“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова иҗатында сугыш темасы.
методическая разработка (11 класс)

Сугыш... Күпме күз яше, толлык ачысы, ятимлек, михнәт сыйган бу биш кенә хәрефтән торган  сүзгә. 1941 елның назлы җәйге иртәсеннән тормыш икегә бүленгән: сугышка кадәрге тормыш  һәм сугыш башланганнан соң. Никадәр аерма бу ике тормыш арасында!

 Таң атып килә. Сандугачлы тыныч таң ата... . Һәм кинәт... . Дәһшәт, афәт, газраил – барысы бер булып,  илебезгә ябырыла. Мизгел эчендә тыныч иртә канкойгыч сугышлы елларга тоташа. Бу еллар эчендә түгелгән  күз яшен, ятимлек сагышын, толлык ачысын, балалар кайгысын бернинди үлчәүләргә салып та үлчәп булмый.  Бу вакыйганы илебез халкы беркайчан да оныта алмас инде. Халык хәтереннән мәңге китмәс вакыйга бу.

Скачать:

Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе  әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова иҗатында  сугыш темасы.

Сугыш... Күпме күз яше, толлык ачысы, ятимлек, михнәт сыйган бу биш кенә хәрефтән торган  сүзгә. 1941 елның назлы җәйге иртәсеннән тормыш икегә бүленгән: сугышка кадәрге тормыш  һәм сугыш башланганнан соң. Никадәр аерма бу ике тормыш арасында!

 Таң атып килә. Сандугачлы тыныч таң ата... . Һәм кинәт... . Дәһшәт, афәт, газраил – барысы бер булып,  илебезгә ябырыла. Мизгел эчендә тыныч иртә канкойгыч сугышлы елларга тоташа. Бу еллар эчендә түгелгән  күз яшен, ятимлек сагышын, толлык ачысын, балалар кайгысын бернинди үлчәүләргә салып та үлчәп булмый.  Бу вакыйганы илебез халкы беркайчан да оныта алмас инде. Халык хәтереннән мәңге китмәс вакыйга бу.

Менә быел Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 75 ел була. 1941-1945 еллардагы бу сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый. Сугыш еллары фронттагы сугышчыларга гына түгел, тылдагы халыкка да күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт, михнәтләр алып килде. Сугыш китергән афәт турында без  әдипләребезнең әсәрләрен укып аңлыйбыз. Яраларны вакыт кына төзәтә,  ди. Тик, 75 ел узуга карамастан, бу яралар һаман әрни, сыкрый.

Алабуга төбәге язучысы Г.Әхтәмова иҗатында да сугыш темасы киң чагылдырылган. Ул тема аңа бик якын, чөнки ул үзе сугыш еллары баласы. Аның әтисе, Ягъфаров Хаҗи Латыйп улы, сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр сугышта булган. Дүрт мәртәбә яраланган.  Балалары бәхетенә исән калган. Әтисенең сугыштан исән-имин әйләнеп кайтуын  ул “Сугыш беткән елны” дигән әсәрендә тасвирлый. Әтисе кайта, ләкин кыз аны танымый, чөнки ул аны дүрт яшенә җитеп, әле бер тапкыр да үрмәгән була. Ул бәхетле, аның әтисе исән, ә менә күрше кызларының әтисе кайтмаган. Үзе өчен сөенсә дә, дуслары өчен ул көенә: Күрше кызы Фагыйләнең җырлавын һич онытмам:

“Чит җирләрдә бик күп йөрдең,

Әткәй-бәгърем, кайт инде.”

Аның әтисе сугыш кырында ятып калган. Фагыйләгә кушылып минем дә җырлыйсым килә, ә ул, җырлама, синең әтиең кайтты ич, ди. Мин үземне ул вакытларда, ничектер, гаепле кеше кебек хис итәм.” [“Алабугам минем”]

Кырык беренче елда туган балаларның гомер юлы кайгылы еллар белән башлана. Шагыйрә шул хакта “Кырык беренчеләр” исемле шигырендә яза.                                           Ярты авыл яу кырында чакта

                                  Исәннәрнең санын арттырдык.

Кырык беренче елда оран салдык

Үлә яза-яза ач тордык.

Әйе, авыр сугыш елларында ачлыктан шешенеп үлүче балалар аз булмый. Шагыйрә үзенең исән калуына сөенә:

Кырык беренче елда кырылудан

Исән калдык - шунысы куаныч!

