Үткен каләм
творческая работа учащихся

Саргузина Гузель Расимовна

Публикации моих учеников

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utken_kalm.docx22.48 КБ

Предварительный просмотр:

Язмыштан узмыш юк

   Бар да җитеш гаиләдә үсте Гөлзирәк. Теләгәнен киде, теләмәгән кием-салымын иптәш кызларына бүләк итеп кенә биреп җибәрде. Кызыкайның ни эчкәнен, ни ашаганын бер Ходай үзе генә белде. Бик иркә булды шул ул. Югыйсә, гаиләдә бер бала гына түгел, абыйсы да бар иде. Ничек кенә булмасын, бар игътибарның да үзенә генә булуын теләде. Берәр иптәш кызының туган көне, я берәр бәйрәм булса, әнисеннән яңа күлмәк алдыра иде.

   Җилбәзәк һәм горур гына бер кыз булса да, укуын нык тырышып укыды Гөлзирәк. Бигрәк тә, татар теле һәм җәмгыять белеменнән район олимпиадаларында алдынгы урыннарны яулады. Җиңү булган саен, әтисе тагын берәр бүләк алып бирә.

   Чираттагы олимпиадага барыр көн килеп җиткән иде.

-Гөлзирәк, иртәгә сәгать 7гә мәктәп янына килерсең, мин сине үземнең машинада районга олимпиадага алып барырмын,- диде җәмгыять белеме укытучысы Нәфисә Хәнифовна.

-Юк, мин бүген абыйларга барып кунам, иртән шуннан гына киләм, -диде Гөлзирәк.

   Кызның 8 нче сыйныфта укыган чагы иде. Узган ел татар теленнән дә, җәмгыять белеменнән дә призлы 2 нче урынны алган иде. Быел әллә ничек сүлпәнләнеп калган кебек булды. Әйе шул, егетләр исе дә керә башлаган чор. Юкка гына абыйларында кунам димәде бит инде ул.

   Яңа көн туды. Салкын декабрь иртәсе иде бу. Кыш бабай тәрәзәләргә төрле бизәкләр белән рәсемнәр ясаган. Агачлар да ап-ак бәсләргә төренгән, гүя мамык шәл ябынганнар да, астан гына елмаеп карап торалар сыман. Ике як иңенә канатлар куйган сыман  очып кына барды кыз 2 нче санлы гимназиягә. Төшендә бүген кемдер аңа ак конвертта хат китерде. Сөенечле хәбәргә юрады кыз. Юк икән шул... Конверт- хәбәр булса да, авыр кайгылы хәбәр иде. Әтисен бик авыр хәлдә реанимация бүлегенә салганнар! Башына тимер таяк белән суктылармыни! Эшләрен дә тәмамлый алмады, бер нәрсә аңламыйча Әмирхан урамында урнашкан хастаханәгә чапты. Ашыкканда чак кына үзе дә таеп егылып, аягын имгәтмәде. Сулуы кабып килеп җиткәндә, әнисе белән абыйсы шунда иде инде. Кичкә кадәр хастаханә ишеге төбендә торсалар да, яхшы хәбәр әйтүче булмады. Әтисе Заһитның гомере беткән иде инде, көчле инфаркт диделәр табиблар.

 Гөлзирәкнең аягы астында җир убылдымыни...Ул иртән уянганда күргән төшен исенә төшерде. Ничек шулай  килеп чыкты соң бу? Аның әтисе бүтән беркайчан да кычкырып, яңгыратып көлмәячәкмени? Гөлзирәкне мактап, һәр җиңүе саен бүләк алып бирмәячәкме? Юк, аңламый әлегә кыз бүген, бернәрсә дә аңламый...

  Икенче көнне әтисен тиешенчә барлык йолаларны үтәп, мулла кушканча соңгы юлга озаттылар. Өйләре күңелсезләнеп, боегып калган сыман булды.

