Белерсез каян?  

Кайсысына карата?                                                  

       

7) Үзе җырчы,                                                     8) Үзе биюче,

Үзе биюче,                                                          Үзе тыйнак,

Рәсемгә дә бик оста,                                           Кул эшенә дә бик оста,

Спорт дип тә җан ата,                                        Укудагы уңышлары

Үзе йомшак күңелле,                                          Грамоталарда чагыла,                                                                            

Фикерен әйтеп бирә.                                           Бу шигырь юллары

Кем икән ул әйтегез:                                           Кайсысына кагыла?            

Минем беләсем килә?

- Тырыш, һәрвакыт ачык йөзле, намуслы хезмәт белән яшәүче, әби-бабасының даими рәвештә хәлләрен белеп яшәүче, ярдәмчел булган, 1990 нчы елда нигез салынган  ... гаиләсендә 2 бала тәрбияләнә. ... – беренче бала. Уку алдынгысы, республика, район ярышларында призлы урыннар ала, оста биюче, энесе җырга-моңга гашыйк.  Хәзер алар гаиләсен чакырабыз. Рәхим итегез.  

(... гаиләсенең концерт номеры.)

9. “Ромашка” уены.

Ата-аналарга.

-Минем 15-16 яшьлек чагым әйләнеп кайтса... (дәвам итәргә)

-Әгәр миңа баламның яхшы ягын әйтсәләр...

- Гаиләнең бер көне. Иҗат итәргә.

Укучыларга.

- Әти-әниләрегезнең туган көннәрен беләсезме?  

- Өйдә берүзем генә булганда...

- Гаиләнең бер көне. Иҗат итәргә.

- “Сер сандыгы, таяныч” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз.

- 1991 нче елда җылы оя корган алдагы гаиләдә 2 бала тәрбияләнә. Әби-бабайларының хәлен белеп яшиләр, якын әбиләре белән бергә тату яшәп, аны соңгы юлга озаттылыр. Ярдәмчел, ачык йөзле, намуслы гаиләнең өлкән кызлары ..., кече кызларының да җилдәй җитез биюләре һәркемне сокландыра. Хәзер ... гаиләсенә сүз бирәбез. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры.)

10.  “Безнең гаилә” темасына 1-2 куплет шигырь чыгарырга.

11. - Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

    - Нинди газета-журналлар алдырасыз?  

- 2004 нче елда район күләмендә уздырылган “Без барыбыз бер гаилә” конкурсында җиңеп, “Иң җитез гаилә” номинациясенә ия булган ... гаиләсенең оешуына быел 20 ел тулган булыр иде. Ялгыз канат белән 3 баласына белем һәм тәрбия бирергә тырышучы әниләре ачык күңелле, ярдәмчел, тыйнак, сандугачтай өздереп җырлый, күз явын алырлык итеп бии. Шуңа да  балалары җырлыйлар да, бииләр дә, ярдәмчелләр дә. Әби-бабасының гына түгел, күршеләрендәге ялгыз әбиләргә дә ярдәм итәргә вакыт таба бу гаилә. ...– гаиләдә икенче бала. Апасы иҗат итәргә, рәсем ясарга да ярата.  Хәзер ... гаиләсен  чакырабыз. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры. )

12. Гаилә - ул һәркемнең иң олы таянычы, иң ышанычлы сыеныр урыны, җылы учагы. Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый, шатлык диңгезендә йөзә.

13. Кеше булып яшәү өчен нинди сыйфатларга игътибар итәргә кирәк дип уйлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

 - Туган авылларының горурлыгы булган Мирзамөхәммәт ага Ибраһимовның кечкенә улының улы укый безнең сыйныфта. Алар да - биредә утыручы күп гаиләләр шикелле төп нигезне саклаучылар. Бик күп уңай сыйфатларнгы үзенә туплаган Ибраһимовлар гаиләсенең җылы оя коруларына быел 20 ел тула. Гаиләдә 2 бала тәрбияләнә. ... – гаиләдә беренче бала. Уллары спорт сөючеләр.

Бу өлкәдәге район һәм республика бүләкләренә ия булулары әтиләреннән күчкән, әниләре моңлы итеп җырлый. Хәзер сезнең гаиләне бирегә чакырабыз. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры. )

14.- Тормышта үз урыныгызны табарга, яшәү ямен тоярга, чын кеше булып калырга тырышыгыз. Хәзер әлеге фикерләрне дәвам итү өчен сүзне ата-аналарыгызга бирәбез.

     -Ягымлы булыгыз. Моның өчен кызыксынуларыгызның даирәсен киңәйтегез. Спорт, сәяхәт, кино, компьютерлар белән шөгыльләнегез.

   - Сезне һәркем көтеп алынган әңгәмәдәш итеп хис итсен, шуңа ирешегез! Һәркемгә игелек теләүче һәм кече күңелле булыгыз. Дуслык сөючән кешеләр – һәр җирдә көтеп алынган кешеләр,

- Колакларыгызны “баш түбәсенә куеп”, игътибар белән тыңлагыз. Үз-үзенә сөйләнүче, үз-үзен генә тыңлаучы кешедән дә эч пошыргыч беркем юктыр. Әңгәмәдәшегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз, аның сөйләп бетерүен түземсезлек белән көтегез.

- Үзегездәге яхшылыкны сиземләргә тырышыгыз! Үз-үзегезне кимсетмәгез. Үзегезгә иң яхшы дус булыгыз. Игътибарыгызны үз характерыгыздагы иң күркәм, натурагызның иң көчле якларына тырышыгыз.

- Кемне дә булса кабатламагыз, үзегез булып калыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләрне һәрвакытта да үзенең яхшы сыйфатлары югары булган, үзенә хөрмәт һәм ихтирам белән караган кешеләр җәлеп итүчән.

- Чит кеше йогынтысына бирелмәгез! Сезнең өчен ят нәрсәләр белән килешсәгез, аның ахыры начар нәтиҗәләргә китерү ихтималы бар.

- Әңгәмә үткәрергә өйрәнегез. Сөйләшү һәркем өчен кызыклы булсын.

- Мөмкинлекләрегезне һәм сәләтегезне яшермәгез, аларны эштә күрсәтегез!

- Кеше белән сөйләшкәндә аның күзенә туры карагыз.

- Юмор хисегез булса, аны кулланыгыз!

15.  Бер утыру үзе бер гомер дип            Безнең гаиләләр җыелган

       Бабайлар бит юкка әйтмәгән.           Ял итәр өчен бүген.

