милли тел турында фәнни эш
занимательные факты по теме

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fnni_esh_2.doc114 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Муниципаль бюджет  белем бирү учреждениясе

«Мамадыш шәһәренең 2нче санлы лицее»

Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II Республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары

Номинация: Тел язмышы – милләт язмышы.

 “Һәр илнең ачкычы – тел...”

темасына тикшеренү эше

                                                       

                                                  Эшләде: 10«Б» сыйныфы укучысы

                                        Сәлимов Ислам  Фәргать улы

               

                                                          Җитәкче: 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Фәрхуллина Нәзилә Фаил  кызы

2011

Эчтәлек:

  1. Кереш өлеш...............................................................................4 бит
  2. Төп өлеш.  I.   Һәр илнең ачкычы  - тел....................................6 бит
  3. 1.1.    Татар теленең үсешенә караган мәсәләләр.................7 бит
  4. 1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы..8 бит
  5. 1.3. Тел үсешенең тарихы........................................................9 бит
  6. 1.4. Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы......................................13 бит
  7. Йомгаклау................................................................................15 бит
  8. Әдәбият, кулланылган чыганаклар исемлеге.......................16 бит

Эзләнү – тикшеренү эшемнең максатлары:

1.Милли телебез буларак татар телен торгызу, саклау,үстерү юлларын тикшерү.

2.Һәр илнең ачкычы буларак – тел икәнен ачыклау.

3.Телнең югалмас ядкарь икәнен күрсәтү.

Кереш

Кеше томышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.  Кеше дөньяга беренче аваз салуга,  аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар  рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Тел турында яңадан –яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән  кызыклы тапшырулар алып барыла,  интернет челтәрендә яңадан-яңа ресурслар барлыкка килә. Республикабызның  татар теле укытучыларының сайтлары да моның ачык мисалы.  Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре,  йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. Туган телнең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк.   Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы  Г.Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә,  рус язучысы К.Г.Паустовский тел турында  болай дигән: “Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы  белән аңлатыла”. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.  Үткәннәргә күз салсак, телебез нинди зур кыенлыкларга дучар булган. Халкыбызның башыннан ниләр генә үтмәгән бит. 500 еллык тарихка кайтып карасаң, зур басымнар булган, халкыбызны юкка чыгару сәясәте алып барылган, халыкны   мәҗбүри чукындырып та, хурлап та, үз телеңдә сөйләмә дип тә куркытып караганнар.  Аны юк итәргә теләп, күпме көрәш барган. Татар гаиләләрендә хәтта үз телендә балалар белән сөйләшергә ярамаган. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив кына булып укытылган. Урамнарда , җәмәгать урыннарда татар халкы рус телендә сөйләшкән, татар балалары үз телен белмәгән. Шулай булуга карамастан, халкыбыз нык рухлы булган.  Еллар үткән, телебез халык тырышлыгы белән  яңадан  үсеш алган, милләтебез сакланып калган. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Татар халкы борынгыдан ук мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт булган.

Төп өлеш

I.   Һәр илнең ачкычы  - тел

  Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле. Минем өчен татар теле-әнә шундый. Туган телем!...Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җ иде миллионлы татар җырлый аны. Иң борынгы, моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар,  шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел. Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор. Туган тел  туган җир кебек кадерле hәм газиз, чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны  аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. «Һәр илнең ачкычы – тел» дигән мәкаль тирән мәгънәгә ия. Без рус телен яхшы беләбез, шуның белән аларның мәдәниятен, яшәү рәвешен, әдәбиятын яхшы беләбез.  Ә менә Татарстаныбызга килгән кунаклар «түбәтәй», «чәк-чәк», «читек» дигән сүзләрне тәрҗемә итеп тә тормыйча аларның мәгънәсен аңлыйлар. «Сабантуй» кебек милли бәйрәмебезне белмәгән кеше юктыр. Татарстанда төрле милләт халыклары дус, тату, аралашып, зур уңышларга ирешеп яши. Аларның күбесе татар телен аңлап, татар халкының гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәреп яши. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Туган телем язмышы - милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел- халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан hәм табынган социаль-мәдәни байлыкларның иң кыйммәтлесе, иң кадерлесе –зиhен байлыгы.

1.1.    Татар теленең үсешенә караган мәсәләләр.

