Проект эше "Үткен каләм+үткер күз=асыл сүз"
проект (7 класс) на тему

Хамидуллина Ирина Альзамовна

Проект эше укучыларны журналистика өлкәсенә тәүге адымнарын ясарга өйрәтә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe_kurs.docx76.06 КБ

Предварительный просмотр:

Кереш

Проектның актуальлеге

       

Көтелгән нәтиҗә

Максатчан аудитория

-Татар телен дөнья күләмендә тиешле дәрәҗәгә күтәрүдә, башка халыкларга танытуда өлеш кертү;

-телебезне, сөйләмебезне төрле чүп-сүзләрдән арындыру; саф татар телендә тулы җөмләләр кулланып язуга, аралашуга ирешү;  

-туган телне тел буларак саклау һәм үстерү;

-иҗатка яшь буын вәкилләрен җәлеп итү;

-яшь буынның китап укымавы, әдәбиятыбыз белән кызыксынмавы;

-әхлаклы, зәвыклы, белемле, мөстәкыйль фикер йөртүче, оста телле балалар тәрбияләү.

-Укучыларның әдәби нормаларга туры килерлек итеп, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

-шигырь язарга өйрәнү;

-вакытлы матбугат чараларында даими басылып чыгу;

-шигырь җыентыгы бастыру;

-мәдәни чараларда катнашу;

-башка республикалардан да шигырь язуда каләм тибрәтүче яшьтәшләре белән элемтәгә керү.

6-8 сыйныф укучылары, ата-аналар, укытучылар, авыл халкы

Проектка исраф ителгән вакыт һәм тырышлыкны көтелгән нәтиҗәләр аклармы?

 Әйе.

-Бүгенге көндә нәкъ татар авылларында татар теле тел буларак сакланып кала килә. Ләкин заманча ИКТ телне чүпли. Татар теле укытучысының төп бурычы - әдәби тел нормаларына туры килә торган чиста телле,белемле балалар тәрбияләү; милләтпәрвәрлекне күңелләренә иңдерү, татар әдәбиятында яңа иҗади ачышларга юл салу. Җирле мишәр диалекты сүзләреннән арынып, саф татар телендә шигырь язу - авыл баласы өчен кирәкле, вакытлы, әһәмиятле эш. Киләчәктә һөнәр сайлауда этәргеч бирәчәк. Хезмәттән арыган авыл баласына сәнгатькә тартылырга, зыялы шәхесләр булып үсәр өчен күңеленә илһам кирәк.  

Проектны башкарып чыгу укучылар

ның көченнән киләме?

 Әйе. Ата-аналар балаларының иҗат өлкәсенә кереп китүләренә бик риза. Россия күләмендә җиңү яулаган балаларның нәтиҗәләрен күреп (ташлама буенча уку йортларына керү, җыентыклары бастырылу, газета-журналларда үз балаларының әсәрләрен күрү), иҗади юнәлеш буенча белем бирүне сорыйлар. Авылда җирле шагыйрәләр дә уңышлы эшли, аларның тәҗрибәсен өйрәнү дә файдалы. Укучыларның үзләрендә теләк бар. Сәләтләрен ачыклап, иҗатка этәргеч бирү, шул юнәлештә үсәргә ярдәм итү, һөнәр сайлауда юл күрсәтү - минем бурычым.

                                               

                                         

Укучылар үзләштерергә тиешле XXI гасыр күнекмәләре

Фундамен-таль белем

Проект кысаларында мин аны ничек үстерәчәкмен?

Тел гыйлеме              

Тел белеме нигезләренә таянып, укучыларның сөйләмә һәм язма телләрен үстерү, сөйләмдәге һәм язудагы хаталарын киметүгә ирешү; мишәр диалекты сүзләрен язма эшләрдә, сөйләмнәрендә кулланмаска тырышу. Әдәби тел нормаларына җавап бирерлек тулы җөмләләр белән, сәнгатьле һәм эзлекле итеп, үз фикереңне башкаларга җиткерү алымнарын куллану. Социаль челтәрләрдәге чүп (паразит) сүзләрне сөйләмдә куллануны киметү.

ИКТ буенча гыйлем

-ИКТ аша башка республикадагы фикердәшләре белән аралашу;

-рус алынмаларының, татар теленең үз сүзләренең (мишәр халкы аңламый торган) мәгънәләрен, саф татарча атамаларын эзләү;

-иҗади эшләрен җыентык итеп бастыру, чыгару, бизәлешен-дизайнын уйлау, эзләү һәм табу;

-ИКТ аркылы бәйгеләрдә катнашу

Гомумкуль-тура һәм граждан-лык гыйлеме

-Шигырь язу аша әби-бабаларына, ата-аналарына хөрмәт тәрбияләү; туган телләренә, туган илләренә мәхәббәт уяту;

-дөрес, чиста, аһәңле сөйләм аша әхлак тәрбиясе бирү;

-милләтпәрвәрлек хисе булдыру, шул ук вакытта башка милләт кешеләренә дә ихтирамлы, хөрмәтле булуларын таләп итү;

- шигырь язган кешенең күңеле саф, йомшак була- тынычлыкка өндәү, сугышларга, кан коюларга, вәхшилеккә каршы өндәү

Компе-тенцияләр

Үземнең проект кысаларында мин аларны ничек үстерәм?