       Бер очрашып серләр бүлешү –         Сүзләремнең иң матурын

       Бу гадәтләр әле бетмәгән.                 Әйтмичә мөмкин түгел.                                                

                              Күңелләр шатлыклы булганга

                              Без җыелдык бүген бу залга.

                              Рөхсәт итәрсез дип ышанам:

                              Туган көннәр белән котларга.  

(Котлау открыткалары тапшыру)

(Вальс биюе)

16. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаилә терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.

                                            Тормышыгыз ямьле булсын!

Ямьле булсын, гөрләп торсын,

                                            Эшләрегез уңып торсын,

                                            Илебезне бизәп торсын,

Гаилә бәйрәме котлы булсын!

- ... гаиләсенең төзелүенә быел 20 ел тула. Авыл хуҗалыгында тырышып, намус белән хезмәт итүче гаиләдә 3 бала тәрбияләнә. ... - икенче бала. Әлеге гаиләдә дә тыйнак, гади, гадел, намуслы балалар тәрбияләнә. Ярдәмчел, туганнарын кайгыртучы булып үсүләре дә гаиләдән башланган. Әби-бабасын да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Хәзер сүзне сезгә бирәбез. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры.)

12. Мәкальләрне дәвам итәргә.

- Ана өйрәтсә, ... (балалар җитез булыр).

- Ата өйрәтсә, ... (бала акыллы булыр).

- Баланың бармагы авыртыр,

  Ананың ... (йөрәге авыртыр).

- Улсыз тормыш – уңайсыз,

  Кызсыз тормыш- ...(кызыксыз).

- Бабасы белән тату гомер кичерүче ... гаиләсенең корылуына быел 20 ел тула. Тырыш, намуслы, тыйнаклык хас аларга, балаларының спорт һәм биюне үз итүләре дә күп нәрсә хакында сөйли. Гаиләдә 2 бала тәрбияләнә. ... – икенче бала.

(... гаиләсенең концерт номеры)

13. Иҗекләрдән сүзләр язу. Намусың чиста булсын, балам!  

                                                 Йөзегезгә кызыллык китермәбез, кадерлеләребез!

- Әдәпле, тыйнак, ачык йөзле, таләпчән, әби-бабаларына ярдәм итеп яшәүче ... гаиләсе 1991 нче елда оеша. Гаиләдә 2 бала тәрбияләнә.  ... – гаиләдә беренче бала. Сеңлесе белән икесе дә бию осталары, ярышларда катнашалар. Хәзер сезне бирегә чакырабыз. Рәхим итегез.

(... гаиләсенең концерт номеры)

14. “Сорау – җавап” уены. Бер команда сорау яза, икенчесе җавап яза. Диалог формасында укыла.

15. Укучыларга сорау бирү һәм җавапларын тыңлау.

       - Гаиләдә сезне аңлый, кичерә беләләрме? Үзегез аңлый беләсезме?  

       - Үз гаиләгездә сез нинди тәҗрибә тупладыгыз, нәрсәгә өйрәндегез?

16. “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана. Кечкенә кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма өйрәнә. Тәҗрибә өйрәтүдән алда килә”, - дигән Ж.Руссо.

17. Чәй табыны янында бәйрәмне дәвам итү. 18. Дуслык җиңүен билгеләү.

   

Һәркемгә таныш моң

 (“Исеңдәме?” җыры башкарыла)

1а.б.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, укучылар. Һәммәгезгә исәнлек, гаилә бәхете, туар көннәрегезнең тынычлыкта үтүен һәм яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин шикелле зур дәрәҗәгә ирешүегезне теләп, “Һәркемгә таныш моң” дигән кичәбезне башлыйбыз.

2а.б.

Ә хәзер сезне “Сәйлән” бию коллективы сәламли.  “Кантри” биюен карагыз.

 1а.б.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага барып сәүдә - кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укый. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

2а.б.

Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә.

1а.б.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша.

2а.б.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар.

1а.б.

Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды.

2а.б.

Балалар шигъриятен популярлаштыруда да аның роле әйтеп бетергесез зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга...

(“Энекәш кирәк миңа!”) Сөйли ...

(“ Дуслашасым килә”) Сөйли...

1977-1983 нче елларда ул “Казан утлары” журналында эшли. 1983 нче елда Татарстан телеведениесенең баш мөхәррире итеп раслана. 1986 нчы елдан ул “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире.

2а.б.

1970 нче елдан башлап даими рәвештә “Беренче карлыгачлар”, “Безнең бәйрәмнәр” җыентыкларында, “Идел” альманахында, “Казан утлары” журналында басыла. 1980 нче еллар башында Роберт Миңнуллин аеруча балалар поэзиясендә нәтиҗәле эш башлый. 1983 нче елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында ул җиңүче булды. “Безнең авыл зоопаркы”, “Энекеш кирәк миңа”, “Дөньядагы иң зур алма” исемле балалар китаплары республика конкурсларында җиңү яулады.

1а.б.

Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.

(“Җырлыйм туган якта”җыры башкарыла)

2а.б.

Бала чагы әрәмәләргә, тал-тирәккә бай ямьле Сөн буенда үткән. Сөнгә мәдхия җырлаучы, аны дөньяның иң гүзәл җире итеп данлый.

1а.б.     Туган яктан, бала чактан

Иярә килгән моңым

Тынгы бирми миңа. Берәр

Чиге булырмы моның?

2а.б.     Моңсыз була ташлар гына

                  Кеше моңсыз – имансыз!

                 Яшәү юк миңа ул моңсыз,

                 Кеше түгел мин ансыз.

1а.б.   Ярый ул бар! Нишләр идең,

           Әгәр ул моң булмаса?

           Уйласам да туган якны,

           Күңелемне моң баса.

2а.б.    Туган ягым моңы! Әллә

           Ул мәңгелек моң микән?!.

            Күңелгә сыя туган җир –

            Туган җиргә

            Үзем сыярмын микән?!

Ә хәзер кабат “Сәйлән” бию коллективын чакырабыз. “Яшьлек” биюен карагыз.

1а.б.

Әйе, менә 60 ел инде яраткан шагыйребез безне моңлы, җырлы итеп, иманга чакырып яшәтә: 30 дан артык шигырь җыентыкларының кайсына гына күз салсаң да туган җиргә, туган авылга, туган илебезгә мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә. Ә яңадан яңа төсләре белән балкый.

Туган як... Һәркемгә якын, изге төшенчә. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан башлап гомернең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч, таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри.

2а.б.