Милләтебез бүген дә горур итеп, ныклы адымнар белән алга атлый. Үткән белән бүгенгене тоташтыру, милләтебезнең бөтен хәзинәсен саклап, киләчәккә тапшыру өчен яшь буын җаваплы. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез  -татар теленең киләчәге, үсеше. Бу турыда  телевидение,  радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. «Үткәне юкның киләч әге дә юк» дигән гыйбарә бүген  һәркемгә яхшы таныш.  Тел — халкыбызның гасыр лар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә,  халыкның акылы,  рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдыр ган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге мине нык борчый. Беренче карашка, бернинди куркыныч та юк кебек: без һәркөн үз телебездә иркен аралашабыз, туган телебездә чыгучы теле-радиотапшырулар, газета-журналлар аша үзебезгә рухи азык алабыз. Тик бу беренче карашка гына шулай. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә һәм, әлбәттә, мәктәп ләрдә тәрбияләнә. Югары сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыту сәгатьләренең саны кыскартылды.  Моңа юл куймаска, телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куярга кирәк.Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин.   Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой–шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Әгәр  татар  телен бетерүгә юл куйсак, тора-бара туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Ә  тел  белән бергә тарих та, мәдәният та һәм  татар   теле  белән бәйле булган башка нәрсәләр дә юк булачак.  Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарган эшләр, үзгәрешләр, әлбәттә, шактый. Шатланырлык эшләр күп, әмма проблемалар һәрвакыт туып тора.

1.2.Мәгариф системасында телләрне өйрәнүнең торышы.

Татарстан Республикасының мәгариф системасында тел ләрне өйрәнүнең торышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була: 

 1. Татарстанда полиэтник тел мохите формалашу һәм үсү про цессы бара. Әлеге процесста татар һәм рус телләрен белү “Татар стан халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы таләбе итеп кенә куелмый, бәлки яшьләрне социаль һәм мәдәни яктан берләштерү, туплау чарасы буларак та карала.

2. Соңгы 10 елда Татарстанда телләрне өйрәнүдә байтак уңай нәтиҗәгә ирешелде. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә телләр өйрәтүгә игътибар артты.    Мәктәпләр,  татар гимназияләренең саны артты, татар телендә аралашу мөмкинлекләре  булдырылды. (форумнар, бәйгеләр һ.б.)

Бүгенге  көндә һәр  татар  баласының үз  телен  югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм.

Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул — милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

Чәбәләнгән телем кат-кат,

Йолкып-тартып тетмәгез.

Үрмәләр өчен үрләргә,

Телне аркан итмәгез,—

ди шагыйрь. Хак әйтә. Заман ихтыяҗы булуга сылтап, бүгенге көндә дә никадәр чит сүз өстиләр аңа! Ә бит тарих катламнарында аларны алмаштырырлыклары бар. Ана телебез төзелешенә туры китереп, яңа сүзләр чыгарырга да мөмкин. Чит милләтләр шулай эшлиләр дә, ә без алар иҗат иткән һәр яңа төшенчәне үзебезгә алабыз да куябыз. Телнең яңгырашына зыян килә. Шигырьләргә керсә, әлеге алынмалар аларны да кытыршы итә. Шулай булгач, шагыйрьләр, әдипләр тел сагында торучылар булырга тиеш.

Фарсы-гарәп алынмаларының телебезгә кире кайтуын да зур уңай күренеш дип бәяләп булмый. Үз сүзең үз сүзең инде. Әмма шунысын онытмаска кирәк: алар арасында үзеңнекенә әйләнгән бик якыннары бар. Хәер, телне җимереп әйтә торганнары күбрәк кәгазь битләрендә генә йөри, гади халык аларны барыбер кулланмый.

Телнең алынмаларга бай булуы алай ук начар да түгел. Бер туктаусыз кабатланулардан качу өчен, менә дигән чара да алар.

Телне бер генә кеше бөтенләй үзгәртә, чистарта алмый. Шулай да һәр кеше аны яңа сүз белән баету мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Еш кына кайберәүләрнең табышын икенче берәүләр күреп ала да кулланышка кертеп җибәрә, сүзләрнең таралышына аеруча газеталар зур йогынты ясый.

1.3. Тел үсешенең тарихы.

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре  яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт -  Казан ханлыгы төзелә. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгында игенчелек һәм тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Казан шәһәрләрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр.

XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы  үзәгенә әверелгән. Ул хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган.

1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә.

1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә.

XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.

1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый. Бу чорларда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлы беренче “Русча – татарча сүзлеге“ дөнья күрә.

Шулай итеп, гасырлар буеннан –буена безнең татар телебез, башка илләргә дә таралып, үзенең үсешен тизләтә.

Хәзерге заманда да безнең татар телебез бик киң таралган. Татарлар Төркиядә дә, Америка Кушма Штатларында да, Канадада да, Австралиядә дә, Финляндиядә дә яши. Ул татарлар чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, үз телләрен алтын бөртегедәй саклап тоталар.

Мин үзем Татарстан Республикасында яшим. Туган телем –татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, хисләрен бүлешкән, без дә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә васыять булып буыннан –буынга тапшырылып килергә тиеш.

        Газиз туган телебез – татар теле турында йөзләгән шигырь, җыр язылган.Алар үрнәгендә без матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел” [C.Максуди]. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган шигъри җанлы кеше, һичшиксез, нечкә күңелле, җылы тойгылы, табигый матурлыклы һәм башка кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә –аңлый белүче бай рухлы шәхес булырга тиеш. Шул чакта гына кеше үзенең теленең гүзәллеген аңлый.

Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча БРИ бирүчеләргә югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты факультетларының ишекләре һәрвакыт ачык. Ә бит 11 ел буе татар мәктәбендә укыган укучыларга калган фәннәрне рус телендә  бирү бик авыр. Киләчәктә башка фәннәрдән дә БРИ бирү мөмкинлекләре тудырылса, без бик шат булыр идек.

Рәсми чыганаклардан караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу - без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар.

И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме- гаме артыр.

Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирү. Бүгенге көндә дә татар җанлы кешеләрнең булуы шатланырлык күренеш. Казан вузларында физика, математика, геометрия, медицина, ветеринария буенча укытучы доцентларыбыз, профессорларыбыз үз теләкләре, милләткә хезмәт итү, аның милли кадрларын үстерү йөзеннән туган телдә лекцияләр әзерлиләр.Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре тулысынча татар китаплары белән тәэмин ителгән. Булганны саклап калдырыйк. Тел бит әле ул милләтнең сакчысы да.

      И газиз ана телем! Синең язмышың- минем язмышым. Синең кичергәнең – минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алыштырмаслык йөзек кашы да син.  Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача.

Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Ул моң төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләрендә барлыкка килгән. Һәм язмышының төрле чорларын чагылдырган рәвештә аның канына сеңгәндер. Аны безгә кайчандыр шул яклардан күчеп, Казан тирәсенә килеп урнашкан татар кабиләләре җиткергән. Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да, кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә ирешкән.

        Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
  Чын безнеңчә матур, милли көй;
      Башка килә уйлар төрле-төрле, —

Әллә нинди зарлы, моңлы көй

  Җир йөзендә бер генә дә сыңар тамырлы халык юк. Татарлар да бер тамырлы гына түгел. Аларны тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан гына барлыкка килгән дигән фикерләр белән килешеп булмый.

  Без болгарлар да, койрыгыбыз Алтын Урдага да нык  береккән. Шуның өстәвенә без әле кыпчаклар да. Хәтта хазарлар да. Угрофин, күпмедер славян каны да бардыр бездә. Һәрвакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган халыкта ник башкаларның да тамгасы калмасын икән? Алар  бар, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булмасын, без – төркиләр. Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башында торган татарлар без.

 Тамыры тирән булган халыкның тарихтан йолкып алу мөмкин түгел. Дөньяның гөрләп торган ничәмә-ничә дәүләтен юктан бар иткән халыкка кискен рәвештә коллыкка күчү – ул фаҗиганең дә фаҗигасе. Рус коллыгында калу афәтен Габделбари Баттал урыс җәһәннәме дип тә бәяләгән.

 Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек. Татарлар башкалаларыннан, яшәү өчен уңайлы булган урыннарыннан сөреләләр. Гасырлар буе җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән диярлек юкка чыга. Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән үлгән-беткән булыр иде. Ләкин татар үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән, тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган.

Татарларны чукындырырга никадәр тырышмасыннар, ул чукынмады, руслаштырырга тырышсалар да – руслашмады. Йоклап яткан  тамырлар уяна, аларны, вакыты җиткәч, тарих үзе уята. «Без Бишенче  елны беркөнне уяндык таң белән», дип язган Тукаебыз. Россия капкасын революция шакый башлау белән татар да уяна.

Татарлар ХIХ һәм ХХ гасыр чикләрендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын булдырып, Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр, 20дән артык газет-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыкларга да җиткерә алуга ирешәләр. Язучылар, шагыйрьләр үсеп чыга, театрлары барлыкка килә, музыкаль сәнгатьләре туа.

1911 елны «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта мондый сүзләр бар: «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тарихы, менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас... Менә  безнең халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».

Ильяс Алкин әйткәнчә «безнең  тарихи хәтеребез көчле һәм без аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез,”( Бөтенроссия мөселман хәрбиләрнең Шурасын барлыкка китергән, 1918 елның 8 гыйнварында съезд үзенең эшен башлап та җибәрә)

1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле республикасын төзү турындагы декрет барлыкка килә. Татарлар республика төзүгә әзер булалар. Татарстан 67.126 квадрат километр мәйданда  республика барлыкка килә. 43 район төзелә. [Таһиров № 4]

Республикада 2892 мең кеше булып та, аның 51,6 процентын татарлар, 40,4 процентын руслар, калганнарын чуашлар, марилар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә. Республикада  төрле милләт вәкилләре дус тату яшиләр. Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле: илне — ил, халыкны — халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

                               

                                Телне телләр хушсынмаса,

 Артылмаслык тау булыр.

  Булмаса дуслык — дау булыр,

Дау артыннан яу булыр.

1.4. Тәрҗемәнең тискәре йогынтысы.

Безнең республикабыз социаль-иктисади үсешнең иң алгы сафларына чыкты, алга киткән авыл хуҗалыгы, зур тизлек белән үсә торган промышленностька ия булды. Республика тулысы белән газлаштырылды. Шәһәрләрдә һәм авылларда зур төзелеш эшләре бара. Тузган торак программасын үтәү нәтиҗәсендә меңләгән гаилә яңа фатирларга күчте. Республикада дистәләгән спорт һәм культура объектлары үсеп чыкты, Кама аша күпер салынды. Башкалабызда метро барлыкка килде. Якынча киләчәктә нефть эшкәртү нык артыр. Алабугада ФИАТ, Чаллыда Камаз машиналары чыга....

 Татарстан ныгый һәм үсә, ә телебез? Моңа бик зур сорау билгесе куябыз. Ни өчен? дип сорарсыз. Соңгы вакытларда югарыдан килгән әмер белән мәктәпләрдә татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен укытуда килеп чыккан зур кыенлыклар, чикләүләр милләт җанлы беркемне дә борчымый калмыйдыр. Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны  бетерү турындагы  указын күздә тотам. Моның милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә дә зур зыян китерелгәнлеге көн кебек ачык.[Юсупов №23]

  Ни өчен татар авылларында татар мәктәпләре ябыла? Бу сорауга миңа кем җавап бирер?  Татар телен  саклап кала алучы авыллар бетүгә таба бара. Ә яшьләрне авылда калдырып булмый, чөнки балаларны йөртергә бакчалар, мәктәпләр юк. Яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр.

 Телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә.

                                    Чәбәләнгән татар теле,

                                     Кем соң үрер җаена?

                                     Кем соң җайлар Телнең җанын

                                     Телнең үз уңаена?...

Шагыйрь Җәүдәт Сөләйман да әнә шундый сораулар куя.

Соңгы елларда телебездәге рус сүзләрен киметү нияте белән, кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару күренеше бар. Мәсәлән, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), фәза (пространство), мөгаммә (проблема), җәдвал (таблица, расписание), моназара (диспут), харита (карта), хөкемдар (судья), сәркатип (секретарь), инкыйлаб (революция), талиб (студент), мөгаллим (укытучы) һ.б.

Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары бар. Бу да туган телне бозуга китерә, әлбәттә: специалист (белгеч), профессия (һөнәр), сфера (өлкә, тармак), катастрофа (һәлакәт), занятие (дәрес) һ.б.[Юсупов № 23]

Башкортостанның халык шагыйре Ә. Атнабаев моңа бик борчылды:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердек мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә.

Телебезне кулланудагы күп санлы ялгышлардан арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, ниләр эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?

 Минемчә, беренчедән, туган телне яхшырак, максатчанрак укытырга кирәк. Максатчан дигәннән мин менә нәрсәләрне күздә тотам. Бездә телнең, нигездә, төзелеше, структурасы өйрәтелә, аның сөйләмдәге халәтен, ягъни аны аралашу чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми булса кирәк.

Икенчедән, татар халкының, бигрәк тә яшь буынның, үзаңын үстерү, милли горурлык булдыру аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Бу – дәүләт күләмендә эшләнәсе әһәмиятле һәм җаваплы эш. Моның мәшәкате зур, ләкин мөмкинлекләре җитәрлек.

Өченчедән, барлык журналистларыбызның туган телләрен яхшы белүләрен мәҗбүри итеп куярга кирәк.

 Журналистларның, үз материалларын бастырырга әзерләгәндә, даими рәвештә теге яки бу дәрәҗәдә рус теленнән тәрҗемә итү белән шөгыльләнүләрен истә тотсаң, аларның гомумән татар телен яхшы белеп кенә калмыйча, тәрҗемә итү осталыклары да булырга тиешлеген күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Әмма бүген безнең журналистларыбызның барысы да тәрҗемә принципларын, методларын һәм ысулларын белеп бетерә дип әйтеп булмый. Чөнки матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге күп санлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.

Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә... Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.

Йомгаклау

Әлеге фәнни эшемдә мин телебезнең килеп чыгышын, үсеш юлларын, аны саклау чараларын өйрәнүне максат итеп куйган идем. Шушы максатны тормышка ашыру өчен мин бик күп әдәбият, галимнәребезнең фәнни хезмәтләре белән таныштым. Интернет  сораштырулар үткәрдем.  Чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләре белән таныштым.

Әйе, чынлап та, фәнни эшемне башкарганнан соң, шундый нәтиҗә чыгарырга була, безнең  телебез,  бай тарихлы,  зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә, техника теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә,  ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без,  бу тел,  кайчан да булса, бетәр,  юкка чыгар дип күркып яшәмибез. Фикерләремне Җәвад Тәрҗемановның шигырь юллары белән төгәллисем килә.

                            Татар телем,

Үсеп,сиңа алга барасы –

Гасырларын кичеп, чорларга.  

Теләгем шул:

Яңа дәвер, яңа чорларда

Насыйп булсын сөйгән халкыма,

 Сәйдәш маршын уйнап

                       Сөекле “Туган тел”не җырларга.

Әдәбият

 

1. Ватаным Татарстан  газетасы, №236, ноябрь, 2010.  

2. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

3. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, – 1987.-16б.

 4.  Кәримуллин Ә. Тел тарихы – халык тарихы ул [Электрон ресурс]:    татарча электрон китапханә /Ә. Кәримуллин. - http://kitap.net.ru/karimullin4.php

          5. Низамов, И. Тел язмышы -сөйләмдә /И.Низамов// Ватаным Татарстан.-2010.-23 апрель.

6. Таһиров И. Татарлар дәүләт төзү юлында / И.Таһиров// Казан утлары.-2010.-№4

7. Таһиров И. Тел һәм моң – милләт сакчылары / И.Таһиров// Шәһри Казан.-2010.-№1.

8. Шәймәрдәнов А. Татар теле - киләчәк теле /А. Шәймәрдәнов// Безнең гәҗит.- 2010.-№21-2 июнь.

9. Юсупов Р. Тел язмышы /Р.Юсупов// Ватаным Татарстан.-2010.- №23- 5 февраль.

Заявка

1.

Салимов Ислам Фаргатович

Мамадыш шәһәре 2нче санлы лицееның 10нчы сыйныф укучысы

3-27-65

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Муниципаль бюджет  белем бирү учреждениясе

«Мамадыш шәһәренең 2нче санлы лицее»

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәрхуллина Нәзилә Фаил  кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәхәббәт турында сөйләшү.

югары сыйныф укучылары белән мәхәббәт турында сөйләшү, тормыштан мисаллар барлау, шигырьләр, җырлар тыңлау....

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....


 

Комментарии

бу эш бик яхшы килеп чыкты.