     Көн артыннан көн үтте, сизелмичә ике ел узып та китте. Гөлзирәк инде 11 нче сыйныфта укый. Авылларындагы мәктәп тугызъеллык кына булып калгач, район мәктәбендә белем ала  иде ул. Әтисе бу көннәрне күрә алмады шул. Бәлки көн дә илтеп, алып кайтыр иде кызын. Чөнки авылга балалар йөртергә автобус кайтмаган. Шәһәрдә торып укыгач, әнисен дә бик сирәк күрә иде.

   Гөлзирәкнең әнисе 7 айлап авырып йөри. Кызына бер нәрсә дә белгертмәскә тырыша, Казан юлларын үзе генә таптый. “Якын кешесе- ирен югалтуны бик авыр кичергән, ашказанында начар чир,”- диделәр табиблар. Тик Гөлзирәк,  яшьлеге белән булса кирәк, бу хәлләргә бөтенләй ышанмый иде. Бер матур көнне әнисе үләр дә, ялгызым гына калырмын дип башына да китерми иде шул ул.

   Бар кеше дә яратып көтеп ала торган 31 нче декабрь иртәсе туды. Яңа ел иртәсе... Сабыйларның көтеп ала торган бәйрәм иртәсе... Тик бөтен гаиләгә дә яңа шатлык, куанычлар, ак бәхетләр генә алып килми икән ул Яңа ел! Гөлзирәк җиңгәсе белән табын әзерләп йөри. Әнисе йөрми, ятып кына тора, ара-тирә авыр итеп сулыш ала, берничә тамчы су йота. Кем уйлаган менә шушы кичтә ананың йөрәге тибүдән туктар дип. Тук-та-ды-ы-ы... Әнисенең йөрәге тибүдән туктады. Үз язмышына үзе ышанмыйча бик озак елады Гөлзирәк .

  “Үзеңне кулга ал, нык бул, балам. Әле синең тормышың яңа башлана гына. Быел, Ходай кушса, 11 нче   сыйныфны тәмамлыйсың. Алдыңда- биек үрләр, яңа кыялар. Син хәзер үз язмышыңа үзең хуҗа. Теләсәң минем янда тор, теләмәсәң –үз ихтыярың. Син менә шуларны аңларга тырыш, балам. Килчәгең якты булсын, кызым...” –дип әкрен генә сөйләде әбисе. Әйе шул, елап утырырга ярамый. Әнисе урынына Гөлзирәк, әтисе урынына –абыйсы. Барысын да элеккечә дәвам итәргә кирәк!

  Тормыш дәвам итә... Гөлзирәк тә үзгәрде, элеккеге иркәлеге, горурлыгы юкка чыкты. Язмыш үзе үк сикертә дә, акыл да бирә икән адәм баласына! Бар да җиңел һәм җитеш кенә булса, рәхәткә түзә алмас иде адәм баласы. Гөлзирәк тә авырлыклар аша гына аңлады шул сикәлтәле, бормалы ачы тормыш сукмагын. Шулай... Язмыштан узмыш юк...  Яшәлмәгән гомерләр өчен яшәргә, көрәшергә, тырышырга кирәк!    

Алма агачыннан ерак төшми.

       -И-и-и ничекләр генә тыңлатыйм, ниләр генә өйрәтим икән соң сиңа, балам? Атаң-анаң исән булса, урам алабае сыман йөрмәс идең инде...

      Әбисе оныгына караган саен йөрәген учларына кысып куя. Әйе шул. Язмыштан узмыш юк... Бик яшьли ятим калды Рамил. Ун яше дә тулмас борын, Рамилнең әти-әнисе юл һәлакәтендә үлделәр.

      -И, ходаем, ничекләр үстерерсең инде бу баланы? Әле тормышы башланмаган да бит балакаемның. Ичмасам, бабасы да юк янымда...Шулай сөйләнә-сөйләнә Хәдичә карчык тавыкларына бодай сибәргә чыгып китте.

      Инде бердәнбер якыннары белән гөрләшә- гөрләшә, салган йомыркаларын алыйм дип, ояга гына үрелгән иде, күрше яктан Миңниса карчыкның бик зәһәр тавышы ишетелде:

     -Хәдичә! Хәдичә! Тыясыңмы, юкмы бу балаңны?!  Тагын ике казымны юлда бәрдереп киткән бит! Юньсез, беткере... Аңа үтереп бетерергә дип алдыммыни мин ул каз бәбкәләрен?

    - И, Миңниса күршекәем, зинһар дип әйтәм, кычкырма инде шулкадәр. Нишләтергә дә белмим инде үзем дә. Ә сиңа кем әйткән әле минем Рамил таптаган дип?

     -Шул инде, шул! Тагын кем булсын ди? Синең оныгың гына йөри бөтен урамга матаен акыртып! Әллә соң, минәйтәм, Хәдичә, балалар йортына бирәсеңме ул малаеңны?

     -Нинди юк сүз сөйлисең син, Миңниса? Ни йөрәгем белән илтим соң мин аны? Үзем исән чагында бераз тәрбиялим, юньле ризык ашатыйм дигән идем.  Син ул каз бәбкәләреңне зурга җибәрмә инде. Түләрмен мин аларны, күрше, түләрмен, Аллаһы боерса.

     Шулвакыт Хәдичә карчыкның йөрәген нәрсәдер яндырып үтте.

     -У-у-фф,-дип бөгелеп төште карчык. Аның сыгылып төшүен күрмәгәнгә салынды Миңниса, ярдәмгә дә ашыкмады.

      -Кыланасыңдыр инде, турысын әйткән-туганына ярамаган ди. Артист инде үзең, нәкъ оныгың төсле,-дип Миңниса кулындагы чүп үләннәрен Хәдичә карчыкның  ихатасына атты да, урамга чыгып китте. Аның салкын боздай күңеле гел әшәкелекләр белән генә тулган диярсең.

    Рәхимә карчык шактый вакыт сарай ишегенә сөялеп утырганнан соң, әкрен атлап бакча ягына чыкты. Уйларына бирелеп бакчада эшләргә ярата иде ул. Әнә бит кыярлар кояшта әлсерәп утыралар, суганнар көйгәннәр. Һәммәсенә дә су кирәк шул.  Су сибәргә дә ярамый инде бу бала, төне буе кайдадыр йөри дә, төшкә кадәр йоклый. Инде уналты яше дә тулып килә, югыйсә.

     Балалары юл һәлакәтенә очраган көнне Хәдичә мәңге онытмас.  Тиз генә кайтасы кеше юк әле, Сабан туена кадәр өй алды баскычларын буйыйм дип йөргәндә, кайгылы хәбәрне күршесе Миңниса җиткерде. Шул буяулы пумаласын тоткан килеш ауган да төшкән Хәдичә баскычка. Ярый медпункттагы Сәрия исемле кыз килеп, беренче ярдәм күрсәткән. Оныгы бәхетеннән исән калган иде ул вакытта. Менә хәзер котылып булмас кебек бу Әҗәлдән, йөрәге бик каты кыса. Өченчесе бөтенләйгә алып китә дип ишеткәне дә бар.

  -Улым, улым, кайтмадыңмы? –дип эндәшеп карады карчык. Ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Соңгы юлга кем озатыр микән инде? Үлеп китсәм, күрше Миңнисаны чакырсыннар иде,-дип уйлады ул. Ни дисәң дә, гомергә күрше булып тордылар бит.

     Карчык әкрен генә урыныннан торып, өенә атлады. Өе ялт иткән Хәдичәнең. Кунак-төшем килеп чыкса дип, һәрвакыт урын-җирен ап-актан алыштырып кына тора, идәннәре дә сап-сары итеп юылган. Менә оныгын гына эшкә өйрәтә алмады, кечкенә әле, җитешер әле дип уйлаган иде. Ә гомер үткән дә киткән, бала уналты яшькә җиткән диген ә! Кайда йөри икән инде ул башкисәр малай?

Шундый уйлар белән мендәренә сөялеп утырды. Кинәт күк күкрәгән тавыш ишетелде. “Аллага шөкер, яңгыр да ява икән, кояштан көйгән яшелчәләремә су да сибәсе булмас”,-дип сөенеп куйды карчык. Шыбырдап яңгыр ява башлагач, урыныннан торды, кунакка барганда гына кия торган күлмәген, ап-ак яулыгын бәйләде. ”Хәлем китеп тора, Рамил оныгым кайтканчы бераз хәл җыярга кирәк”,-дип кире урынына ятты. Шул ятудан инде Хәдичә карчык уянмады, башка көннәрдәге кебек, өйгә тәмле аш исе таралмады.

Бәхет

Бәхет дигән олы төшенчәне

Һәрбер кеше аңлый үзенчә.

Кемнәргәдер сөйгән ярың булу,

Берәүләргә яшәү кешечә.

 Әгәр бит, ныклап уйлый калсак,

Олы бәхет-сабый түгелме?

“Әннә” диеп әйткән һәрбер сүзе

Эретәдер нәни күңелне.

Сау-сәламәт булу-иң зур бәхет

Авырмасаң гына беленми.

Әгәр чирләп, бераз аңсыз ятсаң,

Күзгә һичбер нәрсә күренми.

Исән булса әти-әниләрең,

Сине саклап, яклап торырдай.

Туганнарың янәшәңдә булса,

Авыр чакта ярдәм сорардай.

Якын дуслар, иптәшләрең булса

Бушатырга бөтен сереңне.

Матур яшәр өчен йортың булу

Әллә шушы бәхет түгелме?

Дөрестән дә,тома сукыр төсле

Эзләнәбез, өмет итәбез.

Аяк астыбызда аунап яткан

Чын бәхетне, никтер, күрмибез.

*******

Шыксыз салкын җилләр иссен әйдә,

Буран чыксын, давыл дуласын.

Болар гына куркытырмы икән,

Күпне күргән адәм баласын.

Без андыйлар түгел ,бирешмәбез,

Эсселәргә, яңгыр, карларга.

Җиңел генә яши беләбез без

Сынау тулы якты дөньяда.

Язмыш барысына да тигез түгел,

Бер карасаң төпкә батыра.

Инде тәмам беттем дигәч кенә

Бәхет, шатлык, муллык яудыра.

Ни өчендер кайберәүләр

Буран түгел, җилгә бирешә.

Ә калганнар манма тиргә батып,

Чын күңелдән эшкә керешә.

Берәү хәер сорап торган чакта

Кемдер эшли хәлдән килгәнчә.

Ничек итсә итә, әмма ләкин

Үз дигәненә барыбер ирешә.

Асылташлар, күп акчалар түгел,

Хезмәт бизи кеше тормышын.

Мин кешемен дип әйтерлек булсын

Синең кулда илең язмышы.

Көзге уйланулар.

Агачлардан яфрак коелганда

Саргылт төскә керә үләннәр.

Ни өчен соң шулай  бик тиз үтә

Әле яңа туган гомерләр?

Бала чактан киттек инде хәзер

Сагыш басты нәни күңелне.

Берни белми уйнап йөргән чакта

Бигрәкләр дә булган күңелле.

Сабый чакта кадерен белмибез шул

Тизрәк килә үсеп җитәсе.

Соңга калгач  кына аңлыйбыз без

Авырлыклар алда көтәсен.

Кайберәүләр язмыш сынауларын

Сикереп кенә гүя үтәләр.

Калганнары башын аска иеп,

Кемнәрдәндер ярдәм көтәләр.