Шагыйрь Актанышыбызны да үзенең туган ягы дип атый һәм йөрәк түрендә йөрткән изге хисләрен шигырь юлларына сала.

(“Актанышым”шигыре)

(“Мин Сөн кошы” шигыре)

2а.б.

Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылган.

1а.б.

Булачак шагыйрь йөрәгенә бу моң әнисенең бишек җырлары, әби-бабайларның изге үгет-нәсыйхәтләре үтеп кергән.

2а.б.  

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат – бу якты дөньяга

 килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләребез безгә һәрчак кирәк. Әниләр безне һәрчак көтәләр, кичерәләр, гафу итәләр.

(“Кайтабыз да китәбез шул”җыры)

1а.б.

Халыкара Андерсен бүләге һәм Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге бүләге лауреаты Роберт Миңнуллинның иҗатында кадерле әниләребезгә багышланган иҗат җимешләре бик күп. “Әнкәйнең догалары”, “Әни кирәк”, “Әнкәйнең ак чәчләре”, “Сөн буенда әнкәй басып тора”, “Әнкәй хатлары”, “Әнкәйгә әйтәм бит!”, “Һаман чибәр минем әнкәй”. Әйе, уйландыра, үкендерә, күңелләрне сафландыра, нечкәртә торган җырлар алар.

(“Әнкәйнең догалары”җыры) 

2а.б.

Сабыр холыклы, йомшак күңелле һәм зирәк акыллы бу шагыйрь кабатланмас иҗаты аша һәркемнең күңел кылларын тибрәндерә. Нинди генә дөнья мәшәкатьләренә чуммасын, Роберт Миңнуллин әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр турында һәа алар өчен иҗат итүдән туктамый. Үз әнисе – аның тормыш маягы.

(“Әнкәйне сайлап алмыйлар”шигыре)

1а.б.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның әнисе белән мөнәсәбәте бик җылы. Аның әнисе бик яшьли тол кала, әтиләре бик яшьли үлеп китә. Гөлҗәүһәр апа 33 яшендә 5 баланы ялгыз канаты астына сыйдыра. Әниләреннән һәрьяклап үрнәк алып, көчле, намуслы, чын кешеләр булып үскәннәр, югары белемгә ия булганнар, шушы рәхмәтне әниләренең 5 баланы кешелекле итеп тәрбияләве Роберт Миңнуллинның һәр шигырендә чагыла. Ә аларның  шактые көйгә салынган.

                    (“Әнкәй”җыры)  

2а.б.

Роберт Миңнуллин – ТР атказанган мәдәният эшлеклесе, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Ул тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә.

1а.б.
   2004 елдан Р.Миңнуллин ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе.

2а.б.
    Иҗаты һәм үзенең вазифалары белән дә милләтебезгә хезмәт итә яраткан шагыйребез. Аның җырлары күңел кылларын тибрәндерә, йөрәккә үтеп керә,
шигырьләре белән киләчәккә эндәшә, үткәнен барлый.

Үзенең  “Без биш бала үстек” дигән истәлекләрендә түбәндәгечә искә ала... (уку)

1а.б.

Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.

Без дә кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйбыз.  Әти-әниләребез, туган ягыбызны ярату  хисләрен үзебезнең иҗатларыбызда чагылдырабыз.

2а.б.  Үзебезнең иҗат җимешләребезне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.                         

1а.б.  Туган ягыбызны, иң якыннарыбызны яратып, бер-беребез белән дус булып яшәргә язсын.

(“Яратыгыз”җыры)

2а.б.

Кичәбез ахырына якынлашты, игътибарыгызга зур рәхмәт.

Буыннар очрашуы

1.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар: бабайлар, әбиләр, әниләр, әтиләр, балалар. Бүген без сезнең белән “Буыннар очрашуы” кичәсенә җыелдык. Үзебезнең өлкән буын кешеләренә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне белдерергә тиешбез.                                                

      “Ата-бабалы кеше – тамырлы имән”, - ди безнең халык. Чыннан да бу шулай. Гаиләдә ир-атлар зур роль уйныйлар. Халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә дә гаиләдә бала тәрбияләүгә ата роленә югары бәя бирелә. Сезнең әтиләрегез, әниләре-гез, әбиләрегез, бабайларыгыз безнең өчен үрнәк алар. Аларның тәҗрибәсе, киңәш-ләре күптөрле һәм катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, ә җәмәгатьчелек өчен дә акыл-киңәш иясе булып саналганнар. Безгә өлкән буын кешеләрен олыларга кирәк.

2. - Арабызда иң өлкән кешеләребез - әбиләребез, бабайларыбыз бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән Бәдретдин абый Гәрәевның җылы оя корып, 60 елдан артык пар канаты булып яшәгән, 8 балага гомер бүләк иткән хезмәт һәм тыл ветераны -  Наилә апа Гәрәевага сүз бирәбез.

                                     (Наилә апа Гәрәева чыгышы)

- 6 бала тәрбияләп үстергән Флүн абый белән Әнҗәп апа Гайсинаның пар канат булып яшәүләренә ___ ел. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле өлкәннәребез.

                                      (Әнҗәп апа Гайсина чыгышы)

- Якты дөньяга 5 бала бүләк иткән, бүген дә пар канат булып 40 ел яшәүче Ягъсуб абый белән Фәйрүзә апа Мадъяровларның да безгә әйтер сүзләре бар.

                                      (Фәйрүзә апа Мадъярова чыгышы)

- Фәнүсә апа б/н 5 бала тәрбияләп үстергән Флүс абый Хурамшинга сүз бирәбез.

                                      (Флүс абый Хурамшин чыгышы)

     - 50 ел элек җылы оя корып, 6 бала тәрбияләп үстергән Рәис абый б/н Салиха апа Гыйльмановларның да әйтер сүзе бар. Салиха апаның яшьлек дусты гармунында өздереп уйнавын тыңлау сезне яшьлегегезгә кайтарсын иде.

                                      (Салиха апа Гыйльманова чыгышы)

    - 2 бала тәрбияләп үстергән, гомерен авыл тарихын язуга багышлаган, үз авы-лының аксакалы Рифгать абый белән Наҗия апа Вәлиевларның җылы оя корып, иңгә-иң куеп яши башлауларына 48 ел.   (Наҗия апа Вәлиева чыгышы)

    - Гомер бүләк иткән 5 баласына әти дә, әни дә булган, шатлыгын да, кайгысын да ялгыз күтәргән Мәгъфия апа Яппарованың да безгә әйтер сүзе бар.

