“Чәшелем – асыл илем” темасына фәнни-эзләнү эше
творческая работа учащихся на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

         Әнә, шагыйрьнең юргалары ышанычлы адымнар белән  әйләнә-тирә мохитне саклау елына таба атлый... Бормалы юллар узып, озын сәфәр юлыннан үткәндә, минем бу елны нинди эшләр белән башлап җибәрүем турында кызыксыну өчен йортыбыз янында тукталыш ясый... Күңел тәрәзәләремне кем шакый икән дип, урам ягына күз салам...

         Ә кулымда укытучы апаның” Авылым тарихы ” темасына эзләнү эше язып килергә дигән биреме.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chshelem_-_asyl_ilem_temasyna_fnni-_ezlnu_eshe.docx836.79 КБ

Предварительный просмотр:

                         

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “20нче  гомуми  урта белем бирү мәктәбе” ( Тельман урамы, 48, телефон номеры:

 (8553) 43-28-01)

10 а сыйныф укучысы  Сабирҗанов Айнур Фәрхәт улының

“Чәшелем – асыл илем”  темасына

фәнни - эзләнү эше

                                                             

               

                                                                    Җитәкчесе

                                                         югары квалификацион категорияле
                                                          татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

                                                                    Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы

                                                                                                                 

                                                 

2016

Чәшелем – асыл илем

                                                                                             

                                                                                    Ак юргалар,

                                                       Зәңгәр чаналар.

                                                                                   Гомеркәйләрнең далаларында

                                                   Еллар һаман

                                                                                    Алга чабалар, - дип яза                                                  Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән Рәзим Вәлиуллин.

         Әнә, шагыйрьнең юргалары ышанычлы адымнар белән  әйләнә-тирә мохитне саклау елына таба атлый... Бормалы юллар узып, озын сәфәр юлыннан үткәндә, минем бу елны нинди эшләр белән башлап җибәрүем турында кызыксыну өчен йортыбыз янында тукталыш ясый... Күңел тәрәзәләремне кем шакый икән дип, урам ягына күз салам...

         Ә кулымда укытучы апаның” Авылым тарихы ” темасына эзләнү эше язып килергә дигән биреме.

      Тамырлары никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак, җил -давылларга бирешмәүчәнрәк булалар. Шуның кебек үк , халыкларның тарихи тамырлары да никадәр тирәнрәк үсеш алсалар һәм ул  катламнардан бүгенгә килеп җиткән хәбәр никадәр тулырак булса, халыкның язмыш-тәкъдире, үткән юлы да вакыт көзгесендә шулкадәр үк тулырак гәүдәләнә. Бу бик тә мөһим. Чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамына бирешмичә шаулап үсеп утырачак.Шәҗәрәләр исә тамырдан кәүсәләргә, ягъни ерак үткәннәрдән бүгенгә “Тереклек суы” ташып торучы җепселләр ул.

    Мин үзем Шөгер төбәгенең  яшел урманнарга төренгән биек таулары, ямьле аланнары, уңдырышлы басулары һәм саф сулы мәшһүр Салкын чишмәсе белән табигатьнең гүзәл бер почмагында өч гасырга якын тереклек иткән Югары  Чыршылы авылында туганмын. Балачак елларым шунда үтте.

     Безнең авыл җиренә килеп утыручы беренче бабаларыбыз иң элек “Кое башы” дип аталган урынга туктап, шунда чәше ясап яшәгәннәр, шуңа күрә авылның исеме дә “Чәшеле” дип йөртелә башлаган. Ә соңрак  “Чыршылы” дип аталып киткән.”Чәшеле” дигәне дөресрәк булырга тиеш.Без кечкенә вакытта безнең авылны да, Түбән Чыршылыны да Чәшеле дип йөртәләр иде. XVIIIгасырда безнең төбәк аша узып киткән немец галиме П.С.Паллас үзенең 1773 елда чыккан китабында болай дип яза: “Татары имеют особливый вид овинов, который называется шиши”. Чәше – көлтәне киптерү өчен шалашсыман ясалып өелгән әвем.

  Югары Чыршылыда яшәүчеләрнең  кайберләре Түбән Чыршылы җиренә күчеп,шунда төпләнеп калганнар.Бу хакта авылның картлары шулай сөйли.Элек кое башына килеп чәшеләр корып яшәп, күпмедер вакыт узу белән безнең авылның хәзерге урынына, Исхак тавы буена күчеп, шунда яши башлаганнар.Шуннан авыл зурая, халык ишәя башлаган.Иң беренчеләрдән тау буена килеп утыручы Исхак бабай булган диләр һәм бу тауга да “Исхак тавы” дип исем биргәннәр.Анда бер Ак бабай дигән кеше дә яшәгән, диләр (бәлки Исхак бабайны шулай атап йөрткәннәрдер).Ак бабай тау астына кое казыган, ул кое хәзер дә бар әле. Аны Кәшип бабай чистартып, суын файдаланган.

