Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
статья
Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 77 КБ |
Предварительный просмотр:
“Гөлзада Әхтәмова иҗатында экология темасы”
Алабуга, 2024 ел.
Эчтәлек
I. Кереш 3
II. Төп өлеш. 4
1. Г. Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү. 4
2. Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы. 5
2.1. Язучы иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау. 5
2.2. Табигатьтә дару үләннәре. 7
2.3. Табигатьтә кошлар. 8
2.4. Табигатьтә агачлар. 9
2.5. Йорт кошлары. 9
2.6. Әйләнә-тирә мохитне яклау. 9
2.7. Җәмгыятьтә маҗаралы хәлләр. 10
III. Йомгаклау. 11
IV. Кулланылган әдәбият 12
I. Кереш
Кеше белән табигать аерылгысыз. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар, кошлар, төрле җәнлекләр күз алдына килә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы.
Фәнни эшемнең максаты – табигатьне саклау, экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым:
-шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып уку һәм эзләп тапкан мәгълүматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерү;
-җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыклау.
Өйрәнү объекты итеп язучы әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп язучылар иҗатында табигать темасының чагылышы сайланды.
Безнең 3нче мәктәптә “Гөлзада Әхтәмова” музее эшләп килә. Эшемне Алабугада яшәп, шәһәребез тарихын, танылган әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнеп безгә җиткерүче, 40елдан артык укытучы булып эшләгән язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки ул туган ягын һәръяклап яратучы һәм саклый белүче иҗади шәхес.
Аның: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”, “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китаплары табигатьне саклауга багышланган. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.
Гөлзада апа Әхтәмова безнең мәктәпнең яраткан кунагы. Ул безгә очрашуларга бик еш килә, язган әсәрләре белән даими таныштырып тора. Язучы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова белән очрашулар үткәрү безнең мәктәпнең матур традициясенә әверелде.
II. Төп өлеш
1. Г. Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү.
Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Әкрен генә агучы талгын сулы Биме буйлары, урманга, җиләк-җимешкә бай яклар.
Әтисе, Ягъфаров Хаҗи, заманына күрә укымышлы кеше. Элек муллалыкка укыса, совет заманында ветеринарлар әзерләү, механизаторлар әзерләү курсларында, сәүдә техникумында укый. Сельпо җитәкчесе, сатучы, налог инспекциясе хезмәткәре кебек эшләрдә эшли. Әнисе, Һәдия Әхмәтнәби кызы, авылда бай гаиләдә үсә. Яшь чагында китапханәче булып, аннан төрле эшләрдә эшли.
Гөлзада кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик еш катнаша, шигырь сөйли, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый. Пионерлар оешмасында дружина әгъзасы, түбән сыйныфлар өчен отряд вожатые була. Ә иң яраткан җәмәгать эше мәктәп өчен стена газетасы чыгару була. Кайвакытта рәссамы да үзе була.
Гөлзада апа 1959 елда урта мәктәпне тәмамлый, Татарстанда уку теләге аны Алабуга шәһәренә алып килә. Алабуга мәдәният училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегендә укый. Тулай торакта яши. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Концертларда биергә, җырларга ярата.
Соңыннан ул Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем ала. 1969 елда “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли.
Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Аннан соң гаиләләре белән Себергә китәләр. Красноярский краенда Эвенкиянең геофизик эзләнүләр экспедициясендә эшлиләр. Гөлзада Әхтәмова техник-геофизик булып эшли. Өч ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты да укыта.
Алабугага кайткач, 1984-1985 елларда сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан 2нче номерлы урта мәктәпнең китапханәсендә мөдир булып эшли. Бер үк вакытта балаларга татар теле дә укыта.
Гөлзада Әхтәмова шигырьләрне мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче шигыре мәктәп стенгазетасында 5нче сыйныфта укыганда басылып чыга. Ул шигырь Яңа ел турында була.
Алабугага килгәч, ул пединститутта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” шигыре дөнья күрә. Ә аннан соң берәм-берәм шигырьләре басыла башлый. Себердә яшәгәндә дә ул аларны “Яңа Кама” газетасына җибәреп тора.
Мөмкинлек тугач, китаплары да чыга башлый.
“Чулман” әдәби иҗат берләшмәсенә ул 1985 елдан бирле йөри. Укучылар, язучылар белән дә очраша.
1995 ел – Гөлзада Әхтәмова өчен бәхетле ел. Аның иң беренче китаплары дөнья күрә. “Борынгы Алабуга” китабын ул Алабуга типографиясендә июнь аенда бөтен җыйган отпуск һәм башка акчаларына үз исәбенә бастыра. Ул Алабуга тарихына багышлана. Шул ук елны Алабуга шәһәр хакимияте ярдәме белән Чаллыда КамАЗ типографиясендә “Алабугам минем”, “ Мәхәббәтле иреннәр” китаплары дөнья күрә.
1996 елда балалар өчен “Бүләк” исемле китабы чыга.
2000 елда “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Зәңгәр хыял”, “Табигать сәйләннәре” китапларын балалар өчен бастыра.
2004 елда апрель аенда Гөлзада Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.
2004 елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.
Гөлзада Әхтәмова бүген дә иҗат эшен дәвам итә.
2. Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
2.1. Язучы иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау.
Әйләнә-тирә мохитне саклау темасын Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган һәр китабында очратырга була. Ул тема аның шигырьләрендә, әкиятләрендә маҗаралы хикәяләрендә чагылыш таба. Язучы табигатьне тасвирлап, аның матурлыгына соклану белән беррәттән, шул халәтне сакларга да кирәклеген искәртеп куя.
“Табигать сәйләннәре” китабының беренче битендәге шигырендә үк “Табигатьне кем сөя?” дигән сорау куя. Балалар үзара ярышалар:
Ярышабыз мәш килеп,
Маңгайдан тирләр ага.
Табигатьне белүче,
Аны бик-бик сөюче
Зирәкләр чыгар алга, - дип ышандыра автор.
Шагыйрәнең “Урман” исемле шигырендә анда үсеп утырган төрле-төрле агачларны күрәбез. Агачлар җырлашалар да, лепердәшәләр дә, дустанә хәбәрләшәләр дә икән – аларны тыңлый гына, аңлый гына бел! Ә иң мөһиме – менә шул чыршы, нарат, усак, каен кебек агачлар үскән:
“Яшел урман һаваларны
Сафландырып безгә бирә”- икән. Юкка гына бит урманны – табигатьнең үпкәсе, дип әйтмиләр.
Гөлзада Әхтәмованы соңгы вакытларда бигрәк күп калкып чыккан заводларның торбалары чынлап торып борчый: “Соры төтен, кара төтен җибәреп бит торалар,” – ди. “Шифалымы, сихәтлеме безнең сулар, һавалар?” – дип, бик беләсе килә аның.
Рәт-рәт басып тезелешкән
Заводларның торбасы.
Белсәң иде: була микән
Төтеннәрнең чистасы? - дигән сорау да куела бу “Торбалар” исемле шигырьдә.
“Күренмәс булса, балык” дигән шигырендә исә шагыйрәне елгаларыбызда елдан-ел кими барган балыкларыбызның язмышы борчый. Уылдык чәчәргә өлгермәгән күпме балыкның гомере өзелә. Балыклар кармактан гына качып котылырлар иде әле, ә менә явызлыкның башка ысуллары да бар шул. Шагыйрә бик кайгыра:
Ә беркөн исә суларда
Күренмәс булса балык,
Үкенмәс микән мохитне
Саклый алмаган халык?
Бу китапта Гөлзада Әхтәмова төрле хайваннар, кош-кортлар, дару үләннәре турында яза. Анда “Керпе” дә үз эшен бик белеп башкара:
Керпе тирә-юньне иснәп,
Ауга чыгадыр кичен.
Еланнар, тычкан, коңгызлар,
Яу килә сезнең өчен!
Шагыйрә шулай ук көрт яраткан көртлекләргә, шәфәкъ кызыллыгында тагы да кызара төшкән кызылтүшләр турында язып сокландыра.
2.2. Табигатьтә дару үләннәре.
Ә менә табигатьтә күпме дару үләннәре бар икән! Халкыбыз гомер-гомергә дару үләннәре белән дәваланган, аның серләрен буыннан-буынга әйтеп калдырган. Гөлзада апа исә аларны төрле китаплардан, сүзлекләрдән укып өйрәнә. Ә аннан соң безгә аларның серләрен шигъри юллар белән ача: сукыр кычыткан – тынычландыручы, ябышкак (эт тигәнәге) – төрле тире авыруларыннан ярдәм итә, бака яфрагы - яраларны, киселгән, бәрелгәнне дәвалый икән. Сырганак исә - нурланыштан, пешүләрдән саклый. Ә менә хуш исле мәтрүшкәне безнең әбиләр бик күптәннән белгәннәр.
Үсә урман аланында,
Болыннарны ярата.
Тирә-якка бик-бик тәмле
Хуш исләрен тарата, -дип яза Гөлзадә апа мәтрүшкәләр турында (“Мәтрүшкәләр” шигыре). Салкын тигәндә иң беренче мәтрүшкәле сөтле чәй ярдәмгә килгән. Хәзер дә ул шулай, тик аны онытмаска гына кирәк. Витаминлы гөлҗимеш тә өстәлләрдән төшмәсен иде! Гөлзада апа бу хакта да яза. Гомүмән, бу китап табигатьне аңларга, яратырга ярдәм итә.
2.3. Табигатьтә кошлар.
Табигать темасы аның башка китапларында да хәтсез генә. Мәсәлән, “Җәйге кар” исемле китапта без күке белән танышабыз. Җилбәзәк тә, хәйләкәр дә, мәкерле дә - үз йомыркаларын башка кош ояларына урнаштырырга яраткан бу кош та – ихтирамга лаек икән. Җәй буе үз балаларын туендыру мәшәкате белән йөрмәсә дә, ул башка кошлар ашый алмаган йонлач, каты кортларны бетерә икән:
Корткыч бөҗәкне кыра ул
Бар кортлардан атыграк.
Шуңа күрә без күкене
Бигүк ташламыйк хурлап, - ди шагыйрә.
Шул ук китапның 4 нче битендә “Яз хәбәре” алып килгән кара каргалар белән дә очрашабыз. Кара карга:
Ә мин – кап-кара карга,
Курыкмагыз, мин барда
Корткыч бөҗәкләр җирдә
Үрчи алмаслар бер дә, - дип, үзенең файдалы кош икәнлеген белдерә.
“Табигать сәйләннәре” исемле китапта “Тукран”дигән шигырь бар. “Урман санитары диеп, юкка гына әйтмиләр” – дип, шагыйрә тукраннарның бик зыянлы корткыч-бөҗәкләрне чүпләп торулары турында яза:
Коткара алар агачны
Хәлсезләнү, кибүдән.
Яшәреп китәдер урман
Корткыч бөҗәк кимүдән.
2.4. Табигатьтә агачлар.
Ә менә “Тылсым йорты” исемле китабында Гөлзада Әхтәмова бу хакта әкият аша аңлата. “Агачлар ник корый башлаганнар?” әкиятендәге тукран белән балалар якыннанрак танышалар. Ул “озын телләренә ябыштырып, әллә кайларда яшеренгән кайры кортларын, коңгызларын, эчертмәннәрен тартып чыгара”. Беркөнне исә тукранны, авыр сүз әйтеп кимсеткәч, ул куркып эшләми башлагач, урман чыннан да юкка чыга, чөнки агачлар корый. Бу әкият балаларга гади генә тукран исемле кошның табигатькә нинди зур файда китерүен аңларга ярдәм итә.
2.5. Йорт кошлары.
Гөлзада Әхтәмованың “Гөлчәчәк” исемле китабында сиреньнәр, гөлчәчәкләр, умырзаялар турында укып сокланабыз. Озын муенлы жирафның хәленә керәбез. Төрле ялтыравык әйберләр яраткан, аларны алып качкан саесканны күңелдән шелтәлибез. Йорт кошлары белән танышабыз.
Кеп-кечкенә чебичек
Тартмадан килә төшеп.
Мин сорыйм: “Исемең ничек?”
Ул әйтә: “Чеби-чеп-чеп!
Белмәскә шуны ничек? – дигән сорауга җавап эзләтә.
2.6. Әйләнә-тирә мохитне яклау.
“Балконымда” исемле шигырендә әбисе белән кечкенә кыз гөл чүлмәгенә салган күгәрчен йомыркаларын күргәч, тимиләр - чөнки гонаһтан куркалар. Балконны ул җәйне күгәрченнәргә биреп торалар. Тиздән йомырканы тишеп күгәрчен баласы чыга һәм үсеп җиткәнче балконда яши. Кирәксә-кирәкмәсә дә төрле чәчәкләрне, әрекмән яфракларын, каен ботакларын өзеп алып, шунда ук ташлый барган Вил исемле малай “кычыткан сабагы” ала. Чөнки ул уйламый-нитми кычытканга да үрелә, ә ул исә аны өттереп чагып ала:
Сиңа сабак укытам:
Безне өзеп уйнама,
Башка болай кыланма!
Олы, калын урманга да яклаучы кирәклеген әйтә, чөнки:
Берәү агачларын кисә,
Күпләр үссен, дисә дә.
Кемдер чүп китереп түгә,
Ярамасын белсә дә. (“Чыбыркысыз урман”)
“Җәйге урманда” исемле шигырендә урманның искиткеч гүзәллеген тасвирлый, аның кешеләрне туендыручы булуын да искәртеп уза. Шагыйрә менә шул урманның кадерен белергә кирәклеген балаларның үзләреннән әйттерә:
Сак йөрибез: бер үлән дә,
Бер агач та сынмасын.