                                        (Мәгъфия апа Яппарова чыгышы)  

   3. Күпне кичергән, күпне күргән өлкәннәребез. Газиз әтиләрегезне, абыйларыгыз-ны, сөйгән ярларыгызны яу кырларына озаткансыз. Күпме гаиләләргә кара кәгазьләр килгән.Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән ерып орлык ташыгансыз – ат урынына эшләгәнсез.

    Сугыш еллары, ачлык. Бу елларны искә алганда, ачы язмышлар хәтергә килеп тө-шә. Сезнең батырлыкны онытырга хакыбыз юк. у хәсрәт кабатланмасын иде.

   Хөрмәтле өлкәннәребез.Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түзем дә, иманлы да.

Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә уча-гын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмә-гән кешенең эчендә җаны булмас, рәнҗеткән, кимсеткән кеше мәңге рәхәт күрмәс.

   Яшәгез сез мәңге яшь булып,                      Оныкларга терәк булып,

   Туган йортыгызга ямь булып.               Яшәгез сез шатлыкта.

    Сез булсагыз таза-сәламәт,                   Сәламәтлек, ак бәхетләр

    Оныкларга булыр бик рәхәт.                Юлдаш булсын картлыкта.

     Сәламәтлек ташламасын сезне,

      Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

      Яшәү яме, дөнья иминлеге

      Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

(М/ф. Җыр тыңлаганда укучылар әби-бабайлары турында иҗат итәләр..)

Чабатадан кар суларын ерып,                    Буыннардан-буыннарга

 Күтәрмәләп орлык ташыган.                    Күчә барыр сезнең даннар.

 Салкын җиргә тезләнеп                            Барысы-барысы өчен дә

 Черек бәрәңгеләр эзләгән.                        Рәхмәт сезгә әби-бабайлар.                                                                                                                  

            Буыннардан-буыннарга                      Тыныч булсын төннәрегез,

             Күчә барыр сезнең даннар.                Матур үтсен көннәрегез.

            Барысы-барысы өчен дә                     Түрдә булсын урыныгыз

            Рәхмәт сезгә әби-бабайлар.                Озын булсын гомерегез.

   4. Безнең әтиләребез дә ил алдында булган изге бурычларын үтәгәннәр. Аларның да әйтер сүзләре бардыр.  (Әтиләрнең чыгышларын тыңлау)

    5. Әниләр көне җитә,

Чәчәк төшерә куллар.

Әниле булганга гына

Кояштай якты уйлар.

Әниле булганга гына

Бар дөнья көлеп тора.

  6. Тик син генә, әнкәй, балам, диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәрчак ачылган.  (Әниләрнең чыгышларын тыңлау)  (М/ф Җыр тыңлаганда укучылар әти-әниләре турында иҗат итәләр.)

  7. Әти безнең терәгебез                              Яшәсен әти-әниләр

Әти безнең яклаучы.                                     Сәламәт һәм шат булып

Авырлыклар китермичә                                Кызларының, улларының

Давыллардан саклаучы.                                Кадерләре булып.

           8.  Гаилә - кешенең рухи бишеге. Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дип атаган. Ә кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсендә.

Укучылар, сез үз гаиләгезнең бер өлешен тәшкил итәсез. Сезнең үрнәк холык-фигылегез, күркәм эш-гамәлләрегез, өлкәннәргә булган уңай мөнәсәбәтегез – һәммәсе дә гаиләгезнең иминлеген саклауда зур әһәмияткә ия.

9. Укучыларның чыгышларын тыңлау, алар турында мактау сүзләре әйтү.

10. Уеннар.  

       - Иҗекләрдән сүзләр язу. Намусың чиста булсын, балам!  

                           Йөзегезгә кызыллык китермәбез, кадерлеләребез!

       - “Сорау – җавап” уены. Укучылар әйтә.

            - Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала. (туган көн)

            - Ул һәркемгә бер генә, иң ягымлы кешебез. (әни)

            -Ул гаиләнең алтын баганасы. (әти)

            -Ул миңа балам, ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә. Ул миңа кем? (бабай)

            - Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен)

                   - Әби-бабай, әти-әниләрегезнең туган көннәрен беләсезме?

       - Өйдә берүзем генә булганда...

       -Сугышка әби-бабаларыбызның кемнәре киткән? (әтиләре, ирләре, абыйлары)

       -Сугышка киткән кешеләрдән нәрсә көткәннәр? (хат)

       -Солдатлар кулларына нәрсә тотып сугышкан? (мылтык)

11. Укучылар яза.    Сез куллана торган матур сүзләр.

          Әти-әниләр, әби-бабайларга сораулар.

-Балагызның иң беренче сүзен хәтерлисезме?

-Тормышта иң шатлыклы көнегез.

-Бала вакытыгыз кире кайтса, ниләр эшләр идегез?

-Бала вакытларыгызда нинди уеннар уйнадыгыз?

-Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Оныгыгызны чакырасыз, ул килми. Аш суына. Аны ничек аерып ашарга китерәсез?

-Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү күрдегез. Нишлисез?

-Минем 11-12 яшьлек чагым әйләнеп кайтса... (дәвам итәргә)

-Әгәр миңа баламның яхшы ягын әйтсәләр...

    12.  Бер утыру үзе бер гомер дип            Безнең гаиләләр җыелган

       Бабайлар бит юкка әйтмәгән.           Ял итәр өчен бүген.

       Бер очрашып серләр бүлешү –         Сүзләремнең иң матурын

       Бу гадәтләр әле бетмәгән.                 Әйтмичә мөмкин түгел.                                                

                              Күңелләр шатлыклы булганга

                              Без җыелдык бүген бу залга.

                              Рөхсәт итәрсез дип ышанам:

                              Гаилә бәхетегез белән котларга.  

                                            (Очрашу бүләкләре тапшыру)  (Вальс биюе)

13. Безнең сыйныф укучылары бары тик уңай сыйфатларга гына ия булган гаиләдә яшәүләре белән бәхетле.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын                Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Килә сезгә бүләк итәсе.                                Көнегезне шатлык бизәсен.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә                 Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.                        Шушы бәхет читләп үтмәсен.            

Сезгә булган безнең хөрмәтебез          Имин булып атсын таң кояшы,

Урын алсын йөрәк түрендә.                  Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар        Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Юлдаш булсын сезгә гомергә.              Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Игелекле, олы йөрәкле булу хисе кешеләр күңелендә гасырлар буе яшәп килә. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. Хөр-мәтле ата-аналар! Сезнең гаиләгездә һәрвакыт нур балкып торсын иде.

