Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
план-конспект урока (8 класс) по теме

«Технологическая карта  урока, обеспечивающая эффективное формирование УУД»                             

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pecha.docx24.13 КБ

Предварительный просмотр:

84  нче  дәрес

  Тема:  Фразеологик   әйтелмәләр.

Максат:  Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштыру;   фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә урынлы куллана белү;  фразеологик әйтелмәләрне  ирекле сүзтезмәләрдән аерырга өйрәнү. 1) фразеологизмнарны  текстта  танырга, сөйләмдә  кулланырга  өйрәтү, төркемләү  үзенчәлекләре  турында  мәгълүмат  бирү; 
2) укучыларның  сүзлек  байлыгын  арттыру; 
3) бергәләп  эшләү, уртак нәтиҗәгә килә белүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү, үзара хөрмәт хисләре  тудыру.

Дәрес  тибы – УМ кую һәм чишү.

Файдаланылган әдәбият:

1.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.-К.,1999

2. ГалимовИ.Р.Мавыктыргыч лексикология. – К., 2001

3. Татар теленең фразеологик сүзлеге.

4. Дәреслек .Татар теле. 5нче сыйныф. Ф.Ф.Харисова , Ч.М.Харисова.

Җиһазлау: интерактив такта,  карточкалар.

Дәрес  барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү.

– Үткән дәрестә без нинди УМ өстендә  эшләдек?

К.җ.: Без үткән  дәрестә  кулланылыш   дәрәҗәсе   ягыннан   татар   теленең сүзлек составы , ягъни актив  һәм  пассив сүзләр турында искә  төшердек, күнегүләр өстендә  ныгыттык. (Модель әйтелә)

2.Өй эшенең ярым иҗади һәм иҗади төрләрен тыңлау:

а) я 222 нче күнегү;

ә) и 223 нче күнегү.

Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 1 нче бирем. Сүзтезмәләрне укып,  ирекле сүзтезмәләргә  һәм фразеологик әйтелмәләргә төркемләп таблицаны тутырып бетерергә. Һәр төркем фразеологик әйтелмәләр һәм ирекле сүзтезмәләр белән  җөмләләр уйларга һәм дәрескә УМ билгеләргә.

К.җ.:

Фразеологик әйтелмәләр.

Фразеологик әйтелмәләр.

Ирекле сүзтезмәләр

Авыз еру, көймәсе комга терәлү,  балавыз  сыгу,  күзе маңгайга менү, баш  вату, күз  ачып йомганчы, тел  йотарлык, чыраен  сыту...

Җим сибү, туп тибү, китап уку, тәмле ашау, мылтык ату,  таш  ату, чана тарту, иген салу, кибеп китү...

Димәк, без бүген фразеологик әйтелмәләрне  һәм аларны  сөйләмдә урынлы куллана белергә  өйрәнәбез.

Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла

II. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

1. 224 нче күнегү.  Рәсемгә  карагыз, сүзтезмәләрне укыгыз. Мәгънәләрен  аңлатыгыз.

К.җ.: туп тибү – бала туп тибеп уйный (чынлап та баланың  туп тибеп уйнавы  сүрәтләнгән);

 кызган  табага бастыру – ашыктыру (кемнедер елап куркыту, я булмаса үз  дигәненә  ирештерү);

 кәкре каенга терәтү – алдап,  ялганлап китү (каенга терәтеп калдыру түгел, әәкияткә  ышандыру, ялганлау ).

Үзбәя.

2. 225 нче күнегү. Сүзтезмәләрне укыгыз.  Ирекле сүзтезмәләргә  һәм фразеологик әйтелмәләргә төркемләп  языгыз.

К.җ.:

Ирекле сүзтезмәләр:  җим сибү, кошның очуы, пычак  кайрау, аяк астын катыру,  яшь әтәч,  чокырга төшерү,  ризыкны йоту,  чикләвек вату,  алма кабу, көймәдә  йөзү,  кош  оясын  туздыру,  күлмәкне ерту.

Фразеологик әйтелмәләр: борчак сибү, кот очу, теш кайрау, баш катыру, калай әтәч,  күз  төшерү,  ут йоту, баш вату,  авызга су кабу,  сай  йөзү, җилгә  туздыру,  йөз  ерту.

Үзбәя.

3. 226 нчы күнегү.Фразеологик әйтелмәләрне  мәгънәсе  туры  килгән  сүзләр белән парлап  укыгыз.

  К.җ.:

Тел йотарлык – тәмле                                                Кул арасына керү - булышу

Авызга су кабу – дәшмәү                                            Борчак сибү - ялганлау

Күз  ачып йомганчы – тиз арада                              Баш вату  - уйлау

Түбәсе күккә тию – шатлану                                   Сай йөзү - белмәү

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя.

