Гөлзада Әхтәмова (презентация)
презентация урока для интерактивной доски по теме

Фардиева Гузель Габдулахатовна

В презентации дан обзор творчества Г.Ахтамовой

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Г.Әхтәмова1023.57 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гөлзада Әхтәмова җирле шагыйрәбез

Слайд 2

Тау битендә җилләр нидер сөйли , Уйный төнлә кемнең шәүләсе? Дәверләрне бутап баскан мәллә Алыпларның көчле гәудәсе? Могҗизадай калган Ак мәчетнең Почмагында сагыш , моң-зарлар. Җил-давылга вакыт өләшсә дә, Онытылмаган сагыш-газаплар . Гөлзада Әхтәмова

Слайд 3

Ул 1941 елның декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туа . Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем ала. Озак еллар дәвамында Себердә урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы , геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик булып эшли . Алабугага кайткач сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист хезмәтен башкара , тарихи эзләнүләр алып бара. Хәзерге көндә Гөлзада Әхтәмова урта мәктәптә татар теле укытучысы һәм китапханәче булып эшли . Гөлзада Әхтәмова биография

Слайд 4

Гөлзада Әхтәмова җәмәгать эшлеклесе

Слайд 5

« Борынгы Алабуга », « Алабугам минем», «Бүләк», «Мәхәббәтле иреннәр», «Гөлчәчәк», «Җәйге кар», «Зәңгәр хыял », « Ташбака йорты », «Йөрәгемдә яшен », « Тылсым йорты », «Хөкем итмә син ашыгып …», «Тукай эзе ». Гөлзада Әхтәмова КҮҢЕЛ ҖИМЕШЛӘРЕ

Слайд 6

«Күңел ашкынуы » исемле китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты былып билге ләнде Гөлзада Әхтәмова

Слайд 7

“Тукай эзе ” Гөлзада Әхтәмова Көмеш гасыр китапханәсендә 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган , мөгаллим-шагыйрә , язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада Әхтәмованың “Тукай эзе ” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Слайд 8

Гөлзада Әхтәмова үзебезнең Алабуга шәһәре турында да бик күп әсәрләр иҗат итте . Алабуганың тарихы да, аның 1000 еллык шәһәр икәнлеге дә Гөлзада апаның эзләнүләренә нигезләнеп расланды дисәк тә ялгыш булмас . Шагыйрәнең иҗатында анда яшәгән кавалерист кыз Надежда Андреева Дурова, бөек рәссам Иван Иванович Шишкин, бөтен илебез өчен зур бәла булган Әфган сугышы , Сөембикә-ханбикәбез дә зур чагылыш таба . Гөлзада Әхтәмова

Слайд 9

Гөзада Әхтәмова Дастаннардан эзлим исемеңне, И, данлыклы гүзәл Алабугам ! Изге чишмәләрең,урманнарың Мирас булып калган борынгыдан . Синдә калган эзе алыпларның , Хакимнәрнең, көчле ханнарның, Кол Галидәй бөек шагыйрьләрнең , Еракларга киткән даннарың. Синдә яши болгар-татар рухы , Без саклыйбыз аны җаннарда , Бай тарихың безнең йөрәкләрдә , Сине сөеп аккан каннарда . Синең фаҗигале үткәннәрең Бәетләргә кергән моң булып , Күңелләрдә яши сагыш булып , Юк , калмаслар алар онытылып . Борынгыдан урыйк , Борынгыдан , Бабаларны оныту - зур гаеп . Йөрәкләргә куеп кулыбызны , Искә алыйк бераз моңаеп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

Казка про частини мови

Вивчили тему "Частини мови"? Чому б не завершити це театралізованою виставою? Пропоную казку у віршах......

Використання прийомів на уроках англійської мови

Матеріал являє собою опис одного із прийомів на роках англійської мови, який має назву "Альтернативне навчання". Цей прийом забезпечує реалізацію методу самостійного навчання обдарованих і здібних учн...

Програма дистанційної освіти з підготовки учнів до олімпіад з англійської мови

Матеріал містить пояснювальну записку та програму дистанційної освіти з підготовки до лімпіад з англійської мови для учнів 8 класів. Програма розроблена групою вчителів Чаплинського району та затвердж...

Тиждень іноземної мови

Матеріали тижня іноземної мови: план роботи тижня, звіт, фоторепортаж...

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигыр...

Гөлзада Әхтәмова

Гөлзада Әхтәмова турында мәкалә...