14. Гаилә бәхете - әби-бабайларны да, әти-әниләрне дә, җәмгыятьне дә, тирә-як мохитне дә ихтирам итүче, киләчәкне ышанып тапшырырдай шәхес тәрбияләү, бер-беренә тугрылыклы булып тигез гомер итү.

15. Бала – бәгырь,                         Бала – җаның,

Бала – татлы сөенеч,                    Бала – уртак каның,

Бала -  күтәрүче күкләргә.           Буыннарга барыр киләчәк.

Кулдан китсә,                               Бала – назың,

Бала – авыр көенеч,                     Бала – гүзәл язың,

Бала – күз яшьләре күпләргә.     Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – җаның,                              Бала –җылың,

Бала – уртак каның,                    Бала – йөрәк җырың,

Буыннарга барыр киләчәк.        Гасырларга барыр тавышы.  (“Ачык дәрес” )

Кеше – Җирнең гүзәл чәчәге.Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның бөтенлеге, матурлыгы югала. Матурлыкны саклагыз, яклагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз.

16. Чәй табыны янында сөйләшүне дәвам итү.

Шигърият бакчасында

       Кичә авылдашыбыз – Илфак абый Ибраһимов (Мөххәммәт Мирза) һәм

аның белән кунак булып кайткан шагыйрьләр белән очрашуга, шулай ук яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре тупланган “Шигърият бакчасында” китабына кертелгән шигырьләргә бәя бирүгә багышлана. б

  • “Әссәламегаләйкем” җыры башкарыла. Башкара ...

 1а.б.  Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,

          Очрашу бит шулай башлана.

          Сезнең белән очрашканга,

          Күңелебез шундый шатлана.

 2а.б. Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

         Сәлам сезгә бәхет гөленнән.

         Сәлам сезгә барлык дусларымнан.

         Сәлам сезгә моңнар иленнән.

Сәламнәребезне  “Сәйлән” бию коллективының татар халык биюе аша да җиткерәбез.

(Татар халык биюе)

  1а.б. Хәерле кич, хөрмәтле ата-аналар, Илфак абый, килгән кунаклар укытучылар, авылдашлар, укучылар! Без бүген “Шигърият бакчасында” дигән кичәгә җыелдык.

    2а.б. “Актаныш – шагыйрьләр, җырчылар, талантлар иле”, - дигән сүзләре белән якташыбыз Ләбиб Лерон туган ягыбыз белән чын күңеленнән горурлануын безгә җиткерә.

(Туган як турында җыр.) Башкара...

   1а.б. “Актанышым – туган төбәгем.

       Күпме балачак мизгелләрен үз эченә алган изге җирем. Бабаларымның эзе калган, сабый чакта бәбкә үләннәрен таптап тәүге адымнарымны атлап киткән газиз җирем”. Райондашыбыз Данил  Салихов әйткәнчә, без, балалар, авылдашыбыз Илфак абый Ибраһимовның сулышын тоеп, шигырьләре белән рухланып, аның балачак эзләреннән узабыз, авылдашыбыз шикелле үк иҗади конкурсларда катнашабыз.

   2а.б. Илфак абый! Сезнең исемегезне ишетүгә, күз алдыбызга, аһәңле тавышлы, чем-кара чәчле, мәһабәт гәүдәле шагыйрь килеп баса. Сез -авылыбызның горурлыгы, әтиегез Мирза абыйның эшен дәвам итүче  укытучы, тәрбияче дә.

   1а.б. Мирза абый... Авылда аны хөрмәт итмәгән кеше булмаган. Ике аяксыз булып кайтса да, үзендә яшәүгә көч тапкан бөек шәхес ул. Әти-әниләребез -әтиегезнең укучылары. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаулары, дәресләрен көтеп алулары хакында еш искә алалар. Сугыштан алган яралары һаман сызласа да, районда беренчеләрдән булып, зур таш мәктәп салдырып калдырган ул. Мәктәбебез – аның истәлеге. Ул мәктәптә, безнең күңелләрдә яши, яшәр, яшәячәк.

   2а.б. Илфак абый, Сезнең нәсел җепләрегез мәңгелек. Фаил абый, Сез авылдашларыгыз алдында гына түгел, республикабызда хөрмәткә лаеклы шәхесләр.

    1а.б. Хезмәт юлын Чалманарат авыл клубы мөдире булып башлаган яшь егет 1971 нче елда Казанда мәдәният-сәнгать академиясенең театр режиссёрлар хәзерләү бүлегендә укый. 1975-1979 нчы елларда районның җирле радио тапшыруларын оештыручы булып эшли башлый. 1979-1984 нче елларда ВЛКСМ ның Актаныш районы комитеты 1 нче секретаре, 1984-1996 нчы елларда районыбызның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарганда милиция майоры дәрәҗәсендә отставкага чыга.    

    2а.б. 1991 нче елда район газетасы каршында оешкан “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә.1995 нче елда Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.

 1а.б. 1975 нче елдан башланган иҗатыгыз бүген зур үрләр яулый. Нәфис сүз сәнгате буенча республикада үткәрелгән конкурсларда катнашып, Дипломат исеме алуыгыз, бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе булуыгыз да күп нәрсә хакында сөйли.

         Безнең күңелләребездә йөргән иҗат орлыкларын тагын да үстерергә дәрт өстәп, безнең кечкенә әсәрләребезне зур итеп кабул итүегез өчен сезгә рәхмәт хисләребезне тапшырабыз.

           Сезнең хөрмәткә сәхнәдә кабат “Сәйлән” бию коллективы.

(Печәнчеләр биюе.)

   2а.б. Шигырь һәм поэмаларыгызны укып, кешенең дөньядагы урынын , олылыгын, мөһимлеген, Ил сагышын, Ана  һәм балачак, ятимнәр, толлар, вакытсыз китеп барган дуслар, туганнар, милләт, тел, кан, җан сагышын аңларга тырышабыз.

  Сезнең каршыгызга хөрмәтле авылдашыбызның шигыре белән таныштыру өчен ... чакырабыз.

    Авылым үткән сугышта

    Җитмеш ирен югалтты.

    Җитмеш толның мин – соңгысы,

    Тәрәзәмне җил какты.

         Тәрәзәмә кагылма, җил,                                                                          

         Телгәләмә бәгырьләрне;

         Кайтмасын белеп торсам,                              

         Зарыгып көткән хәлемдәмен.

    Тәрәзәмә бәрелмә, җил,

    Сиңа дала беткәнмени;                      

    Җитмеш җиде яшемдә дә

    Беләсең ич ....                                

    Җитмеш толның ....

