Главные вкладки

    Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
    презентация по теме

    Галиуллина Эндже Равиловна

    Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре.

    Скачать:

    Предварительный просмотр:

    Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

    Подписи к слайдам:

    Слайд 1

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТ Ь ИНСТИТУТЫ БАЛЫК БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ” МУНИЦИПАЛЬ ОЕШМАСЫ БАЛЫК БИСТӘСЕ РАЙОНЫ «ГИМНАЗИЯ» МУНИЦ ИПАЛ Ь БЕЛЕМ БИР Ү УЧРЕ ЖДЕНИЕСЕ

    Слайд 2

    Телебездәге сүзләрне мин сәйләннәрдән тезелгән энҗе мәрҗәнгә тиңләр идем. Мәрҗәннең бер генә төймәсе төшсә дә, матурлыгы, зәвыгы югала. Сүзләрне дә дөрес һәм урынлы кулланмасаң, аның аһәңле яңгырашы, тәэсир итү көче кими. Шуңа да татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби тел нормаларын татар теле грамматикасын әдәби әсәрләр һәм андагы мисаллар нигезендә өйрәтеп, ныгытып , аны гамәлдә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрендә урынлы һәм дөрес файдалана белү минем өчен әһәмиятле. Ә сүзлек хәзинәсе, уй – фикерләрнең камиллегендә матур әдәбият нигезендә кулланылган тел берәмлекләрен өйрәнү дә минем өчен мөһим. Аеруча да фразеологик әйтелмәләр, төрләре мине кызыксындыра. Чөнки алар телебезнең иң матур купшы бизәкләре сыман.

    Слайд 3

    Эшне башкарды:Сөнгатуллина Д., Балык Бистәсе, XI сыйныф . Җитәкче: Галиуллина Э.Р. Фразеологик берәмлекләрнең Шәриф Камал иҗатында чагылышы. Тулы исеме Шәриф Камалетдин улы Бәйгилдиев Һөнәре язучы Туу датасы 27 февраль 1884 Туу җире Пешлә, хәзерге Мордовия Милләте татар Үлем датасы 22 декабрь 1942 (58 яшь)

    Слайд 4

    ФРАЗЕОЛОГИК НЫГЫТМАЛАР башка төр лексик фразеологизмнардан компонентлар составында мәгън әләре бөтенләй аңлаешсыз яки архаиклашкан сүзләр булу яки компонентлар арасында үзара логик бәйләнеш булмау белән аерылалар.

    Слайд 5

    Шәриф Камал әсәрләрендә фразеологик берәмлекләрне еш күрергә мөмкин. ,,Акчарлакларда”: агач авыз, ду күчү, теш сугу, туры китерү, ис китмәү,җан чыгу; ,,Таң атканда”романында : агач авыз, кан кызу,колак кагу, сару кайнау ; ,,Матур туганда” романында : ал да гөл, бер авыздан, җан кисәгем,шәрран яра... Болар – фразеологик ныгымалар.

    Слайд 6

    ФРАЗЕОЛОГИК БӨТЕННӘР мәгънә компонентларының үзара семантик нык береккән булулары белән аерылып торалар. .

    Слайд 7

    Шулай ук аның әсәрләрендә фразеологик бөтеннәр дә кулланыла. Мисаллары: арка таянычы, йөрәккә боз булып утыру, кулдан килү, күңел тулу, аш пешү, телгә алу, җиңел кулдан, тел төбе, борын төбендә, дүрт күз белән, күз колак булу, намусын җиргә ташлау, өлешкә керү, ярага тоз салу, өскә чыгу, җилгә очу, үрле – кырлы сикерү, җиренә җиткерү...

    Слайд 8

    ФРАЗЕОЛОГИК ТЕЗМӘЛӘРДӘ үзара семантик мөнәсәбәткә кергән компонентларның берсе һәрвакыт туры мәгън әсен саклый.

    Слайд 9

    Фразеологик тезмәләләр дә Ш.Камал әсәрләрендә шактый гына урын алып тора. Ак хезмәт, игелек кайтару, йозак салу, күңелдән кичерү, йөз көлү, акыллы баш, күзләр көлү, ачык чырай, күңел сере, колак салып тыңлау, җылы сүз кебек фразеологик берәмлекләрне очратырга мөмкин.