Критик фикерләү/
Проблема-ның чишелеше

-Бер-берсенең эшенә бәя бирү, төзәтмәләр кертү;

-шигырьнең идеясын, темасын уйлау- уен формалары аша- кайсы теманы сайлый (табигать, әти-әни, дуслык, туган ил, туган тел, ел фасыллары);

-мозговой штурм: рифмалар эзләү, сүзләрнең синонимнарын табу; шигырьнең ике юлы әзер-3-4 юлларын уйлап тап;

-мишәр сүзләреннән ничек әдәби сөйләмгә күчү юлларын хәл итү- сүзлекләр төзү; саф татар телендә чыгыш ясаучы дикторлар, артистлар, сәясәтчеләр чыгышын видеороликлардан карау; фонетик анализлар ясау- ч, к,г ,w тартык авазлары, иренләшкән сузык авазларны дөрес әйтүгә ирешү

Креатив-лык

-Шигырьнең төзелешен йөрәк, кояш, яфрак сурәтендә ясап карау;

-телдәге чүп-сүзләрне җыеп, такмаклар рәвешендә туплау;

-рэп итеп укырлык шигырьләр уйлау;

-шигырь җыентыгы тышлыгының дизайн-бизәлешен, китапчыкның ясалыш формасын уйлау;

-командаларына исем, эмблема, девиз уйлау

Комму-никация

-Проектны чынбарлыкка ашыру өстендә укучылар командада бердәм аралашып эш итәләр;

-һәрдаим мәктәп, авыл, район күләмендәге мәдәни чараларда чыгыш ясыйлар;

-авылның җирле шагыйрәләре белән аралашып, тәҗрибә туплыйлар;

-район, республика матбугат чараларында үзләре иҗат иткән шигырьләрен бастыралар;

-район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты карамагына – бик тирән белемле белгеч-үз эшләрен бәяләләргә тәкъдим ясау

Арадашлык

-Бер-берсенең  иҗат «җимешләре» буенча үзара фикерләшәләр; уңай якларын, кимчелекләрен күрсәтәләр;

-бергәләшеп проектның финал продуктын-җыентыкны чыгаралар;

-мәдәни чараларда бергә чыгыш ясыйлар;

-авылның җирле шагыйрәләре белән очрашулар оештыралар, бергә чыгыш ясыйлар;

-район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты белән берлектә җыентык чыгаруда катнашалар;

-районның “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә тору, бергә җыентыклар чыгару

Характер сыйфат-лары

Укучылар бу сыйфатларны үзләрендә булдыруга ничек ирешәләр?

Белемгә омтылучанлык

-Телдәге чүп-сүзләрне эзлиләр, табалар, туплыйлар;

-мишәр диалектындагы сүзләрнең әдәби телдәге синонимнарын табып, сүзлек төзиләр;

-җирле матбугатта, телевидениедәге чыгышлардан, элмә такталардан хаталы сүзләрне эзләп табалар;

-шигырь язганда-рифма, ритм, иҗек саннары, калыплары белән кызыксыналар

     Инициативлык

-Үз эшләрен үзләре теләгән бәйгеләргә җибәрергә, мәдәни чараларда чыгыш ясарга теләк белдерүләре;

-шигырь темаларын сайлауда ирек бирү, җыентыкны чыгаруда, презентацияләүдә, таратуда башлап йөрүләре һәм бу эшне җиренә җиткереп үтәп чыгулары;

-киләчәктә яңа һәм озак вакытка каралган проектта катнашырга теләк белдерүләре

Үҗәтлек

-«Без булдырабыз!» девизына таянып, бәйгеләрдә җиңүгә ирешү, тагын да биегрәк үрләрне яулау. Җиңелгән очракта да, төшенкелеккә бирешмичә, кимчелекләрне,  хаталарны анализлап, яңадан-яңа бәйгеләрдә катнашу

Социаль-мәдәни хәбәрдар-лык

-Шигырь темалары олыларга, әти-әниләргә хөрмәт белән сугарылган; караучысыз калган өлкән буын кешеләренә, ятим балаларга, сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата миһербанлылык белән сугарылган булырга өндәү;

-авылның инвалид өлкәннәре, балалары алдында чыгыш ясау, алар белән әңгәмәләр кору; җыентыкларын бүләк итү, рэп-шигырьләрен уку

               Укучылар алдына мин нинди максат куям?

  1. Ачыкларга: проект эшчәнлегендә катнашу миңа ни өчен кирәк? Үземә һәм башкаларга нинди файда, ничек ярдәм итә алам? Проект мине нәрсәгә өйрәтәчәк? Киләчәктә шигырь язу сәләте, оста теллелек, саф татарча сөйләшү, гомумән, кирәк эшме?
  2. Чүп сүзләрдән арынырга, сәнгатьле сөйләргә, алынма сүзләрне еш кулланмаска, җирле диалект сүзләреннән әкренләп котылырга.
  3. Шигырь язу серләренә төшенергә, өйрәнергә, язарга, басылырга, бәйгеләрдә катнашырга, җиңәргә. Җиңелгән очракта - бирешмәскә, тагын да ныграк тырышырга.

Шигырьләрдә яхшы гамәлләргә генә өндәп язарга, туган илгә, туган       телгә мәхәббәт, тынычлык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмләшү, дуслык темасына әһәмият бирергә.

                      Үз каршыма нинди максат куям?

1.Укучыларның әдәби тел нормаларына туры килерлек итеп, язма һәм сөйләм телләрен үстерү.

2. Әхлаклы, тәртипле, шәфкатьле, кешелекле, зәвыклы укучы балалар тәрбияләү.

3. Китап укуга тарту.

       4. Иҗатка балачактан ук әзерләү.

5. Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.

 

Проект эшендә миңа кирәкле ресурслар:

1.Кабинет;

  2.Компьютер сыйныфында эшчәнлек алып бару өчен ризалык;

  3.Җыентыкны бастырып чыгарту өчен ресурслар;

  4.Канцелярия товарлары.

Нинди каршылыклар һәм чикләүләр белән миңа очрашырга туры киләчәк?

 1.Укучыларның бүгенге көндә татар әдәбияты белән кызыксынмаулары, китапханәләргә йөрмәүләре.

 2. Укучыларның татар әдәби телендә сөйләшмәүләре - барысы да мишәр диалекты вәкилләре.

 3.Проектта катнашучы балаларның ике күрше авылдан булулары- мәктәп автобусына дәрестән соң калганда өлгермәүләре.

 4.Презентация вакытында, мәдәни чараларда укучыларның үз көчләренә ышанмаулары, оялулары.

 5. Балаларның сәнгатьле уку күнекмәләрен авыр үзләштерүләре.

 6.Китапчыкның дизайн-бизәлешен ясаганда һәм бастырганда ИКТ буенча белемнәребезнең сайрак булуы.

  Проектның реализациясенә кадәр үтәлергә тиешле мәсьәләләр

1.Укучыларны проект эшендә катнаштырырга ризалык бирүне сорап, директор исеменә хат язу.

2.Укучыларны үзара дуслаштыру, берләштерү максаты белән тимбилдинг күнегүләре әзерләү.

3.Компьютер сыйныфында эш алып бару өчен директор рөхсәтен алу.

4.Проект эше өчен канцелярия товарлары әзерләү.

5.Әти-әниләрдән баласын проект эшенә җәлеп итүгә ризалык алу өчен гариза бланклары әзерләү.

6.Дәресләрне үткәрү өчен дәрес планнарын, күрсәтмә материалларны, артистлар тарафыннан сәнгатьле укыла торган видеороликларны, балалар өчен чыгарыла торган журналларны әзерләү.

7.Проектта катнашырга теләк белдергән укучыларның исемлеген төзү.

8.Укучыларны җыеп, алда торган бурычларны, максатларны аңлату; проект эшчәнлегенә нинди яңалыклар кертергә телиләр - шулар белән кызыксыну.

9. Рэп укучы татар һәм рус артистларының аудио-язмаларын әзерләргә.

        

 Эш барышында туарга мөмкин каршылыкларны кисәтү

1.Төрле сыйныфта укучы балалар арасында конфликт, аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин.

- Тимбилдинг буенча күнегүләр әзерләргә, табигатькә экскурсия оештырырга.

2.Укучыларның дәресләре төрле вакытта тәмамлануы.

- Дәрестән соң өйгә кайтып, кичен билгеләнгән вакытка килергә, яисә иртән дәресләр башланганчы үткәрергә мөмкин.

3.Балаларның көнбатыш диалекты вәкилләре булуы, көчле мишәр диалектында сөйләшүләре.

- Әдәби сөйләмнең матурлыгын, аһәңлеген тоярга өйрәтү; имтиханнар тапшырганда, язма эшләр башкарганда, бәйгеләрдә катнашканда әһәмиятен аңлату.

4.Контакт челтәрендә, үзара аралашканда бик еш алынмалар, чүп сүзләр кулланулары.

-Төртмә такмаклар, рэплар чыгарып, шундый сүзләрдән ирония белән көлү.

 

Планлаштыру

(Тугыз атнага төзелгән, 90 минутлык дәресләр)

1-нче атна

   Дәрес темасы: Кереш. Укучыларны проект эшчәнлегенә алып керү. Сүзнең асылын аңлату.

   Максат:Укучыларны берләштерү; проектта катнашуның әһәмиятен аңлату; эш юнәлешләре белән таныштыру. Сүзнең асылын аңлау, мәгънәсенә төшенү, яңгырашын ишетү аша туган телебезнең гүзәллеген тоярга өндәү. Әдәби тел нормаларына туры килмәгән сүзләрнең телне пычратуын, тормышта комачаулавын күрсәтү.

   Эш төрләре: Командаларга бүлү. Алда торган максат- бурычлар белән таныштыру. Эш юнәлешләре белән таныштыру, балаларның фикерләрен ишетү максатыннан әңгәмә кору. Командаларга исем, девиз уйлап чыгару. Девиз өчен балалар тарафыннан уйланган дүртьюллыклар:

Шигырь язам, күрегез,

Сез дә яза белегез!

 Шигырьләремне укып,

Шатланыгыз, көлегез!

Шигырь яза белә икән

Бары илһамлы гына.

Шигырьләрем ташып тора

Күңел тулганда менә!

Без татарча сөйләшәбез,

Чүп сүзләрне өркетеп.

Шигырь язарга өйрәнәм,

Җиргә илһам бөркетеп.

Шигырь язу- йөрәк эше,

Язалмыйдыр бар кеше.

Шигырь язгач, рәхәт була,

Күңел моң белән тула!

Шигырь язам тырышып,

Дуслар тора булышып.

Илһам килгәч көләбез,

Шигырь яза беләбез!

Шигырь язу күңелле,

Булырбыз без белемле.

Шигырьгә сереңне чишсәң,

Шигырь аңлый шикелле.

