Г. Утыз Имәни иҗатында метонимия һәм синекдоха кулланылышы.
материал по теме

Баширова Айгуль Исламовна

Г. Утыз Имәни  иҗатында метонимия һәм синекдоха кулланылышы" дигән темага эзләнүләремне тәкъдим итәм. Уку-укыту эше барышында ярдәм итәр дип уйлыйм                                                                                                                 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon utyz_imeni.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Г. Утыз Имәни  иҗатында метонимия һәм синекдоха кулланылышы.                                                                                                                  Метонимия -   грекча метонимия исемне үзгәртү мәгънәсен бирә. Ачыграк күз алдына китерү өчен аны да метафора янәшәсендә карау хәерле булыр кебек күренә. Метафорада предмет тулысынча икенче күренеш белән алыштырыла. Метонимия булганда да сүз туры мәгънәсендә кулланылмый. Ләкин шулай да бөтенләй бәйләнешсез сүз белән белдерелми. Сүзнең туры мәгънәсе белән метонимия арасында кайсыдыр яктан өлешчә бәйләнеш яши. Димәк метафорада күчерелмәлек киңрәк, метонимиядә таррак була икән. Метонимия үзенең туры мәгънәсе беләнкайсы яктан булса да мотлак рәвештә бәйләнеп килә.Тик җөмләдә туры мәгънәле сүз, ягъни сөйләм объекты үзе күренми. Без аны күңелдә генә күз алдына китерәбез. Җөмләдә исә аның белән бәйләзнешле икенче сүз генә урын ала.

 Күренешне туры мәгънәсендәге сүз белән белдермичә, ул күренеш белән кайсыдыр яктан бәйләнешле икенче сүз ярдәмендә бәян итү метонимик сурәтне барлыкка китерә, икенче төрле әйткәндә, туры мәгънәле сүзне алыштырып килгән, аның белән өлешчә бәйләнешле сүз метонимия була.

Туры мәгънәдәге сүз төшеп калу нәтиҗәсендә метонимия фикерне җыйнак, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә. Бу хасияте белән ул иң элек җанлы сөйләмдә туган. Сөйләү объектына, сурәтләү предметына метонимия гаҗәп күп яклары белән килеп тоташа.

   Утыз Имәни әсәрләрендә кулланган метонимияләр:

“Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” әсәреннән:

  1. Аңлату шул: дөньяны син ташлыйсың,

Гыйлем алып, тугъры юлдан атлыйсың.

Дөньяны ташлау – дөньядагы эшләрне ташлау, калдыру, дигән мәгънәдә бирелгән. Кисәк белән бөтенне белдерү юлы белән метонимия ясалган.

  1. Шуның белән сүзләрем булды тәмам,

 Калтырау алды кулым, сынды каләм.

Язуны туктату мәгънәсен бирә. Бу очракта әсәрне язу барышы белән эш коралы арасындагы бәйләнеш күздә тотыла.

  1. Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

Бер әйберне баян итү аркылы икенчесен белдерү. Тел белән сүзнең бәйләнеше.

4) Кем гыйлемле, атланыр ул дөньяга,

Төшсә аннан, атланыр нәфсе аңа.

5)Берәү килеп сөйләсә бер әләк сүз,

Син андый бәндәдәң дуслык җебен өз.

Дуслык элемтәләре белән җеп арасындагы бәйләнеш.

“Хатыны Хәмидәгә мәрсия”дән:

6) Башыма күп бәла килсә,

Дус ишләрем күңел өзсә,

Шул чакта да күңел өзмәс,

Тугъры дустан аерылдым.

“Күңел өзү”, “башыма бәла килү” дип өлеш аркылы бөтенне белдереп метонимия барлыкка китергән. Шулай ук “Сабыр итү турында”дигән шигырендә автор бәланы “өскә килү” дип тә бирә:

7)Күтәр син өстеңә килгән бәлане,

Чыда беркемгә дә фаш итмә аны.

“Кыенлыктан соң шатлык килүе турында”:

8) Вакыты җиткәч, кушып язмыш, котылды,

Мисыр иле аның хөкмендә булды.

Мисыр иле дигәндә өлеш аша бөтенне белдерү күренешен күзәттем.

“Киңәш”:

9) Табылыр һәрчак аны яклаучылар,

Түгелер сүзең, гүя терек сулар.

 10) Кадрең җуйма, кач син андый кешедән,

Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән.

“Гавариф-эз-заман”. Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек.

11) Лаек җаннар ишетсен моны барда,

Кичердем күп кыенлык мин җиһанда.

12) Мөселман илләренә илтте юллар,

Төшеп калды кулымнан күпме еллар.

