Кешелекнең асыл затлары
классный час (10 класс) по теме

Нагуманова Ильдира Салимзяновна

Әдәбиятыбызның асыл затларының тормышы  һәм иҗаты  белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kesheleknen_in_asyl_syyfatlaryn_uzlren_tuplap.docx26.89 КБ

Предварительный просмотр:

 

 ...Халыкта да мәңге                калыр

   Бәһасез затлар була!...

 (1нче слайд).

       Кешелекнең иң асыл сыйфатларын үзләренә туплап, яшәү рәвешләре, хәтта үлемнәре белән дә исемнәре  тарих битләренә зур  хәрефләр  белән  язып  куярга  лаеклы  фидакяр затлар була. Андыйлар  дөнья тарихында шактый. Без аларның барысын да белеп тә бетермибездер. Чөнки дөнья тарихы белән бергә  Җир йөзендә яшәгән һәм яшәүче һәр халыкның үз тарихы бар. Үз тарихы булган халыкның үз күңеленә аеруча якын бөекләре дә бар.

      Татар тарихында да  халыкның ачы язмышын күргән һәм йөрәге белән тойган, аны  бәйсезлеккә, иркен тормышка, бәхеткә ирештерү теләге белән янган һәм гомерен шуңа багышлаган шәхесләрне  беләбез. Безнең  тарихыбыздагы бөтен  затлы исемнәрне санап тормастан, берничәсен генә  атап үтәсе килә.  (2 нче слайд).

      Милләтебезнең горурлыгы булган  шундый олы затларның берсе – ХХ йөз башындагы  алдынгы татар иҗтимагый хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Октябрь  инкыйлабын кабул итмичә, эмиграциягә  киткән һәм гомере буе үз халкына, тоткан кыйбласына  тугры  калган  атаклы  прозаик, драматург, ялкынлы публицист, җәмәгать  эшлеклесе Гаяз Исхакый.(3нче слайд).

        Татар театрының атасы, күренекле артист, киң  колачлы оештыручы педагог, җәмәгать  эшлеклесе, драматург, безнең якташыбыз   Габдулла Кариев.   Аның “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр” дигән сүзләре чынлап та тормышка  ашты. (4нче слайд).

          Илебездәге батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәтнең кояшлы ике биеклеген бер-бер артлы яулап алган каһарман шәхес, легендар әдип – герой  Муса Җәлил. (5нче слайд).

        Татарстанның беренче Президенты, Борынгы Болгар тарихы истәлекләрен төзекләндерүне башлап йөрүче, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүче, Татарстан Республикасын дөньякүләм   танытучы  күренекле шәхес  Минтимер  Шәрип улы Шәймиев.(6нчы слайд).

       Гасырларны кичте, исән калды

        Туган телебез булган бу алмаз.

        Чабаталы,

        Чабаталы чакта югалмады,

        Татарстанлы  чакта югалмас!  

        Югалмас!  - дип җырлады туган телен яратучы ак  күңелле шагыйребез Хәсән Туфан.

(Хәзер сезнең игътибарыгызга 3 нче  Асыйныфы укучылары башкаруында  “Туган телем”  җыры  яңгырар).

     Гасырлар буена төрле каршылыклар эчендә кайнарга мәҗбүр булган эшчән, куркусыз, горур, белемле, динле татар халкы кирәк чакта үзен яклардай затлы ул- кызлар тудырырга сәләтле булган. (7 нче слайд)Туфан Миңнуллин да шул  затларның берсе.  Туфан ага Миңнуллинның затлылыгының бер сәбәбе   аның нәсел ботагы  белән бәйледер. (8нчы слайд).

    Чыгышы белән Казан кешесе булган  әтисе заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Шул  елларда алар укыган мәктәпкә  Габдулла Тукайның   килүе  татар әдәбиятын  яраткан яшүсмер егеткә нык тәэсир итә. Озак еллар узгач та, ул  бу очрашуны кат –кат  исенә төшереп, балаларына сөйли. Завод  эшчесе Габдулла Миңнуллин инкыйлаб елларында  Кама Тамагы районы  Олы Мәрәтхуҗа авылына килеп эләгә. Ул монда беренче мәртәбә радио кертә, беркадәр колхоз рәисе булып эшли. Шуның өстенә  иҗат эше белән  дә шөгыльләнә : шигырьләр яза, әкиятләр чыгара. Ә инде 1935 нче  елның 25нче  августында өченче малае дөньяга килгәч, аңа шул елларның күренекле шагыйре Туфан хөрмәтенә исем бирә.  Шулай итеп,  Туфан Миңнуллинда татар әдәбиятына карата беренче хисләрне әтисе уята.

 Туфан әтисе турында үзе : “...юаш иде әти, ләкин үзсүзле, принципиаль кеше иде”,- дип искә  ала.