Сирәк була егетләрнең

Нәкъ безнең кебекләре.

Без татарча сөйләшәбез,

Без- татар егетләре!

Туган илем - Татарстан,

Туган тел - татар теле.

Туган телдә сөйләшәбез-

Без шуңа да бәхетле!

Татар телендә укыймын,

Татар телендә язам.

Татар теле - туган телем,

Сөйләшкән әби-бабам!

Уңган, булган, телен белгән-

Тап безнең кебекләрне!

Татарстанда яшибез,

Без - татар егетләре!

Шигырь яза белә икән

Бары илһамлы гына.

Сез дә шулай языгыз,

Моңга тулып калыгыз!

Шигырь язу - йөрәккә!

Шигырь язу - күңелгә!

Шигырь язу - белемгә!

Шигырь язу - гомергә!

   Тимбилдинг күнегүләре үткәрү, “РИФМАТАП” уенын уйнату. Яшьтәшләре иҗат иткән шигырьләр белән таныштыру-“Сабантуй”, “Ялкын” журналларына күзәтү ясау.

   Өй эше: Контакт челтәрендә, телефоннан аралашканда куллана торган чүп сүзләрне язып килергә. “Тала-тала” дигән халык җырының ике юлына 3-4-нче юллар иҗат итеп язарга.

   Интернет-ресурслар: Интернет челтәре аша укучылар белән аралашуны оештыру( вконтакте, ватсап).

    2-нче атна

   Тема: Шигырь язу - укытучы боерыгымы, әллә йөрәк кушуымы?

   Максат: Проект эшчәнлегендә укучы нинди максат белән катнаша, кирәкме бу эш бала өчен - шуны ачыклау. Бәйләнешле сөйләм теле үстерүдә шигырь язарга өйрәнү берьюлы ике төп максатка ирешергә юл ача - баланың сөйләм теле дә байый, иҗади сәләте дә үсә. Шигъри әсәрнең темасы, идеясе мөһим роль уйнавын аңлату. Телнең чисталыгы өчен “көрәш”не дәвам итү - мишәрләр өчен кыен әйтелешле увуляр  къ, гъ авазларын; иренләшкән о, ө сузык авазларын дөрес әйтү буенча фонетик күнегүләр үткәрү.

   Эш төре: Әңгәмә, анкета сорауларына җавап язу. Әдәбият теориясе буенча эш-тезмә әсәрнең чәчмә әсәрдән аермасын күрсәтү; тема, идея төшенчәләре. Сүзлекләр булдыру - диалекталь, алынма, чүп сүзләрнең эквивалентларын теркәп бару.

                                           Анкета сораулары  

1.Проект темасы һәм эчтәлеге сиңа ошадымы?

2. Ни өчен шигырь язу буенча проектны сайладың?

3. Шигырь язуның киләчәк тормышыңда файдасы булырмы, кирәкме бу иҗади шөгыль сиңа?

4.Иң-иң кызыксындырган урыны нәрсә булыр дип көтәсең?

5.Бәйгеләрдә катнашыр идеңме?

6. Шигырьне оста язар өчен нинди күнекмә, сыйфатлар  кирәк дип уйлыйсың?

7.Үзеңне шигырь язарга әзер дип уйлыйсыңмы? Юк икән, ни өчен?

8.Әдәби телдә саф татарча итеп сөйләшергә, яза белергә теләгең бармы? Кирәкме бу сиңа?

9. Проект эчтәлегенә нинди яңалык, өстәмә кертер идең?

10. Үзең нинди темага проект эше яклар идең?

        Шигърият (гарәп شعر‎ сүзеннән) – сүзләрнең гади сөйләмгә хас

булмаган рәвештә ритмы,  яңгырашы  буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы. Шигърият үз эченә лирика һәм лиро-эпик әдәби төрләрне берләштерә.

ЛИРИКА

ЭПОС

МАКСАТЫ

— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү

МАКСАТЫ

— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

ЭЧТӘЛЕГЕ

— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

ЭЧТӘЛЕГЕ

— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

   Өй эше:Үзеңнең күңелең нинди темага шигырь язарга тели, идеясен, эчтәлеген уйлап килергә.

   Интернет-ресурслар: ИКТ кулланып, укучылардан анкета сорауларына җавап яздырту.

   3-нче атна

   Тема: Рифма, ритм төшенчәләре. Лирик герой-кем ул? Шигырьнең кешегә тәэсир итү көчен билгеләү.

   Максат:Әдәбият теориясе-рифма, ритм төшенчәләрен аңлату. Лирик геройның шигырьдә тоткан урынын күрсәтү. Шигъри әсәрнең кеше күңеленә тәэсир итү көчен билгеләү: бер үк темага хикәя һәм шигырь язу, чагыштыру. Тел чисталыгына тагын бер адым ясау, сүзлекләр белән эш алып бару. Язган, укыган әсәрләре үрнәгендә туган илгә, әти-әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

   Эш төре: Әдәбият теориясе-рифма, ритм, лирик герой. Шигырьнең тәэсир итү көчен билгеләү буенча практик эш үткәрү: шигырьне хикәя итеп үзгәртү. Сорауларга җавап бирү, фикерләшү. Сүзлек белән эш.

Нәрсә ул шигырь?

    Шигырь - тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр.

“Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр... дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши. Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми,” –дип язган  Хәсән  Туфан.

 Нәрсә ул строфа?

 Строфа- ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме. Татар шигыре, нигездә, 2, 4 тезмәле строфалардан тора. Сирәк кенә 5, 6, 7, 8 тезмәле строфалар да очрый.

  Рифма нәрсә ул?

Ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә.

  Ритм – нәрсә ул? Ритм - сөйләм берәмлегенең тигез вакыт аралыгында кабатланып, чиратлашып торуы

   Өй эше: Сүзләргә рифмалар табып язарга.

   Интернет-ресурслар: Әдәбият теориясе буенча белемнәрне интернет челтәреннән эзләп табу.

                           4-нче атна

   Тема: Шигырьнең тылсымлы теле. Сурәтләү чараларының шигырьдә тоткан урыны. Шигъри образ.

   Максат: Балалар өчен җиңел үзләштерелә торган һәм шигырь язганда еш кулланыла торган стилистик фигуралар, тропларны искә төшерү, яңаларын өйрәнү. Поэтик образ төшенчәсен аңлату. Анализлаган шигырьләр үрнәгендә Туган ил, әти-әниләргә мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләү. Мөстәкыйль фикерләү, командада эшләү күнекмәләрен үстерү.

   Эш төре: Җәлилнең “Батырлык турында” шигыре үрнәгендә стилистик фигуралар, әдәби тропларны аңлату. Әсәрдәге образны табу- шигъри образ төшенчәсен аңлату. Образ- автор тарафыннан бәяләнгән күренеш, вакыйга, кеше характерының формасы.

                                                                                         

                    Шигъри образ

Кеше образлары

төп герой 

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой 

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой 

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы

характер —

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип —

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип —

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары

хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай

Җыелма образлар

гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

Ясалма образлар (кешене тасвирлау өчен кулланыла)

аллегорик  образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык

символик  образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

 Үзләре язган шигырьләрдән стилистик фигуралар, троплар эзләп карау: юк икән, сурәтләү чаралары кулланып язарга өйрәнү.  Практик эш. “РИФМАТАП” уены. Шигырьне рәсем итеп ясауны дәвам итү.

   Өй эше: Эндәш сүзләр, стилистик фигуралар кулланып, табигать фасыллары темасына 2 строфалы шигырь язарга.

  Интернет-ресурслар: троплар, стилистик фигураларны интернет

                           аша файдалану.   Рәсем ясаганда ИКТ куллану.

ЧАГЫШТЫРУ

нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау

МЕТАФОРА

күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

МЕТОНИМИЯ

бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау

ЭПИТЕТ

әдәби ачыклау

АЛЛЕГОРИЯ

күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау

ГИПЕРБОЛА

чиктән тыш арттыру

СЫНЛАНДЫРУ

җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

ИРОНИЯ

астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау

КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

КАБАТЛАУ

әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

ЭПИФОРА

шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы

ЯЛГАУ

юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе

ГРАДАЦИЯ

мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе

РӘДИФ

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

ЯНӘШӘЛЕК

бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы

СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

ЭЛЛИПСИС

        

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү


    5-нче атна

   Тема: Шигырь анализы

   Максат: Үземчә гадиләштереп, балалар өчен аңлаешлы итеп төзелгән анализ үрнәгенә өйрәтү. Сурәтләү чараларын искә төшерү. Мөстәкыйль һәм эзлекле рәвештә фикер йөртергә өйрәтү. “Нәкъ шигырьдә сурәтләнгән вакыйгага кадәр нәрсә булган, соңыннан нәрсә булган дип күзаллыйсыз? Лирик герой нәрсә әйтергә теләгән?” сорауларына җавап эзләү. Укучыларның фантазияләү осталыгын үстерү, киңрәк фикерләргә өйрәтү.

   Эш төре: Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыренә анализ ясап күрсәтү. Ни өчен бу әсәрне алабыз? Узган уку елында Россия күләмендә бәйгедә катнаштык, әзер инсценировкасы бар, укучыларның барысына да таныш һәм яраткан әсәрләре. Укучым Чыңгызның “Гармунчы хыялы” шигыренә анализ ясау - мөстәкыйль эш. Тел чисталыгы буенча эш, сүзлекләр белән эш.

                            Бергәләп шигырьгә анализ ясыйбыз.

1. Шигырьнең авторын, әсәрнең исемен атыйбыз.

1.1.Автор турында кыскача мәгълүмат: кайсы чорда яшәгән, тагын нинди әсәрләрен беләсез.

1.2.Автор яшәгән вакыт, шигырьдә сурәтләнгән чор нинди вакыйгалары белән истәлекле? Кыскача мәгълүмат.

1.3.Ни өчен шигырьгә андый исем куелган? Әсәрнең темасын ачамы бу исем?

2. Шигырьнең темасы, идеясе, проблемасы: автор ни әйтергә теләгән? Нәрсәгә өндәгән? Нинди проблема күтәргән? Проблеманы чишә алганмы?

3. Шигырьнең эчтәлеге.

3.1. Сез ничек уйлыйсыз, шигырьдә сурәтләнгән вакыйгаларга кадәр ниләр булды икән, нәрсә этәргән икән авторны бу әсәрен иҗат итәргә?

3.2. Сез ничек уйлыйсыз, шигырьдә сурәтләнгән вакыйгалардан соң ниләр булды икән? Мөстәкыйль фикер йөртү (“хыял диңгезе”).

4. Шигырь теле.

4.1. Рифма, ритм төшенчәсенә игътибар.