Урманнар бездән соң елап,
Яшь агызып калмасын.
Гөлзада Әхтәмова балалар исеменнән әйләнә-тирә якны яклау турында ант та иттерә:”Мин сине күз нурым кебек гел саклармын!” (“Ант”)
Шулай итеп, Гөлзада апа бик күп шигырьләрендә экологик мәсьәләне күтәреп чыга.
2.7. Җәмгыятьтә маҗаралы хәлләр.
Гөлзада Әхтәмова яшүсмерләр өчен язган “Сәер очрашулар яки өстәгеләргә тапшырыгыз” исемле маҗаралы хикәясендә дә табигатьне саклау – экология темасын читләтеп узмый. Маҗаралы рәвештә әбисе белән Юлия исемле кыз Иван Иванович Шишкинның рухы белән җир астында очрашып сөйләшәләр. Рәссам өстәгеләргә менә ниләр тапшырырга куша: “Алабуга табигатен сакласыннар, чишмәләрен, елгаларын шакшы сулар белән пычратмасыннар, агачларын кисмәсеннәр. Юкса, Алабуга урманнарының гүзәллеге минем рәсемнәрдә генә калачак!..”
Шулчак Юлия үзләренең сыйныфы белән елына ничә тапкыр Танай урманына барып, аны хәзерге заман кешеләре ташлаган мәңге череми торган төрле пакетлардан, шешәләрдән чистартуы турында исенә төшерде. Әле мәктәпләре янындагы балалар паркын һәм тирә-якта утыртылган агачларның да язмышларын кайгыртучыларның берсе булуын уйлап, бу изге эштә үзенең дә өлеше барлыгына куанды.
III. Йомгаклау
Гөлзада Әхтәмова туган якның табигатенә сокланып яши, аны үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Шул ук вакытта ул аңа карата күңелләрдә мәхәббәт уята, моңа кадәр битараф булганнарны уйландыра, шул гүзәллекне сакларга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шагыйрә һәр үсемлекккә, кош-кортларга, хайваннарга аңлы җан иясенә караган кебек карый, аларны сөйләштерә, әңгәмә кора, үзе генә тойган шул ысул белән балаларның игътибарын җәлеп итә. Алар аның китапларын бик яратып укыйлар. Аннан табигатьне, тирә-як мохитне сакларга өйрәнәләр.
Фәнни эшемнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсе килә, шагыйрәнең туган якны саклауга багышланган утызлап шигыре бар, анда экологик тәрбия, табигатьне ярату һәм әйләнә-тирә мохитне саклау зур урын алып тора; җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте бик зур.
Гомүмән, Гөлзада Әхтәмова иҗаты туып-үскән калабызга сакчыл караш һәм мәхәббәт хисләре уята. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау буенча изге бурычыбызны үтәргә өйрәтә.
Гөлзада Әхтәмовага шундый тәрбияви көчкә ия булган иҗаты өчен без бик рәхмәтле!
IV. Кулланылган әдәбият
1. Гөлзада Әхтәмова. “Бүләк”: шигырьләр. –Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1996, 15 б.
2. Гөлзада Әхтәмова. “Табигать сәйләннәре”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1998, 3 - 23 б.
3. Гөлзада Әхтәмова. “Җәйге кар”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 11 б.
4. Гөлзада Әхтәмова. “Тылсым йорты”: шигырьләр һәм әкиятләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2005, 19 - 20 б.
5. Гөлзада Әхтәмова. “Гөлчәчәк”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 7 - 16 б.
6. Гөлзада Әхтәмова, “И яшәеш, син бик серле!”: /Шигырьләр/ // Мәйдан. – 2012. - № 4, 82 – 87 битләр.
7. Гөлзада Әхтәмова, “Алабуга – ак кала”: / Мәкалә //Сөембикә- 2007, № 8.
8. Гөлзада Әхтәмова, “Без табигать балалары”: / Мәкалә / Алабуга нуры- 2007, май.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы
"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге тәкъдим итәм....
Габдулла Тукай иҗатында экология темасы
Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ
Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...

Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы
“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....

«Тукай иҗатында экология темасы»
Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы....
“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова иҗатында сугыш темасы.
Сугыш... Күпме күз яше, толлык ачысы, ятимлек, михнәт сыйган бу биш кенә хәрефтән торган сүзгә. 1941 елның назлы җәйге иртәсеннән тормыш икегә бүленгән: сугышка кадәрге тормыш һәм сугыш ба...
