Мәктәп музее турында мәгълүмат
план-конспект по краеведению

Саргузина Гузель Расимовна

Мәктәп музее турында мәгълүмат

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzey_buencha_konspekt.docx41.98 КБ

Предварительный просмотр:

Хәтер почмакларын сүтә-сүтә

Истәлекләр карап уйланам.

Үткән тормыш, бүген һәм киләчәкне

Музейларда гына күрә алам.

     100 еллык тарихы булган Азнакай 1 нче урта мәктәбенең дә бай тарихы бар. “Безнең мәктәп тарихы” дип аталган 1 нче бүлеккә күз салыйк. 1918 нче ел. Авылга беренче совет укытучысы Закирә Фәхриева килә. Ләкин Зәки мулла фәнни белем бирү өчен килгән укытучыны мәдәрәсәгә кертми. Белемгә сусаган халык аңа урын таба. Шәйхетдин Вәлиев үзенең өендә укытырга рөхсәт итә.Менә шулай кечкенә өйдән башланган белем учагы 1935-1936 нчы елларда яңа бинага күчә.

    “Бу көннәрне илем мәңге онытмас” дип аталган 2 нче бүлек. 1941 нче елда мәктәп үзенең укытучыларын һәм  укучыларын Бөек Ватан сугышына озата. Дәһшәтле сугыш чорында да, аннан соң да барлык көчләрен аямый көрәшкән мөхтәрәм ветераннарны зурлау-безнең бурыч.

     Илебезгә Җиңү язы килгәч, 1945-1946 нчы уку елы башында Хөкүмәт карары нигезендә укытучы хәрбиләр беренче булып кайтарылалар. Мәктәп директоры Зәкиев Габдрахман Зәки улы - тарих, Харисов Махиян - математика, Туйкин Әхсән Хәсән  улы математика укыта башлыйлар.

    1958-1977 нче елга кадәр Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры күп санлы медальләргә ия, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы хезмәт ветераны булган Хәмзин Хәләф Хәмзә улы мәктәп директоры булып эшли.

    Музейның һәр бүлеге зур әһәмияткә ия. “Үткәннәргә сәяхәт” дип аталган алдагы бүлеккә күз салыйк. Борынгыбызның үткәнен һәм яшәү рәвешен чагылдырган иске бизмәннәр, үтүкләр, күкеле сәгать, самоварлар, табагач, әби- бабаларыбыз кулланган көнкүреш кораллары, хатын-кызларның бизәнү әйберләре күп нәрсә турында сөйли.

   Илебез тарихының мөһим өлеше булган пионерия, комсомол тарихы белән дә музейда танышырга була. Ә инде шушы 100 ел эчендә 1 нче мәктәп күпме һөнәр ияләре тәрбияләп чыгарган. Журналистлар, табиблар, укытучы, архитекторлар авыл хуҗалыгы  белгечләре....Санап китсәң, кәгазь битләренә дә сыймас иде алар. Һәркемнең үз язмышы, үз һөнәре. Алар бүген дә укыучыларына рәхмәтле.

      Алдагы бүлек ТАССРның 100 еллыгына багышлана. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында һәр укучы музейга үз өлешен кертте, экспонатлар белән тулыландырды.  

    Мәктәптә уздырылган һәр чара, бәйрәм музейлар белән бәйләнештә, зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Әфганстан сугышында һәлак булган Уразай авылы егете Наил Бәдретдиновка һәм мәктәптә белем алган әфганчы егетләргә истәлек тактасы куелды.

Әйе, музейлар-хәтер почмагы, музейлар – буыннан буынга сакланып килгән милли йолаларыбыз, тарихи чыганаклар, халкыбызның тарихын киләчәк буынга тапшыручы тәрбия учагы да. Музейлар –үткән тормыш белән бүгенгене тоташтыручы гүзәл күпер дияр идем мин.

   Гүзәл Саргузина.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" Часть 3: Необычные музеи мира

Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" состоит из нескольких частей, которые представляют краткий обзор по музеям мира. Часть 3: Необычные музеи мира...

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәхәббәт турында сөйләшү.

югары сыйныф укучылары белән мәхәббәт турында сөйләшү, тормыштан мисаллар барлау, шигырьләр, җырлар тыңлау....

Музей турында

Музей турында...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....