“Сагышлы сер” исемле лирик парчасында Гөлзадә Әхтәмова Зөләйха әбинең күрше кызы белән бер серне ачарга омтылулары турында яза. Ә бу сер нигә сагышлы дип атала? Чөнки Зөләйха әбинең бердәнбер улы сугыштан кайтмаган. Кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле улын гомер буе сагынып яши ул. Ә җирдә аны хәтерләтүче балалары да, хатыны да калмый. Ләкин Зөләйха әбигә улы колагына пышылдап кына әйткән сүзләре ирек бирми: “Әни җаным, үзеңә килен таптым, ул безнең урамда гына үскән кыз, әлегә исеме сер”, - дигән. ”Кем соң ул? – дип төпченергә Зөләйха әбинең  кыюлыгы җитмәгән ул кичтә.  Икенче көнне исә ил өстенә авыр кайгы килә, сөекле улы берничә көннән сугышка китә һәм озакламый һәлак була. Әсәрдә сагышлы сер чишелмичә кала. Бу сер күрше кызын да уйландыра. Зөләйха әбинең тумый калган оныгы, бәлки, җирдә минем бердәнбер мәхәббәтем була алыр иде, ди: “Әйе, минем белән яшел чирәмнәрдә аунап үсәсе, аннан соң мине туган авылымнан беркая җибәрмичә, кечкенә инешебезнең җырын гомер буе тыңлатып яшәтәсе кеше булгандыр. Ә ул исә җирдә тумый калган. Бәли шуңа йөрәгем тулы моң мине әллә кайларда эзләндерә, күңелемә сагышлы уй сала, һич кенә дә тынгылык бирмидер.”

“Кайтавазлар” исемле әсәрен Гөлзадә Әхтәмова Эвенкия язмаларыннан дип билгели.  Чөнки Себер яклары, Эвенкиядә яшәгәндә күргәннәрен-белгәннәрен – сугыш кайтавазларын яза: “Сугыш кайтавазлары! Үткән канлы еллардан никадәр генә еракка китсәк тә, әле күпме вакытлар үзләрен сиздерәчәкләр. Эвенкия якларында да ул кайтавазлар яхшы гына ишетелә иделәр.”

Г.Әхтәмова бер кулы протезлы Катя исемле ханым турында сөйләп үтә. Фашистлар аның бер кулын әсирлектә чагында кискәннәр икән. Әсәрдә уналты яшьлек кызның фаҗигале язмышы сурәтләнә.  Белоруссиядән сөрелгән полицай турындагы өзектә үз халкына карата явызлык кылган адәм җирәнгеч итеп сурәтләнә.

Гөлзадә Әхтәмованың тормыш иптәше Шамил абыйның әтисе Әхтәмов Ахун Яппар улы шулай ук сугышның беренче көннәреннән үк фронтта була. Балтыйк диңгезе буенда сугыша. Ул санитар була. 1945 елның апрель азагында – инде сугыш беткәндә – чит ил туфрагында мәңгелекә ятып кала.Гаиләсендә аның хатлары сакланган. Шагыйрә шул хатлар турында “Солдат хаты” исемле шигырендә окопларда шәмәхә карандаш белән язылган соңгы хат турында яза. Инде ул хат менә ничә еллар гаиләсендә сакланган, ул саргаеп беткән. Әмма ул бик кадерле, аның җаны бар кебек. Шагыйрә шигырен:

“Яу кырында шәһит киткәннәрнең

Изге була диләр җаннары.” – дигән сүзләр белән тәмамлый. Әйе, халыкта шундый ышаныч яши.

“Тол хатын Шәһидә апа истәлегенә” исемле шигырендә Гөлзадә Әхтәмова авыр сугыш елларында тылда яшәүче хатын-кызларның язмышын сурәтли. Шәһидә апа өч баласын мең газап белән үстерә. Сугыштан кайтмаган ирен ул гомер буе көтә, шул өмет белән якты дөньядан китә. Шәһидә апа кебек тол хатыннар сугыш газабын соңгы көнгәчә йөрәкләре белән тоеп яшиләр.