Сизелми дә үткән гомерләрне

Уздырмаска кирәк заяга.

Ачы җилләргә дә бирешмичә

Янып яшәү кирәк хыялда.

Кем булсаң да яши белү кирәк

Дөрләп янып һәм дә сөелеп.

Үткәннәргә карап үкенмичә,

Киләчәккә генә сөенеп.

Азнакай турында әкият

Борын-борын заманда бер кечкенә Чатыр тавы итәгендә Азнакай исемле авыл булган ди. Анда яшәгән халыклар бер-берләре белән дус булмаганнар , тыныч та тормаганнар ди. Шул ук вакытта ерак урманнар, киң диңгезләр, очсыз-кырыйсыз океаннар артында  Сәламәтлек, Тырышлык  һәм Тынычлык дигән күлләр булган ди. Кешеләр бу күлләрнең бар икәнлеген ишетеп белгәннәр, ләкин ничек барырга икәнлеген белмәгәннәр. Имеш бу күлләргә барып су коенсаң, синең бар гомереңә җитәрлек  гаиләңдә мәхәббәт, сәламәтлек,  тынычлык һәм тырышлык була икән дип ишеткәннәр. Ләкин күлләргә бару юллары урау булганлыктан, кешеләр юлга чыгарга курыкканнар, имеш.

Бу авылдан көн дә бер кеше бакый дөньяга күчә бара икән. Инде халык аптырый башлаган, ничек итеп теге күлләрне табарга һәм бара алмаучыларга суларын алып кайтырга дип. Менә көннәрдән бер көнне авылның иң өлкән һәм зирәк аксакалы халыкны бер урынга җыйган да, болай дип сүз башлаган ди:

-Хөрмәтле якыннарым минем! Мин бу якты дөньяда бик озак яшәдем, үз гомеремә җитәрлек акыл тупладым һәм ризык җыйдым. Булмаса, бу озын юлга чыгып карый мин. Барып җитә алсам, сезнең барыгызга да җитәрлек су алып кайтырмын, әгәр юлда берәр хәл булса, үлгән җиремдә мәрхәмәтле кешеләр күмәрләр әле. Үзем белән бер кешене дә юлдашка алмыйм. Ник дигәндә, сез әле яшь, сезнең балаларыгыз кала. Ә минем беркемем дә юк. Мине иң борчыганы: авылыбызда тынычлык булмау, күпләп кешеләр үлүе. Инде хәерле сәгатьтә, балалар, -дип, аксакал юлга кузгалган.

Аны, хәерле юл теләп, озатып калганнар. Бабай юлга чыкканда кыш булган. Ул ат белән дә, машина белән дә бармаган, самолетта да очмаган. Ә җәяү бара икән. Кесәсенә бары тик икмәк кенә салган.

Менә язлар үткән, җәйләр дә җиткән.  Бабакай Сәламәтлек  күле янына килеп җиткән. Ул үзе суга кермәгән, бары битләрен, кулларын юган, комсызланып су да тутырмаган. Бәлки бар дөнья халкына сәламәтлек  теләгән. Бабакай Тырышлык күлен дә эзләп тапкан. Аның да сулары белән юынган. Бар халыкның тырышып яшәүләрен теләгән. Аннан ул өченче күлне – Тынычлык күлен эзләп киткән. Бабай бу күлне бик озак эзләгән. Барыбер теләгенә ирешкән. Тынычлык күлендә дә юынып, сихәтләнеп, бар тереклек дөньясына тынычлык кына теләгән. Шулвакыт  авыл халкы терелеп тә киткән, бер-берсенә карата изгелек тә эшлиләр икән,үз көчләре белән хезмәт куеп, тырышып яши башлаганнар ди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше "Үткен каләм+үткер күз=асыл сүз"

Проект эше укучыларны журналистика өлкәсенә тәүге адымнарын ясарга өйрәтә...