   1924-1925 елларда Түбән Чыршылыга волость урнашкач, ул “Түбән Чыршылы волосте” дип йөртелә башлый,”Чәшеле” дигән атама онытыла башлый.

    Ул вакытларда районнар булмаган, берничә авылны берләштергән волостьлар гына оештырылган була.  Волостьлар элек өязләргә, соңрак кантоннарга буйсынганнар. 1930 елларда кантоннар да бетерелеп, алар урынына районнар оештырыла һәм бу төбәктәге авыллар Шөгер районына кертеләләр. 1951-52 елларда элеккеге Яңа Печмән җирендә Лениногрск шәһәре барлыкка килгәч, Шөгер районы бетерелеп, Лениногрск шәһәре оештырыла.

    Шул арада авыл тормышында шактый үзгәрешләр, төрле вакыйгалар булып үткән, шәҗәрәләр тагын бер буынга арткан. Бүгенге көндә дә телебез, динебез, кыйблабыз яши. Һәр буын аларны лаеклы рәвештә дәвам итеп, буыннан – буынга күчереп бара.Тарихта күренгәнчә, һәр буын кешесе нинди дә булса тарихи вакыйгалар аша зур сынау үтеп яши.

 Безнең нәсел-ыругыбыз да шушы авылдан башлана. Әлеге шәҗәрәләр арасында  нәсел агачыбызның чылбыры  бик еракка сузылып, буыннан – буынга  дәвам итә...

  Әти-әнием белән үткәннәрне барлап утырабыз. Ирексездән, шагыйрь Х.Әюповның түбәндәге шигыре искә төшә:

                         Тамырлары кысып кочаклаган,

                          Җибәрмәскә тоткан уралып-

                          Чорлардан син йолкып ташлап кара,

                          Гасырлардан кара кубарып!

                          Шул агачтан бит без...

                          Бурыч уртак –

                          Җирдә ничек яшәп китсәң дә.

                          Яфрак булып ярыл киләчәккә,

                          Тамыр булып тарал үткәнгә.

Безнең нәсел бик борынгы Зиатдин бабай нәселенә барып тоташа. Ул бик тә укымышлы, тырыш булган. Аның уллары_ Сәйфетдин, Бәдгытдин, Сәгытдиннар да  булганлыклары белән аерылып торганнар.

   Миңлегаен  бабайга да тормыш сикәлтәләрен күп үтәргә  туры килгән. Революция шаукымы  аларга да кагылмыйча үтми. Балаларын төрле якларга тарата. Сөргендә интегергә дә туры килә. Җирдә аның кылган гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, нәселен дәвам иттерүче балалары кала.

                        Һәр нигезнең, һәр авылның,    

                        Һәр каланың үткәне бар.

                        Гыйбрәт алырлык мирасның

                        Калганы бар, киткәне бар

                        Хәтерләүдән курыкма син,

                        Ил үткәнен онытма син, –

дип яза, шагыйрь Равил Фәйзуллин,үзенең «Онытма син» дигән шигырендә.

Миңа халкымның үткәненә каерылып, борылып карарга нәрсә мәҗбүр итте соң? Моның сәбәбе бик гади. Күренекле мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге  минем туган авылым - Чыршылы авылы белән бәйле.

Чыршылы дигән сүзне әйтүгә, күңелемә гасырлар түреннән килгән, энҗе-мәрҗәннәргә тиң мирас калдырган Риза Фәхреддин исеме килеп баса.

Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, ул чорларда авылыбызда 400 ләп йорт исәпләнгән, базар, мәдрәсә булган.

Бүгенге көндә галим укыган һәм 10 ел буе белем биргән мәдрәсә нигезендә яңа мәктәп торгызылды, шушы авыл мәктәбендә зур тормыш юлына чыккан, ихтирамга лаек шәхесләр хөрмәтенә музей ачылды. Мәктәп музеенда һәр экскурсовод бала авылдашларга, чит мәктәпләрдән килгән укучыларга Ризаэддин Фәхреддин турында  горурланып сөйлиләр.

Музейлар бит алар картаймыйлар, ел саен яшәрә, тулылана гына баралар. Лениногорск җиренә аяк басуга ниндидер серле - сихри халәт биләп ала.