4.2.Лексик сурәтләү чаралары: кабатлаулар, анафора, эпифора, рефрен, инверсия, оксюморон; эндәш, кереш сүзле җөмләләрнең булуы; фразеологизмнар, канатлы сүзләрне билгеләү.

4.3. Әдәби троплар: чагыштыру, эпитет, аллегория, гипербола, сынландыруны табу.

4.4. Шигырьдә юмор, ирония, сарказм.

5. Шигырь сезгә ошадымы? Фикерегезне дәлилләгез.

   Өй эше: Дәрес-экскурсиягә әзерләнергә.

   Интернет-ресурслар: ИКТ аша әдәбият теориясе буенча мәгълүмат эзләп табу.

   6-нчы атна

   Тема: Дәрес-экскурсия

   Максат: Туган якта табигатьнең кырыс чагы- көзнең кышка алышыну чоры. Син шул салкынлыктан да ниндидер ямь, тәм табарга тиеш. Шигырь язганда хисләр ташкынының ролен, тоткан урынын билгеләү. Гади генә әйбер-күренешләрдән дә матурлык табарга өйрәтү. Кышын җәнлекләр, кош- кортларга ярдәм итәргә өндәү, миһербанлык, шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.

   Эш төрләре: Экскурсия. Беренче кар, беренче эзләр, беренче хисләр, беренче шигырь турында диспут. Хисләр ялкыны суынганчы,  шигъри юллар иҗат итү. Укучым Самат шигыре:

Самат

"Алтын янгыр"
        Уйнаклап ява, көз житкәч,
Сары яфрак яңгыры
Алтын төсенә буяла,
Бизәлә урман-кыры.
    Агачлар кияләр күлмәк,
Төрле төсләргә кереп.
       Искиткеч матур табигать,
   Соклана һәркем күреп.

              Һәр фасылның "үз бәйрәме",
       Көздә ул "алтын" яңгыр.
  "Әбиләр чуагы" дигән
      Матур көннәре бардыр.
         Сап-сары палас япкандай,
   Җир өсте алтын төстә;
           Җылым тоеп калыгыз дип,
   Кояш нурларын сибә.

Хәйруллина Алинә шигыре:

Кыш җиттеме, әллә һаман көзме-

Уйланамын шуның хакында.

Кышы тизрәк килим дип ашкынса,

Көзе, әле китмим диеп, талпына.

Ярышалар бер-берләре белән,

Көзе һаман яңгыр яудыра.

Кышның исә, ачулары чыгып,

Күл-елгалар өстен туңдыра.

Бар яфракны җилләр алып киткән,

Бер мескене калган эленеп...

Дусты аның, саубуллашып күптән,

Кар астында ята күмелеп.

Миләшкәйләр купшы килен кебек

Кызыл кершән сөртеп утыра.

...Ә иртәдән, җиңү шатлыгыннан,

Бар җиһанда буран котыра.

Көз бирешмим дигән иде дә бит,

Юл бирмичә кышка булмый шул...

“Күрешкәнгә кадәр, сау бул!”-диеп,

Рәхмәт әйтеп, изим көзгә кул.

   Өй эше: рэп итеп укырлык шигырь иҗат итәргә.

Интернет-ресурслар: Рэп язып караганнан соң, вконтакте битеннән укытучыга җибәрергә.

   7-нче дәрес

   Тема: Проектның презентациясенә әзерлек алып бару. Рэп иҗат итү һәм уку. Синквейн белән танышу.

   Максат: Җыентыкка кертеләчәк шигырьләре турында үзара фикер алышу. Бер-берсенең эшенә, үз эшләренә бәя бирергә өйрәнү, тәнкыйди күзлектән карау. Презентациягә рэп иҗат итү һәм укырга өйрәнү. Кызлар рэп төркеме оештыру. Шигырьнең яңа формасы- синквейн белән танышу, фикерләрен тыңлау.

   Эш төрләре: Фикер алышу. Рэп иҗат итү, көй сайлау, уку. Кызлар рэп төркеме оештыру. Синквейн турында фикерләре. Җыентыкка керәчәк әсәрләрен барлау, фотоларын әзерләү.

                           Нәрсә ул синквейн?

   Синквейн сүзе француз теленнән кергән.Ул “биш” сүзен аңлата.  Синквейн 5 юлдан торган шигырь.

                        Беренче юл –синквейнның исеме

                        Икенче юл –ике сыйфат

                        Өченче юл- өч фигыль

                        Дүртенче юл –шушы темага фраза, бер җөмлә

                        Бишенче юл –исем

  Кыш турында синквейн өчен терәк сүзләр:

Исемнәр: кыш, кар бөртеге , җил, буран, җир, кар.

Сыйфатлар: салкын, суык, карлы, буранлы, ап-ак,                  

Фигыльләр: җемелди, каплады, ява, җитте, исә.

Синквейн язып карау:

        Татар теле...

        Бөек, газиз, моңлы.

        Уйлата, җырлата, моңайта .

        Татар теле- туган телем.

        Аны белү – бәхет.

   Өй эше: Җыентыкның тышкы дизайн- бизәлешен уйларга. Фотолар әзерләргә.

   Интернет-ресурслар: ИКТ аша дизайн-бизәлеш, рэп өчен көй сайлау. Фотоларын тиешле размерда кертү.

 

   8-нче тема

   Тема: Презентациягә әзерлек: мини-проект төзү. Җыентыкның тышкы һәм эчке дизайн-бизәлеше.