                                        Зарыгып көтәм кайтканын!..

                                        Тәрәзәмә кагылма, җил,  

                                        Калтыратма капканы?!

    1а.б.  Быел нәфис сүз номинациясендә 1 нче урын алган Илфак абыйның ике туган сеңлесе ... – мәктәбебез горурлыгы. “Язучыга хат” иҗади бәйгесендә җиңеп, иҗат эше Казанга җибәрелде. Хәзер аның башкаруында Илфак абыйның “Әнкәйне сагыну” поэмасыннан өзек белән танышыйк.

(“Әнкәйне сагыну”.) Сөйли ...

     2а.б.                                                       Әнкәй.

Карашыңны тоям һәр тарафта:

 агып барган ап-ак болыттан да,

    ак күбеккә баткан шомырттан да,

                                        бармак имеп яткан оныктан да.

(Илфак абый сүзләренә язылган  җыр коллектив тарафыннан башкарыла.)

1а.б.  Гомер җыйган гөнаһлардан

         Арынасылар килә.

         Юып элгән ак күлмәктәй,

         Сарыласылар килә.

2а.б. Ак чәчәккә күмелгәндә,

        Ак бәхетләр вәгъдә иттең.

        Җимешләрең өлгергәндә

        Тәлгәш-тәлгәш кайгы сиптең.

1а.б. Кырау да төшмәгән көз иде бит,

         Каян килеп чыкты кар-буран?

         Тупылларым яшел яфракларын

         Калтыратып елыйлар сыман.

  2а.б.  Авылдашыбызның тагын бер шигыре сөйләү өчен сүз... бирелә.

   1а.б. Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагынгда йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына салса, икенчеләр әнә шул хыялый хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрә.      

  “Елга башлана инештән,

Иҗат башлана нидән?

                                                Әлбәттә, ул башлана

                                                Үткәрелгән кичәдән.

               Кулларга каләм алып,

               Иҗат итте күпмебез?!

                Иҗатка рухландырган

                                                        Апага рәхмәтле без.

                                                 Рәхмәт Илфак абыйга

       Һәр сүзе – челтер чишмә.

                                                 Авырлыклар килсә дә,

                                                 Бирешмәгез, бирешмә”,-дип, яза башлаган иде мәктәбебезнең укучысы Калмаш авылы кызы - ...

         2а.б. Безнең мәктәп укучылары да кече яшьтән үк иҗат эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Әти-әниләрне, туган якны ярату хисләрен үзләренең иҗатларында чагылдыралар. Шуңа нәтиҗәләребез дә куанычлы. Чыгарылыш класс укучыларыннан ... дәвам итә.

  1а.б.  Шигърият, шигъри сүз – илаһи төшенчә.Ул - әдәбиятыбызның чишмә башы.Саф сулы чишмә туктамыйча челтерәп, җырлап аккан шикелле, шагыйрь гомере буе җырлый ул. Шагыйрь иҗатында халык язмышы чагыла.  Шигырь ул уйландыра да, моңландыра да. Гади тел белән әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала. Шигъриятнең колачы киң.  Тематикасының исәбе юктыр аның.

  2а.б. Ә хәзер сүзне хөрмәтле кунакларыбызга бирәбез.

  1. Сүз сезгә, Илфак абый, рәхим итегез.

2)   Сүз Камил абый Кәримовка бирелә. Рәхим итегез.

3)  Сәхнәгә Фәйрүзә апа Мөслимованы чакырабыз. Рәхим итегез.

(“Озак яшә, әнкәй, шатлык белән”) Башкара ...

   2а.б. Яшь каләм тибрәтүчеләребезнең иҗат җимешләре белән таныша башларга кирәк дип саныйбыз. Әниләр һәм әтиләр темасы. Иң газиз кешеләребезгә багышланган шигырьләр һәр иҗатчыда диярлек. Әлеге темага иҗат иткән укучылар шактый. Сезне аларның исемнәре белән таныштырабыз һәм икесен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

  1. “Әниемнең гөлләре”. (укый...)
  2. “Гөлләр һәм әнием”. (укый...)
  3. “Әнием”.  
  4. “Әнием”.
  5. “Әнием минем”.
  6. “Әнием кадерлем”.

(“Әбием” җыры башкарыла.)

    1а.б. Ак яулыклы әбием. Бишек җырлары җырлаган, әдәпле булу серләренә төшендергән ак әбиләр, дәү әниләр. Оныкларын күреп шатланган, җылы оек-бияләйләр бәйләгән, сихри әкиятләр сөйләгән, тәмледән тәмле ризыклар пешерүче әбиләр...

      Үзләренең яраткан дәү әниләре турында язылган иҗат җимешләреннән

берсен  тыңларга тәкъдим итәбез.

  1.  “Бигрәк тәмле коймагы”.  
  2. “Әбиемдә кунакта”.  
  3. “Чишмәгә омтылам”.  (укый)
  4. “Әбием”. .
  5. “Ярдәмгә барачакмын”.

 

(Сәхнәдә кабат “Сәйлән” бию ансамбле.)

Татар халык биюе.

     2а.б. Балачак  һәркем күңелендә шат авазлар яңгырашы булып яши. Тәмле-тәмле төшләр күрүләр, бар дөньяңны онытып уйнаулар... Балачак  кеше гомеренең иң рәхәт, иң күңелле чагыдыр, мөгаен. Укучы булгач, беренче шатлыклар, бераз гына борчулар, дәрес хәзерләүләр, күңелле кичәләр, балачак хыялына чумулар.

        Әлеге теманы яктыртучыларга сүз бирәбез.

  1. “Балачагым”.
  2.  “Балачагым”.  (укый)
  3.  “Мәктәбем”.  

    1а.б. Әдәплелек,  киләчәк турында уйланулар каләм тибрәтүчеләрнең яраткан темасы.

  1. “Минем хыялым”.  
  2. “Йөрәк авазы”. (укый)
  3. “Ялгыз аккош”.
  4. “Ак болытлар”.
  5. “Хәйрия елы”.   (укый)

               6)   “Яшәр өчен туганбыз”.  

   2а.б. Табигатьнең сихри матурлыгына сокланып, барлык хисләрен шигъри тәлгәшләргә төрүче укучыларның берничәсе сезнең игътибарга тәкъдим итәбез..

  1. “Җәй”.
  2. “Кыр казлары”.  
  3. “Җанга дәва”.   (укый)

(“Актанышым” җыры.)

 Башкара 5 нче класс укучылары...

    1а.б. Туган як! Туган авыл! Бу сүзләр нинди матур яңгырый! Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да. Ул турыда кем генә шигырь язмаган! Туган ягым – безнең туып-үскән авылыбыз.......

  1. “Туган як”.
  2. “Авылым - Чалманарат”.
  3. “Актанышым”.
  4.  “Туган нигезем”.
  5. “Авылымны сагыным”.
  6. “Туган авылым”. (укый)

(Коллектив башкаруында “Чалманарат” җыры.)

    2а.б.  “Горурланам” . Сөйли  ...

   1а.б. Бүгенге кичәдә без шигъриятнең нинди зур көчкә ия булганлыгын белдек. Шигырьнең фикерне төгәл, ачык әйтеп бирә торган һәр юлы сокландыра безне. Шигырь ул кешене һәрьяклап тәрбияли.

      Ә хәзер сәхнәгә күңел серләрен шигырь юлларына салган иҗатчыларны чакырабыз. 2а.б. Күңелләргә шигырь кирәк

         Шигыръ ул – тылсым!

         Шигыръ сезнең җаныгызны

         Җылытып торсын.

1а.б. Шигырь сезгә гүзәллекнең

         Серләрен ачар,

         Шигырь яраткан балалар

         Булалмый начар.

                   2а.б. Сүрелмәсен сүнмәсен

                            Шигырь утыгыз,

                            Әйбәт буласыгыз килсә

                            Шигырь укыгыз...

Йомгаклау

 

Табигать язмышы – безнең язмыш.

Экологик дәрес

Максат. 1) укучыларның экологик белемнәрен арттыру;

                 2) әйләнә –тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау;

                 3) туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 Җиһазлау. компьютер презентациясе.

Дәрес барышы.

     Алып баручы. Исәнмесез, табигатьне саклаучы дуслар – яшь экологлар. Сез бүгенге көндә табигатьнең  нинди  хәлдә булуы белән җентекләп таныштыгыз. Бүгенге көндә табигать  нинди  хәлдә соң? Аңа кеше ничек тәэсир итә һәм табигатьне саклау өчен нинди чаралар күрелә?

     Әгәр сөйләшә алса, Табигать-Анабыз безгә нәрсәләр әйтер иде икән? Сезнең фикерләрегезне тыңларбыз, нәтиҗә ясарбыз.
    Сөйләшүебезнең темасы “Табигать язмышы - безнең язмыш!” дип атала. Хәзерге заманда экология проблемасы- иң мөһим проблемаларның берсе.

    “Кеше – табигать патшасы”,- диләр. Ә табигатьсез кеше кем була? Күз алдына да китереп булмый. Һавасыз, сусыз, җирсез, кошлар тавышы булмаган, яфраклары, чәчәкләре булмаган дөньяны күз алдына да китереп булмый. Боларның барысын да безгә табигать бирә. Ә алмашка ягымлы, сакчыл караш сорый. Кызганычка каршы, табигатьнең теле юк. Ә булса? Әйдәгез, күз алдына китереп карыйк.

    Шулай итеп сөйләшүебезне башлыйбыз.
     1 нче эколог. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып, 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.

    Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Шуның өчен дә халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.  Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик: 22 март – Су көне; 1 апрель – Кошлар көне; 22 апрель – Җир көне; 5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне; 26 сентябрь – Диңгез көне;

4 октябрь – Хайваннарны саклау көне.

    Алып баручы.  Табигатьне ярату ул үз - үзеңне ярату дигән сүз. Тирә- ягыбызны чиста, матур тотсак, аның турында онытмасак, ул да безне үзенең матурлыгы белән, үсемлекләре белән  сөендерер.

    Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек,  ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?

    2 нче эколог. Җир-Анабыз түбәндәге сүзләрен җитерер иде:

    - Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде. Алар күл, урманнарны, сулыкларны пычрата. Урмандагы, сулардагы хайваннарым, кошларым пычрак һавадан, судан агулана. Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми. Әйе, минем чәчәкләрем дә, урманнарым да, елга-күлләрем дә бик күп. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.

   Җир-анабыз үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп өлгерә алмады. Димәк, аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

     Алып баручы. Планетабызны, аның табигатен саклау –бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе.  Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

     3 нче эколог. Чиста саф һава - табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5миллиард тонна углекислый газ бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара, озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

    4 нче эколог. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Кешенең суга ихтыяҗы елдан - ел арта.

     Сулыкларның пычрануы, анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә. Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1литр суда 12грамм нефть булу җитә. Ә дөнья океанына ел саен 3-4 миллион тонна нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми, балыклар үлә.

    Алып баручы. Һәр көнне сулыкларга төрле пычрак калдыклар түгелә. Ә Шәбездә, Чалманаратта? Сулыкларны сакларга кирәклеген белеп тә, “чүп түгү тыела” дигән кисәтү язуы булса да, авылның теләсә кайсы урынына илтеп чүп түгүчеләр азмы? Ә күпме балыклар интегә. Чишмә? Кайда ул? Аның барлыгын белүче бармы? Аның тирә-юне нинди? Ә Курамас елгасы? Бармы ул?

    5 нче эколог. Урман белән су - табигать күрке дип әйтә халкыбыз. Урманнарны Җир планетасының “үпкәсе”,  диләр. Ләкин хәзер Җирдә урманнарның мәйданы кими .

а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион тонна кислород бүлеп чыгара;

б) дөньяда минут саен 2 гектар урман юкка чыга;

в) 20 килограмм макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 тонна макулатура исә 0,4 грамм урманны киселүдән саклый;

г) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята;

1гектар чыршы урманы 32 тонна,  нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 тонна тузан йота ала.

Агач-куаклар тузан микъдарын - 3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен

 2 тапкырга киметә.

Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.    

 Кеше табигатьтә булганда, үзенең намусы белән күзгә-күз кала.Ул кеше өчен - бердәнбер контролёр.