Иҗат итәсең, халкың яратырлык әсәрләр тудырасың килә икән, бу якларга рәхим ит! Илһам бирә торган җир булмаса,  Ризаэддин Фәхреддин, Энгел, Индүс Таһировлар һәм башка дистәләрчә татар горурланган шәхесләр иҗат иткән булыр идеме икән монда?

Ризаэддин Фәхреддин үз халкын белемле, тәрбияле, һөнәрле итәргә, аны алдынгы кавемнәр белән бер сафта күрергә тели. Шушы юнәлештә күп хезмәт куйган олуг зат ул.

Бу сикәлтәле, җил-буранлы тормыш юлында шулай тайпылмыйча, гел алга таба бара белүче бу горур, гүзәл, гади, даһи җанны аның тормыш юлына күз салмыйча гына аңлау мөмкин түгелдер...

Авылда үткән 20 ел гомер хатирәләргә бай. Бик озакка җитәрлек, бик еракка алып китәрлек ныклы белем ала ул һәм үзе дә күп еллар һәр балага белем бирүне генә күзаллап эшләми, һәр баланың эчке дөньясын әхлаки, рухи яктан төзек, матур итеп тәрбияләүне төп максаты итеп куя. . Замандашлары аны искә алганда, аның кешеләр белән гади мөгамәләдә булуын һәм ягымлылыгын әйтәләр. Якын-тирә авыллардан мәдрәсәгә килеп укучы шәкертләр мөгаллимне өйләренә кунакка алып бара торган булалар. Шулай күрше авылдан йөреп укучы Низаметдинның кызы Мөкәрәмә апаның истәлекләре шул турыда: “Р.Фәхреддин белән бергә укыган иде әти. Ул гел безгә килеп йөрде. Бик дус булдылар, сөйләшеп туймыйлар иде. Бик ыспай, нәзакәтле, матур кеше иде.”

Бервакыт безгә әбиебез сандык түреннән алып, узган гомер истәлеге булган, буыннан-буынга күчеп килүче кадерле гаилә ядкаре саклануын күрсәтте. Габделбарый мулла Сабирҗан улына 1925 елда Түбән Чәшеледә үткәрелгән дин әһелләренең съездында – Корылтаенда Россия һәм Себер диния нәзарәте башлыгы - мөфтие – Риза Фәхреддин үз кулы белән тапшырган мөәзин булуы турында таныклык! (таныклык күрсәтелә). Нинди кадерле истәлек! Минем бабамның  укытучысы – Ризаэддин Фәхреддин булган! Галим чәчкән орлыклар бабабызның олы шәхескә әверелүенә ярдәм иткән. “Оясында ни күрсә, очканында шул була,” -  ди халык мәкале. Күпме укучылар аның ярдәме белән ныклы, көчле канатлар алып очканнар. Балачакта алган гыйлем, тәрбия кеше күңеленә нык уелып кала. Ул гомер юлының кайсы якка үзгәрүен дә хәл итә. Укытучы үзе рухи яктан камил зат, укучыларга өлге булырга тиеш. Бу хакта Р. Фәхреддин: “Укытучы – кулын сузса, шәкерт – аның күләгәседер, яки укытучы – бер китап язучы икән, шәкерте дә - аның язган китап нөсхәседер. Язылган китап нөсхәсен күреп, язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертең күреп укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас,” – дип әйтә. Риза Фәхреддиннең тормыш юлы чишмә суыдай саф, дога кебек изге. Чынлап та изгелеккә җирдә урын бар.

Галим шәхесе үрнәгендә, аның бай мирасы нигезендә бабабыз белән әбиебез гаиләдә милли, гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый тәрбия бирүне һәм гомереләренең мәгънәсен кешеләргә изгелек кылып яшәүне төп максатлары итеп куялар. Алар никадәр авыр тормыш йөген иңнәрендә күтәреп, балаларын игелекле булсыннар дип үстергәннәр. Шул ук вакытта иген дә иккәннәр, корыч та иярләгәннәр, тальян гармоннарын сыздырып кичләрен җыр-моң белән бизәргә, чигәргә һәм бәйләргә дә вакыт тапканнар. Хәләл көчләре белән гадел тормыш алып барганнар, сокландырырлык яшәгәннәр алар. Без дә аларның үрнәгенә иярергә, буыннар чылбырын дәвам итеп, ата-бабаларыбыз, аларның эшләре белән горурланып, аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышабыз.

         Әйе, гаилә-дәүләт кыйммәте, диләр. Күренекле мәгърифәтче Р. Фәхреддин: “Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була,” - ди. Әби-бабай, әти-әни, абый-апа,энекәш һәм сеңелкәш булган гаилә тулы гаилә дип санала. Мондый гаиләдә һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәр яклы тәрбия ала,аның сәләте һәм таланты үсә. Матур гаилә кору, шул гаиләдә бер-береңә ярдәм итеп бәхетле яшәү-безнең һәрберебезнең изге бурычы.