   Максат: Презентациянең мини-проектын төзү аша укучыларның проект төзү эшенә тәүге адымнарын ясау. Креатив фикерләү- җыентыкның дизайнын төзү. Командада бер-береңне тыңлау, ишетү, ярдәмләшү, хөрмәт итү күнекмәләрен үстерү. Сәхнәдә чыгыш ясаганда, гомумән, һәрвакыт үзеңне әдәпле һәм матур тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

   Эш төре: Мини-проект төзү. Вакытын, урынын, җаваплыларны билгеләү, чыгышларны кабатлау. Шигырьләрен сәнгатьле уку. Чакыру кәгазьләре язу.

                  Проектның темасы: Презентациягә әзерлек

    Проектның максаты: Проект эшенең презентациясенә әзерләнгәндә укучылар белән берлектә мини-проект төзеп карау: 1.Татар әдәбияты һәм теленнән булган белемнәрен файдалану, тулыландыру, иҗади максатта куллану.

2.Иҗади сәләтләрен эзләү, табу, үстерү; иҗатка тарту, татар әдәбияты белән кызыксындыру.

3. Сәнгатьле уку, халык алдында чыгыш ясау, үз-үзеңне сәхнәдә матур, дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

4.Мөстәкыйль фикерләү, шул ук вакытта бердәмлек- командада эшләүне формалаштыру. Туган ил, Туган тел, әти-әни, әби-бабайларга карата мәхәббәт, хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү.

 Проектның актуальлеге: яшьләрне иҗатка тарту. Телләрендә куллана торган чүп сүз, диалекталь сүзләрдән котылырга омтылу. Киләчәккә һөнәр сайлауда этәргеч бирү.

Эшне оештыру:

Җаваплыларны билгеләү.

Җыентыкны презентациягә әзерләү:

- җыентыкны туплау: укучыларның иҗади эшләренә төзәтмәләр кертеп, китапчыкта бастырырлык хәлгә китерү;

- шигырьләрне билгеле бер тәртиптә урнаштыру, эчтәлеген, автор-төзүчеләрен күрсәтү;

-җыентыкның тышкы бизәлеш-дизайнын уйлау; Чистай шәһәренә барып, җыентыкны бастыру.

Чыгыш ясарга тиешле укучылар белән эш:

-чарада чыгыш ясаячак балаларны барлау, алар белән номерларны кабатлау;

-кызлар төркеме “Сердәш” һәм егетләр төркеме “Тукай оныклары” белән рэп иҗат итү;

-рэп укуны камилләштерү;

-рэпка кием уйлау;

-үзләренең “иҗат җимешләре”н сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

-музыка мәктәбендә укучы егетләребез әзерләгән җырны кабатлау, музыка инструментларын барлау.

ИКТ буенча эш:

-интерактив тактада фоторәсемнәр слайды;

-рэп өчен көй интернет челтәре аша;

-китапчыкның эчтәлеге интерактив тактада чагылдырыла.

Чараның планын күзаллау.

Вакытын, урынын билгеләү.

Аудитория: Чакырыласы кешеләрне барлау, аларга чакыру җибәрү.

Сәхнәнең бизәлешен кайгырту.

Укучылар иҗатыннан һәм уңышларыннан күргәзмәләр оештыру.

Кунакларга чәй өстәле әзерләү.

   Өй эше: кунакларны чакырырга, чыгышларны кабатларга, рэп укуны камилләштерергә, киемнәрне әзерләргә.

   9-нчы дәрес

   Тема: Презентация. Шигырь бәйрәме.

   Максат: Китапчыкны тәкъдим итү, бергәләп башкарып чыккан эшләреннән тәм табу, горурлану хисе тудыру, үз көчләренә ышану хисе тәрбияләү. Сәләтле балаларны тоеп, табып, үстерүнең кирәклеген күрсәтү. Олыларга, сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү. Дуслык, бердәмлек, командада эшләү күнекмәләрен үстерү.

   Эш төре: Презентация. Авыл шагыйрәләрен, “Энҗеләр” район әдәби берләшмәсе әгъзаларын җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу. Яшь иҗатчылар, җыентык турында фикерләрен тыңлау. Балалар тарафыннан сәламәтлеге чикләнгән олы кешеләр янына барып, җыентыктагы шигырьләрен уку, эшләрендә ярдәмләшү, күчтәнәчләр алып бару. Бердәмлектә көч икәнен, тамчыдан күл җыелганын аңлау, күрү, горурлану. Укучыларның шигырьләрен укулары.

   Өй эше: Проектны ничек , нинди темага дәвам итәр идең? Сорауга җавап эзләү.

