Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabderhim_utyz_imni.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Сыйныф: 6 (татар  төркеме)

Предмет: татар әдәбияты

Дәрес темасы: Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Дәрес максаты: XVIII йөз әдәбияты шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты белән таныштыру.

Дәреснең бурычлары:

  1. XVIII йөз әдәбиятының күренекле шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни һәм аның иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.
  2. Аның “Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” дигән шигырьләрен укып аңлау.
  3. Укучыларда белем алуга, тату, гадел яшәргә теләк уяту.

Дәрес барышы:

  1. Мотивация.

Уңай эмоциональ халәт тудыру. Исәнләшү. Энергизатор. Укучылар һәр сүз саен итшәләренең бармакларына тотыналар:

бөтен җирдә (баш бармак);

һәм бар эштә (имән бармак);

зур (урта бармак);

уңышлар (атсыз бармак);

телим (чәнти бармак)

Исәнмесез! (кулларны тоташтыру).

Иңбаш күршегез белән сорау-җавап алышыгыз.

“Мэнэдж Мэт”

  • Исәнме!

– Синең кәефең ничек?

– Син дәрескә әзерме?

– Уңышлар сиңа! Рәхмәт.

(Берничә парның сөйләшүе тыңлана.)

  1. Актуализация.

“Сингл Раунд Робин” («Бер тапкыр фикер алышу») структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерү. Дәреслекнең 10 нчы битендәге сорауларга җавап. Поэмадагы өзекләрдә күтәрелгән проблеманың актуальлеге турында сөйләшү. 2-3 укучының җавабы тыңланыла. Бәяләү.

  1. Яңа материалны аңлату.

“Си Финк Уандэ”  структурасы. XVIII йөз әдәбияты турында сөйләү. Габдерәхим Утыз Имәни турында кыскача мәгълүмат бирү.

- Ә хәзер уйлагыз һәм үзегезнең җавапларыгызны языгыз. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

1. Син нәрсә ишеттең?

2. Бу турыда син нәрсә уйлыйсың?

3. Син нәрә белергә теләр идең?

- № лы өстәл артында утыручы № укучы үз җавапларыңны итәшләреңә укып күрсәт.

- Рәхмәт!

Шагыйрь Утыз Имәни турындагы материалны уку.

“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” шигырьләрен уку, эчтәлекләре буенча әңгәмә. “Клок Баддис” («Вакыт ягыннан дуслар») структурасы ярдәмендә фикерләре белән уртаклашалар.

  1. Материалны ныгыту.

Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында әңгәмә. “Релли Робин” («Парларда бер – бер артлы») структурасы. “Сез күршеләрегез белән ничек яшисез?” соравы буенча фикер алышу. Вакыт чыкканнан соң, укучылар үзләре янында утыручы төркемдәшләре белән билгеле бер вакыт аралыгында фикер алышалар, телдән җаваплары белән уртаклашалар.

  1. Мөстәкыйль эш.

“Рафт” («Роль-Аудитория-Форма-Тема») структурасы.

Роль: - галимнәр;

  • укытучылар.

Аудитория: - студентлар;

  • ата-аналар.

Форма: - мәгълүмати хат;

  • плакат.

Тема: “Гыйлем – кеше өчен кирәкле әйбер”.

  1. Рефлексия, өй эше.

Дәрескә йомгак, укучыларның катнашу дәрәҗәсен билгеләү.

“Фразеологизм”. Өстәлгә таратылган фразеологик әйтелмәләрдән үзегезгә туры килә торганын сайлап алыгыз:

    - суга җибәргән балык кебек

    - баш тубал булды

    - агым уңаена йөздем

    - Ни өчен нәкъ менә әлеге фразеологизмнар үзегезгә туры килә дип уйлыйсыз?

Өй эше. 1. Утыз Имәнинең бер шигырен ятларга. 2. Уку, белем алу турында татар халык мәкальләре туплап, нәни китапчык ясарга (интернет материалларыннан файдаланырга мөмкин).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.

Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...

Г. Утыз Имәни иҗатында метонимия һәм синекдоха кулланылышы.

Г. Утыз Имәни  иҗатында метонимия һәм синекдоха кулланылышы" дигән темага эзләнүләремне тәкъдим итәм. Уку-укыту эше барышында ярдәм итәр дип уйлыйм...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Презентация «Творчество поэта Г.Утыз Имяни»

В презентации рассказывается о творческой наследии поэта, которое условно делится на три периода: ранний, зарубежом и на родине....

«Тамчы шоу» интеллектуаль уен программасы Тема: «Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты»

«Тамчы шоу» интеллектуаль уенының программасыТема: «Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты» (Слайд 1)Максат: 1. Чор әдәбиятының үзенчәлеген өйрәнү, күренекле шагыйрь, галим, җәмгыять эшлеклесе -У...

Өстенлеге бәхәссез...

      Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йортларында, укыт...

Милләтара татулык, хөрмәт тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең роле

Мин үзем рус мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныфларның татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда татар халкының йолалары, гореф – гадәтл...