13) Чумып диңгезгә күп, күп энҗеләр алдым,

Гамәл өчен барысын күңелгә салдым.

14) Ничә төрле хәтәрләр килде башка,

Качып китеп, сыгындым тауга-ташка.

15) Начар дуслар кулыннан җафа чиктем,

Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.

16) Бәхәсләр мәҗлесенә еш юлыктым,

Бәхәсләшеп отылдым яки оттым.

“Мөһиммәт эз-заман”. Гомер итү турында бүлек.

17)Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде, - бөлде, калды буш кул.

 Синекдоханы (грекча synekdoche) метонимиянең бер тармагы, кисәге рәвешендә күз алдына китерергә була. Чөнки монда күчерелмәлелек таррак даирәдә бара. Күплек урынына берлек, бөтен урынына кисәкне яки, киресенчә, берлек урынына бөтенне куллануга синекдоха диләр. Ягъни күчерелмәлелек бөтен белән кисәк, берлек белән күплек кысасыннан читкә чыкмый. Бөтен урынына кисәк куллану ноктасында метонимия  белән синекдоха берләшеп китәләр.

Утыз Имәни әсәрләрендә кулланган синекдохалар:

“Хатыны Хәмидәгә мәрсия”дән:

1) Башыма күп бәла килсә,

Дус-иләрем күңел өзсә,

Шул чакта да күңел өзмәс,

Тугъры дустан аерылдым.

“Киңәш”:

2)Кадрең  җуйма, кач син андый кешедән,

Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән.

“Гавариф-эз-заман”. Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек.

3)Начар дуслар кулыннан җафа чиктем,

Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.

“Мөһиммәт эз-заман”. Гомер итү турында бүлек.

4) Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде, - бөлде, калды буш кул.

Сүз кешенең бары бер күзе һәм бер кулы турында гына бармый.

Нәтиҗә.

  Йомгаклап шуны әйтергә була: мин Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗатының аерым әсәрләрен карап үткәннән соң (Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр”, “Хатыны Хәмидәгә мәрсия”, “Кыенлыктан соң шатлык килүе турында”, “Киңәш”, “Гавариф-эз-заман”(Баштан үткәннәрне сөйләүче бүлек), “Мөһиммәт эз-заман”( Гомер итү турында бүлек), Утыз Имәни иҗатында метонимия һәм синекдохалар артык күп кулланылмаган дигән нәтиҗәгә килдем. Метонимияләргә караганда синекдохаларны азрак таптым. Кайбер метонимия чарасы белән ясалган сүзтезмәләр хәзерге татар телендә кулланылмый. М-н,  “дөньяны син ташлыйсың”, “күңел өзсә”, “өстеңә килгән бәлане”.

Кулланылган әдәбият:

  1. Борынгы татар әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты, Казан,1963.
  2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
  3. Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956.
  4. Мәхмүтов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге\I – II т. – Казан: Иман, 1993.
  5. Татар әдәбиятыннан хрестоматия: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен/ Төзүчеләре Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 1995.
  6. Агыла да болыт агыла: Татар һәм рус мәктәпләренең 6 – 7 сыйныфларында укучылар өчен өстәмә әдәбият./ Төзәчесе З.М.Гыйниятдинова. – Казан: Мәгариф, 1993.

X Межрегиональные юношеские научно-исследовательские чтения имени Каюма Насыйри

 Татарская филология

Габдерахим Утыз Имәни әсәрләрендә метонимия һәм синекдоханың кулланылуы

Гөбәева Эльвира Айрат кызы

Казан шәһәре Совет районы

175 нче урта мәктәбенең 10 а сыйныфы укучысы

Фәнни җитәкче: Бәширова Айгөл Ислам кызы

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Проектная работа "Синекдоха"

Проектная работа-всё о Синекдохе.Можно использовать для подготовки к ЕГЭ....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Метонимия глаголов ( на материале произведений Ф.М. Достоевского)

В данной разработке рассмотрены формы метонимии глаголв, сходство и различия метонимии и метафоры, особенности метонимического переноса...

Занятие по русской словесности в 8 классе по теме "Изобразительно-выразительные средства русского языка: сравнение, метафора, метонимия, синекдоха"

Урок помогает сформировать у учащихся умение различать такие средства художественной выразительности, как савнение, метафора, метонимия, синекдоха; способствует развитию навыка работы с художественным...

Средства усиления выразительности речи. Понятие тропа. Виды тропов: эпитет, метафора, сравнение, метонимия, синекдоха, гипербола, литота, ирония, аллегория, олицетворение, перифраза.

Средства усиления выразительности речи. Понятие тропа. Виды тропов: эпитет, метафора, сравнение, метонимия, синекдоха, гипербола, литота, ирония, аллегория, олицетворение, перифраза....