    Слайд 10

    Шулай ук синтаксик фразеологизмнарны, аеруча да , мәкаль һәм әйтемнәрне, фразеологик ымлыкларны әсәрләрендә күрергә була. ,,Акчарлаклар”да: азрак үсәсең бар әле , бар өстенә бар –май өстенә бал, эт эткә , эт койрыкка җибәрә; этнең өреп торуы береңә дә салават түгел. ,,Таң атканда” романында: дөнья – мәшәкать йорты; бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга; ятып калганчы атып кал; ,,Матур туганда” романында : аяк астыннан килеп чыккан бәла, бер көн елны туйдыра, картлар сүзе алтын, кеше гайрәте таулар кисә , кыз бала кадерле амәнәт, тел төбеңә сары май, хәйләсез дөнья файдасыз, миңа нәрсә булса, сиңа шул; һәркемдә дә җан бар...

    Слайд 11

    Синтаксик фразеологизмнар арасында фикергә төрле төсмер өсти торган эмоциональ эчтәлекле җөмләләр шактый күп очрый. Аларны, фразеологик ымлыклар һәм фразеологик мөнәсәбәтлекләр дип, ике төркемчәгә аерырга мөмкин. Шәриф Камал тарафыннан файдаланылган фразеологик ымлыкларның түбәндәге семантик төркемчәләрен күрсәтергә була:

    Слайд 12

    А. Теләк,үтенеч,чакыру һәм хуплау ,котлау өчен кулланылган фразеологик ымлыклар: хәере белән булсын, ходай сакласын, изге сәгатьтә булсын, баш исән булсын, хәерле кич, әйт шуны,татлы йокы,сүзем авыр булмасын. Б. Риза булу хисләре белдерү өчен кулланылган фразеологик ымлыклар: хуш киләсез, хуш килдең. В. Соклану ,гаҗәпләнү хисләрен белдерә торган ымлыклар: менә кайда дөнья! , шайтан икәнсең! , кара инде,ни күрсен!, кит аннан!шайтан белсен! Г. Шелтәләү, ризасызлык хисләре белдерү өчен кулланылган ымлыклар: әйттең сүз; авызыңнан җил алсын, әйтмә дә сөйләмә дә... Д. Ант итү, ышандырырга тырышу өчен әйтелгән фразеологик ымлыклар: менә күрерсең, сүз дә юк; шик тә юк, җир йотсын кебек мисаллларны күрергә була.

    Слайд 13

    Карап киткән мисалларга нигезләнеп, Шәриф Камал әсәрләрендә татар халкының фразеологик әйтелмәләргә бай булуын раслап була. Татар халкыбызның фразеологик берәмлекләреннән киң файдаланып ул аларны популярлаштыра , әдәби телгә үтеп керергә юл ача. Халкыбызның зирәк акыллылыгын, үткенлеген чагылдырган ,,канатлы сүзләр” телебезгә төзеклек, сафлык, матурлык, аһәң өстиләр. Мин дә үземнең сүзлек хәзинәмне халкыбызның тапкырлыгын ,акыл көчен күрсәткән фразеологизмнар белән баетып, сөйләмемне тагын да зәвыклы, бай , эчтәлекле, җанлы итәсем килә.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

    Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

    Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

       Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

    Фразеологик әйтелмәләр

    Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат   : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.                    2. Укучыларның тел...

    Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

    «Технологическая карта  урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»...

    План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

    План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

    Фразеологик әйтелмәләр (5 нче сыйныф, технологик карта)

    5 нче сыйныф өчен татар теленнән  “Фразеологик әйтелмәләр” темасына технологик карта...

    Ачык дәрес эшкәртмәсе. "Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" Сингапур структураларын кулланып, үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

    Бу дәрес  сингапур  структуралары  ярдәмендә  үткәрелде.Укучыларга  татар теленең  сөйләм теленең  үзенчәлеге,фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы  турында ...