                                    Йомгаклау

                       Шигырь иленә тәүге адымнар

      Балачакта кайсыбызның гына шигырь язам дип, каләм тибрәтеп караганы юк икән!? Тәүге язган шигырьләрен кыюсыз гына укытучысына күрсәтеп, ни әйтер икән дип, карашын түбән төбәп торган балалар, минем уйлавымча, киләчәккә өмет уятучы, матурлык тудыручы, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүчеләр. Чөнки шигырь иҗат итәргә омтылучы кешенең күңеле нечкә, саф, чиста була;  үзенең уй-хисләре белән яхшылыкка тартыла, башкаларның да күңелләренә үтеп, аларны да игелек кылырга өнди. Югарыда язылган сүзләрне укучыларның сөйләм телен үстерүнең  бу ысулы белән күптәннән мавыкканга күрә ышанып әйтә алам.                                                                                                          

     Укучылар белән 5 нче сыйныфка күчүгә үк туган телне укытуга бирелгән өстәмә сәгать дәресләрендә шөгыльләнә башлыйм,  чөнки әдәбият фәненнән шигырь төзелешен өйрәнүгә бирелгән 2-3 сәгать эчендә генә шигырь язу серләренә өйрәтү мөмкин түгел.  Белемле булу өчен шигырь язу, бәлки, алай ук әһәмиятле эш тә түгелдер. Бөтен кеше дә рифма һәм ритм төшенчәсен аңлап кына иҗат эшенә алынса, сүзнең кыйммәте, күңелләргә тәэсир итү көче, аһәңлеге югалыр иде. Тик шул иҗатка омтылган, бөтәрләнеп беткән бәләкәй генә кәгазь битенә үзенең беренче юлларын язган баланы ничек кире борып җибәрәсең!? Һичшиксез, теләк-омтылышларына каршы килергә ярамый, киресенчә, канатландырып, өметләндереп, дәрт өстәп җибәрү - тел һәм әдәбият укытучысының бурычы.

         Ритм, рифмасын да төшенде бала, сөйләм телен үстерү буенча да эш алып барыла. Һәм шунда бик урынлы сорау яңгырый: “Нәрсә турында язарга, апа?” Шул вакытта  дәрес-экскурсия үткәрү иң отышлы чара. Балалар саф һавада, табигатьтә, урамда иркенләп сөйләшәләр, уйныйлар, шаяралар, эмоцияләрен яшермиләр, сокланалар, гаҗәпләнәләр. Гади генә әйберләрдә матурлык , гаҗәеп хәлләр күрергә ,шул гадилекнең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген тасвирларга,  “ хыял диңгезендә йөзәргә” өйрәнәләр.   Баштарак  туган авыл, әти-әни, ел фасыллары, дуслык темаларын тәкъдим итәм. Соңгарак аңлатам: шигырь язу-ул йөрәк кушуы буенча языла, укытучы әмере белән генә шигырь тумый; күңелеңдә нинди хис-тойгылар идарә итә, нинди мәсьәлә сине борчый, бүтәннәргә нәрсә җиткерергә, ишеттерергә телисең- шул турыда яз. Яшьләре үскән саен дуслык, мәхәббәт, эчке матурлык турында яза башлыйлар. Укытучы дөрес тема сайларга, дөрес юнәлеш бирергә тиеш.  Патриотизм туган авылыңа мәхәббәттән башлана.  Ватанны саклау, якыннарыңны яклау, милләтпәрвәрлек, туган телеңә, халкыңа  карата хөрмәт тәрбияләү темаларына югары сыйныфларда мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм.  Тик яшүсмерләр үз хисләреннән ояла, яшерә башлыйлар, үзләре өчен генә шигырь язуларын дәвам итәләр. Дәвам итәләр бит! Шулай үз  күңелләрен бушатып, хәлләрен җиңеләйтеп, тирән серләрен, кичерешләрен шигырь юлларына тезәргә өйрәтү дә укытучының укчысына тормышта зур ярдәме. Янәшәңдә ярдәм итәрдәй кешең булмаса, кәгазь битенә каләм белән язылган юллар синең сердәшчең булып кала.

      Язганымча, сыйныфтагы 10-12 укучы да оста шигырь язучы булып китә алмый. Шулар арасыннан бары  бер-икесе генә булса да мәктәптә иҗади эшкә тартылып, киләчәктә һөнәрен шул юнәлештә сайлап, иҗатын дәвам итсә - бу инде татар теле уктучысының горурлыгы булачак.  

Әдәбият исемлеге:

1. Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүчесе: А.Г.Ахмадуллин.—Казан: Тат. китап нәшр., 1990

 2. Бариева Э. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть. // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Казан: Тат. китап нәшр., 1989. Т.4

3.  Бәйрәмова Ф. Талант фаҗигасе. // Идел. 2000. №12.

4.Галиуллин Т. Хәзерге шигърият // Мирас. – 1996. – № 7-8.

5. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан, 1978

6. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. – Казан, 1981

7.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: ―Мәгариф, 2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешелекнең асыл затлары

Әдәбиятыбызның асыл затларының тормышы  һәм иҗаты  белән таныштыру...

"Арулар - асыл жандар"

8 - Наурыз мерекесіне арналған тәрбие сағаты...

Өнегелі сөз - асыл қазына поэзия сағаты

Нұрпейіс Байғаниннің ата қонысы, кіндік қаны тамған жері, азан шақырып Нұрпейіс атын қойған жер Сүлікті-Шілікті дейтін жер болса керек. Бұл Темір ауданының Шұбарқұдық мұнай өндіріс орнының және «Кеңес...

Асыл якның асыл заты

Зәй төбәге татар дөньясына күп кенә атаклы шәхесләрне бирә. Бу исемлектә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары да бар. Алар Рабит Батулла...

“Чәшелем – асыл илем” темасына фәнни-эзләнү эше

       Әнә, шагыйрьнең юргалары ышанычлы адымнар белән  әйләнә-тирә мохитне саклау елына таба атлый... Бормалы юллар узып, озын сәфәр юлыннан үткәндә, минем бу елн...

Асыл затлар

Асыл затлар...

Үткен каләм

Публикации моих учеников...