     6 нчы эколог. Агачлар, дару үләннәре түбәндәгеләрне җиткерерләр иде:

  -  Хөрмәтле докторлар, зинһар өчен миңа ярдәм итегез! Һәр яз саен кешеләр минем кәүсәмне очлы пычаклар белән кисәләр, тишәләр. Авыртудан мин шундый калтыранам. Яраларымнан сокларым ага. Мин хәлсезләнәм, көч–хәл белән җилдә басып торам. Ә ярама төрле бактерияләр үтеп керергә әзер торалар. (Каен)

  -  Мин урманда үсүче иң бәхетсез агачларның берсе. Кешеләргә минем хуш исле ботакларым ошый. Шуңа ботакларымны сындыралар. Ә ботакларым минем сыгылмалы, тиз генә сынмый. Юк алар барыбер боргалап–боргалап кайрым белән бергә өзәләр. Белсәләр иде ничек авыртканны! Иң аянычы кыш көне, Яңа ел бәйрәме алдыннан. Ел саен үлемемне балта, пычкыдан көтәм. Кешеләрнең үзләренең бәйрәмен матур, йонлач чыршы белән бизиселәре килә. Тик шул бәйрәм көннәрендә безнең һәлак булуыбыз турында уйламыйлар шул алар! (Чыршы)
  - Мин урамны бизәп утырам. Язын ап –ак чәчәккә күмеләм. Кешеләр миңа карап сокланалар. Умарта кортлары чәчәкләремнән бал җыя. Җәен бала – чага кап- кара сусыл җимешләремне ашап куана. Уңган хуҗабикәләр җимешләремнән компот яба. Ләкин мин чәчәккә күмелгәндә кешеләр-олысы, кечесе  кочак-кочак ботакларымны сындыра. Алар миңа тимәсеннәр иде.Минем бер дә корыйсым килми. Балалар  мине сакласыннар иде. (Шомырт агачы).

    7 нче эколог.  - Матурлыгыма сокланып мине күпме кеше өзә. Ә миңа чәчәк атар өчен 10 ел вакыт кирәген уйламыйлар да. Кешеләр миннән йөрәк авыруларын дәвалаучы тамчылар алалар. Әйе, ә бит аны сак кына да тишәргә мөмкин, тамырларыма тимичә дә. Кешеләр миннән йөрәк авыруларын дәвалаучы ландыш тамчылары алалар. Ә алмашка миңа нәрсә бирәләр? Элек мине кайда да очратырга мөмкин булса, хәзер мин яклауга мохтаҗ. Элек мине кайда да очратырга мөмкин булса, хәзер мин яклауга мохтаҗ.  (Энҗе чәчәк )

   -  Без елдан-ел азаябыз. Табигать безгә иртә чәчәк ату бурычы куйган. Кеше, кыш буе чәчәккә сусап, юри генә, кулына тотып карау өчен безне өзә, таҗларны тотып карый, ташлый. Ә бит без аңа күпме файда китерә алыр идек. Без бит әле бал кортларына да кирәк. Яз көне аларга азык табу авыр. Ә безнең чәчәкләргә теләп куналар. Кешеләр үзләре бездән дару ясыйлар.  (Үги ана яфрагы)

  - Мин, мәтрүшкә тыйнакмын

   Зәңгәр чәчк атамын.

   Җанга, тәнгә ләззәт биреп

   Хуш исләр таратамын.

   Дәвалыймын ютәлләрне

   Татлы хуш исем белән.

   Төрле чирдән дәвалауның

   Мең төрле серен беләм.

   Ә син, Кеше, минем кадеремне белдеңме?

     8 нче эколог. Кешенең гаебе бик зур. Табигать  каршында җаваплы ул. Үз

хатасын төзәтү  өчен, кеше “Кызыл китап” уйлап тапкан. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә  китапка  ул юкка чыгып баручы  кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барырга булган.

     Һәр республиканың да  Кызыл китабы  нәшер ителгән. 1995  елда  Т  Рның  Кызыл китабы  чыгарылды. Бу китап битләрендә 32 төр  имезүче, 85 төр кош,  4 төр сөйрәлүче, 2 төр  җир - су  хайваны, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр  кысласыманнар , 100 төр  бөҗәк, 8 төр  суүсемнәр, 12 төр  лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбәнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны, экологиясе, биологиясе һәм аларны саклап калу  юллары  турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр  төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән,  төсле рәсеме һәм таралышы  картасы бирелгән.

    Алып баручы.  Кешенең табигатькә китергән зыяны - зур җинаять. Ләкин бит нәрсәне дә аз гына булса да, бары тик кеше генә үзгәртә ала. Бары тик Кеше “Кызыл китап” төзегән. Бары тик ул тыюлыклар төзи, аларны саклый. Җирдә бит төрле кешеләр яши.

Табигатьне яшелләндерүдә тирә-юньне чистартуда укучыларыбыз актив катнаша.

    9 нчы эколог.  Игътибар! Кешенең эшен өйрәнү буенча без шуны ачыкла-дык: җәнлекләрнең һәм кошларның һәр бишенчесенә куркыныч яный. Безнең тирәлектә соңгы 60 ел эчендә бик күп үсемлек, кош һәм җәнлек юкка чыккан. Урманнарыбыз янып юкка чыга. Сулыклар суы эчмәс дәрәҗәдә агуланган, һава пычрак газ белән тулган. Өздереп сайраучы кошлар тавышы тынган. Шуларны ачыклап, без мондый карарга килдек: Кеше әле төзәтеп була торган хаталарын төзәтсен. Әгәр төзәтмәсә, кеше дөньяда яшәмәячәк. Чөнки чиста һавасыз, чиста сусыз, урман- кырсыз, кошсыз-хайвансыз ул яши алмый.

    Алып баручы.  Димәк, Кеше үз-үзенә үлем карары чыгара. Ә моны булдырмас өчен, хаталарны төзәтергә, уртак йортыбызны күз карасыдай сакларга кирәк икәнен һәркемнең аңлавына ирешү кирәк. Бүген сөйләшкән һәр сүзне вакытлы матбугатта яктыртырга, төрле  чаралар уздырырга кирәк.

Шуның белән бүгенге сөйләшүебез тәмам. Чаралар планын әзерләгәч, сезне кабат сөйләшүгә чакырам.

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызы

тарафыннан төзелгән “Белем һәм тәрбия” дигән җыентыкка

рецензия

Җыентык түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала: дәрес үрнәкләре һәм күңелле кичәләр.

Җыентыкка яңа технологияләргә нигезләнеп уздырылган дәресләр һәм дәрестән тыш чараларның үрнәкләре тупланган.        

Укучыларның белем һәм тәрбиялелек дәрәҗәләрен үстерерлек алымнар кулланылган. Һәр чарада төрле эш алымнары кулланылган.

Җыентыкның эчтәлеге кереш сүздә язылганнарга туры килә. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле формадагы дәресләр тупланмасы бирелгән. Дәрестән соң уздырыла торган кичәләр ата-аналар һәм күренекле шәхесләр белән очрашу һәм аларның иҗатларына багышланган.

 Рецензент:

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр

һәм ресурслар институты өлкән укытучысы,

филология фәннәре кандидаты: _________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте"

Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...