      Әнисе Халисәнең  нык  характерлы булуы, аларны сугыш вакытында ачлыктан – ялангачлыктан саклап кала.”Ачыксак та шешенмәдек, капчык тотып соранырга чыкмадык. Ямаулары матур ук булмаса да , өстебездә бишмәт, башыбызда бүрек булды. Сугыш башланганда сыерсыз булганбыз, бозаудан алып үстереп, бер – ике  елдан соң әни безгә үз сыерыбыз сөтен эчертте”, - дип   сөйли әдип әнисе турында.(9нчы  слайд).

      Башлангыч белемне Туфан үз авылында ала.(10 нчы слайд). Һәм шуннан  бирле туган авылы аның тормышында зур урын алып тора. Әти –әнисе күптән вафат булса да , инде авылына бик сирәк кайтса да , әдип: “ Туган авылымның һәр почмагы, җыры- моңы, кешеләре, хәтта кешеләре белән бергә олыгайган ак  каеннарына   хәтле күңелемә  бик якын, бик газиз миңа”, -дип,  җылы итеп искә ала  ул.

   (Хәзер  8 нче сыйныф кызлары башкаруында “Ак каен “ җырын тыңларсыз).

      Сугыш елларында Туфан Миңнуллинга,  укуын калдырып , төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Ләкин югары белем алу   теләге сүрелми аңарда. Шуңа да 1956 нчы елда Казан дәүләт университетына ,  (11нче слайд) ә озак та үтми,   Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр институтына укырга китә. Аның әдәби иҗат белән ныклап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

    Туфан Миңнуллинның  озын   тормыш юлы турында бик озаклап сөйләргә булыр иде дә,  әмма ул һәркемгә таныш, аның иҗатын яратучылар аннан хәбәрдар.Шуның өчен  озын – озак сөйләү кирәктер дип санамыйм.

      Дөньяда иң кадерле кешеләре- әти- әнисе булса, (12 нче слайд)Туфанны иҗатка илһамландырып торучысы, кирәк чакта терәге, тәнкыйтьчесе, сәхнә әсәрләренең  күп рольләрен башкаручысы, тагын бер кадерле, якын кешес  -  тормыш иптәше  - Нәҗибәсе турында искә алмый мөмкин түгелдер.(13 нчы слайд).

     Бер карасаң, язучы да шул ук гап- гади кеше инде ул. Балаларны бик ярата. Туфан абыйның  ике оныгы Диләрә белән Данияр бар. (14 нче слайд).Алар – бабайларын, бабайлары аларны ярата. Бишектән үк аларны әкият – шигырь сөйләп үстергән ул. Шигырьләрне кызык – мызык итеп язган. Мәсәлән, Данияр  шул шигырьләрдән соң  гел яхшы якка гына үзгәргән. Шуларның берничәсен тыңлап китик.

( “Даниярга теш чыккан”.  2 нче Б сыйныфы укучысы  Хайбуллин Алмаз укый).

( 2нче В сыйныфы укучылары Ногманова Язгөл һәм Җаббарова Әлинә  “Бабай, давай” шигырен сөйләрләр).

      Т.Миңнуллин   балалар өчен  дистәләрчә  сәхнә әсәрләре   яза(15нче слайд). Аның әкиятләрендә    авыл эте Акбай кеше булып сөйләшә. Аның янында Дию пәриләре, Убырлы карчыклар, Шүрәлеләр чабышып йөри.  

    (Сезнең игътибарыгызга 3 нче А сыйныфы укучылары башкаруында “Шүрәлеләр” җыры)((16 нчы слайд).

     Авторның беренче әсәрләре – “Азат”, “Җен алыштырган”, “ Кәрлә – мәктәп баласы” һ.б. әкиятләре кызыклы – хәрәкәтле уен  формасында язылган.(17 нче слайд). Мисалга “Кәрлә – мәктәп баласы” пьесасы нигезендә балаларның яраткан геройлары – Дию, Убырлы карчык, Шүрәле һ.б. образлар алынган. Әмма автор аларны әкияттән күчереп кенә куймаган, аларга үзенчәлекле, мәгънәле сыйфатлар да өстәгән.

( Хәзер шул әкияттән өзекне  2 нче һәм  6 нчы сыйныф укучылары уйнап күрсәтер).

 (18 нче слайд).

      Т.Миңнуллин    балалар өчен язылган берничә җырның  авторы да әле.

     ( Шуларның берсен 2 нче сыйныф укучылары : Хайбуллин Алмаз, Нуруллина Эльвина, Фәхретдинов Илнар  башкаруында ишетерсез. “Яңа көн килде”).

      Соңгы елларда Т.Миңнуллин авыл эте Акбай турында  балалар сәхнәсе өчен цикл иҗат итте. “Авыл эте Акбай”, “Акбай һәм сарык малае”, “Акбай һәм Кыш бабай” һ.б. (19 нчы слайд).  

       (“Акбай һәм Кыш бабай” әкияте өчен язылган  җырның сүзләрен 2 нче А сыйныфы укучысы    Әһлиуллина  Диләрә укуында  ишетерсез.  “Сер бирмәскә кирәк” Т.Миңнуллин шигыре).

(20 нче слайд).   Т.Миңнуллинның   алтмышлап сәхнә әсәре бар.  Аның  драма әсәрләре  әдәбиятыбыз тарихында, татар театры сәхнәсендә үзенчәлекле  урын алып   тора.  Драма әсәрләрендә Т.Миңнуллин  тормышчан геройлары аша  халкыбызның милли йөзен ,(21 нче слайд) гореф – гадәтләрен, иң матур сыйфатларын – хезмәтне ярату,

(22 нче слайд)  өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте,(23нче слайд) әхлакый кануннарга тугрылык һәм  (24 нче слайд)  башка проблемаларны яктыртты.

    Татар театры тарихында аерым урын алып  торган, тамашачыны еларга һәм көләргәмәҗбүр  иткән иң уңышлы, халыкчан комедияләрнең берсе, әлбәттә, (25 нче слайд)   “Әлдермештән  Әлмәндәр”. Бары тик унике көн эчендә генә язылган бу сәхнә әсәренә күренекле галим Ибраһим   Нуруллин  “...үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек теманы яктырткан, сәнгатьчә эшләнеше белән классикага керерлек...” дип, югары бәя бирә.

    Шагыйрь   Мөдәррис Әгъләмов    бу  комедиягә  бәясен  шигырь   юллары  аша   җиткерә.

(“Бәһасез зат” ,  8 нче В   сыйныфы укучысы   Кәримова    Гөлнур    укый,  Мөдәрис Әгъләмов шигыре).

       Т.Миңнуллин , (26 нчы слайд) безнең якташыбыз, Киекле авылында туып – үскән , хәзерге  вакытта Түбән Кама  татар драма театры режиссеры  Рөстәм Галиев  белән дә тыгыз иҗади элемтәдә яши.

     Р.Галиев - Т.Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә”, “ Ай булмаса, йолдыз бар”, “Яшьлек белән очрашу”, “Шулай булды шул”   кебек   драма әсәрләрен сәхнәгә куючы.

      Ә күптән түгел генә  Нурлат  мәдәният сараенда    Р.Галиев сәхнәләштергән  - язучы якташыбыз   Нәбирә Гыйматдинованың “Бүре каны” исемле  әсәренең премьерасы булды. Монда драматург Туфан Миңнуллин да  килгән иде. Т.Миңнуллин  Р.Галиев һәм аның иҗаты турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Ә районыбызның  күп кенә укытучылары   бу спектакльне карау бәхетенә ирештеләр.

       Күренекле драматургның публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. (27 нче слайд)  Көндәлек  рәвешендә язылган бу мәкаләләрендә автор ил, халык, милләт өстенә төшкән күп кенә мәсьәләләргә туктала, шуңа борчыла, әрни, ачулана, дөрес юлны күрсәтеп, киңәшен бирергә омтыла.

      Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: нык ихтыяр көченә ия булган Т.Миңнуллин - күпкырлы талантка ия шәхес, аның иҗатына фәлсәфи тирәнлек, халыкчан моң хас.

(28 нче слайд).

    Алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйтьмәкаләләре авторы Туфан Миңнуллин ( 29 нчы слайд) Халык язучысы, Татарстан    Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булды,    Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның    Г.Тукай   һәм  М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнде. ( 30 нче слайд).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Арулар - асыл жандар"

8 - Наурыз мерекесіне арналған тәрбие сағаты...

Өнегелі сөз - асыл қазына поэзия сағаты

Нұрпейіс Байғаниннің ата қонысы, кіндік қаны тамған жері, азан шақырып Нұрпейіс атын қойған жер Сүлікті-Шілікті дейтін жер болса керек. Бұл Темір ауданының Шұбарқұдық мұнай өндіріс орнының және «Кеңес...

Награды педагога Лебедевой Асии Касымовны.

Представлены благодарности и благодарственные письма, грамоты и дипламы педагога за большой профессиональный труд в работе с детьми....

Асыл якның асыл заты

Зәй төбәге татар дөньясына күп кенә атаклы шәхесләрне бирә. Бу исемлектә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары да бар. Алар Рабит Батулла...

Асыл затлар

Асыл затлар...

Шушы затлар

Мустай Карим и татарские поэты...

Милләт бакчасының асыл затлары

Милләт бакчасының асыл затлары Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм гыйбрәтле сүзләре бар: ”Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан ха...