3. Өй эше:

а) м 227 нче күнегү;

ә) я 228 нче күнегү;

б) и 229 нчы күнегү.

Дәрестә  ирешелгән нәтиҗәлелек:

          Соңгы  елларда  республикабызда  татар  теленең  кулланылу  даирәсе  киңәйде, иҗтимагый  функциясе  көчәйде.  Милләтара  мөнәсәбәтләрне  якынлаштыручы, җайга  салучы  чара  буларак  та  аның  мөмкинлекләре  үсте.

           5  нче  сыйныфта  “Фразеологизмнар”  темасын  өйрәнү  укучылар  өчен  зур  әһәмияткә  ия. Кулланылыш  активлыгы  ягыннан  татар  теленең  сүзлек  составын  өйрәнгәндә  “Фразеологизмнар”  темасына  игътибар  бирелү,  әлеге  теманың    укучыларга  тәкъдим  ителүе  бик  урынлы  күренеш.

           “Фразеологизмнар”  темасы  узган  темалар  белән  яңа  темаларны  бәйләүдә  зур  урын  алып  тора.  Әлеге  теманы  өйрәнгәннән  соң  укучыда  телдән  һәм  язма  сөйләмдә  тотрыклы  белем  һәм  күнекмәләр  формалаша.  Укучының  үз  милләтенә,  теленә  хөрмәт  белән  карау,  шулай  ук  татар  теле  аша  башка  милләт  вәкилләренә,  аларның  рухи  мирасына  мәхәббәт  хисе  арта.

                Укучының  фикерли  белү  осталыгы  үстерелә.  Дәрестә  алган  белем  һәм  күнекмәләрдән  соң  укучы  фикерләрен  ачык,  аңлаешлы,  эзлекле,  стилистик  яктан  дөрес,  төгәл  итеп  җиткерә  белергә  өйрәнә.  Ул  үз  фикерен  башкалар  фикере  белән  чагыштырып  карый.

                Дәрестә   регулятив  гамәлләр  формалашсын  өчен,  шартлар  тудырылды. Укучы  алдына  уку  мәсәләсе  куелды,  чишү  юллары  билгеләнелде.  Укучы  фразеологизмны  дөрес  итеп  укый,  ирекле  сүзтезмәләрдән  аерып  күрсәтә  ала, ягъни  әйткән  фикеренә  контроль  ясый  ала.

               Танып-белү  гамәле  дә  тормышка  ашсын  өчен  дә   мөмкинлек  ачылды.  Укучы  эшләү  ысулын  үзләштереп  өлгерде.   Укучы  ирекле  сүзтезмәне  язып  тикшерә  ала,  сорау  куя,  иярүче  һәм  ияртүче  сүзне  билгели.  Ә  фразеологизмны  тикшергәндә  исә,  аның  ике  яки  берничә  сүздән  төзелгән,  бер  күчерелмә  мәгънәне  аңлата  торган  сүзтезмә  булуын  ачыклый.

              Укучының  коммуникатив  гамәлләре  көйләнсен  өчен  җирлек  тудырылды.  Балалар  фразеологик  әйтелмәләрне  телдән  һәм  язма  сөйләмдә  актив  кулланырга  тырыштылар.

             Дәрестә  уңай  психологик  халәт  тудырылды. Укучының  күзләрен  һәм  гәүдәсен  ял  иттерү  максатыннан  физминутка  вакытында  үткәрелде.

          Түбәндәге  белем  чыганакларыннан  файдаланылды:  

         1.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.-К.,1999 нчы  ел.

        2. Галимов И.Р.Мавыктыргыч лексикология. – К., 2001 нче ел.

        3. Татар теленең фразеологик сүзлеге.

       4. Дәреслек .Татар теле. 5нче сыйныф. Ф.Ф.Харисова , Ч.М.Харисова.

              Дәрестә , гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалашуы өчен, җирлек тудырылды.  Без,  биредә,  укучы  моны  227,  228  нче  күнегүләрне  эшләгән  вакытта  очратабыз.   Гомумкешелек  кыйммәтләреннән: яшь  буынның  хезмәткә  карата,  олы  буынга  һәм  кече  буынга  карата  хөрмәт  күрсәтүе  белән  бәйле  фразеологик  әйтелмәләрне  укучы  укый,  анализлый,  сөйләмендә  куллана ( трай  тибәләр, җил  куып  йөрүчеләр, тел йоту һ.б.)

  Укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.Ягъни, укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә, укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасын гына башкара. ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш.)

         Ә шулай да, укыту  эшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи? Билгеле, яңа буын федераль дәүләт стандартларының таләпләре, максаты бар. Без  шушы  дәүләт  стандартларының  таләпләренә  буйсынып,  эшләргә  тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Фразеологик әйтелмәләр

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат   : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.                    2. Укучыларның тел...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....