Кулымдагы геометрик фигурага игътибар итегез әле,бу өчпочмакны нинди дәресләрдә кулланабыз? (Залда утыручыларның җавабы тыңлана)

 Чыгышымны  Вил  Казыйханов сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Әгәр укытучы белән без, укучылар , өчпочмакның ике ягын тәшкил итсәк,өченче-таянып торган ягы – безнең әти-әниләребез. Без бу геометрик фигураны, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен истә тотып, әдәбият дәресләрендә дә кулланыйк!

Үткәннәрне бәйләп торган нәсел-тамырларбыз өзелмәсен иде!  “Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була,”-ди күренекле фикер иясе.

    Авылыбызның киләчәге якты, күркәм булсын!

Файдаланган  әдәбият исемлеге :

  1. Р.Абзалова – Сәльманова  Иманлы төбәк җәүһәрләре.

      Казан. “Сүз нәшрияты. 2008

  1. М.Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. 1995.
  2. Н. Мөхәммәтсадыйк. Фатиха календаре

Казан. Татмедиа ААҖ филиалы. “Идел-пресс” полиграфия нәшрияты. 2013

  1. З.Насибуллин. Ә.Ямаева.Чәшелем – асыл илем

Казан. “Тамга” нәшрияты. 2004

  1.  Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Казан Мәгариф нәшрияты  1998

  1. Ә.Исхаков. И гомер агышлары.

Казан. Татарстан китап нәшрияты.  2005

Әлмәт шәһәре 9 нчы урта мәктәпнең 11а сыйныф укучысы      Сабирзянов  Айнур Фәрхәт улының

 ” Милләтен - халкын  пакълаган,яклаган, саклаган    шәхес”темасы буенча язылган рефератына  презентация

                               

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1129.JPG

      Авылымның сукмаклары  Татарстан картасында  да  җәйрәп  ята.

Бабам-Сабирҗанов Габделбарыйга мөәзин булуы турында бирелгән таныклык.

                     Риза Фәхреддин имзасы куелган. 1925 ел.

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1138.JPG

Бабам -  Сабирҗанов Габделбарыйның - әтиемнең абыйсы Салих  белән бергә        төшкән фотосурәте  1963 ел

 Нәсел агачыбызның яшел төс белән күрсәтелгән тармагында-мин-Айнур.

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1130.JPG

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1131.JPG

Ризаэддин Фәхреддиннең бертуган абыйсы  Минһаҗетдин мулла булган.

                 Авылымның Яңа мәчете әллә кайдан нур өләшеп  тора

       

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1132.JPG

                                   “Салкын чишмә”  сулары челтерәп  ага

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1133.JPG

                     Авылның Кызлар тавыннан гомуми күренеше

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1134.JPG

                  Тауларында Кызыл китапка кертелгән соркалар да бар

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1135.JPG

Баллы каенлыгы буасы

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1136.JPG

Элеккеге Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Әнәс Исхаковның туган авылында әнисе хөрмәтенә ясаган  “Миңнурый” чишмәсе

C:\Users\cu6upbka\Desktop\фото\SAM_1137.JPG

Иң  беренчеләрдән тау буена килеп утыручы Исхак бабай хәрмәтенә кушылган Исхак бабай тавы күренеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешелекнең асыл затлары

Әдәбиятыбызның асыл затларының тормышы  һәм иҗаты  белән таныштыру...

"Арулар - асыл жандар"

8 - Наурыз мерекесіне арналған тәрбие сағаты...

Өнегелі сөз - асыл қазына поэзия сағаты

Нұрпейіс Байғаниннің ата қонысы, кіндік қаны тамған жері, азан шақырып Нұрпейіс атын қойған жер Сүлікті-Шілікті дейтін жер болса керек. Бұл Темір ауданының Шұбарқұдық мұнай өндіріс орнының және «Кеңес...

Шели- английский поэт.

Этот урок посвящён английскому поэту П,Б, Шели. Он прожил очень короткую жизнь, всего 30 лет, но успел написать много замечательных произведений, часть из них представлена в конспекте урока. Преполага...

Шели - знаменитый английский поэт

Шели прожил короткую жизнь, но успел написать много замечательных произведений. Эта презентация посвящена ему, это общая характеристика некоторых моментов его жизни....

Асыл якның асыл заты

Зәй төбәге татар дөньясына күп кенә атаклы шәхесләрне бирә. Бу исемлектә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары да бар. Алар Рабит Батулла...

“Туган илем” темасын кабатлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:                                               ...