Гөлзадә Әхтәмованың әтисе Ягъфаров Хаҗи сугыштан исән йөреп кайта. Дүрт мәртәбә яраланса да, үлем аны урап уза. Гөлзадә апа бу хакта “Яудан кайткан солдатлар” шигырендә яза. Хаҗи абый сугышта стрелок – төз атучы була. Аның Кызылармияче кенәгәсе дә сакланган. Сугыштан кайткач, бик сирәк булса да, күргән авырлыкларын сөйли. Аны искә алуы ветераннар өчен бик кыен. Чөнки алар сугыш мәхшәрләрен искә төшереп, күңелләрен яралый. Солдатка исән калу өчен өлгерлек, зиһенлек, осталык та кирәк икән. Көчләр тигез түгел: фашист самолетта, ә ул басу уртасында берүзе.

Сөйләгән чакта ветеранның

Яшь иде күзләрендә.

Үткәнне актару авыр –

Моң-сагыш йөзләрендә, - ди автор.

“Әткәм рәсеме” исемле шигырен ул әтисенә багышлый. Хаҗи абыйның сугышта төшкән рәсеме сакланган.Ул анда яшь, чибәр. Ул пехотада – җәяүле сугышчы. Мең чакрымнар җәяүләп сугыша-сугыша Берлинга кадәр барып җиткән. Автор сугыш газапларын кичергән әтисен кызгана:

Дүрт ел буе яу кырында йөреп,

Күпме газап аша үтелгән.

Дүрт мәртәбә анда яраланган,

Мең мәртәбә җаны кителгән.

Үлем белән күзгә-күз очрашкан

Ничә тапкыр икән көненә?

Г.Әхтәмова “Оныта алмый ветераннар” дигән шигырендә ветераннарның сугышта ни кичерүләрен оныта алмаулары, күкрәкләрендә чыңлаган орден-медаль-орденнарның нәрсә өчен алганнары һәрчак күз алдына килүләре турында яза. Хәлиткеч сугыш Мәскәү һәм Сталинград калалары өчен бара. Курск дугасында канлы бәрелеш булып, мәхшәр куба. Дошман чигенә. Аннан соң көнбатышка юл ачыла.

Юл ачыла көнбатышка –

Анда дошман оясы.

Әле чит илдә дә ятып,

Күпме солдат каласы.

Ә “Ветеран төше” шигырендә тәнендә ядрә кыйпылчыгы сакланган ветеран турында сүз бара.Үзенең күз алдында һәлак булган һәм аннан снаряд чокыры гына калган дусты исенә төшә. Ветеран сугышның нәрсә икәнлеген үз җаны белән татыган кеше, шуңа күрә ул киләчәк өчен, оныклары өчен борчылып яши:

Үсеп җиткән бүген оныклары –

Теләми ул яңа сугышны!

Бөек Җиңүне искә алу көне туган илебездә тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Сугышның бөтен авырлыгын җилкәләренә  күтәргән ветераннарга хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлата. Бу көннәрдә солдат хатлары яңадан укыла, солдат фотосурәтләре яңартыла, төрле очрашулар үткәрелә, китаплар басыла, төрле истәлекләр языла.

Җиңү килде!

Ветеран гына

Аның бәясен белә, - ди Гөлзадә Әхтәмова.

Республикабыздан бу сугышка 566 мең ир-егет киткән, шуларның 325 меңе әйләнеп кайтмаган.

Фашизм үз артыннан берничә дистә елга гына җитәрлек газаплар калдырмады, шуңа күрә безнең ул алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне онытырга хакыбыз юк. Гөлзадә Әхтәмова иҗатын өйрәнеп, сугышның  кешелеккә нинди афәт китергәнлегенә тагын бер кат инанасың. Аның шигырьләре Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә, туган илебездә тынычлыкның кадерен белергә, сугышның бөтен авырлыгын җилкәләренә күтәргән ветераннарга хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Әдәбият

  1. “Алабуга нуры” газетасы, 12, 26 февраль 2010 ел.
  2. Әхтәмова Г.Х., Алабугам минем: тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр. Яр Чаллы: “КамАЗ” нәшрияты, 1995 ел.
  3. Әхтәмова Г.Х., Йөрәгемдә яшен. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

Казка про частини мови

Вивчили тему "Частини мови"? Чому б не завершити це театралізованою виставою? Пропоную казку у віршах......

Використання прийомів на уроках англійської мови

Матеріал являє собою опис одного із прийомів на роках англійської мови, який має назву "Альтернативне навчання". Цей прийом забезпечує реалізацію методу самостійного навчання обдарованих і здібних учн...

Гөлзада Әхтәмова (презентация)

В презентации дан обзор творчества Г.Ахтамовой...

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...

Гөлзада Әхтәмова

Гөлзада Әхтәмова турында мәкалә...

Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.

Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.doc, Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы....